Инфоурок Другое Другие методич. материалыГлобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора.Табигый байлыкларны үзләштергәндә , эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә зыян китерә башлый һәм экологик проблемалар бар

Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора.Табигый байлыкларны үзләштергәндә , эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә зыян китерә башлый һәм экологик проблемалар бар

Скачать материал

Казан шәһәре Совет районы 161 нче рус-татар урта мәктәбе

 

Туган ягымның экологик проблемалары.

 

 

                                                     

                                                   

                                                                                                                                            

                                  

                                                       Укытучы: Девятеева Ә.Ә.,

                                                      

 

 

 

 

Казан - 2017

         Туган җир...  Туган авыл...

         Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең барыбызның газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.  Кая гына барсак та, нинди генә  матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын бер ни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә  якын.  Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан  ук күңелебез түренә туган телебез  аша кереп утырган кадерле урыннар – дөньяда яшәвебез, барлыгыбыз һәм без үзебез.

Әйе, безнең туган җиребез, туган илебез Татарстанның һәм андагы авылларыбызның табигате  – безгә күз карасы кебек кадерле һәм газиз.

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең  тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч  яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләргә экологик белемнәр һәм экологик  культура  җитеп бетми.

Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең  табигатькә карашын үзгәртә,  аның экологик интересларын экономикага җаваплылык хисен  үстерә һәм арттыра. Соңгы  елларда белем бирү оешмаларында экологик белем  һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга тырышалар.

Бүгенге көндә чорыбызны глобаль проблемалар чоры дисәк, ялгышмабыз. Бу проблемаларны хәл итү Җирдә яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә, табигатьнең үзенә зыян китерә башлыйлар һәм эколо­гик проблемалар китереп чыгаралар. Безне чолгап алган мохит чын мәгънәсендә авыру. Кеше эшчәнлегенең табигатькә зыян китерүен төрле юнәлешләрдә карап китик.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Урманнарның мәйданы кими! һәр ел саен җир йөзеннән якынча 11 млн. га урман юкка чыга. Бу урманны яңарту масштабла­рыннан ун тапкыр артык. Моңа сәбәпче булып кешеләрнең урманны тәртипсез рәвештә кисүе, урман янгыннары тора. «Пла­нетаның үпкәләре» шулай юкка чыга.

Чүлләрнең мәйданы арта! Ел саен авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 6 млн. га чүлләргә әйләнә. Бу бигрәк тә Африканың Сахара белән саванналар чигендә урнашкан илләргә туры килә. Урманнарны күпләп кисү, көтү йөртү, үсемлекләрне утын сыйфатында куллану, авыл хуҗалыгын экстенсив метод белән алып бару чүлләрнең барлыкка килүенә китерә.

Күп илләр алдына чиста су җитмәү проблемасы килеп басты! XXI гасыр башында дөньяның 40 лап илендә чиста су җитмәячәк, аларның күбесе Африка илләренә туры килә. Ел саен сулыкларга бик күп микъдарда чистартылмаган сулар агызыла. Хәзерге вакытта сулыкларның 5-10 % пычрак матдәләрдән торганлыгы ачыкланды. Дөньяның иң пычрак елгалары: Дунай, Рейн, Сена, Миссисипи, Идел, Днепр.

Әйләнә-тирәнең пычрануы кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя! Җирдә яшәүче һәр кешегә ел саен 20 тонна минераль чимал чыгарыла. Шуның 98 % кал­дыклар сыйфатында туфракка, сулыкларга һәм һавага килеп эләга һавага күкерт һәм азот кушылмалары ташлану кислота­лы яңгырлар китереп чыгара. Хәзер бик күп ягулык ягу нәтиҗә­сендә табигатьтә углекислый газ балансы бозылды. Нәтиҗәдә парник эффекты куркынычы яный - бу климатның җылынуы, бозларның эрүе, Дөнья Океанының суы күтәрелү дигән сүз.

Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш.

Сулыклар ничек пычрана икән?

Кошларга эчү һәм йөзү өчен табигый сулыклар кирәк.

Терлекчелек калдыклары сулыкларны бик пычра­та.

Ләкин елгага пычрак су агызуны туктата алмыйбыз. Пычрак сулар ташып бик еш елгага ага. Бу хәл елгада су артканда була. Бу безнең эколо­гия буенча иң авырткан җиребез. Киләчәктә пычрак суларны агызмас өчен бөтен көчне куярга кирәк. Бу, билгеле, кыйммәт­ле технология сорый.

Авыл хуҗалыгында уңыш алыр өчен күп төрле минераль ашламалар кулланалар. Туфрак нитратлар белән кирәгеннән артык туена. Нитратлар үсемлекләр аркылы кеше организмына эләгәләр. Чүп үләннәргә каршы кулланыла торган агулы химикатлар да кеше организмында төрле куркы­ныч авырулар китереп чыгара.

Атмосфераны иң күп пычратучы булып автотранспорт калдыклары тора.

Ерымнарны күмдереп, анда агачлар утырту эшен барыбыз бергә башласак, әйбәт нәтиҗә бирер иде.Урамнарда агачлар утырту эшен дә җанландырып җибәрәсе бар. Табигатьне саклау сез яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан баш­ланганын онытмасагыз иде.

Шулай итеп, дөньяның экологик проблемалары безнең һәрберебезгә кагыла. Безнең яшәү урыныбыз чиста, төзек булырга тиеш.

Әнкәемнең: ” Табигатькә мәрхәмәтле бул балам, аны ярат, пычратма! ”- дигән сүзләре хәтеремдә уелып калган. Һәр ата-ана да баласы бишектә яткан чагында  ук чисталыкка, пөхтәлеккә, тирә-юньне яратырга  өйрәтергә тиеш. Бала күңеле ак кәгазь, ул бөтен әйберне дә әти-әнисеннән күреп үсә. Табигатькә карата рәхимле булуны, табигатькә карата дөрес караш формалаштыруны кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Соңгы елларда  табигатьне саклау, балаларга экологик  тәрбия  бирү иң  зур проблемаларның  берсе булып тора. Табигатьнең  бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле  табигатьне,  зур дөньяны  ничек  сакларга?

Экологик  тәрбия бирүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Шуңа күрә кошларга оялар ясау, җимлекләр кую, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү кебек

эшләрне балаларның яратып башкаруы мөһим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә.

Әхлакый тәрбия бирү-кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылар да бәхетсез була.                     

Әхлаклылык сыйфатын яшь буында тәрбияләүнең күп төрле чаралары, гыйбрәтләре бар. Менә шундый әхлаклы зат тәрбияләү чараларының берсе- укучыларда табигатькә һәм үзебез яшәгән мохиткә сакчыл караш, ягъни экологик аң тәрбияләү.

       Укый-яза белмәсә дә, борынгы ата-бабаларыбыз, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нәтиҗәсендә табигать серләренә төшенгән. Бу белемнәр атадан балага,  буыннан-буынга мирас итеп калдырылган. Ә бүген хәлләр башка... Чөнки ул заманнарда кешеләр бүгенгедәй экологик катастрофа алдында тормаган.  Фән-техника, производство да ул кадәр үсмәгән.  Шулай да экологик проблема булган.

       Нәрсә соң ул экология? Экология грек теленнән алынган  ике сүзнең кушылмасыннан гыйбарәт. Ойкос-йорт, тереклек ияләре һәм  үсемлекләрнең яшәү урыны; логос-канун,закон, фән.

       Менә шушы экологик кануннар кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең  матурлыгы турыдан-туры экологиягә бәйле. Кешеләр гомер-гомергә яшел бишегебез-Җир анабыз үзенең табигый тотрыклылыгын мәңге саклар дип уйлаганнар  һәм табигатькә үзгәрешләр кертергә тырышканнар, шуның белән табигатькә зыян салуларын башларына да китермәгәннәр.

       Хәзерге чорда планетабызда экологик проблемалар кешелекне һәлакәткә китерү дәрәҗәсенә җитте.

       Җир елый, ишетәсезме?

       Мин ишетәм!

       Челтерәп аккан чишмәләрем

       Нигә кипкән?

       Табигатьне кемнәр шулай

       Әрәм иткән?

       Кешеләрдәге миһербанлык

       Кая киткән?

       Җир елый, ишетәсезме?

       Мин ишетәм!

       Сандугачлы талкайларны

       Кемнәр кискән?

       Җир елый, ишетәсезме?

       Мин ишетәм!

       Бу гүзәллек, бу җир шары

       Яшәр микән? - дип борчыла шагыйрә Энҗе Авзалова.

       Табигатьнең шушы хәлгә төшүенең сәбәбе - күптөрле. Табигать белән кулланучы буларак кына эш итү, ягъни кеше аннан куллана гына, ә тулыландырмый, аның табигый сакланышы  турында кайгыртмый. Чөнки табигать- хуҗасыз байлык. Хәзерге кеше аннан үзенә уңайлыклар һәм хәзинә алуны гына төп максат итеп куя.

        Табигатьне  саклау, аннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә гасырлар буена тупланган уңай традицияләр, халык педагогикасы һәм Ислам өйрәтүләре юкка чыгуны экологик көйсезлек көчәюнең, яшәү тирәлеге пычрануның күптөрле сәбәпләреннән берсе, дип карарга кирәк. Шуңа күрә экологик тәрбия эшендә халык педагогикасы һәм Ислам тәгълиматын файдалану мөмкинлекләрен күрсәтү төп бурыч булып тора.

        Табигать һәм аны саклау, хайван һәм үсемлекләр   дөньясы турында татар халык авыз иҗатында күп үрнәк  барлыгы билгеле. Мәкаль һәм әйтемнәрнең генә саны да дүрт меңгә якын.

        Урман белән су - табигать күрке.

        Җимешен аша, ботагын сындырма

        Җимешен ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.

        Гөлең чәчәк атмаса, кояшка үпкәләмә.

        Ашлаган җир аш бирә,

        Ашламаган таш бирә.

        Кулың пычранса, су белән юарсың,

        Су пычранса  ни белән юарсың?

Мәкаль һәм әйтемнәр кыска, аз сүзле, тирән мәгънәле, үгет-нәсихәтле, бала күңелендә тиз хәтердә кала һәм кисәтүле.

       Суга төкермә, үзең төшәрсең.

        Яшь агачны сындырма,

        Яшь гомерең өзелер.

       Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.

        Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

       Баканы үтермә, кайгыдан башың чыкмас.

        Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

        Хайваннарны кыерсытма, үзеңә килер.

Экологик белемне үстерүдә хайваннар, үсемлекләр, табигать турындагы табышмакларның да әһәмияте зур.

        Җәй киенә, кышын чишенә. (урман)

        Шундый матур бер күпер,

        Үзе су, үзе каты. (Боз)

        Көмеш тәнле, ите тәмле. (Балык)

        Кеше йөрми,

        Ат керми. (Салават күпере).

        Утырабыз урманда

        Ап-ак эшләпә киеп.

        Киптерә дә, кыздыра да

        Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

        Ипи түгел, су түгел,

        Авыр түгел, аз түгел,

        Ансыз  яшәү мөмкин түгел. (Һава)

Халык педагогикасында зур урын алып торган һәм тирән мәгънәви көчкә ия . "Бишек җырлары"ннан да мисал китереп үтим:

        Имәндәй нык бул,

        Чыршыдай биек бул,

        Каендай ак бул,

        Чишмәдәй саф бул!

Мондый теләкләр сабыйның тыныч холыклы булып, саф күңелле, табигатьтәге яктылыкны-матурлыкны тоеп үсүенә ярдәм иткән.

Гомәр Бәширов үзенең "Җидегән чишмә" романында "яшел урманнарны бары утын гына итеп, болыннарны силос кына итеп, тауларны җансыз таш кына итеп күрә башласак, кош-кортны да кырып бетерсәк, бу дөньяның нинди яме калыр икән? Алайга киткәч,үзебез дә таш бәгырьле  җансыз курчакка әверелмәбезме?" дигән фикер әйтә. Бу сүзләр кешедә изге хисләр тәрбияләү өчен нәкъ менә табигать кирәк дигән нәтиҗәгә этәрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.   Табигатьне саклау – үзебезне, киләчәгебезне , өебезне саклау дигән сүз. Яшәү мәгънәсе ул - табигать белән бергә булуда, үзебездән соң лаеклы алмаш- табигатьнең  ышанычлы  ярдәмчеләрен  тәрбияләп  калдыруда.

Мәктәптә генә экологик  тәрбия  биреп, ата-аналар тарафыннан  ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Киләчәктә дә туган як  табигатен саклау, Җир анабызга карата ихтирам, сакчыл хисләр тәрбияләү максатын төп  бурыч  итеп  куйсак  иде.

        Кешеләргә матурлыкны,

        Сый-хөрмәтне биргән ходай.

        Тик кешеләр табигатькә

        Нигә игътибарсыз болай.

        Чикләвеге, шомырты да, баланы да -

        Санап  бетерерлек түгел...

        Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

        Гафу итә алмый күңел.

        Агачларны таптый, кисә,

        Җәнлекләрне атып китә.

        Бу кадәрле начарлыклар,

        Белмим, нәрсә белән бетәр.

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

 

1.                          И.И. Рәхимов. Үсемлекләр дөньясы. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

2.   Татар халык иҗаты. – Казан ,Татарстан китап нәшрияты, 1987.

3.   Татар халык иҗаты. Табышмаклар. –Казан ,Татарстан китап нәшрияты,   1977.

4.                                          Укучылар өчен энциклопедия , Мәскәү: “Аванта” , 2005

5.   И.И.Ибраһимов, К.К.Ибраһимова , “Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”, Казан: “Мәгариф” , 2006.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора.Табигый байлыкларны үзләштергәндә , эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә зыян китерә башлый һәм экологик проблемалар бар"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 273 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.12.2017 2576
    • DOCX 28.8 кбайт
    • 27 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Девятеева Аниса Анваровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Девятеева Аниса Анваровна
    Девятеева Аниса Анваровна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 20556
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Психология семейных отношений: понимание, следствия и решения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе