Балык Бистәсе
районы “Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы-Шарипова Ләйсән Гайфетдин кызы
Тема:
К, г хәрефләре кергән сүзләрне
язуны ныгыту (2 сыйныф, татар төркеме)
Максат:
1. К,г хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.
2. Үз
эшчәнлегеңә бәя бирү, логик фикерләү сәләтен үстерү
3. Дөрес
һәм матур язу күнекмәләрен формалаштыру.
- ТБУУГ: К, г
хәрефләре кергән сүзләрне язуны ныгыту
- РУУГ: алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып,
сүзләрне дөрес итеп язарга күнектерү;
- КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең
белән хезмәттәшлек итү;
- ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү,
орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану;
Җиһазлау:
презентация, экран, проектор, кечкенә туп, кисмә карточкалар,
фишкалар
Материал: Татар
теле: рус телендә башл., гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек
(татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,Е.А. Панова.- Казан
:"Мәгариф - Вакыт" нәшр.
Кулланылган метод һәм алымнар:
укытучы сүзе, әңгәмә, күнегүләр, карточкалар белән эшләү, укучыларның
мөстәкыйль эшләүләре.
Дәрес
планы.
1.
Дәресне оештыру
- Дәрескә әзерлекне
тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.
- «Ишегалдында саескан күрсәң – кунак килер» – дигән әйтем аша
дәресне башлап җибәрү. (Экранда
саескан рәсеме) (Слайд 1)
- Кунаклар дәрескә алып
килгән бүләк тартма белән танышу.
2.
Уку мәсьәләсен кую
-
Тартмадагы биремнәр белән танышу.
1.
Карточкада бирелгән сүзләргә хәрефләр өстәп язсагыз, безнең
бүгенге дәресебезнең темасын белерсез.
Саес...ан ,...үңел, е...ерме,
...өмбә, яң...ыр, санду...гач, а...ач, песнә..., ту...ран.
- Күп нокталар урынына нинди хәрефләр
куйып яздык? (К, Г)
(Дәреснең темасын
формалаштыру)
2.
Табышмаклар чишү. (Җавапларын тактада язу)
1. Туа
сакаллы булып,
Үсми
акыллы булып. (Кәҗә)
2. Башы Т, койрыгы Н, дошманы М. Ул нәрсә?( тычкан)
3. Гөлдер-гөлдер-гөлдер бу,
Кызыл тәпи,кемдер бу? (Күгәрчен)
4.
Агач башында тукылдык.
Тукый-тукый
тук булдык.(Тукран).
5.
Үлән ашый үзе,
Гайрәт
чәчеп карый күзе.
Егәр
көче ташып тора,
Зур
мөгезле башын бора.
Үчекләшер
үзе,
Ходайның
боерыгы-
Бардыр
койрыгы (үгез).
6. Җәен-
соры, кышын-ак,
Аңа
шулай яхшырак. (Куян)
3.Сүзләрне
ике төркемгә бүлеп языгыз: (дәфтәрләрдә) (слайд 2)
Тигез,
гади, гадәт, каен, кардәш, гайрәт, сигез, газиз, гөмбә, каләм, икмәк, кагыйдә,
кеше, гөл, игелекле, гомер, кыйммәт, Гали, гасыр,көн, Казан.
1.[к ]
[ г]- тигез,сигез,гөмбә, икмәк, кеше, гөл, игелекле, көн.
2. [къ
], [гъ ]- гади, гадәт, каен, кардәш, гайрәт, газиз, каләм, кагыйдә, гомер,
кыйммәт, Гали, гасыр, Казан.
4. Мультфильм
карау (к,г хәрефләре кергән сүзләрне әйттерү).
№4
-Саескан,
саескан, син кайда булдың?
- Ерак
еракта булдым.
-Ботка
пешердем.Балаларны ашаттым.
-Монысына
бирдем, монысына бирдем, монысына бирдем, монысына бирдем.
Ә
монысына бирмәдем.
-Син
урманга бармадың, утын ярмадың, су ташымадың, мичкә якмадың. Сиңа юк ботка!
5.Физкультминутка.
(Туплы уены)-укучылар к,г хәрефләре кергән
сүзләр әйтешәләр.(слайд 3)
6.Текстан
к,г хәрефләре кергән сүзләрне тап. Алар калын әйтеләме, әллә нечкәме?-сарауга
җавап бир. (Слайд 4)
Кечкенә Кәримнең кечкенә
кәҗәсе колхоз келәтенә кереп кәбестә кәчәне кимергән. Кәҗәне колхоз каравылчысы
күреп, күсәк күтәреп кырга кадәр куган. Кечкенә Кәримнең кечкенә кәҗәсе
каравылчыдан куркып, койрыгын күтәреп качкан.
7.
Баскыч уены.
(кыш,көн,
каеш, каен, кайчы,
төлке, күзлек,
курчак, коймак,каймак)һ.б.
8.К,г. Хәрефләре кергән бер җөмлә яз. (бер- берсе белән алмаштырып
тикшерү)
Рефлексия.
Сезгә дәрес ошадымы?
Сез нәрсәләр белдегез.
Йомгаклау.
-Дәрескә нәтиҗә ясау.
Билгеләр кую.
Өй эше.
- Карак Саескан турында әкият-
укырга, к,г хәрефләрен табарга.
- К,г хәрефләрен кулланып, “Кыш
җитте”- дигән темага хикәя язарга
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.