Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Конспект классного часа на тему "Ничек сәламәт булырга?" (4 класс)

Конспект классного часа на тему "Ничек сәламәт булырга?" (4 класс)

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Зур Нөркәй урта мәктәбе

«Ничек сәламәт булырга?»

( ачык класс сәгате)

hello_html_3d2461e7.jpghello_html_m182ac34c.jpg



Башлангыч сыйныф укытучысы Махубрахманова Л. Т.







Класс сәгате барышы.

I.- Без бүген класс сәгатен юыну бүлмәсендә башларбыз. Искә төшерик әле кулны ничек итеп юалар? ( Коры кулга сабын алмыйлар. Башта кулны юешлиләр, сабынлыйлар, юалар һәм корыталар. Битне чиста куллар белән юалар. Шулай ук теш чистарту, чәч тарау аерым – аерым үткәрелә. )

- Без ни өчен мондый күнегүләр ясадык? Җавабын табышмактан табыгыз.

Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? ( Саулык. Сәламәтлек. )

- Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң әүвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек – ул чисталык.

- Наилә кибеттән алмалар сатып алды. Юлда кайтканда берсен ашады. Наилә нинди ялгышлык эшләде?

( Укучыларның җаваплары. )

- Ул алмаларны юмыйча ашады. Хәзер мин сезгә бер алманы юып күрсәтәм. Стаканда чиста су. Табакта алманы юабыз. Карагыз әле, су хәзер нинди? Су пычыранды. Шуңа күрә җиләк – җимешләрне юмыйча ашаган кешенең авыруы мөмкин. Ничек? (Микроб рәсемнәре эленә. ) Безнең тирә – юньдә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсәлән, 1гр бүлмә тузанында 1 миллион чамасы микроб бар. Алар арасында файдалысы да, зарарлысы да була. Ләкин күбесе кеше өчен куркыныч. Алар үпкә, тире, күз авыруларын, чәчәк, тиф һ.б. йогышлы авырулар китереп чыгара. Кеше организмында алар бик тиз үрчиләр һәм организмны агулыйлар. Шуңа күрә уйнап кергәч, эт яки мәче белән уйнагач, бакчада эшләгәч, бәрәңге чистарткач, бәдрәфкә кереп чыккач кулларны сабын белән юарга кирәк. Халык: “ Чир кулдан йогар”, - ди. Бу турыда онытмаска кирәк.

Укучы: Җитез, усал,

Бик кечкенә,

Күренмим дә

Мин һич кенә.

Очып керәм борыныңа,

Кереп кунам

Тамагыңа.

Сугып тормыйм

Яңагыңа.

Агартам,

Кызартам,

Кыздырам,

Туңдырам,

Төчкертәм,

Тирләтәм,

Ютәлләтәм,

Чирләтәм.

- Сусаганда нинди су эчәргә?

( Укучыларның җаваплары.)

- Кайнамаган су эчәк авырулары чыганагы булырга мөмкин. Шуңа күрә кое, елга, күл суларын кайнатырга кирәк. Ә шәһәрләрдә артезиан коеларыннан алган суны кайнатмыйча да эчәргә була. Чөнки ул тикшерелеп торыла.

- Дөрас ашау – эчү дә, иртән зарядка ясау да сәламәтлек саклауда зур роль уйный.

II. – Ә авырып китсәң нишләргә? Врач чакыртырга һәм аның кушканнарын үтәргә кирәк.

( Укучылар тарафыннан Р. Миңнуллинның “Авырып ятканда” дигән шигыре укыла. )

III. – Сезнең дару үләннәре турында ишеткәнегез бардыр. Кайберләрегезгә авырганда әниләрегез дару үләннәреннән ясалган чәй эчертә. Сез нинди дару үләннәре беләсез?

( Укучылар үзләре белгән дару үләннәрен әйтәләр. )

- Әйе, дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә, врач киңәше белән генә эчәргә ярый. Сихәтле чәйне үзегез генә ясап эчмәгез, әниегез ясап эчерсен.

( В. Хәйруллинаның “ Шифа чәе” шигыре. )

- Салкын тигәндә, мәтрүшкә, кура җиләге, җир җиләге һәм шуңа бөтнек яки юкә чәчәге өстәп чәй итеп эчсәң, файдасы тияр.

- Үги ана яфрагы да бик файдалы. Аны май – июнь айларында җыеп киптерәләр. Аны 3 елга кадәр сакларга мөмкин. Үги ана яфрагы С витаминына бай. Ул ютәл һәм астмаавыруына каршы кулланыла.

( В. Хәйруллинаның “ Үги ана” шигыре. )

- Үләннәрне һава үтеп йөрерлек күләгә урында киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш. Күгәрмәсен өчен әйләндереп торырга кирәк. Аларны кәгазьяки такта тартмаларда саклыйлар. Дару үләннәренең кайберләренең чәчәкләрен, яфракларын, ә кайберләренең тамырларын җыялар.

- Шулай итеп, без бүген сәламәтлек, авырулар һәм дару үләннәре турында сөйләштек. Сәламәтлекне саклау өчен иртәнге зарядка ясарга, дөрес тукланырга тырышыгыз. Җәйге каникул вакытында өлкәннәр җитәкчелегендә дару үләннәре җыегыз, киптерегез. Ләкин онытмагыз! Табигатьне сакларга кирәк. Дару үләннәренең сезгә генә түгел, башка кешеләргә дә, хайваннарга да, кошларга да, бөҗәкләргә дә кирәк икәнен онытмагыз! Сәламәт булыгыз!





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров22
Номер материала ДБ-311312
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх