Математика утравына
сәяхәт
Әзерлек төркеме
Максат:
Балалар белән предметны санап чагыштыруны, геометрик фигуралар турында
төшенчәне, теләсә кайсы саннан башлап һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен
белүне, кәгазь битендә ориентлашуны, рәсемне үсә һәм кими бару тәртибендә тезә
белүне, буталган саннарны дөрес итеп тезү күнекмәләрен ныгытуны дәвам итү, атна
көннәре эзлеклелеген өйрәтү.
Җиһазлау:
Һәр балага төсле каләмнәр, һәр балага кәгазь бите, төсле чәчәкләр, биремгә
карточкалар, балалар санынча төсле шарлар , серле тартма, усак агачында
алмалар.
Шөгыль барышы
Тәрбияче: - Балалар, без сезнең белән
бүген математика утравына сәяхәткә барабыз. Сәяхәткә нәрсә белән барачакбыз,
моны белү өчен бу рәсемдәге нокталарны дөрес тоташтырырга кирәк. Әйтегез әле,
нинди нокталарны тоташтырабыз? Бик дөрес. Хәзер безгә Риназ тоташтырып
күрсәтә. Булдырдың. Нәрсә килеп чыкты?
Балалар: - Самолет.
Тәрбияче: - Самолетка утырыр өчен
билетлар алырга кирәк, ә ул билетларны бирүче Гөлинә була. Әйдәгез, балалар,
билетлар алып утырышыйк. (Магнитофон тасмасында самолет очкан тавыш ишетелә).
Тәрбияче: - Килеп җиттек, балалар.
Әйдәгез әле, бастык. Урыннарыгызга дөрес утырдыгыз микән? Сезнең кулларда
нәрсә?
Балалар: - Геомеотрик фигуралар.
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Һәркем
узенең урынын күрсәтә һәм фигурасы турында сөйли. (Балалар сөйләп чыга). Ә
хәзер утрауга керер өчен бзегә бер биремне эшләргә кирәк. Бу рәсемнең нинди
геометрик фигуралардан торганын дөрес әйтергә кирәк. (Әйтеп чыгалар).
Тәрбияче: Яхшы, дөрес әйттегез. Хәзер
алга киттек. Карагыз әле, усак агачында алмалар үсә. Балалар усак агачында
алмалар үсәме?
Балалар: - Юк.
Тәрбияче: - Болар нинди алмалар икән?
Моны белү өчен агачта эленгән хатны укып карыйк.
“Балалар! Усак агачындагы алмалар
серле. Аңа язылган биремнәрне дөрес эшләсәгез, математика утравына керә аласыз.
Биремнәрне эшләп бетергәч, агач төбендә серле тартма табарсыз. Ул тартмада
сезгә дигән сюрприз булыр. (Утрау патшасы)”
Тәрбияче: - Димәк, хатаны төзәтергә
кирәк. Усак агачында алмалар үсми. Хәзер безгә биремнәрне эшләргә кирәк. Бер
алманы өзеп укып карыйк.
1 нче бирем. “Сана һәм сан белән
күрсәт”.
Тәрбияче: - Балалар, бу утрауда
куяннар да яши икән, санап карыйк әле. Кем саный?
Беренче бала: - Бер, ике,.......ун.
Тәрбияче: - Миңа ун санын күрсәтегез
әле. (Балалар күрсәтә). Дөрес күрсәттегез. Ә кишерне кем саный?
Икенче бала:-Мин саныйм. Тугыз кишер.
Тәрбияче: -Дөрес. Ничә куян булды?
(Ун). Ничә кишер булды?(Тугыз). Кайсы күбрәк, Фиргат?
Фиргат: - Куяннар күбрәк, чөнки алар
унау. Ә кишерләр тугыз.
Тәрбияче: - Бик дөрес ә йттегез.
Әйдәгез, икенче биремне карыйк.
2 нче бирем. “Үсә һәм кими бару
тәртибендә дөрес тез”.
Тәрбияче: - Мин сезгә рәсемнәр
таратам. Башта үсә бару тәртибендә тезәбез. Башладык, мин дөрес эшләвегезне
карыйм. (Балалар эшли). Дөрес тездегез. Ә хәзер кими бару тәртибендә тезегез.
(Балалар эшли). Бик дөрес. Хәзер бер алманы өзәм.
Уен “Үз урыныңны тап”.(Буталган
саннарны дөрес тотып тезелү)
3 нче бирем. “Алга, кирегә, бер санны
калдырып сана”.
Тәрбияче: Гүзәлдән башлыйбыз. (1 –
20гә кадәр саный, 20 – 1гә кадәр саный, 1, 3, 5- 20 кадәр саный. Ике – өч
баладан сорый). Бу биремне дә дөрес эшләдегез.
4 нче бирем. “Мәсьәләне чиш”.
Тәрбияче: - Игътибар белән тыңлагыз.
1. Ишек алдында тавык һәм өч чеби
йөри иде. Бер чеби адашты. Әгәр ике чеби су эчәргә китсә, тавык янында ничә
чеби кала? (Балалар җавабы).
2. Агач ботагында өч чыпчык утыра
иде, алар янына ике чыпчык килеп кунды. Агач ботагында ничә чыпчык булды?
(Балалар җавабы).
5 нче бирем. “Логик фикерләүгә мәсьәләләр”.
1. Су буенда казлар, урдәк артыннан
тавыклар килде. Башта ике тавык, аннан бер тавык суга төште һәм йөзә башлады.
Ничә тавык суда йөзә?
Балалар: - Тавык суда бата.
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Тавык
суда бата.
2. Имән агачында тиен утыра. Ул
имәннең бер ботагыннан дүрт, икенче ботагыннан бер гөмбәне өзеп, өенә алып
кереп китте. Тиен ничә гөмбә өзде?
Балалар: - Имән агачында гөмбә усми.
Тәрбияче: - Дөрес әйттегез.
Биремнәрне эшләүне дәвам итик.
6нчы бирем. “Атна көннәрен дөрес
әйтергә өйрән”.
Тәрбияче: - Балалар, бер атнада җиде
көн. Шул көннәрнең исеме бар. (Атна көннәренең исемен тәрбияче артыннан
кабатлыйлар).
Ялвакыты.“Менә шулай ял
иттек”.
Без
әле бераз ардык
Ял
итәргә уйладык.
Башны
иябез алга
Ә
аннары артка.
Уңга,
сулга борабыз
Аннан
карап торабыз.
Иң
өсләрен сикертебәз
Кулларны
биетзбез.
Аннан
чүгәлибез,
Тезләрне
кочаклыйбыз.
Башны
алга иеп,
Бераз
гына йоклыйбыз.
Менә
шулай ял иттек
Дәресне
дәвам иттек.
7 нче бирем. “Хаталы җөмләне төзәт”.
1. Җәй җитте. Кояш кыздыра. Балалар,
кардан тау ясап, чана шуалар.
Тәрбияче: - Балалар, нинди ялгышлык
киткән?
Балалар: - Җәй көне кар булмый. Чана
шумый.
Тәрбияче: - Дөрес, балалар.
2. Көз килде. Салкын җилләр исә,
яңгыр ява. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Без аларга оя ясадык.
Тәрбияче: - Балалар, нинди хата
киткән?
Балалар: - Көз көне кошлар кайтмый.
Яз көне генә кайта.
Тәрбияче: - Дөрес әйттегез, балалар.
8 нче бирем. “Яшелчәләрне дөрес
урнаштыр?”.
Тәрбияче: - Сезнең алдыгызда кәгазь битләре.
Мин яшелчәләрнең кайда урнашуын әйтәм, сез төсле каләм белән ясап буягыз.
Аңладыгызмы? .. Уң якка өскә алма ясыйбыз. Аны нинди төскә буйыйбыз? Сул якка
кыяр ясыйбыз, аны нинди төскә буйыйбыз?(дәвам итәләр)
Тәрбияче: - Балалар барлык биремнәрне
дә дөрес эшләдегез. Утрау патшасы безгә биремнәрне дөрес эшләсәгез, агач
төбендә серле тартма булыр дип язган иде. Әйдәгез, карыйк әле. Нинди сюрприз
көтә безне? (Тәрбияче тартма эченнән балаларга төрле төстәге шарлар тарата).
Барыгыз да яхшы катнаштыгыз, тырыштыгыз. Әйдәгез хәзер самолетка утырып,
бакчага кайтыйк. Рәхмәт әйтеп, саубуллашып кайтып китик.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.