“Символлы
зурлыкларны эшкәртү фукнцияләре”
(“Яшь укытучылар мәктәбе”ндә
күрсәтелгән
ачык дәрес планы)
Шакирова Г.Г.
Дәрес
темасы:
Символлы зурлыкларны эшкәртү функцияләре.
Дәреснең
тибы:
комбинирлашкан дәрес.
Дәреснең
темасына кыскача характеристика:
“Символлы
зурлыклар” темасы күләмле. Шуңа күрә ул берничә өлешкә бүленеп үтелә. “
Символлы зурлыкларны эшкәртү функцияләре” – 2нче дәрес. Дәрес үзе дә шактый зур
күләмле. Дәрес укучыларның белемнәренә таянып алар белән бергәләп әңгәмә-дәрес
вормасында алып барыла.
Дәрескә
максатларның куелышы:
Белем
бирү:
укучыларны символлы зурлыкларны әшкәртү функцияләр белән таныштыру, бу
функцияләрне мәсьәләләр эшләгәндә кулланырга өйрәтү.
Үстерү:
укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту, мөстәкыйль һәм логик фикерләү сәләтен
устерү, анализ ясарга өйрәтү.
Тәрбияви:
укучыларда игътибарлык, пөхтәлек һәм түземлек кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Дәресне
җиһазлау:
плакатлар, акбур, такта, компьютер, дискета.
Дәрес
планы (структурасы)
1.
Өй
эшен тикшерү.
2.
Терәк
белемнәрне актуальләштерү.
3.
Яңа
материал аңлату.
4.
Конспектлау.
5.
Укучыларның
сорауларына җавап бирү.
6.
Яңа
материалны ныгыту (мәсьәләләр чишү).
7.
Нәтиҗәләр
ясау. Өй эше.
Дәреснең
барышы.
1.
Өй
эшен тикшерү.
Тактада
өй эшен тикшерү. Сораулар ярдәмендә терәк беремнәрне актуальләштерү дәрәҗәсен
тикшерә.
Сораулар:
1.
Нинди зурлыкларга символлы диләр?
2.
Аларны
ничек тамгалыйлар?
3.
Символлы
зурлыклар өчен нинди операция билгеләнгән?
4.
Символлы
зурлыкларны кертү, чыгару һәм үзләштерү ничек башкарыла?
2.
Терәк белемнәрне актуальләштерү (кызыксыну уяту).
Abs
(x), cos (x), sin (x), sqr (x) – стандарт функцияләр. Алар – саннарны
эшкәртәләр. Ә символлы зурлыклар өчен махсус функцияләр бар. Аларны символлы
функцияләр дип атыйлар. Аларга исемнәре буенча мөрәҗәгать итәләр. Символлы
функцияләр 2 төрле бүленәләр: 1 төр. Аларның аргументлары һәм нәтиҗәләре –
символлы зурлыклар; 2 төр – аргументлары һәм нәтиңәләре төрле типта була.
3.
Яңа
материал аңлату.
Нәрсә
ул сүзнең озынлыгы? (сүзнең символлар саны).
Мисал:
“дәрес” – озынлыгы 5. Бейсикта текст озынлыгын LEN функциясен
исәпли. Форматы – LEN (X $). Нәтиҗәсе – сан, аргументы – символлы зурлык.
Нәтиҗәсе [0,255] керә.
Мисал:
LEN (“әни”) =3
A$=
“информатика” LEN (A$) =11
LEN (“
”) = 0 – буш юл һәм озынлыгы 0 гә тигез.
LEN
функциясенең нәтиҗәсе 325 була аламы?
Текстны
анализлау өчен аның ниндидер өлешен аерып ялырга кирәк була. Моны Бейсикта MID$ функциясе
башкара. Форматы B$=MID$
(A$, N, [M]).
A$
текстының Nнчы
позициясеннән
М символ кисеп алына һәм В$га үзоәштерелә. Аргументы һәм нәтиҗәсе
символлы зурлык.
Мәсәлән:
A$ =
“информатика”
B$=MID$ (A$, 3,6)
? B$ {
“формат”}
B$=MID$ (A$, 8,3)
? B$ { “тик”}
М –
мәҗбури параметр түгел. Аны төшереп калдырырга да мөмкин. B$=MID$ (A$, N). Ул
вакытта A$ текстының N позициясеннән ахырына кадәр өлеше B$на үзләштерелә.
B$=MID$ (A$, 3)
?
B$ {
“форматика”}
М=0 яки
N > текст озынлыгыннан, ул вакытта нәтиҗә буш юл була.
Мисаллар:
MID$ (“паровоз”,5)=”воз”
MID$
(“
“,2,3) = “ ”
MID$
(“ЭВМ”, 5,3) =
“ ”
LEFT$
(A$, N) – A$ текстының сул яктагы N символын аерып ала.
Мисал: B$ = LEFT$
(A$,4)
? B$ { “инфо”}
RIGHT$
(A$,N) – A$ текстының уң яктагы N символын аерып ала.
Мисал B$= RIGHT$
(A$,4)
? B$ { “тика”}
Форматы:
INSTR([N], X$, Y$) – Nнчы позициядән башланып X$ Y$ны эзли һәм Y$ның 1нче
позициясен чыгара.N
бирелмәсә, текстның башыннан эзли башлый. Функциянең
нәтиҗәсе бөтен сан.
Мисал:
INSTR(3, “Иванов Иван Иванович”, “Иван”)=8
INSTR(“Иванов
Иван Иванович”, “Иван”)=1
4. конспектлау
Укучыларга
кирәкле урыннарны яздыру.
5. Укучыларның
сорауларына җавап бирү.
6. Яңа
материалны ныгыту (мәсьәләләр чишү).
Мәсьәләләр
укучылар белән бергә тактада карала.
Мәсьәлә:
Текстагы “а” хәрефләрен “ >” символына алмаштырырга.
Кулланылган
зурлыклар:
A$–
бирелгән текст
N–текстның
озынлыгы
B$– кисеп
алынган бер символ
I– кисеп
алынган символ номеры
C$– яңа
текст
CLS: INPUT
“введите текст”
; A$
N=LEN (A$)
C$=””
FOR I=1 TO N
B$=MID$(A$, I,1)
IF B$=”a” THEN C$=C$+ “>” ELSE C$=C$+B$
NEXT I : PRINT
C$
END.
Сорау: монда N
зурлыгын куллану мәҗбүриме? Ни өчен?
Мәсьәлә:
Тексттагы “*” символын санарга.
CLS: INPUT
“введите текст”
; A$
K=0
FOR I=1 TO A$
B$=MID$(A$, I,1)
IF B$=”*” THEN K=K+1
NEXT I : PRINT “КОЛИЧЕСТВО
* =”; К
END.
Мәсьәлә:
“астрономия” сүзеннән яңа сүзләр төзергә( MID$, LEFT$, RIGHT$ функцияләрен
кулланып). Бу мәсьәлә
өстәмә, укучы дәрестә җитешмәгән очракта өйгә бирелә.
7. Өйгә эш
бирү.
Мәсьәләләр:
1. Текста “с” хәрефен “у” хәрефенә алмаштырырга.
2. Текст
бирелгән. Бирелгән сүзнең текстка керү-кермәвен билгеләргә. Керсә ”әйе, керә”,
кермәсә “юк” хәбәрен чыгарырга.
3. Дәрестән
калган өстәмә мәсьәлә.
Нәтиҗә
ясау. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.