Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока "Катнаш кушма җөмлә"

Конспект урока "Катнаш кушма җөмлә"

Скачать материал

                                                                       И. Д. Шәрәпова

                                                                      Татарстан Республикасы

                                                                     Лаеш муниципаль районы

                                                                      МБГБУ «Атабай урта  гомуми

                                                                      белем мәктәбе»нең югары

                                                                       категорияле татар теле һәм 

                                                                      әдәбияты укытучысы .

Тема. Катнаш кушма җөмлә.

Дәреснең максатлары:

-укучыларга катнаш кушма җөмлә, аның сөйләмдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү;

-укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү;

-Г.Тукай иҗатына хөрмәт, эш сөючәнлек, тырышлык тәрбияләү.

     Җиһазлау. Интерактив такта, биремнәр белән карточкалар, презентация.

     Кулланылган сингапур структуралары: КЛОК БАДДИС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, ФРЕЙЕР моделе,  КОННЕКТ-ЭКСТЭНД-ЧЭЛЕНДЖ, СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ  ТЭЙБЛ, ТИК-ТЭК-ТОУ,  КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН, МИКС-ФРИЗ- ГРУП, РАУНД ТЭЙБЛ .

     Дәрес барышы.

     I.Оештыру. Психологик уңай халәт булдыру, исәнләшү.

      -Хәерле көн, кадерле укучылар! Тышта яз, кояш көлә. Сез дә бер-берегезгә елмаегыз.Бүген бездә кунаклар. Бер-беребезгә яхшы кәефләр, уңышлар теләп, дәресне башлыйбыз.

     Төркемдәге укучылар бер- берсен сәламлиләр.

     КЛОК БАДДИС структурасы  буенча  сәгать циферблатында ( һәр укучының “сәгате”  кәгазь битендә алдан ясалган һәм  9.00, 12.00, 3.00, 6.00 сәгатьләргә бүленгән) укучыларның үзләренә дуслар билгеләве.

                        

                        Китапларың янда, күкрәгемдә

                        Кадер-хөрмәт белән саклана;

                        Әгәр кайгым артса, күңлем азса,-

                        Утлы шигырең укып сафлана.

                                         Мирхәйдәр Фәйзи

 

     Репродуктив сорау. Шигырьне сәнгатьле укырга. Мирхәйдәр Фәйзи  бу шигырен кемгә багышлаган?  Атаклы драматург халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукайга карата нинди хисләр кичерә? Грамматик яктан төзелеше буенча бу нинди җөмлә? Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең максаты нинди була? 

        Әйе, без бүген катлаулы төзелмәләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Мирхәйдәр Фәйзинең Габдулла Тукайга багышланган алдагы сүзләре безнең дәреснең девизы булыр.

II. Белемнәрне тигезләү.

— Алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлыйбыз.

Укытучы фикере белән килешкән укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала (ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН).

1. Грамматик нигезләренең саны буенча кушма җөмлә гади кушма җөмләгә һәм катлаулы кушма җөмләгә бүленә.

2. Катлаулы кушма җөмләгә күп тезмәле, күп иярченле кушма җөмлә керә.

3. Катлаулы кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюның махсус кагыйдәләре юк: тыныш билгеләре ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдәге кебек куела.

4. Күп иярченле кушма җөмләнең 3 төрле була: тиңдәш иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр.

Үз-үзеңә бәя бирү.

               

    II. Актуальләштерү.

    1.Урында түбәндәге җөмләләрне тикшерү, кара-каршы партнерлар үз җөмләләренең төрен  аңлаталар, аларның ничек бәйләнешенә игътибар итәләр, тактада һәр номер (ике өстәлдән дә) берәр схема эшләп керәләр. Презентация буенча дөреслеген тикшерү.

  1) Ак кирәк дип, пакъ кирәк дип,

    Җырлады, язды Тукай.

 2)   Без рәхмәтле сиңа,Тукай,

      чөнки, синең данлы исем белән

       Бөтен үткәнебез бәйләнгән:

       Синең моңлы шигырьләрең

       Халык җырларына әйләнгән.

3) Тукай җырлары кузгаткан хисләрем йөрәгемне чолгап, тормышым яктырып китте.

4) (1) Кояш күтәрелеп барганда, (2) Күбәләк очынгалап, (3) Шүрәлесе үз дәрәҗәсен белеп кенә, (4) паркка Шүрәле белән Күбәләк  килеп керде.

Үз-үзеңә бәя бирү.

  2.ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча янәшә утыручылар билгеле бер вакыт эчендә күп иярченле кушма җөмлә турында  белгәннәрен бер-берсенә сөйлиләр.

3. Күп иярченле кушма җөмлә схемалары буенча һәр төргә  Г.Тукай темасына җөмләләр төзү. (мисалларны әзерләүне өй эше итеп бирергә була)  

     КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН  структурасы буенча,  төркемдәге партнерлар үзләре төзегән җөмләләрне сәгать теле уңаенда бер-берсенә әйтеп чыга.

   Үз-үзеңә бәя бирү.

 

   III. Уку мәсьәләсен кую.

1.     Мирхәйдәр Фәйзинең Г.Тукай турындагы шигыренә  кабат әйләнеп кайтабыз. Бу шигырьдә ничә җөмлә? Аларның чикләрен билгеләргә, интонацияне һәм бәйләнеш төрен ачыкларга.                           

                 1) Китапларың янда, күкрәгемдә

                        Кадер-хөрмәт белән саклана;

                       2) Әгәр кайгым артса,3) күңлем азса,-

                        Утлы шигырең укып сафлана.

                                         Мирхәйдәр Фәйзи

     Бу катлаулы төзелмәдә 3 җөмлә бар. 2 нче җөмлә 3 нчегә ияртүле бәйләнештә тора. 1 нче һәм 3 нче җөмләләр арасында тезүле бәйләнеш  хөкем сөрә. Бу – катнаш кушма җөмлә.

       Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең төп максаты нинди була?  Без катлаулы төзелмәнең кайсы төрен өйрәнәчәкбез?

   2. Нәтиҗәләр ясау һәм аларның дөреслеген дәреслек кагыйдәсен укып тикшерү:

 -Нәрсә ул катнаш кушма җөмлә?  Ничек төзелә? Аның составындагы җөмләләр нинди ике төрле бәйләнештә торалар?

 3. Дәреслектән катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибе белән  танышу.

      IV. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.

 1.Дәреслек белән эш. 155 нче күнегүдәге  җөмләләрне  язарга, схемаларын эшләргә.  Тактада ике төркемнең дә схемалары тәкъдир ителә.

Үз-үзеңә бәя бирү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Тестлар белән эшләү.

1.Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә:

1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

2.Үзара тезү юлы белән  бәйләнгән җөмләләрнең берсендә яки берничәсендә иярчен җөмлә булса, алар

1)  катнаш кушма җөмлә төзиләр.

2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә төзиләр.

3) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә төзиләр.

3. Кайсы дөрес?

1) катнаш кушма җөмләдә тыныш билгесе  куюның үзенә генә хас очрагы бар.

2)тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелса, катнаш кушма җөмләдә дә шундый ук тыныш билгесе куела.

3) дөрес җавап юк.

                         Урам ташларыннан эзләмәгез

                         Тукай баскан утлы эзләрне,

                          Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

                          Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.

4.  1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

     2)  күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

   3) катнаш кушма җөмлә

5. Кайсы схема туры килә?

1)  [ ( ) ],  [ ], [ ].

2)  [ ], [ ] , ( ).

3)  [ ], ( ), [ ].

6. Катлаулы төзелмәдә иярчен  нинди җөмлә бар?

   1) иярчен тәмамлык

   2) иярчен аергыч

   3) иярчен рәвеш

Үз-үзеңә бәя бирү.

МИКС-ФРИЗ- ГРУП структурасы буенча физкультминут. КЛОК БАДДИСтагы дусларыгыз белән аралашыр вакыт җитте. Сәгать 12гә  очрашу билгеләнгән партнерлар очраша. Укучылар көй астында урыннарыннан торалар, аралашалар, катнашалар. Көй туктагач, катып калалар һәм төркемнәргә берләшәләр. Төркемнәрдә аларга  катнаш кушма җөмлә булган  Г Тукай  шигырьләрен искә төшерергә тәкъдим ителә.

СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ  ТЭЙБЛ – кара- каршы партнерлар аерым кәгазь битендә  берьюлы мөстәкыйль эшлиләр, соңынннан, тикшерер өчен, бер-берсенә бирәләр.Такта артында һәр төркемнән  ике укучы эшли. Бирем: бирелгән   җөмләләрне синтаксик яктан тикшерергә:

     1)Килә, килә... Язлар саен сиңа

      Илең килә туган көнеңдә, 

      Бетми торган гомерен кушкан сыман

     Синең бөек кыска гомергә. (Х.Туфан)

2). Алса, укыса шигырен аның – истә кала,

     Һәм аның шигыре халык күңеленә зур хис сала.(Ш.Бабич)

 

ФРЕЙЕР моделе буенча  укучыларның белем сыйфатын тикшерү . Укучылар төркемнәре белән  А-4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге картаны тутыралар. Бу структура хәлнене төрле яклап тикшерергә, укучыларның бу җөмлә кисәге турында белемнәрен тулыландырырга ярдәм итә.

Катнаш кушма җөмләгә хас сыйфатлар

 

 

Катнаш кушма җөмлә

 
 


                                                         

       Катнаш кушма җөмләгә хас булмаган сыйфатлар

Мисаллар

 

 

 

 

                      Кире мисаллар

 

 

        

 

 

 

 

 

Тактада төркем җитәкчеләре катнаш кушма җөмләнең моделен башкача төзиләр.

    Генератив сорау: әгәр безнең телебездә катнаш кушма җөмлә   булмаса,  татар теле камил булыр идеме?

    Конструктив сорау. Катнаш кушма җөмләнең  без өйрәнгән башка катлаулы төзелмәләрдән аермасы нидә?

         V. Рефлексия.

Эй ар гайд структурасы

Укучылар, мин сезгә раслаулар  язылган карточкалар таратам.Сез раслау белән килешсәгез +, ә килешмәсәгез - куегыз.

 

 

 

Дәрес

башында

Раслау

 Дәрес ахырында

 

Татар телендә катлаулы төзелмәнең 4 төркемчәсе бар

 

 

Татар телендә күп иярченле катлаулы кушма  җөмләнең 4 төркемчәсе бар

 

 

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә катнаш кушма җөмлә дип атала.

 

 

Үзара тезү юлы белән  бәйләнгән җөмләләрнең берсендә яки берничәсендә иярчен җөмлә булса, алар катнаш кушма җөмлә төзиләр.

 

 

 Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелса, катнаш кушма җөмләдә дә шундый ук тыныш билгесе куела.

 

 

Укучылар  түгәрәк буенча  рефлексив экрандагы фразаларны дәвам итәләр:

-Без бүген...

-Мин катнаш кушма җөмлә турында...

-Шунысы миндә зур кызыксыну уятты...

-Шунысы авыр тоелды...

- Мин үземә шундый белем алдым...

-Мин үземә шундый ачыш ясадым...

-Мин белдем...

-Мин өйрәндем...

-Минем әле өйрәнәсем бар...

   Үзбәя

     Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, катлаулы төзелмәләрне  бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5”

       2-3 ялгыш җибәреп, катлаулы төзелмәләрне  яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4”

       4-5  ялгыш ясап, катлаулы төзелмәләрне  бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”

 

VI. Өй эше.  “Тукай безнең йөрәкләрдә” темасына, катнаш кушма җөмләләр кертеп,  кыска сочинение язарга. Катнаш кушма җөмләләрнең схемасын ясарга.

                                

                                 Файдаланылган әдәбият:

1.Совершенствование качества преподавания в Республике  Татарстан./ Преобразование обучения в ХХI веке.- Казань, 2013.

2..Рахимов А.З. Принципы психодидактики.-Уфа, 2007.

3. Иҗади үсеш технологиясе дәресләре. - Казан, 2012.

4.”Мәгариф” журналының 2014 № 1,2,3 саннары.

 

                                

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока "Катнаш кушма җөмлә""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2017 1094
    • DOCX 30.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарапова Илсояр Давлятовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарапова Илсояр Давлятовна
    Шарапова Илсояр Давлятовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11654
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 490 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 329 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии брендинга в условиях глобальной конкуренции и изменяющихся рыночных тенденций

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 74 человека из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек