3
сыйныф
Тема:Габдулла Тукай “Умарта корты вә
чебеннәр”
Максат:
1.Мәсәл төшенчәсен аңлату.Мәсәлнең төп мәгънәсен ачыкларга өйрәтү.
2. Балаларның матур сөйләм телен,логик
фикерләвен үстерү.
3. Укучыларда туган илгә, туган җиргә
мәхәббәт,бер-берсе арасында дуслык тәрбияләү.
Дәрес
барышы:
1. Оештыру моменты. (Исәнмесез.Хәерле көн.)
а) Беренче слайд ярдәмендә фонетик күнегү
үткәрү.
б) Тизәйткеч өстендә эш.
Өчәр-өчәр
өч өем,
Өя-өя
өй була.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән
таныштыру.
Без бүген үзебез генә түгел,бездә кунаклар.Шуның
өчен дә сездән үзегезне тәртипле тотуыгыз,дәрестә тырышып эшләвегез сорала.Кем
шакый ул анда?
Нәрсә килде икән безгә кунакка?
Ягез,табышмакны игътибар белән
тыңлагыз:
Кош түгел-оча,
Елан
түгел чага.
Чәчәкләргә кунып,
Татлы
азык таба.
Дөрес,бу бал корты. Бүген безгә кунакка бал
корты белән чебен килгән.Кунакка килгәндә күчтәнәч белән киләләр,алар да сезгә
күчтәнәчкә мәкаль алып килгәннәр.
Ялкаулык-хурлык, тырышлык- зурлык.
Алар үзара бәхәскә кергәннәр һәм сездән
ярдәм сорап килгәннәр.Чөнки чебеннәр бу мәкаль белән риза түгелләр
икән.Ярдәм итәбезме укучылар?Мәкальне
җыярга булышабызмы. Мәкальнең
дөреслеген аңлау өчен без сезнең белән Габдулла Тукайның “Умарта корты вә
чебеннәр”мәсәлен укып тикшерербез.
Кыскача язучы турында сөйләп китү.
Габдулла
Тукай
шигырь
әкиятләр мәсәл?
Ожегов
сүзлгеннән мәсәл турында уку.Текстны тирәнтен аңлау өчен сүзлек эшләп алырбыз.
мәмләкәт-
ил,дәүләт
байгуш-
филин
рәнҗетү-
обижать
күзләрен
кызыктыралар- ашыйсыларын китерәләр
тараф- як,юнәлеш
алпавыт-
помещик
әзер
аш-башкалар әзерләгән аш
кем ки- кем дә булса.
Бу сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр
төзибез.Сызылган сүзләрне күчереп языгыз.
Текст буенча эш.
1. Үзем укып чыгам.
2. Эчтән уку.
3. Сорауларга җавап бирү.
Нинди геройлар
катнаша?
Чебеннәр нишләргә
уйлаганнар? Ни өчен? Геройларга характеристика бирәбез
Умарта
корты Чебен
чиста ялкау
пөхтә пычрак
тырыш
сөйкемле
файдалы
тату
Умарт кортының файдасы турында әңгәмә
кору.Балавыз турында әйтеп үтү.Белешмә бирү (фасетчатые глаза). Чебенәр ( үз яшәешендә
700 йомырка салырга мөмкин.1 салганда 100 йомырка сала.)
Әсәрдә каршылыкларны табу.(Кешеләр,үрмәкүч)
Мәсәлдә хисләр чагылышын билгеләү.(Сайлап уку)
Чебеннәр китәргә хәзерләнә -ачулану хисе;
кайгыру хисе
Аларга тәмле азыкларны ашатмыйлар - җирәнү
хисе.
Үрмәкүчләр ау корганнар -җәлләү хисе.
Умарта кортының җавабы -горурлык хисе.
Иң соңгы җөмләне укы.Ул ни өчен аерым
язылган? Язучы нинди кешеләр турында әйтә?
Мәкалләрне искә төшерик.Илдә яшисең икән-илеңә
хезмәт ит.Бу мәкаль кайсы юлларга
туры килә.
Иптәшләрегезне тыңлап үтик.Бал корты
белән,хезмәтләрнең берсе-умартачылык.Алар умартачы турында язып килгәннәр.Безнең
төп хезмәт нинди? Уку.Тырышып укырга кирәк.Хезмәтнең җимеше булсын өчен тагын
нинди сыйфат кирәк? Дөрес,дус булу.Вил Казыйханов “Әхлак дәресләре”53 бит.
2011-ел милләтара дуслыкны ныгыту елы.
Дәрескә йомгак ясау
(Слайд буенча)
Хәсән Туфанның шигырен искә төшерү.
Торган җир-көмеш,
Туган
җир –алын.
Туган
җир –якын!
Туган
тел –якын!
Билгеләр кую.
Өй эше бирү.
а) Әсәрнең ошаган өлешен сөйләргә өйрәнеп
килергә.
б) Мәсәлне сәнгатьле укырга өйрәнергә.Ошаган өлеше буенча рәсем төшерергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.