Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарской литературе "Творчество Х. Такташа" (10 класс)

Конспект урока по татарской литературе "Творчество Х. Такташа" (10 класс)

Скачать материал

Тема: Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Беренче дәрес.

Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, язучыларның фикерләре, дәреслек, компьютер,презентация, Һади Такташ сүзләренә язылган җыр “Урман кызы” .


Метод һәм алымнар. Өлешчә эзләнү методы, укытучы чыгышы, күрсәтмәлелектән һәм техник чаралардан файдалану, сәнгатьле уку, аудиоязма тыңлау, әңгәмә, сорауларга җавап бирү алымнары.


Дәреснең эпиграфы:

« Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга таба юл алдым...»

                                            Һ.Такташ.

Дәрес барышы


  1. Оештыру өлеше.


Актуальләштерү.

Эпиграфны ничек аңлыйсыз? Һ. Такташ чынында гел югарыга менә алганмы икән?

Әллә бу бары амбицияле сүзләр генәме?

Әйдәгез, бергәләп, темага һәм эпиграфка таянып, бүгенге дәресебезнең максатын билгелик.

Димәк, Авторның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү аша аның поэзиясе, яшәү үрнәге, чыннан да, иң туң йөрәкләрне дә эретә, чеметтерә алганын исбатлау. Бу уртак максат.

Минем максатым: Сезне Һ. Такташ биографиясе белән таныштыру, кызыксыну уяту, аны шәхес буларак ачу, татарча матур итеп фикер йөртергә өйрәтү, сезнең тел байлыгын үстерү.

Сезнең нинди максатыгыз булыр? Һ. Такташны шәхес буларак тану, кабул итү, татарча матур итеп фикер йөртергә тырышу.


  1. Төп өлеш.

Биография өйрәнү.

А) Сез өйләрегездә Һ. Такташның биографиясен үзаллы укып килергә тиеш идегез. Дәрескә әзерсезме? Ягез бергәләп Һ. Такташның тормыш юлы буйлап сәяхәткә чыгып китик.

Б) Укучылар чыгышы.

В) Укытучы сүзе. Презентация күрсәтү һәм тулыландырып сөйләп бару.

Г) Һ. Такташ турында аудиоязма тыңлау. Хәким Сәлимҗанов сөйли.

Әсәрләрен ничек укуы турында – 01.00

Нинди шәхес булуы турында – 02.39


  1. Белемне ныгыту. Без шагыйрьләрнең эчке дөньясын тулырак белер өчен нишлибез? Әйдәгез, Һ. Такташның шигыренә күз салыйк.“Урман кызы”н сәнгатьле уку. 5нче бүлек кенә укыла. Лирик герой нинди булып күз алдына килеп баса? Композитор булсагыз, нинди көй язар идегез?Мин сезгә ике көй тыңлатам, сезнеңчә, кайсысын автор яратып кабул итер иде? Көйләр тыңлау.

  2. Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.

Сорауларыгыз бармы? Нинди сыйфатларга ия булды сез танышкан Такташ? Ул сезгә ошадымы? Кайсы ягы аеруча күңелегезне арбады? Эпиграфтагы сүзләрне исбатлаганмы аның тормыш юлы? Әлбиттә. Рәхмәт, укучыларым.

Билгеләр кую.


Икенче дәрес.


Тема “Яшьлек. Мәхәббәт. ...”

Эпиграф

Мәхәббәт тә –

нәфис матур чәчәк,

Ләкин

Үзе гаҗәп гомерсез,

Кайчак загс белән соңы бетә,

Ә кайчакта...

Яхшук күңелсез...”

Һ. Такташ


Максат:

Укучыларның игътибарын шигъри әсәргә юнәлтү аша фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшләргә өйрәтү; әсәрне төшенү дәрәҗәсен ачыклау, Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасы аша җәмгыятьтә яшәүнең әхлаки нормаларын билгеләү, тәүфыйклылык тәрбияләү.

Балалар үзләре “мәхәббәтнең соңы, һичшиксез, тату гаилә кору” дигән фикергә килергә тиеш.

Дәрес барышы.

  1. Үткән дәрестә ишеткәннәрнең истә калу – калмавын тикшерү. Тестлар:

1.Һ.Такташ ничәнче елда туа?


а)1901;

б)1902;

в)1903.


2.Ул кайсы авыл малае?


а)Кызылъяр;

б)Сыркыды;

в)Иске Кармәт.


3. Укырга - язарга кемнән өйрәнә?


а)әбисеннән;

б)апасыннан;

в)әнисеннән.


4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?


а)Кушлавыч;

б) Пешлә;

в)Кармәт.


5. Һ.Такташ кемнәрнең шигырьләрен яратып укый?


а)С.Рәмиев, Г.Тукай;

б)Г.Тукай,Ш.Зәки;

в)С.Рәмиев, Г. Ибраһимов.


7.Спаста нинди курслар тәмамлый?


а)Һөнәрчелек;

б)укытучылык;

в)икътисадчы.


8.1919 елның көзендә кая китә?


а)Казанга;

б)Уфага;

в)Оренбургка.


9.Һ.Такташка хас сыйфатлар:


а)бию, җырлау;

б)дини китаплар уку;

в)балаларын ярату,әти-әнисен хөрмәт итү.



10.Иҗатын ничә чорга бүлеп йөртәләр?


а)3; б)2; в)4.


11.Беренче чорда иҗат иткән әсәрләре:


а)”Газраилләр”, “Син дә үл инде”;

б)”Мәңгелек әкият”,”Урман кызы”;

в)”Эшче”,”Сабыйга”.


12.”Газраилләр” шигырендә нинди образ сурәтләнә?


а) дию; б) фәрештә; в) газраил.


13.Һ.Такташ ничәнче елда үлә?


а)1928; б)1929; в) 1931.


14.Шагыйрьне кайда җирлиләр?


а)Арчада; б)Казанда; в) Сыркыдыда.


15.Шагыйрьнең дустына багышлап язган шигыре:


а)”Мәхәббәт тәүбәсе”; б) “Алсу”; в)”Мокамай”.


Яхшы. Җавапларны алмашып бәяләү. Билге кую. Хаталар өстендә эш.


  1. Төп өлеш. Образлар системасын өйрәнеп, композицияне сүтеп, анализ ясау.

Өйдә сез биография белән бергә Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасын укып килергә тиеш идегез. Укыдыгызмы? Әйдәгез әсәргә анализ ясап, безне борчыган сорауга җавап табыйк. Мәхәббәт соңы – нинди булырга тиеш? Темадагы күпнокталар урынына нинди сүз язырсыз? Тактага язып куям. Вариантлар. (Мәсәлән, чәчәк, сөю, сабый, картлык.....)

Әсәрнең жанры? Лиро – эпик поэма (хис – тойгылар хәрәкәттә бирелгән)

Нәрсә хәрәкәткә китерә? Вакыт. Автор өчен? Зөбәйдә өчен? Ай өчен?

Әсәрнең идеясе нинди? Мәхәббәтнең соңы гаилә кору булса гына хәерле.

Бу идеяне безгә җиткерер өчен нинди образлар тудырган?

Автор образы, Зөбәйдә, Мәхмүт, Ай, Җил, Яшьлек, Песи малае.

Образлар бирелеше. Текст буенча эш. Сурәтләү чараларын табу. Синквейннар төзү.

Автор тәүбәгә килгән, акыл утырган кеше. Моңа дәлил......

Зөбәйдә чибәр, актив, шат күңелле, сабыр, хисле, тәүфыйксыз...

Мәхмүт актив, нәфселе, куркак, явыз, бәлки күңеле нечкәдер?(Автор)

Яшьлек тиле, тиз үтүчән, алдый.

Ай ялгыз, гел сүгенеп йөри, карт инде.

Җил ирекле, үз- үзенә хуҗа, эгоист, кеше эшен эшкә санамый.

Песи малае ятим, ташлантык, ач.

Нинди кабатлаулар бар? Гадәттә, шагыйрь нәрсәгә булса да игътибар юнәлтергә теләсә, кабатлау алымы куллана. Табыгыз.

Автор кем яклы? Аның геройларга мөнәсәбәте нинди?

Схема төзү.

Мәхәббәт соңы

ЗАГС кайсы очракта Яхшук билгесез

Ихтирамлылык Ваемсызлык

Фидакарьлек Эгоизм

Җаваплылык Җавапсызлык

Җитдилек Җиңел – җилпелек

Кешелеклелек Явызлык, мәкер

Бала җанлы булу Каты бәгырьлек

Ышану Шикләнү


  1. Нәтиҗәләр ясау. Ничек уйлыйсыз, Һ. Такташ тормышта үзе нинди әти булган? Нигә андый фикергә килдегез? Сез үзегезнең киләчәкне нинди итеп күз алдына китерәсез? Сөйгән ярегезгә нинди тәлаплар куясыз, яки аның нинди булуын телисез? Ирекле сөюгә карашыгыз. Ни өчен шулай уйлыйсыз? Безнең темабызга нинди сүз өстәр идегез. Бу өч сүзне нинди символ аша күрсәтә аласыз.

Тамчы, елга, күл.

Бөҗәк, йомырка, күбәләк.

Пар күгәрчен, томшыгында шомырт чәчәге, үзләре өй кыегында ояда.


  1. Йомгаклау. Рефлексия. Сезгә рәхәт булдымы? Үзегез өчен файда алдыгызмы? Нинди фикер күңелегездә калды? Рәхмәт.

  2. Билгеләр кую. Аңлатма бирү. Өй эше. Үзегезгә аеруча ошаган бүлекне ятлап килергә.













Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарской литературе "Творчество Х. Такташа" (10 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Бизнер-тренер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат:

Укучыларның игътибарын шигъри әсәргә юнәлтү аша фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшләргә өйрәтү; әсәрне төшенү дәрәҗәсен ачыклау, Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасы аша җәмгыятьтә яшәүнең әхлаки нормаларын билгеләү, тәүфыйклылык тәрбияләү.

Балалар үзләре “мәхәббәтнең соңы, һичшиксез, тату гаилә кору” дигән фикергә килергә тиеш.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 059 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.02.2016 1616
    • DOCX 50.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кулакова Лейля Борисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кулакова Лейля Борисовна
    Кулакова Лейля Борисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9177
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 93 человека

Мини-курс

Методология и организация образовательного процесса по информатике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мастерство PowerPoint: систематизация, интерактивность и эффективность

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1710 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека