Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
“Иске Ишле гомуми урта гомуми белем бирү
мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
ТЕМА
Күп иярченле кушма җөмлә
Дәрес
эшкәртмәсен төзеде
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Биктудина Ф.М.
Тема Күп иярченле кушма җөмлә
Максат. Иярченле кушма җөмлә турында белемнәрне
тирәнәйтү, системалаштыру; күп иярченле кушма җөмлә турында төшенчә булдыру;
төзелеше ягыннан төрләрен аңлату; аларны бер-берсеннән аера белү; схемасын
төзү; эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру; экологик тәрбия бирү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату.
Эш формалары: күмәк, индивидуаль.
Эш методлары: сүзле, гамәли, үзлектән.
Милли-региональ компонент: М.Нигъмәт “Җир-ана яклау
сорый”
Җиһаз: дәреслек,
индивидуалҗ карточкалар, компьютер.
Дәрес барышы
Укытучы.
Бу дөньяда могҗизалар тулып ята,
Икеләнмә,
әгәр серен ачыйм, дисәң.
Һәр тереклек үзе ачар сиңа серен,
Гәрчә аны
хөрмәт итсәң, якын күрсәң,
Мәрхәмәтле була белсәң, -дигән үзенең «Энҗе
чәчәк» исемле китабында якташ шагыйрәбез Тәслимә Кәримова. Шушы матур сүзләр белән рухланып, татар теле дәресен
башлап җибәрәбез.
Белемнәрне тигезләү
1 нче бирем.
Өй эшен тикшерү
·
иярчен кушма җөмләләр
буенча блиц-сораулар
·
«Чишмәләребезне саклыйк» миниатюр-сочинениене
тикшерү.
Блиц-сораулар:
1)нинди җөмләгә без кушма җөмлә дип әйтәбез?
2) кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында нинди
бәйләнешләр була?
3) тезмә кушма җөмләдә нинди бәйләнеш?
4) иярченле кушма җөмләдә нинди бәйләнеш?
5) төзелеше буенча нинди иярчен җөмләләр була?
6) синтетик иярчен җөмлә дип нинди җөмләгә
әйтәбез?
7) аналитик иярчен җөмлә дип, нинди җөмләгә
әйтәбез?
8) мәгънә буенча нинди җөмлә төрләрен өйрәндек?
9) иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау
тәртибен аңлатырга.
2 нче бирем
Тест сорауларына җавап (төркемнәрдә тикшерелә)
1. Синтетик тәмамлык җөмлә баш җөмләгә…
- мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә
- төшем яки юнәлеш килеш кушымчасы, дип сүзе ярдәмендә
бәйләнә
- көттерү паузасы яки ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә
2. Аналитик вакыт җөмлә баш җөмләгә…
- җирдә, якта, урында бәйлк сүзләре ярдәмендә бәйләнә
- хәл фигыль кушымчасы, килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр
ярдәмендә бәйләнә
- мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә генә бәйләнә
3. Иярчен ия җөмлә…
- нигездә аналитик була һәм ул баш җөмләгә мөнәсәбәтле
сүзләр, ки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә
-иярчен ия җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә була
3 нче бирем.
Иҗади эшне тикшерү. “Чишмәләрне саклыйк” миниатюр-сочинеие
Бирем. Иярчен
кушма җөмләләрне табып аңлатырга.
Текст (экранда)
Бирем:
Шигырь буенча әңгәмә.
- текстта моңарчы сез өйрәнгән кушма жөмләләрнең
кайсы төрләре очрады?
Җир-ана яклау сорый
Мөнир Нигъмәт
Табигатьттә гүзәл
гармония,
Бер артык нәрсә юк
бит анда.
(1)Җиңелчә сулап куя Җир-ана,
(2)Мәрхәмәтле кешеләр булганда. (Иярчен вакыт җөмлә)
(1)Яшел урман булса, (2)кошлар кайтса,
(3)Чишмә акса әгәр челтерәп,
(4)Табигать кыйпылчыгы кешегә
Тагын нинди зур нигъмәт
кирәк?! (Тиңдәш иярүле
күп иярченле катлаулы
кушма җөмлә)
(1)Җир җылынгач,(2)тереклек
уянгач,
(3)Каен
шифалы суын бирә.
Балта чабып,аның суын
суырып,
Явыз кешеләр дә көн
күрә. (Тиңдәш иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә)
(1)Урман бетсә,
(2)чишмә-сулар кипсә,
(3)Газиз җиребез
яргаланыр.
Йә, әйтегез, киләсе
буынга
Бездән соң тагын
нәрсә калыр??? (Тиңдәш иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә)
Үзбәя
Уку мәсьәләсен кую
Һәр төркем алдында зур бурыч тора: бүгенге дәреснең
темасын билгеләү, аны дөрес итеп чишү. Алдыгызда 1 № конвертлар. Анда сезгә
җөмләләр бирелгән.
4 нче бирем
Сез шушы өзектән:
- безгә таныш булган иярчен җөмләне
табасыз;
- схемасын
сызасыз. (схема тактада сызыла)
1 төркем
1. Ямьле язлар җиткәч, Зәңгәр күлдә аккош коена (М.
Ногман)
(… -кәч), [ … ] Иярчен вакыт җөмлә
2. (1) Без, бер авылда туып, бер сунны эчкән булсак
та, (2) төрлебез төрле урамнарда, төрле өйләрдә торгангамы, (3) холыкларыбыз,
һөнәрләребез төрлечә (Г. Ибраһимов)
(… -са(к) та ), (… -гамы),
[…]- Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
2 төркем
1.
Аның ире Газиз төскә-
биткә чибәр, уңган, шуңа күрә ул халык телендә макталды.
( …), [шуңа күрә …]. Иярчен сәбәп җөмлә
2. (1) Сизеп торам: (2) мин белмәгән (3) бик
мөһим сорау бар монда (Җ. Тәрҗеманов)
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә
3 төркем
1.
(1) Ни күзем белән күрим:
(2) камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер кыр казы очарга
азаплана, ләкин булдыра алмый (М. Гафури).
[… көттерү паузасы]:
(...). Иярчен тәмамлык җөмлә
2.
(1) (…), (…),
[шуның белән …].
Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә
4 төркем.
1.
(1) Фәһимә яңадан урамга чыкканда, (2) тулган
ай үзенең көянтә чиләкле кызы белән мәчет кыегына ук якынлашып килә иде (Г.
Бәширов).
(…-канда ), […]. Иярчен
вакыт җөмлә.
2.
(1) Беренче кар төшәр алдыннан, (2) бер ир бала
дөньяга килгәч, (3) икесенең дә башлары күккә тиде.
(… -нан), (… -гәч), […].
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә
Укытучы. Бергәләп
түбәндәге җөмләгә күз салыйк. Грамматик нигезләрен табып, җөмлә төрен
билгеләгез.
(1) Ык елгасы шуны хәтерләтә:
(2) Кемнәр киткән, (3) килгән кемнәре,
(4) Бер кыз бала дөньяга килде, дип,
(5)
Шатлангандыр Ыкның гөлләре.
Гарәфи Әгъләмҗан
Берничә төр иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмләгә
Үзбәя.
III. Уку мәсьәләсен чишү
5 нче бирем.
Сезгә таныш булмаган җөмләләр очрадымы? Алар
алдагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Нинди үзенчәлеге бар?
- 3 нче төркем чыгышы
- 1 нче төркем чыгышы
- 2 нче төркем чыгышы
- 4 нче төркем чыгышы
Гомуми
нәтиҗә: гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән катлаулы төзелмә
күп иярченле кушма җөмлә дип атала.
Күп иярченле кушма җөмлә төзелеше ягыннан дүрт төрле була: тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш
түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп
иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.
Үзбәя.
Укытучы. Дәреслекләрне ачыгыз, үзегезнең
ачышларыгызны тикшерегез. Дөрес тикшергәнсезме?
6 нчы бирем.
Дәреслектәге 148 нче күнегү.
Үзбәя.
7нче бирем.
Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр
турындагы белемнәрегезне схема рәвешендә күрсәтегез.
Үзбәя.
IV.
Рефлексия
1.
Нәрсә эшләргә тиеш идек?
2.
Нәрсә эшләдек, ничек
эшләдек?
Үзбәя.
V. Өйгә
эш
1.
Дәреслектәге 100-102
биттәге битләрне укып үзләштерегез.
2.
149 күнегүдәге 1,4
җөмләләрне үзлектән тикшереп карагыз.
3.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына
карата күп иярченле кушма җөмләнең төрләрен кертеп, бәйләнешле 10 җөмлә языгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.