Кереш.
Бүгенге уеныбызда 10 уенчы катнаша. Уенчылар белән танышу.
Без алар арасыннан сайлап алу туры нәтиҗәләре
буенча 3 уенчыны сайлап алачакбыз.
Жюри белән таныштыру.
Сайлап алу туры.
Игътибар сорау:
Чәчәкле үсемлекләрне чәчәк ата бару тәртибендә
эзлекле рәвештә урнаштырыгыз:
А-алмагач,
Г-үги ана яфрагы,
И-юкә,
К-бәрәңге,
Л-балан,
Н-астра(кашкарый).
(Түбәндәге орлыкларны зурлыклары арта бару
тәртибендә урнаштырыгыз:
А-фасоль,
Б-помидор,
В-кукуруз,
С-мәк,
Д-борчак. )
10 уенчы арасыннан 1 нче булып дөрес җавап бирде
...................ФИО
2
нче
булып....................................................ФИО
3
нче
булып..................................................ФИО.
I уенчы …………………..белән уенны башлыйбыз.
Сезнең тормыш девизыгыз нинди? Сезгә бүген залдан кем ярдәм итә?
Уен шарты белән таныштырсагыз иде.
( 1) 15 сорау; 2 янмый торган сумма: 1 000, 32 000 очколар вакытында.
2) 3 өстәмә мөмкинлек бар: 50 Х 50,
зал ярдәме,
иптәшеңә телефон
аша шалтырату.
1 нче сорау 100 очко
Ботаника өйрәнә:
А-хайваннар,
Б-кеше,
В-әйләнә-тирә дөнья,
Г-үсемлекләр.
2 нче сорау 200 очко
Кием алу өчен кулланыла:
А-җитен,
Б-көнбагыш,
В-кабак,
Г-алмагач.
3 нче сорау 300 очко
Безнең урманнарда саклана(Кызыл Китапка кертелгән):
А-кычыткан,
Б-ландыш,
В-тузганак,
С-чикләвек куагы.
4 нче сорау 500 очко
Иртә язда чәчәк ата:
А-үги ана яфрагы,
Б-астра,
В-алмагач,
Г-сирень.
5 нче сорау 1 000 очко I янмаучы
сумма.
Чәчәкнең төп өлеше:
А-серкәчләр һәм җимешлек,
Б- таҗ яфракчыклары,
В-кәсә яфракчыклары,
Г-кәсә һәм чәчәк түшәге.
6нчы сорау 2 000 очко
Бәбәктә бер генә чәчәк утыра:
А-чия,
Б-тузганак,
В-мәк,
Г-ландыш.
7 нче сорау 4 000 очко
Бәбәккә нәрсә керми:
А-тамыр,
Б-яфрак,
В-сабак,
Г-бөре.
8 нче сорау 8 000 очко
Сусыл җимеш хас:
А- борчак,
Б-фасоль,
В-имән,
Г-слива.
9 нчы сорау 16 000 очко
Орлыклары җил ярдәмендә тарала:
А-миләш,
Б-ландыш,
В-шомырт,
Г-тузганак.
10 нчы сорау 32 000 очко II янмаучы
сумма.
Күпьеллык үсемлекләргә керә:
А-кәбестә,
Б-бодай,
В-кыяр,
Г-ландыш.
11 нче сорау 64 000 очко
Фотосинтез процессы
вакытында үсемлекләр:
А-кислород йоталар, углекислый газ бүлеп чыгаралар,
Б- кислород һәм углекислый газ йоталар,
В- кислород һәм углекислый газ бүлеп чыгаралар,
Г- кислород бүлеп чыгаралар, углекислый газ йоталар.
12 нче сорау 125 000 очко
Үсемлекләрне ашап хайваннар нәрсә алалар:
А-кислород,
Б-углекислый газ,
В-энергия,
Г-су.
13 нче сорау 250 000 очко
Карлыган бөреләре крыжовник бөреләреннән нәрсәсе белән
аерыла:
А-үлчәмнәре буенча,
Б-төсе,
В-исе,
Г-формасы буенча.
14 нче сорау 500 000 очко
Австралиягә алып барып үстерелүче бездәге клевер
үсемлегенең анда чәчәк атып орлыклары өлгерә алмаган:
А-артык эссе,
Б-җил көчсез,
В-төклетуралар булмау,
Г-үсемлекләр үсә алмаган.
15 нче сорау 1 000 000 очко
Борчакның эре орлыклары нинди тирәнлеккә утыртыла:
А-1-2
см,
Б-10
см,
В-4-5
см,
Г-2-4
см.
Без сезне котлыйбыз,
сез очко оттыгыз! Рәхмәт сезгә.
Реклама.
II укучы ......................................белән
уенны дәвам итәбез. Сезнең тормыш девизыгыз нинди? Сезгә бүген залдан кем ярдәм
итә?
1 нче сорау 100 очко
Куакка кайсы үсемлек керә:
А-каен,
Б-чикләвек,
В-усак,
Г-билчән.
2 нче сорау 200 очко
Кеше азык өчен кайсы үсемлек орлыкларын куллана:
А-кәбестә,
Б-борчак,
В-алмагач,
Г-кишер.
3 нче сорау 300 очко
Чәчәкләре төркемләп чәчәк төркемендә урнаша:
А-тюльпан,
Б-шомырт,
В-мәк,
С-бака яфрагы.
4 нче сорау 500 очко
Тартмачык җимеш төре хас:
А-слива,
Б-мәк,
В-кәбестә,
Г-карлыган.
5 нче сорау 1 000 очко I янмаучы
сумма.
I еллык үсемлекләргә керә:
А-ландыш,
Б-җир җиләге,
В-арыш,
Г-кәбестә.
6нчы сорау 2 000 очко
Үзәк тамыр системасы:
А-тузганак,
Б-бодай,
В-арыш,
Г-суган.
7 нче сорау 4 000 очко
Минераль (неорганик)
ашламаларга керә :
А-тирес,
Б-торф,
В-суперфосфат,
Г-кош тизәге.
8 нче сорау 8 000 очко
Сулау процессында тамыр
нәрсә йота:
А-су,
Б-минераль тозлар,
В-кислород,
Г-углекислый газ.
9 нчы сорау 16 000 очко
Тамыразыкларны барлыкка китерә:
А-ландыш,
Б-чөгендер,
В-борчак,
Г-бәрәңге.
10 нчы сорау 32 000 очко II янмаучы
сумма.
Үсемлек яфракларында су тизрәк парга әйләнә:
А-авызчыклар күп, алар ачык,
Б-авызчыклар аз, алар ачык,
В-авызчыклар аз, алар ябык,
Г-авызчыклар күп, алар ябык.
11 нче сорау 64 000 очко
Арышның чәчәкләре вак һәм ул серкәләнә:
А-бөҗәкләр ярдәмендә,
Б-җил ярдәмендә,
В-үзеннән-үзе,
Г-су ярдәмендә.
12 нче сорау 125 000 очко
Шалкан, суган кебек вак орлыкларны нинди тирәнлеккә
чәчәләр:
А-2 – 4 см,
Б-1 – 2см,
В-4 – 5 см,
Г-10 см.
13 нче сорау 250 000 очко
Караңгы урманда ак чәчәкләр өстенлек итә, чөнки:
А-анда яктылык аз,
Б-анда дым аз,
В-анда җылылык аз,
Г-аларны серкәләндерүче бөҗәкләр күрсен өчен.
14 нче сорау 500 000 очко
Бактерияләрне үсемлекләргә кертмиләр, чөнки:
А-алар беркүзәнәкле, формалашкан
төшләре юк,
Б-мөстәкыйль яши алмыйлар,
В-хәрәкәт итә алмыйлар ,
Г-үрчи алмыйлар.
15 нче сорау 1 000 000 очко
Амёба ничек үрчи:
А-гәүдәсе икегә бүленеп,
Б-бөреләнеп,
В-споралар ярдәмендә,
Г-җенси юл белән.
Без сезне котлыйбыз, сез очко оттыгыз!
Рәхмәт сезгә.
III укучы
......................................белән уенны дәвам итәбез. Сезнең тормыш
девизыгыз нинди? Сезгә бүген залдан кем ярдәм итә? Уен шартларын беләсезме?
1 нче сорау 100 очко
Зоология нинди фән ул:
А-хайваннар турындагы,
Б-гөмбәләр турындагы,
В-бактерияләр турындагы,
Г-үсемлекләр турындагы.
2 нче сорау 200 очко
Амёба ничек хәрәкәтләнә:
А-ялганаяклар,
Б-керфекчекләр,
В-гәүдәсен әйләндереп,
Г-кармавычлар ярдәмендә.
3 нче сорау 300 очко
Коры җимеш хас:
А-мәк,
Б-чия,
В-алмагач,
С-слива.
4 нче сорау 500 очко
Микроскопның, лупаның төп өлеше:
А-зурайткыч пыяла,
Б-штатив,
В-көзге,
Г-карау көпшәсе (тубус).
5 нче сорау 1 000 очко I янмаучы
сумма.
Фотосинтез кайда уза:
А-хлоропластлар,
Б-төш,
В-вакуоль,
Г-цитоплазма.
6 нчы сорау 2 000 очко
Чук тамыр системасы хас:
А-кәбестә,
Б-тузганак,
В-бодай,
Г-алмагач.
7 нче сорау 4 000 очко
Тамырның суны суыру тизлеге бәйле:
А-туфрак төсе,
Б-су температурасына,
В-су сибү,
Г-туфрак составы.
8 нче сорау 8 000 очко
Фосфорлы минераль ашлама:
А- тирес,
Б-суперфосфат,
В-мочевина,
Г-көл.
9 нчы сорау 16 000 очко
Тамыразыкларны нинди үсемлекләр барлыкка китерә:
А-икееллык,
Б-берьеллык,
В-күпьеллык
Г-берьеллык, икееллык, күпьеллык.
10 нчы сорау 32 000 очко II янмаучы сумма.
Гади яфрак:
А-борчак,
Б-миләш,
В-клевер,
Г-каен.
11 нче сорау 64 000 очко
Үсемлек кайчан суны күбрәк парга әйләндерә:
А- +10 градус,
Б- +30 градус,
В- -2 градус,
Г- +15 градус.
12 нче сорау 125 000 очко
Иләксыман көпшәләр урнаша:
А-юкәр,
Б-камбий,
В-үзагач,
Г-бөке.
13 нче сорау 250 000 очко
Карлыган ничек үрчи:
А-чыбыкча,
Б-мыекча,
В-тамырча,
Г-яфрак.
14 нче сорау 500 000 очко
Катлаулы башак чәчәк төркеме:
А-ландыш,
Б-кишер,
В-бодай,
Г-бака үләне.
15 нче сорау 1 000 000 очко
Орлыклар артык тирәнгә утыртылганда аларга җитми:
А-һава,
Б-су,
В-яктылык,
Г-җылылык.
Без сезне котлыйбыз,
сез очко оттыгыз! Рәхмәт сезгә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.