Инфоурок Другое Другие методич. материалыКурсовая работа "Дәрес үткәргәндә интерактив методлар куллану"

Курсовая работа "Дәрес үткәргәндә интерактив методлар куллану"

Скачать материал

 

 

 

 

Курсовая  работа

на тему: «Дәрес үткәргәндә интерактив методлар куллану»

 

 

Губайдуллина Земфира Зуфаровна, воспитатель ГПД

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                               

Эчтәлек.

 

Кереш.                                                                                                                2.

1. Курс эшенең максаты һәм бурычлары.

2. Татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен

куллануның өстенлекле ягы.

 

Төп өлеш.                                                                                                            4. 

I бүлек.  Хәзерге уку-укыту эшчәнлегендә педагогик

технологияләр.

II бүлек. Татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен

куллану:                                                                                                               6.

1. Компьютерны дәресләрдә  электрон презентацияләр  төзү чарасы

буларак куллану;

2. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда инртенет – материалларны

 куллану;

3.  Компьютер  ярдәмендә тестлар эшләү;

4.  Компьютер технологияләрен дәреснең төрле этапларында куллану;

 

Йомгак.                                                                                                                 13.

Әдәбият.                                                                                                                15.

Кушымта.                                                                                                             16.

 

 

 

 

 

 

                                                     

                                                

   Кереш.

 

Максат:

Соңгы елларда мәктәптә  яңа педагогик технологияләр көннән-көн активрак кулланыла бара.

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара.

Бурычлар:

·        Гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү; укытучыга ярдәм итү;

·        Белем бирү процессын камлләштерү;

·        Белем стандартларына бәйле рәвештә,   укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг үткәрү эшен системалаштыру;

·        Мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;

·        Укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

·        Дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыру һәм белем дәрәҗәсен үстерү, аларны белем дөньясына җәлеп итү, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырту;

 

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Хәзер әлеге технология кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка  күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Төрле фән дәресләрендә  мөгаллимнәр әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I бүлек. Хәзерге уку-укыту эшчәнлегендә педагогик технологияләр.

 

 

Педагогик технологияләр – укыту эшчәнлеген билгеле бер эзлеклелектә оештыру һәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул. Алар өч төркемгә бүленә:

1.     Аңлатмалы-күрсәтмәле (объяснительно - иллюстративные) технологияләр;

2.     Шәхес үстерүне игътибар үзәгендә тоткан (личностно-ориентированные) технологияләр. Аңа төрле дәрәҗәдәге укыту(разноуровневое обучение), күмәк төстә үзара укыту (коллективное взаимообучение), модульле укыту(модульное обучение) керә;

3.     Үстерелешле укыту технологияләре ( технологии развивающего обучения).

Аңлатмалы-күрсәтмәле технологияләр укыту эшендә аерым роль һәм урын билгели, төп игътибарны белемнең ни дәрәҗәдә үзләштерелүен тиз арада тикшерү мөмкинлеге булган тышкы күрсәткечләргә, ягъни өлгереш процентына, уку процессының дидактик яктан ничек җиһазланган булуын ачыклауга юнәлтә. Әмма шул ук вакытта бала аңында бара торган үзгәрешләр, аның үсешендәге интеллектуаль үзенчәлекләр белән бәйле эчке күрсәткечләр, эзлекле рәвештә өйрәнелмичә, укытучының игътибарыннан читтә кала.

     Үстерелешле технологияләр белән эшләүче мөгаллимнәр исә уку-укытуны шәхеснең аң үсеше чарасына әверелдерүгә ирешә. Яңа технологияләр укучыларга мәгълүмат җиткерүне кире какмый, бары тик мәгълүматның әһәмияте генә үзгәрә. Ул хәзер укучының, белемне үзләштерүдән һәм хәтердә калдырудан бигрәк, үз иҗат җимешен булдыру юлында зарури булган шартлар һәм тирәлек сыйфатында кирәк. Мәгълүм булганча, шәхес бары тик үз эшчәнлеге барышында гына  рухи яктан үсә, җитлегә. Баланы да эшчәнлек барышында гына эш-гамәлләр кылырга өйрәтергә була.

     Хәзерге вакытта мәктәпләргә кертелә торган барлык яңалыклар, башлыча, күнегелгән технологияләр кысасына керми торган уку фәннәре эчтәлеген, укыту рәвешен һәм алымнарын үзгәртүгә кагыла. Аның максаты укучыларның күпчелеге танып белүнең арта барган ихтыяҗы дәрәҗәсендә укый алырдай шартлар тудырудан гыйбарәт. Бары тик аз бала өчен генә, искәрмә буларак, теләк-омтылыш уятуның өстәмә чараларын күрү таләп ителә. Шәхесне үстерүне игътибар үзәгендә тоткан технологияләргә түбәндәге яңа педагогик алымнар керә:

*белемне тулысынча үзләштерү;

* төрле дәрәҗәдәге укыту;

* күмәк төстә үзара ярдәмләшеп укыту;

* модульле укыту технологияләре

Алар уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, һәр мәктәпнең үзенчәлекләренә яраклаштыру мөмкинлеге бирә.

     Белемне тулысынча үзләштерү методикасы әлеге система буенча эшләүче педагог аның бөтен нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән очракта гына кулланылышка керә ала. Укыту эшен нәтиҗәле оештырган очракта, укучыларның барысы да кирәкле уку материалын тулысынча үзләштерергә сәләтле. Шуннан соң укытучыга белемне тулысынча үзләштерүнең нәрсәдән гыйбарәт булуын, балаларның ниндирәк нәтиҗәләргә ирешергә  тиеш икәнлеген ачыклау бурычы тора. Уку курсының тулысынча үзләштерелү билгесен төгәл ачыклау шушы система буенча эшләүдә  мөһим момент булып исәпләнә.

     Әлеге технологияне гамәлгә ашыру өчен барлык укучыны да бердәй вакыт аралыгында, бердәй шартларда укытып та ахырда төрле дәрәҗәдәге белемгә ия булган укучылар укытып чыгарган традицион класс-дәрес системасын нык кына үзгәртеп кору таләп ителә. Мондый система класс-дәрес системасы шартларына җайлаштырылган, һәм ул төрле дәрәҗәдәге укыту технологиясе дигән исем алган.

     Әлеге технологиянең теоретик нигезе – укучыларны белем дәрәҗәләренә карап аеру – барыннан да элек, укучыга дәрес материалын үзләштерү өчен кирәк булган вакытка кайтып кала. Барлык балага да  тизләтелгән темпта һәм югары дәрәҗәдә белем бирүне, өйрәтүне таләп итү мөмкин түгел. Чөнки чынлыкта укучыларның бер өлеше югары тизлектә эшли алмый, бу – аларның психик үзенчәлекләренә бәйле.

      Мөгаллимнәр раславынча, әгәр дә һәр балага аның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килердәй вакыт бүлеп бирелсә, һәркемнең мәктәп программасы нигезен үзләштерә алуы гарантияләнәчәк. Әлеге педагогик технологияләрнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

·        гомуми талантлылык (талантсыз кешеләр юк, бары үз эше белән шөгыльләнмәүчеләр генә бар);

·        үзара өстенлек(взаимное превосходство) – берәр балада ниндидер сәләт башкалардагыга караганда азрак булса, аңардагы бүтән сәләт көчлерәк үскән булырга тиеш, аны ачыкларга гына кирәк;

·        үзгәрешләрнең котылгысызлыгы (кеше турында бер генә уй-фикер дә кистереп әйтелгән, иң төгәл бәяләмә дип санала алмый).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II бүлек. Дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

·        компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

·        уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;

·        үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

Электрон уку ярдәмлекләре түбәндәге дидактик бурычларны хәл итәргә булыша:

-аерым фәнгә караган база белемен үзләштерү;

-дәрес материалы белән мөстәкыйль эш иткәндә укучыларга уку-методик ярдәм күрсәтү;

-уку материалы белән мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру;

-үзләштергән белемне билгеле бер калыпка салу;

-аеруча катлаулы, четерекле сорауларга җавап бирергә күнектерү;

-үз-үзеңә контрольлек итү күнекмәләре булдыру;

-укучыда гомуми белем алу күнекмәләре булдырып, аны тиз арада имтихан бирүгә әзерләү.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге технологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

 Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән  укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш.  Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин:

Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы  арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игътибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.

Дәрес темасын аңлату – тулаем презентация белән барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән дә эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.  

Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен  төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кагыйдә буларак, бу – үзе бер дәрес. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган терәк схемалар,  таблица, диаграммалар, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

·        Анимация күп  һәм артык актив булмаска тиеш. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел.

·        Фонга аерым игътибар бирелергә тиеш. Караңгы һәм артык кискен төсләргә язылган  язулар укучы игътибарын читкә җибәрә. Төсләрнең һәм текстның еш алмашынуы да  файдага түгел.

·        Тавыш катнашында бирү дә артык. Бу очракта укытучы аңлатма биреп бармаган видеофрагментлар гына искәрмә булып тора.

·        Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре  итеп тә бирергә мөмөкин.  Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылапр компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп  әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

 Соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан Интернетка  тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да  мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

Беренчедән, магнитлы “хәтердә” саклануы сәбәпле, башкаларның да аннан күп тапкырлар файдалана алу мөмкинлеге бар.

Икенчедән, бөтенләй яңа мәгълүматны эзләп табарга, аны башкалары белән чагыштырып, конструктив аралашуга корылган проблемалы ситуация булдырырга мөмкин. Әлеге материал дәреслектә бөтенләй юк, шул ягы белән ул кызыклы да. Тикшерү һәм эзләнү барышында укучылар әлеге проблемага карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Өченчедән, алдан ук уйланылган тема буенча күзәтү бурычы куела. Бу – укучының иҗади эше буларак бәяләнә ала. Интернет мөмкинлекләреннән

 файдаланган очракта белем сыйфаты дәрәҗәсе, укуга булган теләк-омтылыш тагын да арта.

Димәк, укытучының, үзлегеннән укып, белемен күтәрүдә һәм дәресләр уздыруга әзерләнүендә Интернетның ресурсларыннан белеп файдалануның  да әһәмияте зур.

Кече сыйныфлардан ук  компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнгән укучылар тора-бара үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар һәм югары сыйныфларда имтиханнарга дә мөстәкыйль әзерләнә алачаклар.

         Дәресләрдә  уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының тагын берсе – Microsoft  Power Point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да,   өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин. 

 

                                                         Йомгак.

Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда  һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Әлеге эшчәнлекне җыеп кына менә мондый таблица рәвешендә күрсәтергә мөмкин:

т/п

Дәрес

этаплары

Мәгълүмат эшкәртү

төрләре

Компьютер технологиясе

1.

Үткәндәге эш нәтиҗәләрен тикшерү

Программалаштырылган сорашу

Текст белән язылган

мәгълүматны эшкәртү технологиясе

2.

Яңа материалны аңлату

Презентацияләр, графика, диаграмма, билгеләмәләр, схемалар, рәсемнәр программасы

Текст, саннар, график белән күрсәтелгән мәгълүматны эшкртү, презентацияләр төзү технологиясе

3.

Укытучы җитәкчелегендә эшләү

Күнегүләр эшләү,  орфо-график диктантлар язу технологиясе

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү, пре-зентацияләр төзү техно-логиясе

4.

Укучыларның бәйсез мөстәкыйль эше

Күнегүләр эшләү, тест, схемалар төзү алго-ритмы, график диктант-лар язу

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү, пре-зентацияләр төзү техно-логиясе

5.

Эш нәтиҗәләрен бәяләү

Нәтиҗәләрне эшкәртү программалары

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

6.

Дәрескә йомгак ясау

Нәтиҗәләрне эшкәртү программалары

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

7.

Өйгә бирелгән эш турында мәгълүмат

Күнегүләр, схемалар чишү алгоритмы

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

 

        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият.

 

1.     Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С. //Раннур. -   Казан, 2000.

2.     Хисамова Ф.Х.  Татар теле морфологиясе/ Хисамова Ф.Х. // Мәгариф. –Казан, 2006.

3.     Татар грамматикасы, II том : Морфология/      / Мәгариф. – Казан,  2002 нче ел.

4.     Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. /      / Школа. – Казан, 2005.

5.     Нигъмәтуллин Х.  Тестларны компьютер ярдәмендә чишү. //  “Мәгариф”  журналы/  2007, № 8.

6.     Газизуллина Р.  Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып.// “Мәгариф”  журналы / 2007, № 12.

7.      Балобанова  А.  Компьютер технологияләрен кулланып. // “Мәгариф”  журналы / 2004 , № 6.

8.      Чегвинарцева О. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану.//

 “Мәгариф”  журналы / 2007, № 11.

   9. Вәлиев Р. Информационное обеспечение процессов образования.// “Мәгариф”  журналы/ 2005, № 6.

 10. Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану.// “Мәгариф”  журналы/ 2006, № 7

11. NC.Portal. Сайт учителей.

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта.

 

Дәреснең темасы: “Рәвеш” темасын кабатлау.

Максат: Рәвеш турында алган белемнәрне ныгыту, системага салу; “Рәвеш” темасын өйрәнүне йомгаклау; укучыларның белемнәрен тикшерү; когмпьютерда эшләү күнекмәләрен ныгыту; үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

II. Кереш әңгәмә. Кроссворд чишү.

Укытучы: Әйдәгез, кроссворд чишеп, игътибарыбызны туплыйк, белемнәребезне искә төшерик. Аерып күрсәтелгән шакмакларда без өйрәнә торган теманың исеме килеп чыгарлык итеп, биремнәрне үтик. Без нинди сүз төркемен өйрәнәбез әле? (“Рәвеш” темасын. Бирелгән шакмакларга “рәвеш”

 

1

 

 

 

 

р

 

 

2

 

 

ә

 

 

 

 

 

3

 

 

в

 

 

 

 

 

4

 

 

 

е

 

 

5

 

 

 

 

ш

 

 

 

 

1.     Ялгызлык исем булганда, Г.Тукайның “ Шүрәле поэмасындагы егет исеме; юл хәрефеннән язылганда, вакыт рәвеше (Былтыр).

2.     Кушымчасыз язылса, су ташу өчен савыт, -ләп кушымчасы ялгагач, күләм рәвеше (чиләкләп).

3.     Кушма сүз, беренче өлеше - сан; икенче өлеше – секунд, минут, сәгать, ел, гасыр белән исәпләнә торган яшәеш арасы; икесен кушкач, вакыт рәвеше (бервакыт).

4.     Иртә белән кич арасындагы якты вакыт (көндез).

5.     Парлы рәвешнең икенче яртысы:  Алмаш- (тилмәш).

 

I I I. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

1. “Рәвеш” сүз төркемен кабатлау ( сорау-җавап):

Бер вариант  - икенчесенә, бер укучы бөтен класска, класс укучыга мөрәҗәгать итеп яки башка юл белән алдан карточкаларга язылган сорауларга җавап алына.

Сораулар.

1.      Рәвеш нинди сүз төркеме?

2.     Рәвеш нәрсәне белдерә?

3.     Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

4.     Рәвешнең үзенә генә хас нинди билгеләре бар?

5.     Ясалыш ягыннан рәвешләр нинди биш төргә бүленә?

6.     Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?

7.     Һәр төркемчә нәрсәне белдерә?

8.     Рәвешләр җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр?

 

2.     Рәвешләрнең ясалышын, төркемчәләрен кабатлау.

Бирем. Тәкъдим ителгән шигырь юллкарыннан рәвешләрне табып, аларның ясалышын һәм төркемчәләрен билгеләргә.

 

1 нче вариант.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары  төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

                                       (Г.Тукай, “Туган тел”)

 

2 нче вариант.

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

                               (Г.Тукай, “Туган авыл”)    

 

3 нче вариант.

 

 Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

       (Ф.Яруллин , “Сез иң гүзә кеше икәнсез”)

 

4 нче вариант.

 

Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур, яңа күлмәк киеп,

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

                            (Э.Мөэминова , “Укытучыма”)

 

3.     Компьютерда биремнәр башкару:

а)”Эш өстәле”ндәге “Татар теле” папакасын ачып, бирелгән текст белән эшләү.

Бирем. Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куярга.

 

Нурулла пиджагын салып ... сеңлесенә тоттырды да нык адымнар белән мәйдан уртасына барып керде. Килеп, тимерченең кулын ... кысты.

     Тимерче белән Нурулла кулларын ... бер-берсенең иңбашына салдылар. Елмаешып, ... сөйләшеп торгандай иттеләр.

     Нурулла тимерченең билен тарткалап карады: “А, бу егет  ... ныгыган. Моның белән ... уйнарга ярамый”, - дип  уйлады.

     Нурулла, беләк мускулларын җыеп, тимерченең билен ... тотып карады.

     Менә Нурулла ... бөтен көчкә җилпенде, тегенең билен ... элеп алды, ... кысып, тимерчене ... кына күтәрде һәм, янтаеп, сулга таба авыша башлады.

Файдалану өчен сүзләр: тиз генә, юри, кинәт, нык итеп, чынлабрак, дусларча, бераз, кинәт, нык, чак.(Берничә укучының җавабы тыңлана).

 

ә) Тест биремнәрен үтәү:

1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә

б) модаль сүз төркеменә

в) бәйләгеч сүз төркеменә

 

    2.Рәвеш лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны

          б) хәрәкәтне

          в) эш яки хәлнең билгесен

          г) предметның билгесен

3. Морфологик яктан рәвешнең төп үзенчәлеге нәрсәдә?

а) төрләнә

          б) төрләнми

         

4.     Рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килә?

а) ия

          б) тәмамалык

          в) хәл

 

5.     Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?

а) предметның билгесен белдергәндә

          б) билгенең билгесен белдергәндә

          в) эш яки хәлнең билгесен белдергәндә

6.  Нинди мәгънә белдерүенә карап, рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез. (күп, аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, тәмам, иртә-кич)

а) саф рәвешләр

          б) урын рәвешләре

          в) күләм-чама рәвешләре

 

7. Рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез (мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә)

а) вакыт рәвешләре

          б) охшату-чагыштыру рәвешләре

          в) саф рәвешләр

 

1.     Рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез. ( салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык)

а) саф рәвешләр

          б) урын рәвешләре

          в) сәбәп-максат рәвешләре

 

9. Рәвешләрнең төркемчәләрен күрсәтегез. (юри, бушка, тикмәгә, тиктомалга, әрәмгә)

а) вакыт рәвешләре

          б) сәбәп-максат рәвешләре

          в) саф рәвешләр

10. Төркемчәләре буенча болар нинди рәвешләр? (ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын)

а) урын рәвешләре

          б) охшату-чагыштыру рәвешләре

          в) сәбәп-максат рәвешләре

11. Кайсы рәвеш төркемчәсе очрамады?

а) саф рәвешләр

          б) вакыт рәвешләре

          в) күләм-чама рәвешләре

12. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез (минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттай, татарча)

а) ясалма рәвешләр

          б) кушма рәвешләр

          в) тамыр рәвешләр

 

13. Болар ясалышы ягыннан нинди рәвешләр? (бераз, бертуктаусыз, яланбаш)

а) парлы рәвешләр

          б) тамыр рәвешләр

          в) кушма рәвешләр

 

14. Рәвешләрнең ясалыш төрен билгеләгез. (аз-маз, иртә-кич, ачыктан-ачык)

а) парлы рәвешләр

          б) тамыр рәвешләр

          в) кушма рәвешләр

15. Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез. ( аз, күп, кинәт, тиз, әкрен)

а) тамыр рәвешләр

          б) кушма рәвешләр

          в) ясалма рәвешләр

16. Җөмләдәге рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә?

Клубта халык күп. Безнең авыл моннан ерак түгел.

а) ия

          б) хәл

          в) аергыч

          г) хәбәр

17. Җөмләдәге рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә?

Тышта әкрен генә ап-ак кар ява. Ул тиз генә җыенды да юлга чыкты.

 а) тәмамалык

          б) хәл

          в) хәбәр

 

18. Рәвеш кайсы сүз төркемен ачыклап килә?

а) исем

          б) сыйфат

          в) фигыль

          г) сан

          д) алмашлык

19. Бу төркемдә  мәгънәсе ягыннан кайсы рәвеш “артык”? (бер-бер артлы, җәяү, салмак, берьюлы, иртә-кич)

а) саф рәвеш

          б) парлы рәвеш

          в) вакыт рәвеше

20. Ясалышы ягыннан караганда, кайсы рәвеш “артык” ( ишетелгәнчә, көндезен, яхшылап, икеләтә, бераз)

а) кушма рәвеш

          б) парлы рәвеш

          в) тамыр рәвеш

 

 

                                        

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Курсовая работа "Дәрес үткәргәндә интерактив методлар куллану""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный администратор

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 158 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.04.2016 1183
    • DOCX 136 кбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Губайдуллина Земфира Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21382
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек