Математик кичә “Көчсез звено”
Алып баручы: бүген без “Көчсез звено” уенын уйнарга җыелдык. Бу уенның
кагыйдәләре телеуендагы кебек. Раунд саен укучыларның берсен югалтачакбыз, һәм
барлыгы 5 уенчы китәчәк. Уенда 6 укучы катнаша. Алар... (укучылар белән
таныштыру). Уенны исеме алфавитта беренчерәк булган укучыдан башлыйбыз. Ул ....
Сез әзерме? Вакыт.
Башланды. Сораулар математика фәне буенча.
1 раунд
1. Кушу гамәле
нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)
2. Иң кечкенә
икеурынлы саны әйтегез (10)
3. Җиде сигезең ничә?
(56)
4. Бер сәгатьтә ничә
минут? (60)
5. Алманың яртысы
нәрсәгә охшаган? (Аның икенче яртысына)
6. Алу гамәленең
нәтиҗәсе ничек атала? (Аерма)
7. Турыпочмаклыкның
мәйданын исәпләү формуласы (S= ab)
8. Почмакны нәрсә
белән үлчиләр? (Транспортир)
9. 63:7= ...(9)
10. Өчнең дүртенче
дәрәҗәсе ничә була? (81)
11. Әтәч бер аягында
басып торганда 3 кг. Ике аягында басып торганда ул ничә кг? (3 кг)
12. Вакланманың “өске
өлеше” ничек атала? (Санаучы)
13. Кисемтәләрне
нәрсә белән үлчиләр? (Линейка)
14. Нәрсә авыррак: 1
кг мамыкмы, 1 кг тимерме? (Бертөрле)
15. Үзгәрешле кергән
тигезлек ничек атала? (Тигезләмә)
16. Квадратның
периметры формуласы (4а)
17. Нинди очракта
тапкырчыгыш нульгә тигез? (Тапкырлаучыларның берсе нульгә тигез булса)
18. Нәрсәнең башын
да, ахырында табып булмый? (Әйләнәнең)
19. Квадратның
мәйданы формуласы? (а2)
20. Өчпочмакның яклар
озынлыгының суммасы ничек атала? (Периметр)
21. Санау өчен нинди
саннар кулланыла? (Натураль)
22. Өч ягы да тигез
булган өчпочмак ничек атала? (Тигезьяклы)
23. Без куллана
торган санау системасы (Унарлы)
24. Турыпочмаклы
өчпочмакта катеттан зур як (гипотенуза)
25. 2 гә кабатлы иң
кечкенә сан (2)
26. 3 нең өченче
дәрәҗәсе (27)
27. 4 нең иң кечкенә
бүлүчесе (1)
28. ¼ вакланмасының
төре (Ялгыз)
29. 1 метрда ничә
см? (100)
30. Ике ягы тигез
булган өчпочмак ничек атала? (Тигезьянлы)
31. Нинди сан гади
сан дип атала? (1 гә һәм үз- үзенә бүленгән сан)
32. 1 сәг. ничә
секунд? (3600)
33.Турының 2 нокта
белән чикләнгән өлеше. (Кисемтә)
34. Санаучысы
ваклаучысыннан кечерәк булган вакланма ничек атала? (Ялгыз)
35. Ике башы
чикләнмәгән сызык (туры)
36. 1 тоннада ничә килограмм? (1000)
Беренче раундтан соң
әйтелгән сүзләр:
-
Кем өчен уен башланганчы
ук бетте?
-
Кемнең нәтиҗәсе түбән?
-
Бу раундның көчсез звеносы
.
2 раунд
1. Сәгать уклары
кайчан җәелгән почмак төзи? (6 сәг, 18 сәг.)
2. 2 дән зур, 3 тән
кечкенә сан килеп чыксын өчен алар арасына нәрсә куярга кирәк? (Өтер)
3. Сүзне, үсемлекне, тигезләмәне нәрсә берләштерә? (тамыр)
4. Балаларны җәзалау өчен нинди геометрик фигура файдаланыла?
(почмак)
5. 1 сәг. нең 2/3 се күпмегә тигез? (40)
6. Бер гаиләдә 2 әти,
2 ул, барлыгы ничә кеше? (3)
7. 2 гә калдыксыз
бүленми торган сан? (Так)
8. Почмакның
түбәсеннән чыгып, аны ике тигез почмакка бүлүче нур (биссектриса)
9. Зурлыгы 90° ка
тигез булган почмак (туры)
10. Вакланманың
санаучысын да, ваклаучысын да бер үк санга бүлү ничек атала (кыскарту)
11. Зурлыгы 90° тан
кечерәк булган почмак (кысынкы)
12. 81 дән квадрат
тамыр (9)
13. Санаучысы
ваклаучысыннан зуррак булган вакланма ничек атала? (Аралаш)
14. Иң кечкенә
натураль сан (1)
15. 1 кг да ничә
грамм? (1000)
16. Зурлыгы 90° тан
зуррак 180° тан кечерәк почмак (җәенке)
17. 100 нең 25% ы
ничәгә тигез (4)
18. Өчпочмакның
түбәсеннән чыгып, каршы ятучы якны тигез кисәккә бүлүче кисемтә ничек дип атала
( медиана)
19. 2 гә калдыксыз
бүленә торган сан (җөп)
20. Сез ничә цифр
беләсез? (10)
21. Әйләнәнең радиусы
6 см. Диаметры күпме? (12)
22. Иң кечкенә гади
сан (2)
23. Иң кечкенә
өчурынлы сан (100)
24. 1 м да ничә см
(100)
25. Кайсы зуррак 2м
мы яки 201 см? (201)
Икенче раундтан соң
әйтелгән сүзләр:
-
Кемнең сүзлек запасы “пас”
сүзеннән генә тора?
-
Кем бүтәннәр хисабына
уйнарга тырыша?
-
Бу раундның “Көчсез
звено”сы .....
3 раунд
1.
Әйләнәдә иң зур хорда
(Диаметр)
2.
Миллион язылышында ничә
нуль? (6)
3.
Минутта ничә секунд? (60)
4.
Нинди санга бүлергә
ярамый? (0)
5.
Өлеш кайчан нульгә тигез
була? (Бүленүче нульгә тигез булса)
6.
Әйләнәнең диаметры 8 м.
Радиус? (4 м)
7.
Җәелгән почмакның зурлыгы
(180°)
8.
Иң зур ике урынлы сан (99)
9.
2 нең 4 нче дәрәҗәсе (16)
10.
Елда ничә көн? (365 яки
366)
11.
Бүлүнең нәтиҗәсе (Өлеш)
12.
Ике кулда 10 бармак. 10
кулда ничә бармак (50)
13.
Нинди турылар параллель
дип атала? (Кисешмәүче)
14.
10 санына капма – каршы
сан (-10)
15.
4 санына кире сан (1/4)
16.
Нинди саннар үзара кире
дип атала? (Тапкырчыгышлары 1 гә тигез саннар)
17.
Ике тискәре санның
тапкырчыгышы (Уңай сан)
18.
100 дән квадрат тамыр
(10)
19.
- 15 нең модуле (15)
20.
Җирнең ясалма иярчене бер
әйләнешне 1 сәг. 40 минутта ясый, икенчесен 100 минутта. Бу ничек шулай була? (
1 сәг 40 мин = 100 мин)
21.
Геометрия сүзе нәрсәне
аңлата? (Гео – җир, метрио – үлчәү)
22.
Нинди геометрик фигура
кояш белән дус? (нур)
23.
Математика күзлегеннән бер
поезд икенчесеннән нәрсә белән аерыла? (номеры белән)
24.
Пи санының якынча
кыйммәте (3,14)
25. Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы кисемтә? (хорда)
Өченче раундтан соң әйтелгән сүзләр:
- Кем вакытны юкка үткәрә?
- Бу раундның “Көчсез звено”сы .....
4 раунд
1. 1/3 е 12 булган сан (36)
2. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (Квадрат)
3. 1 гасырда ничә ел? (100)
4. Бер почмагы 90° ка тигез булган өчпочмак (турымочмаклы)
5. Сызыкча функциянең графигы (Туры сызык)
6. Вакланманы кыскарту нәрсә дигән сүз (Санаучысын да, ваклаучысында
бер үк санга бүлү)
7. Өчпочмакның каршы ятучы ягына үткәрелгән перпендикуляр ( биеклек)
8. Санның квадраты тискәре сан була аламы? (Юк)
9. Исбат итәргә кирәк булган раслама (Теорема)
10. Миллиардта ничә нуль (9)
11. Малай велосипедта шәһәргә бара. Аңа каршысына 6 колхозчы утырган
машина очрады. Һәр колхозчының 2 шәр тавыгы бар. Шәһәргә ничә кеше бара? (1
малай)
12. Турыпочмаклы өчпочмакта ике кысынкы почмакның суммасы (90°)
13. Периметры 40 см тигез квадратның ягы (10 см)
14. 999 дан соң килүче сан (1000)
15. Кисешми торган турылар. (параллель)
Дүртенче раундтан соң әйтелгән сүзләр:
-Кемнең реакциясе нульгә кадәр төшкән?
- Кемнең нәтиҗәсе түбән?
5 раунд
Һәр кешегә чиратлаштырып сорау бирелә. Бер кешегә өч сорау туры килә.
Дөрес җаваплары күбрәк булган кеше җиңүче була.
1.
Чирекне күрсәтүче вакланма
(1/4)
2.
Кисешми торган турылар.
(параллель)
3.
Өчпочмакның почмаклары
суммасы (180°)
4.
Яртыны күрсәтүче вакланма
(1/2)
5.
3 озын һәм 1 кыска таякның
ничә очы бар? (8)
6. Дүртпочмакның почмаклары суммасы (360°)
7. 90 градуслы
почмак ясап кисешә торган турылар (перпендикуляр)
8. Өстәлдә ике
шәм янып тора иде. Берсе сүнде, ничәсе калган? (Берсе, калганнары янып бетте)
9. Ваклаучылары бер төрле булган вакланмаларны кушу
кагыйдәсе (Ваклаучының үзен язабыз, санаучыларын кушып санаучыга язабыз)
10. Вакланманы вакланмага бүлү кагыйдәсе (Беренчесен
үзен язабыз, икенчесенең киресенә тапкырлыйбыз)
Өстәмә: Исбатларга кирәк булган математик җөмлә? (теорема)
Исбатламыйча кабул ителә торган җөмлә (аксиома)
Өчпочмаклар
тигезлегенең беренче билгесе
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.