Дан
сиңа, дан, совет солдаты!
1941-1945 еллардагы
Бөек Ватан сугышы - халык җилкәсенә төшкән иң куркыныч сынауларның берсе. Сугышның
беренче көннәреннән үк бөтен совет
халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Безнең
яшьтәшләребез - унике - унөч яшьлек балалар да ил язмышы өчен гомерләрен бирде.
Сугыш... Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең
син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга
әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә
теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга
теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь,
көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары
һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга
бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау
аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч
җиңүгә алып килә.
Яшь сугышчылар көтеп
алынган җиңү өчен үз-үзләрен корбан иттеләр. Аларның күбесе өйләренә кире
әйләнеп кайтмады һәм безнең аларның һәркайсын герой дип санарга хокукыбыз бар.
Чөнки нәкъ менә алар үз тормышлары бәрабәренә Ватаныбызны Бөек Җиңүгә алып
бардылар. Бернинди курку хисе дә, авырту да, үлем турында уй-фикерләр дә солдатларның
Ватан алдындагы бурычларын үтәргә каршылык тудырмады.
Бөек Ватан сугышында безнең Мәмдәл төбәгеннән дә 543 кеше явыз дошманга
каршы батырларча көрәшкән. Барлыгы 316 сугышчы: Мәмдәлдән – 186, Юртыш
авылыннан – 118, Сөләңгердән - 12 кеше дәһшәтле яу кырларында ятып калган.
Аларның һәрберсе төрле дәрәҗәдәге орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Мәсәлән, шуларның берсе - II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган,
җәлилчеләр белән аралашкан Юртыш авылы егете - Гарипов Фатыйх. Фатыйх абый
армия сафларына 1939 нчы елда киткән була. Башта Совет-Фин, соңыннан Бөек Ватан
сугышында катнашкан. 1942 елның җәендә Гариповларга Фатыйх абыйдан хат килү
туктый. Ул хәбәрсез югала. Фатыйх абый, әсирлеккә төшкәнче, сугышта күп
батырлыклар эшләгәне өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була.
Фатыйх абый 1942 елдан сугыш беткәнчегә кадәр фашистларның барлык
концлагерьларын диярлек җилкәсендә татыган. 40 төрле үлемнән калып, Моабит
төрмәсенә барып җиткән. Җәлилчеләр белән аралашкан. Аның аш-су таратучы,
яшертен кулъязмалар, хат ташучы булып йөргәне билгеле.
Безнең Мәмдәл мәктәбенә очрашуга кайткач, Рафаэль Мостафин: “Ник
Фатыйх абыйны алданрак белмәдем икән? Ул җәлилчеләр турында күп нәрсәләр белгән
шаһит бит! Минем языласы әсәремнең бер өлеше шуңа күрә китек калды”, - дип
үкенгән. Кызганычка каршы, исән чагында Фатыйх абый аларны беркемгә дә сөйли
алмаган. Бар белгәнен үзе белән 1991 елда бакыйлыкка алып киткән.
Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Мәмдәл авылыннан бертуган Вәлиевлар.
Нурәхмәт Шәймөхәммәт улы Ватан сугышының башыннан ахырына чаклы 1
Белоруссия фронтында гаять зур авырлыклар кичергән, төрле куркыныч
вакыйгаларның шаһиты булган. Шуңа немецларга каршы нәфрәтне гомеренең соңгы
көненә чаклы йөрәгендә саклаган.
Нургаяз Шәймөхәммәт улы 1941 нче елның сентябреннән сугыш ахырына
чаклы Заполярье фронтында була. 1943 елда Норвегия җирендә барган яуда
пулемётчы, 1944 елда Радиотелеграфлар курсын бетергәч, 200 элемтә батальоны
составында японнарга каршы сугышта радиотелеграфист була. Сугышны Япониядә
тәмамлый. Авылга 1948 ел ахырында гына кайта.
Нургаяз абый Сабиров, Гаяз абый Гәрәфиев, Шәкүр абый Вахитов, Шәйхи
абый Зарипов, Баһави абый Хөснетдинов, Шиһабетдин абый Галиев һәм башка
каһарманнарыбызның батырлыклары турында бик озаклап сөйләп булыр иде.
Бөек Ватан
сугышында катнашкан каһарманнарыбыз хөрмәтенә, Мәмдәл авылында, авылдашыбыз
рәссам Заһидуллин Фәрит абый эскизы һәм матди ярдәме белән 15 метрлы
мемориаль-комплекс ачылды. Әлеге мәрмәр стенага 470 якташыбызның фамилияләре
уеп язылган.
Сугыш
һәйкәлләре һәр урында:
Ишетәсезме,
авылдашлар!
Безне
беркайчан да
Начар яктан
искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү
бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә
чәчәк куймый калмагыз!
Тиздән Бөек җиңүнең 75 еллыгы билгеләнеп үтәчәк. Күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны
күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен — рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән
сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә
аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык
булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул
еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга
да тапшыру.
Бөек Ватан
сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз
кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас...
Кидең өскә соры
шинельне,
Яклар өчен туган илеңне,
Ил өчен утка кердең син,
Ярты дөньяны гиздең син, —
Дан сиңа, дан, совет солдаты!
Дан
сиңа, дан, совет солдаты!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.