- 14.06.2014
- 3543
- 38
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Урок татарского языка.Тел турында күренекле кешеләр фикере Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. /К.Насыйри/ Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел! /Г.Тукай/ Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла. /К.Ушинский/ Милли тел язмышы ул - милләт яшәешенең нигезе. Телнең зәгыйфьләнә баруы ул - милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт ул - теле булган халык. Милли тел язмышы ул - милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый... И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! /Ә.Кәримуллин/ Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк. Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. /Р.Йосыпов/ Туган тел ул тәндә, җанда калсын Ана сөте булып гомергә. /И.Юзеев/
6 665 188 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Балобанова Акйсылу Ахсановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.