«Ягез, әле, кызлар!» кичәсе

Предпросмотр материала:

«Ягез әле, кызлар!» кичәсе.

А.б. Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы  1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге “Ягез әле,кызлар” бәйгесендә безнең укучылар һәм укытучылардан төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк,кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау) Ә хәзер командаларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

 1.“Таныш булыйк”

А.б. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Бер – берсен сәламләү өчен сүзне үзләренә бирик. Рәхим итегез!(эмблема, исем, девиз, җыр)(Командалар чыгыш ясый)

- Командалар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә!

2. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап  нәрсә икәнен белергә тиеш.

3. Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга 3 әр сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл. 

1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

6. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)

4. Конкурс “Кем чибәррәк?”

Җир йөзендә үз-үзенә бәя бирә белүче кешеләргә яшәргә җиңелрәк икән. Психологлар фикеренчә, үз-үзенә дөрес бәя бирә алган кешеләр бәхетле була алалар. Командадан берәр кеше чакырыла. Һәр гүзәл зат үзенең иң-иң булуын расларга тиеш. Ул көзгегә карап жюрига һәм тамашачыларга үзенең нинди булуын сөйләп бирә. Конкурсның төп шарты 2 минут эчендә кызлар безне һәм үзләренең иң яхшы булуларына ышандырырга тиешләр. Ләкин көләргә һәм бер үк сүзләрне кабатлау тыела. Жюри кайсы кызның иң яхшы чыгыш ясавын бәяли.

5. “Аңла мине”  уены. Командаларның капитаннары килеп кәгазь битенә язылган эшне жестлар ярдәмендә командадагы икенче иптәшенә, аннан ул өченчесенә аңлатырга тиеш. Иң соңгы кыз ни хакында сүз барганын әйтеп бирә. Команданың башка членнары бу арада башка бүлмәдә торалар. Аларны чакырып кертәләр. Шул рәвешле бер команда  “Пилмән ясау”, икенче команда  “ Токмач җәю”не башкаларга аңлата.

6.“Сәхнәләштереп күрсәт”. Командалар бирелгән язуга карап 2 минут эчендә әлеге вакыйганы сәхнәләштереп күрсәтәләр.

1. Шәмәрдәннең поездлар узу станциясе. Юлларны күзәтүче, шлагбаумны регуляцияләп торучы Сәлим бабай өрә-өрә, чапылдатып, шикәр суырып чәй эчә. Стенада сәгать йөри. Еракта тонык кына паровоз кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай авыр сулап урыныннан кузгала, шулчак аның утырган урындыгы кинәт авып китә. Паровоз тавышы исә көчәя бара. Станцияне шаулатып поезд узып китә. Кинәт будкада телефон шалтырый. Трубканы алган Сәлим бабай эндәшмәүләренә җенләнеп, шапылдатып трубканы куя да сиртмәле караватка барып ята. Карават бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Шулчак урамнан машиналар кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай шлагбаумны ачарга онытканын аңлап сикереп тора. Шлагбаум шыгырдап күтәрелә, машиналар әкренләп поезд юлы аша чыгып китәләр.  Сәлим бабай бөтен дөньясына зарланып, кабат җылы урынына барып кунаклый. Карават кабат бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Караватка барып яткан Сәлим бабай бер мизгел дә үтми гырлап йокыга китә.

2. Тын гына авыл киче. Су буендагы бакаларның кычкырган тавышлары ишетелә. Кәтүк түтиләрнең өй нигезләрендәге мунча сыерчыклары сайраганы ишетелә. Капка төбендә Кәтүк түтинең кызы Үринә һәм аның сөйгәне Степан сөйләшеп утыралар. Нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр. Шулчак Үринәнең бик нык ачуы чыгып, чатнатып Степанның яңагына китереп бирде. Ачуыннан Степан капка төбендәге эскәмияне төртеп аударды. Шулчак койма башындагы мәчеләрнең зәһәр чинаулары ишетелде. Степанның кыланышыннан курыккан Үринә чырылдап җибәрде. Тавышка авыр капканы шыгырдатып ачып аксак-туксак Үринәнең әтисе килеп чыкты да каты итеп тамак кырды. Абзардагы маллар йокламаган иде, күрәсең. Сыер да мөгерәп куйды, бәкиләр тавышы ишетелде, аларга дуңгызлар кушылды. Бу тавышка йөдән чыккан Гөрпинә түти баскычка абынып егылды. Үринә белән аның әтисе икәүләшеп аның янына йөгерделәр. Аны күтәреп өйгә алып кереп киттеләр. Ә Степан, берни булмагандай, сызгыра-сызгыра кайтып китте. 

7. “Сыер савучылар” конкурсы. Һәр командадан 2шәр кыз чакырыла. Кызлар мөмкин кадәр тиз арада күбрәк күләмдә сөт савып алырга тиешләр. Сөтләр бутылкага тутырыла, бутылкага медицина перчаткасы кигертелә. Перчаткаларның башлары нечкә энә белән тишелә. 2 минут эчендә кем күбрәк сөт савып ала.

8. “Бәрәңге җыю” конкурсы. Һәр командадан бер кыз чакырыла. Мөмкин кадәр тиз арада бәйләнгән күз белән бәрәңгене җыеп бетерәсе.

9. “Эстафета”. Кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеләнгән җирдән әйләнеп киләсе.

10. “Осталык” конкурсы.

-салфетка төрү

- йомыркадан ромашка чәчәге ясау.

11. “Кара-каршы” конкурсы. Командалар җыр буенча көч сынаша. Беренче команда башлый, ә икенче команда соңгы хәреф нинди була шуннан җыр башларга тиеш.

12. “Сүз төзү”. “Карлыган” сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала 2 минут эчендә.

13. “Бию” конкурсы. Кәгазьдә язылган бию төрен команда белән биисе.

14. “Сәхнә йолдызлары” (өй эше) Скетч күрсәтү.

 

Краткое описание материала

«Ягез, әле, кызлар!» кичәсе

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 6326
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 6326
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадуллин Ильфат Ильясович.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: