Инфоурок Другое Другие методич. материалыУкучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләүдә түгәрәкләр эшчәнлегенең роле

Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләүдә түгәрәкләр эшчәнлегенең роле

Скачать материал

Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләүдә түгәрәкләр эшчәнлегенең роле.

 

Телләрне үзләштерү өчен иң кулай чор, билгеле булганча, ул балалык вакыты, мәктәптә уку еллары. Шуңа күрә мәктәпләрдә башка милләт балаларына да дәүләт телләрнең берсе – татар телен өйрәтү өчен шартлар тудырып, аларны кызыксындырып, дәресләрне генә түгел, дәрестән тыш чараларны да тиешле дәрәҗәдә үткәрү зарур.

Чыннан да рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә класстан тыш чараларның әһәмияте гаять зур. Без, 5нче мәктәп укытучылары, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү, күренекле шәхесләрнең туган көннәрен билгеләп үтүгә зур игътибар бирәбез. Мәктәбебездә “Татар теле һәм әдәбияты атналыгы”, “Тукай көннәре” кебек кызыклы чаралар уздырыла. Һәр уздырылган чарада телне өйрәнү белән беррәттән, туган илгә мәхәббәт, татар милләте тарихына, теленә, мәдәниятенә кызыксыну, халкыбызның әхлак нормаларын үзләштерү максат итеп куела, халык педагогикасы, халык авыз иҗаты әсәрләре дә уңышлы файдаланыла.Рус телле укучыларга татар телен, татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү алдыбызда торган әһәмиятле бурычларның берсе булып кала.Без укытучылар, балаларның сөйләм телен,сүз байлыгын арттыру, иҗади сәләтен үстерү өстендә зур эш алып барабыз. Бу максаттан түгәрәкләр эшенең әһәмияте зур. Безнең мәктәптә күптөрле түгәрәкләр эшли: “ Әхлак һәм тормыш”. “Театр сәнгате”, “Синтаксис”, “Тел әфәнде дәресләре”. Ә мин үзем “Кызыклы грамматика”дип аталган түгәрәккә җитәкчелек итәм. Эшемдә балаларны дөрес итеп укырга, язарга, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнергә өйрәтәм. Моның өчен нинди чаралар белән файдаланам соң? Хәзер сезне шуларның кайберләре белән таныштырып үтәм.

Бирем. Укытучы биргән сорауларга ә авазына башланган сүзләр белән җавап кайтарырга кирәк. Бу күнегү фонематик ишетү һәм уйлау сәләтен үстерү максатыннан файдаланыла.

Дөньяда иң матур сүз нинди?

Әни, ...

Тагын нинди матур сүзләр беләсең?

Әби, әти, ...

Әниеңнең яки әтиеңнең әнисе сиңа кем була?

Әби, дәү әни, ...

—  Кичләрен сиңа әниең (әтиең, әбиең, апаң) нәрсә сөйли?

   -Әкият.

--Ашап туйгач, рәхмәт әйтәсеңме?

- Әйе, әйтәм.

Син нинди китап буенча укырга өйрәндең?

Әлифба.

Шундый ук биремнәр ч авазына башланган сүзләр белән бирелгән сорауларга җавап кайтарып була.

-Син кайда яшисең?

- Мин Чаллыда яшим. Һ.б.

Авазлар һәм хәрефләр белән күнегүләр эшләгәндә тагын мондый вариантлы эш алып барырга мөмкин.

 Бирем. һәр күнегүне эшләүгә иҗади якын килергә мөмкин, һәр очракта сүзлек өстендә эш, эчтәлеккә карата балаларның фикерләрен белү өчен әңгәмә үткәрү,  сөйләм
үстерүгә ярдәм итәчәк, авазларны дөрес итеп  укырга, әйтергә өйрәтү.

                Җиңел эш бармы?

Вәсил, Вәсимә, Вахит                                Тик аларның эше дә

Ваклашалар һәрвакыт:                               Ошамый өч кешегә:

«Кызлар эше ул, Давыт,                          «Вак-төяк эш ул», — диләр, —

Нигә юасын савыт?»                                 Зурысын эшләмиләр.

Вәсилә һәм Варисә                                   Эш эшләве җиңел түгел,

Вак итеп токмач кисә.                              Катлаулы да, авыр да.    -

Җим әзерләп, Вафирә                               Вак-төяк эш белмәсәң дә,

Тавык-чебигә бирә.                                  Яшәү кыен авылда.

 

Бирем.Укытучы текстта еш кабатланган авазны билгеләргә куша. Хәтерләрендә калган сүзләрне кабатлата һәм әлеге авазның урынын билгеләтә. (йомык яңгырау тартыгы)

                                        Биктимер бабай белән балалар

Беркөнне Бибинур, Булат Биктимер бабай белән басуга барганнар. Басуда бәрәңге, борчак, бодай үскән. Борчак ба­суына бер бәләкәй бозау белән бәрән кергән булган. Бикти­мер бабай бозау белән бәрәнне куган. Бибинур белән Булат булышкан.Басудан кайтканда алар болын аша үткәннәр. Болында бөҗәкләр безелдәгән. Балалар бытбылдык, былбыл, бөркет күргәннәр. Болында бүре белән болан булмаган. Бабай, Бу­лат, Бибинур балтырган, бераз бөтнек җыйганнар. Биктимер бабай белән балаларның басудан кайтуларына Бәрия әби балан бәлеше салган.

 

Бирем. X авазы кергән сүзләрне мөмкин кадәр күбрәк истә калдырырга кирәк. Чөнки практикада х һәм һ авазларын дөрес әйтмәү, язуда хәрефләрен бутау очраклары еш күзәтелә. Сәбәбе — рус теле йогынтысы һәм кайбер сөй­ләмнәрдә һ авазының булмавы яки һ авазының урынына х авазын әйтү.

                                Хәйдәрнең хыялы.

Хәйдәр- хисле малай, аның хәтере дә яхшы.Хәйдәр хәрбиләр, хайваннар хакында хикәяләр укырга ярата. Хикәяче булу- аның хыялы.Хәзергә хикәяче булырга әзерләнә генә.Хәйдәр хикәя язганчы, Харьковтагы Халидә апасына хат язып карарга булды. Хатны язгач, тикшерергә Хәлил бабасына бирде. Хатта хата хәтсез иде. Бигрәк тә хәйләкәр хәрефләрне язганда, хата хәйран күп киткән. Хикәяче хезмәте авыр икән.

Татар теленнән грамматик темаларны өйрәнү барышында мин еш кына табышмакларга мөрәҗәгать итәм. Табышмак сайлау — шактый четерекле эш. Беренчедән, теге яки бу тел күренешен өйрәнгәндә, табыш­мак җавабын мисалга алу максатка ярашлымы? Икенчедән, алынган табышмак табышмак жанрына куелган таләпләрне үтиме? Җавапны дәлилләр өчен табышмакта күрсәтелгән билгеләр җитәрлекме? Алынган табышмак әлеге сорауларга уңай җавап бирә икән, димәк, эшкә керешергә була.Табышмакның төп бурычы — баланы уйларга исбатларга өйрәтү. Табышмак баланың тапкырлыгын, уйлау сәләтен, күзәтүчәнлеген үстерә, әйләнә-тирәне башка күзлектән күрергә өйрәтә, фикерен дәлилләп аңлата белүен үстерә.Түбәндә тәкъдим ителә торган шигъри табышмакның соңгы сүзен — табышмакның җавабын — бала шигырьнең рифмасына туры китереп һәм мәгънәсенә карап әйтергә тиеш була. Бу исә баланың фонематик ишетүен һәм сүз сизгерлеген үстерергә булышлык итә.

              


Табышмаклар.

(Сүзне әйтеп бетерегез).

Өе матур, гөжләп тора,

 Әйтерсең лә ял йорты.

Ләкин ялны белми эшли

Җәй көнендә ... (бал корты)

 

Гомер буе кием тегә —

Кияргә юк өстенә.

Бар кешене киендерә

Корыч борынлы ... (энә)

 

Ул — витамин казыгы,

Куян, кеше азыгы,

Ашыйлар кетер-кетер,

 Аның исеме ... (кишер)

 

Утырып шуам аңа:

Табаннары бик шома.

Шуам ятып та аңа,

Нәрсә булыр ул? ... (Чана)

 

Бәйрәм итмичә калмыйбыз,

Чыршы юклыкка карап,

 Бизәп куябыз тургә үк

 Яшел ылыслы ... (нарат)

 

Яктылыктан курка, төнлә

Оча тычкан сагалап.

Ыргак томшык,

сизгер колак

Мәче башлы ... (ябалак)

 

Агачларның яфрагы юк:

Кыш бабай холкы кырыс.

Коелмый бары кышын да

 Чыршыдан яшел ... (ылыс)

 

 «Кызыл күзем күрсәң әгәр,

 Кузгалма, чү, басып тор.

Атла, яшел күзне ачкач»,—

Дип өйрәтә ... (светофор)


 

Түгәрәктә без укчылар белән иҗади күнегүләр дә эшлибез.

 

1. Күп нокталар урынына предметның эшен белдерә торган сүзләрне сайлап языгыз.

 

Җил...... , ... ; Кар........... ; Самолет ..., ... , ... ; Яңгыр ...

Белешмә өчен сүзләр: ява, сибәли, коя, чы­лата, килә, туктый, оча, күмә, өелә, шыгырдый, эри, куна, күтәрелә, тешә, кузгала, башлана.

2.Сез кемнәр белән дус? Нинди уеннар уйныйсыз? Шул турыда, дусларыгызның исем­нәрен дә әйтеп, хикәя тезеп әйтегез

3.Бирелгән хәрефләрне кертеп, сүзләр төзеп карагыз. Кем күбрәк төзи ала? к, ы, ш, з, ә, с, а, н, л.

4.     Бу әйберләр белән нишлиләр? Шул сүзләрне өстәп, җөмләләрне тутырып языгыз.

Кашык беләнь(нишлиләр?) —  

Сабын        —

Кайчы-                       Чана       —

Җилем       —             Буяу       —

Көрәк         —             Линейка —

Укучылар мәктәптә (нишлиләр?) — Белешмә өчен сүзләр: ашыйлар, кисәләр, ябыштыралар, көриләр, казыйлар, буйыйлар, сызалар, шуалар, язалар, саныйлар, җырлый­лар, уйныйлар, бииләр, йөгерәләр, тыңлыйлар

Рус балаларына татар телен тирәнтен өйрә­тү һәм аларда укуга кызыксыну уяту максаты белән түгәрәктә  төрле дидактик уеннардан киң файдаланам. Бигрәк тә кабатлау-гомумиләштерү, ныгыту өчен күптөрле лингвистик уеннар ярдәмгә килә. Кроссвордлар чишү барышында балалар дөрес сөйләшергә һәм язарга өйрәнә. Мондый эш төре сүзләрнең мәгънәсен тулырак ачык­ларга, сүз байлыгын тулыландырырга, сөйләм күнекмәләрен шомартырга да ярдәм итә. Кроссвордларны укучыларның яшен, сәләт дәрәҗәсен искә алып төзим. Әлеге язмамда 5нче сыйныфларда үзенчәлекле татар авазларын өйрәтү этабында чишелә торган кайбер кроссворд үрнәкләрен тәкъдим итәм. Аларны теманы ныгыту вакытында кулланырга була.

1.      Ел вакыты.

2.      Урманда үсә.

3.      Сан.

4.      Тәүлекнең бер өлеше.

5.      Ашлама.

6.      Бергәләп эшләү.

7.      Өйдә үсә.

8.      Караңгы вакыт

9.      Эчемлек

10.  Йоклаганда «күрәбез».

11.  Эш коралы.

12.  «Симез» сүзенең синонимы.

 

 

 

 

 

 

 

 

1

 

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

3

 

 

 

4

 

 

 

5

 

 

 

ӨӨӨӨӨ

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

 

9

 

 

 

10

 

 

 

 

 

11

 

 

 

 

 

 

 

 

12

 

 

 

 

(Җаваплар: көз, гөмбә, йөз, көн, көл,

 өмә, гөл, төн, төш, көрәк, көр.)

 

Кроссворд дип әйткәндә, балаларга аерым темалар бирсәң, алар үзләре дә бик яхшы итеп кроссводлар төзеп бирәләр.

Шулай ук мин  интернет белән дә еш кулланам. Интернетта бар сайт WWW.tygantelem.narod.ry  Анда Р.Р.Нигъмәтуллинаның “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр” дигән кулланмасы бар. Бу сайтта шул  китаптагы кебек аерым темалар буенча кәнегүләр бирелгән. Шул күнегүләрне автоматлаштырганчы телдән эшләргә тырышабыз.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелгән эзлекле эш үзенең нәтиҗәләрен дә бирә. Мәктәбебез укучылары татар теле олимпиадаларында (узган уку елында 9нчы сыйныф укучысы Смарагдова К. Республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада призлы 4 урын алды). Фәнни гамәли конференөияләрдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар, төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

Балалар иҗаты- бетмәс-төкенмәс хәзинә, байлык. Тик аны вакытында ача белергә генә кирәк. Аларга ялкынлы илһам, сүнмәс дәрт, якты ышаныч өстәп торыйк! Иҗат чишмәләребез саекмасын!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Чыгыш «Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләүдә түгәрәкләр эшчәнлегенең роле» . Телләрне үзләштерү өчен иң кулай чор, билгеле булганча, ул балалык вакыты, мәктәптә уку еллары. Шуңа күрә мәктәпләрдә башка милләт балаларына да дәүләт телләрнең берсе – татар телен өйрәтү өчен шартлар тудырып, аларны кызыксындырып, дәресләрне генә түгел, дәрестән тыш чараларны да тиешле дәрәҗәдә үткәрү зарур. Чыннан да рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә класстан тыш чараларның әһәмияте гаять зур. Без, 5нче мәктәп укытучылары, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү, күренекле шәхесләрнең туган көннәрен билгеләп үтүгә зур игътибар бирәбез.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 096 386 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.01.2013 1326
    • DOCX 28.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мамыкина Зульфия Дамировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мамыкина Зульфия Дамировна
    Мамыкина Зульфия Дамировна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3921
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой