Инфоурок Другое Другие методич. материалыКласстан тыш чара «Рәхмәт сиңа, Әлифба!»

Класстан тыш чара «Рәхмәт сиңа, Әлифба!»

Скачать материал

Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районы

         МБГБУ “ Иске Кишет башлангыч мәктәбе”

 

 

                                                                                                                                                                                                

 

 

 

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

                        

 

 

 

 

 

 

Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулла кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

 

 

 

 

 

2013 ел

Максат: әдәби һәм музыкаль әсәрләр белән танышу, аларны сәнгатьле башкара белү; мәктәп һәм гаилә арасындагы бердәмлекне ныгыту; укучыларның төрле яклап сәләтләрен ачу, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү; күңелле бәйрәм оештырып укучыларда әти-әниләргә, өлкәннәргә, бер-береңә  ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үткәрү формасы: класстан тыш әдәби-музыкаль кичә

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, “Рәхмәт сиңа, Әлифба!” - Power Point презентациясе, “Безнең уңышлар” күргәзмәсе

Катнашалар: 1 нче класс укучылары, ике алып баручы, Сорау билгесе, Өндәү билгесе, Белем алиһәсе, Әлифба, Туган тел

 

 

    Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. “Бәйрәм бүген” (Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

 Бәйрәмне укытучы ача:

Кадерле укучылар, хөрмәтле әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре Әлифба белән саубуллашалар. Алар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.

Бу бәйрәм – барыбызныңда уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әниләр алар белән өр-яңадан  тагын бер кат Әлифбаны укып чыктыгыз. Балаларның иң якын киңәшчеләре, ярдәмчеләре булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

 

Күңелле көй ишетелә. Залга 2 укучы йөгереп  керә.

1 нче бала. Бүген бәйрәм!Бүген бәйрәм!

2 нче бала.Тыңлагыз! Тыңлагыз! Белем патшалыгында бүген бәйрәм! Әлифба бәйрәме!

1 нче бала. Бәйрәмгә патшалыкның алиһәсе дә килә!

2 нче бала.        2013 нче ел! Кояшлы яз ае!

                          Күңелле бәйрәмгә ул безне җыйды!   

1 нче бала. ( Ишеккә карап.) Кара әле, нинди матурлар безнең нәни дусларыбыз!

2 нче бала.  Ничек нәни булсыннар инде алар! Ярты ел хезмәт стажлары бар аларның. Хәзер укый да, яза да  беләләр. Бик тырыш балалар.

1 нче бала. Димәк, алар бу бәйрәмнең геройлары булырга хаклы.

    Балалар чыгып китә.Өндәү билгесе һәм Сорау билгесе чыга. .

Сорау билгесе.(С.Б.) Нинди тавышлар ишетелә анда?

Өндәү билгесе(Ө.Б.). Балалар бәйрәмгә әзерләнә. Бүген мәктәптә зур бәйрәм бит!

С.Б. Нинди бәйрәм соң?

Ө.Б. 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме!

Бала йөгереп керә. “Бәйрәм бүген” (Г.Тукай сүзләре) җыры

Балалар. - Килә!Килә!  Белем патшалыгының алиһәсе килә!

Белем алиһәсе. Исәнмесез, минем кадерле дусларым. Бүгенге зур тантанадан мин дә читтә  кала алмадым. Үзем белән дусларымны алып килдем. Таныш булыгыз: минем ярдәмчеләрем – Сорау билгесе һәм Өндәү билгесе.

Балалар, сез күптән түгел генә мәктәпкә килдегез. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп яңалыклар белән таныштыгыз. Хәзер укый да, яза а беләсез. Мәктәптә, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндегез.

Сорау билгесе. Барысыдамы?

Өндәү билгесе. Әйе, барысы да!

Белем алиһәсе.  Ышанмасагыз, әйдәгез үзләрен сынап карыйк.

                Ача да яба, ача да яба,

                Җавабын зирәк таба.

Сорау билгесе. Балалар, бу сорауга җавапны беләсезме?

Балалар. Әйе!

Сорау билгесе. Әйтегез әле, бу нәрсә?

Балалар. Китап!

Өндәү билгесе. Афәрин, балалар, булдырдыгыз!

Сорау билгесе. Бу балалар турында күбрәк беләсең килмиме?

Өндәү билгесе. Әйдәгез,  сүзне аларның иптәшләренә бирик!

Азалия – сыйныфта

Иң пөхтә һәм иң тырыш.

Чисталыкта, уңганлыкта

Аңа охшарга тырыш.

                                                         Кулыннан килмәгән эше юк

                                                         Безнең Азалиянең –

                                                         Һәркемгә дә ярдәм итә,

                                                         Мәрхәмәтле ул безнең.

Диләрәбез бик акыллы,

Аңарда - сизгер йөрәк.  

Музыкага да сәләтле,

Укуга да ул зирәк.

                                                         Диләрә – өлкәннәр тәрбиясе

                                                          Күреп үскән кыз бала.

                                                       Зур кешедәй фикер йөртә,

                                                        Уңышлар телик аңа.

Айнурыбыз бик зирәк,

Күп мәсьәләләр чишә.

Язма эшен дөрес итеп

Эшли ул һәрчак пөхтә.        

                                                       Айнур безнең арада

                                                        Бигрәк шаян, шук бала.

                                                        Физкультураны ярата –

                                                        Укуда да булдыра!

Сорау билгесе. Сез барыгыз да уңганнар икән. Укытучыгызга сезнең белән бер дә кыен  булмагандыр?

Балалар.   Аны без апаның үзеннән сорыйк.

Укытучы.  Белем үрләрен яулау  берәүгә дә җиңел генә бирелми инде ул. Сез бик тырыш балалар булдыгыз: укырга,    язарга, матур итеп сөйләргә,  хикәяләр төзергә, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, үзара дус-тату яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәндегез. Без бик күп нәрсәләр белдек, ә өйрәнәселәр алда тагы да күбрәк. Әмма  мин ышанам: белем юлындагы авырлыкларны без бергәләп җиңәрбез, чөнки һәрвакытта сезнең белән янәшә әти-әниләрегез, туганнарыгыз. Алар сезнең шатлыкларыгызны да, борчуларыгызны да уртаклашалар, ягымлы карашлары, йомшак җылы куллары, назлы карашлары белән сезне иркәлиләр, сөяләр, сезгә акыллы киңәшләрен бирәләр. 

 Сүзне  укучыларының үзләренә бирик.

 

Дәресләрдә безгә бик кызык

Кушарга һәм алырга,

Кисемтәләр сызарга.   

Күп нәрсәләргә өйрәндек

Математика дәресендә.

               Кая барма, рус теле кирәк,

               Без ул телне ныклап өйрәндек.

               Дәресләрдә рус телендә без

               Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Технология дәресендә

Модельләр дә ясадык.

Кәгазьдән һәм картоннан,

Пластилин һәм мамыктан.

                Тезеләбез, бөгеләбез,

                 Шаярабыз, көләбез.

                 Физкультура – сәламәтлек,

                 Аны яхшы беләбез.

Җыр дәресендә өйрәндек без

Бар дөньяның яме турында.

Апа белән бергә җырлау рәхәт

Караоке  уйнап торганда.

                  Торсам, иртән уйларымда йөртәм.

                   Ятсам, төшләремә керәсең.

                   Эх син, әйләнә - тирә дәресе,

                   Әллә ниләр өйрәтәсең.

Татар теле – туган телем,

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучым

Яратып бирә белем. 

    

Белем алиһәсе. Әйе, сез бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнсез.

     “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры ( В.Шаинский музыкасы)

Белем алиһәсе.  Балалар, тагын бер табышмак тыңлагыз әле.

                   Кечкенә генә сандыкка

                   Бөтен дөнья сыйган.

Укучылыр.     Китап.

Сорау билгесе. Ә сезне укырга,  язарга кайсы китап өйрәтте соң?

Балалар“Әлифба” сүзен төзеп басалар.

“Ә” хәрефе.  Кая барсаң, күз алдында,

                    Һәрчак күңелеңдә яши!

                    Ул – безнең  иң якын кеше,

                     Ул кеше – әлбәттә Әни!

“Л” хәрефе. Өйрәндек без күп хәрефләр,

                     Тырышып, тирләр түгеп.

                     “Л” хәрефенә башлана

                      Кайсыгызның исемнәр?  

“И” хәрефе. Бу хәреф ипидә бар.

                    Бар ул ил һәм иректә.

                      Бу хәреф “ике”легә

                      Укымаска өйрәтә.

“Ф” хәрефе.  Кошлар – безнең дусларыбыз,

                       Алар оча һәркайда.

                       Китерәләр агачларга,

                       Басуларга күп  файда.

 “Б” хәрефе.   Бөрлегәнем, җиләгем дип,

                          Иркәли мине әни.

                          Мин бит әле бик кечкенә,

                          Мин бит әле бик нәни.

“А” хәрефе.      “ А” хәрефе – алмада,

                           “А” хәрефе – агачта.

                           А хәрефен яратабыз

                           Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә:  Һәммәбезнең үз урыны,

                           Барыбыз да кирәкле.

                           Безне Әлифба китабы

                          Дус булырга өйрәтте.

Әлифба. Исәнмесез, нәни дусларым!

               Мин Әлифба, таныйсызмы,

              Танымыйм дип тормыйсызмы?

             Юктыр, юктыр, ышанам,

             Сезне күреп шатланам.

             Исемдә һәрберегезнең

             Күңелле йөзләрегез.

             Яхшы дигәч, апагыз,

             Елмайды күзләрегез.

             Хәзер инде зур кешеләр,

             Укучы, булдыгыз сез.

             Төрле-төрле китапларны

             Яратып укырсыз сез.

             Ул китаплар бик күп төрле,

             Анда барсы язылган,

             Елгалар һәм диңгезләр,

             Җир дә түгәрәк икән.

             Машинистлар, тегүчеләр,

             Пешекчеләр, тимерчеләр,

              Урманчылар, шахтёрлар,

             Космонавт, актёрлар,

             Трактористлар, врачлар,

             Җырчылар, савымчылар-

             Барысы да кайчандыр

             Беренчегә кергәннәр.

             Парта артына утырып,

             Әлифбаны күргәннәр.

“Әлифба” җыры

Белем алиһәсе. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Укымышлы Ярканат  дустыгыз сезгә биремнәр әзерләгән. Ярканатның  тартмасыннан биремнәрне алыгыз әле.

 

1 нче бирем. Бирелгән хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә.

 

2 нче бирем. Нинди сүзләр язылган, укып бирергә.                             

 

3 нче бирем. Мәсьәләләрне чишәргә

Җиде бала бергәләп,

Гөлләргә су сиптек без.

Китеп барды икебез.

Ничәү калдык инде без?

 

Биш кыз җыйнаулаштык,

Кызык итеп уйнадык.

Килеп керде Сөмбелә,

Ничәү булдык, кем белә?

 

4 нче бирем. Мәкальләрне әйтеп бетерергә.

Кем эшләми, ...                                                       

Тырышкан табар, ...                                              

Аз сөйлә, ...                                                              

Калган эшкә ...

 

2 нче бала.   Менә сиңа нәниләр!

1 нче бала.    Мин сиңа әйттем бит, алар бездән дә күбрәк белә.

Укучылар.  Без әле бии дә, җырлый да беләбез.

Кәрия-Зәкәрия уен җыры

Белем алиһәсе. Афәрин, балалар!

39 хәреф белән

Таныштырган тырышып,

Олы ярдәмче булгансың,

 Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Балалар. Әйдәгез әле,  Әлифбаның безне нәрсәләргә  өйрәткәнен күрсәтеп китик.

 Әлифбада 39

Хәрефне без  өйрәндек.

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

 

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

 Шигырь һәм хикәяләр

Өйрәндек без күп итеп.

 

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син барсына.

 

Өйрәттең  Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым дияргә.

 

Өйрәттең чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга.

Усал, ямьсезләрдән   безгә

Кечеләрне якларга.

Белем алиһәсе.  Рәхмәт, сезгә, бик зур рәхмәт, дусларым. Әлифба белән дус булгансыз, күп нәрсәләр  өйрәнгәнсез.

 

                 Әлифба,Әлифба,

                 Китәсең бит инде.

                 Җыр итеп җырлыйбыз

                 Иң соңгы битеңне.     

 

          Әлифба алгач кулыма

          Бик нык сөенгән идем.

          Белдем, Әлифба – телнең ачкычы

          Белем иленең тәүге баскычы.

          Баскычка басып югары менәм

          Фән нигезенең серләрен беләм.

 

                Әлифба - тормышта

                Беренче баскычым.

                Син белем дөньясын

               Ачучы ачкычым.

               Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

               Хәзер мин укый беләм.

 

         

Әлифба.  Китәм сездән, балалар,

                 Шатланып, горурланып.

                 Укуның да, язуның да

                 Төп нигезен бирдем мин.

                  Миңа хәзер алмашка

                 Яңа дәреслек килер.

                 Сизелмичә үтте көннәр,

                 Хәреф арты хәрефләр.

                 Яңа китап көтә сезне

                 Әкиятләр, шигырьләр.

Җыр “Без инде хәзер зурлар”

Туган тел.    Исәнмесез, минем матур

                      Сөекле дусларым.

                      Тырышып укучы

                        Кызларым, улларым.

                       Әлифба бәйрәмен

                       Мин котлыйм ихластан.

                       Афәрин, дусларым,

                       Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба.             Яратып укыгыз,

                           Туган тел китабын.

                           Анда күп әкиятләр,

                           Рәсемнәр күп тагын.

                           Ул сезне өйрәтер

                           Ватанны сөяргә.

                           Табигать ананың

                           Кадерен белергә.

Туган тел. Көттем мин, бергәләп

                    Укыр көн җиткәнен.

                   Мин әле өр-яңа

                    Бер тапсыз битләрем.

                   Килдем мин никадәр

                   Җыр, шигырь,хикәя,

                       Мәкальләр күтәреп.

                       Май ае беткәнче

                      Укырга җитәрлек.

                       Тап кына җавабын

                        Табышмак ни чаклы.

                        Тик менә үтенеч:

                        Таплама китапны.

         “Туган тел”җыры

                Рәхмәт, Туган тел сиңа,

                Безгә килүең өчен,

                Дуслашырбыз, серләшербез,

                Белем алып үтәр безнең

                Туачак һәр көнебез.   

Әлифба.  Менә, дуслар, минем сездән

                Китәр сәгатем җитте.

                Яратыгыз әти-әнине,

                Сөекле туган илне.

                Әти-әни җир йөзендә

                Иң кадерле кешеләр.

                Туган илне кадерләп

                Ватаным минем, диләр.

                Уңышлар теләп калам мин

                Зур үсегез һәммәгез,

                “5” ле белән дус булыгыз,

                “3” ле эләктермәгез!

Бергә.      Рәхмәт сиңа,Әлифба,

                Хуш, хуш Әлифба!

Укытучы. Кадерле балалар! Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар – әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.

Балалар.  Кадерле Әниләребез! Әлифбаны укырга      өйрәнгәндә сез  ярдәм итмәсәгез, без болай матур итеп укырга, язарга өйрәнә алмаган булыр идек. Бик зур рәхмәт сезгә!

Әниләр. Кадерле балаларыбыз. Сезне тәүге уңышларыгыз белән котлыйбыз.

(Теләкләр әйтелә.)

Ә хәзер безнең киңәшләребезне тыңлагыз.

Күзең белән кара син,                                                             

Күңелең белән уйла син.                                                        

Уен уйлап, язуыңны                                                                  

Ялгыш язып куйма син.                                                           

         

Кат-кат уйла хисапны,                                                          

Дөрес чыгар шул чакны.                                                          

Уйла җитез, уйла тиз.                                                              

Биш кат үлчә, бер кат кис.                                                      

 

Дәфтәрең чиста булсын,       

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Өндәү билгесе. Бездән дә теләк-киңәшләр кабул итегез.

                           Әйбәт үтсен көнегез,

                           Фән серен күп белегез!

Сорау билгесе.  Җиңел булсын укулар,

                            Дөрес булсын язулар!

Өндәү билгесе.  Дәфтәр саен биш булсын!

                           Ерактан көлеп торсын!

Бергә. Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

           Ялкауланмаска!

           Артта калмаска! 

           “2” ле алмаска!

           Тырыш булырга,

           “5” кә укырга! 

      Укытучы. Кадерле укучылар! Сезнең мәктәптәге беренче уңышыгыз белән тәбрик итәм. Сезнең өчен һәм гаиләгез өчен бу ел гади булмады. Йомшак җылы урында рәхәтләнеп йоклыйм дип ятканда иртәнге уянулар, нык игътибарны һәм уйлап җавап бирүне таләп итә торган дәресләр, тәнәфесләрдә иптәшләрең белән үпкәләшү, беренче уңышлар һәм уңышсызлыклар – болар барысы да син укучы булгач, 2012-2013 нче уку елында булды.

     Кайчакларда  сезгә бик авыр да булгандыр, ләкин сез ялгыз булмадыгыз. Янәшәгездә сезне яратучы әти-әниләрегез, туганнарыгыз бар. Алар сезгә ышаналар һәм өметләрен акларсыз дип көтәләр. Алда сезгә зур уңышлар, сөенечле көннәр, сәламәтлек телим. Үз көчегезгә ышанып һәрвакыт алга атлагыз, ялгышлардан курыкмагыз. Әдәпле, акыллы, көчле, кыю булырга омтылыгыз.     

Әниләргә, вакыт табып, бәйрәмгә килгәннәре өчен зур рәхмәт. Ел буе миңа, балаларга булышканыгыз өчен шушы “Рәхмәт хат”ын тапшырырга рөхсәт итегез.

                                       Җыр”Татар теле”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара «Рәхмәт сиңа, Әлифба!»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист архива

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бәйрәм 1 нче сыйныф укучыларының яраткан дәреслекләре Әлифбаны өйрәнүне тәмамлагач үткәрелә. Бәйрәмнең максаты укучыларның төрле яклап сәләтләрен ачу, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү; әти-әниләргә, өлкәннәргә, бер-береңә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бәйрәм барышында укучылар җырлар, биюләр башкаралар, мәктәп тормышына багышланган шигырьләр сөйлиләр. Бәйрәмгә Белем алиһәсе һәм аның дуслары Сорау билгесе белән Өндәү билгесе килә. Балаларны Белем илендәге беренче җиңүләре белән котларга Әлифба үзе дә килә.

Максат: әдәби һәм музыкаль әсәрләр белән танышу, аларны сәнгатьле башкара белү; мәктәп һәм гаилә арасындагы бердәмлекне ныгыту; укучыларның төрле яклап сәләтләрен ачу, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү; күңелле бәйрәм оештырып укучыларда әти-әниләргә, өлкәннәргә, бер-береңә  ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үткәрү формасы: класстан тыш әдәби-музыкаль кичә

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, “Рәхмәт сиңа, Әлифба!” - Power Point презентациясе, “Безнең уңышлар” күргәзмәсе

Катнашалар: 1 нче класс укучылары, ике алып баручы, Сорау билгесе, Өндәү билгесе, Белем алиһәсе, Әлифба, Туган тел

Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. “Бәйрәм бүген” (Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

Бәйрәмне укытучы ача:

Кадерле укучылар, хөрмәтле әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре Әлифба белән саубуллашалар. Алар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.Бу бәйрәм – барыбызныңда уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әниләр алар белән өр-яңадан  тагын бер кат Әлифбаны укып чыктыгыз. Балаларның иң якын киңәшчеләре, ярдәмчеләре булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 097 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.03.2013 1043
    • DOCX 42.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ситдикова Милеуша Асхадулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19338
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психологические аспекты родительства и развития ребёнка

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Технологии в онлайн-обучении

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 17 регионов

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе