Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №6»
Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Татар телем-мавыктыргыч тел!
(интеллектуаль уен - бәйге)
Әзерләде:
II категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Усманова Т.Г.
I категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Гыйльмуллина
Л.С.
Алабуга
– 2012
Татар телем - мавыктыргыч тел!
(интеллектуаль уен - бәйге)
Максат:
-балаларда Туган
илгә, татар теленә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү.
-халыкларның дус
булуын, халкыбызның күркәм гадәтләрен үзләштерү.
-укучыларда
күмәкчәнлек, үзенә һәм бер-берсенә таләпчәнлек, яхшылык тәрбияләү.
-татар теле белән
беррәттән рус теленең һәм башка телләрнең дә кирәклеген төшендерү, ул халыкларының
гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау: плакатлар: “Без Туган илебезне һәм
телебезне яратабыз”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш”,
карточкалар, шарлар, пазлылар...
Интеллектуаль уен-бәйгенең барышы.
Талгын гына “Туган тел” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) яңгырый.
Балалар шуңа кушылып җырлыйлар.
Алып баручы:
-Исәнмесез, кадерле укучылар, бүген без “Татар телем-мавыктыргыч тел”
дигән интеллектуаль уен-бәйгегә җыелдык. Бүген сүз ике дәүләт теле: татар теле
һәм рус теле, дөньядагы башка телләр турында булачак.
Татарстан Республикасы – күп милләтле дәүләт. Без татар, рус, чит
телләрдә аралаша алабыз. Әйдәгез әле татар, рус, инглиз телләрендә исәнләшик.
-21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап
ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.Балалар, сез нинди телләр
беләсез? Дөньяда 6000 нән артык тел бар. Тактадагы мәкальләрне укып китик әле.
(Укып, мәгънәләре аңлатыла).
“Туган тел була бер генә-
Туган телнең кадерен бел генә”.
“Ана теле бер булыр”
-Бәйгебезне башлап
җибәрәбез. Бүген ике команда: “Дус” һәм “Иптәш” командалары көч сынашачак. Һәр
командадан берәр бала шигырь сөйли.
1.Дөньяда иң – иң матур ил
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң – иң матур тел
Ул минем татар телем.
2.Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
-Кем тапкыр, кем
зирәк,
Әйтеп бирсен тизрәк.
Мин табышмак әйтәм,
Сездән җавап көтәм.
(Алып баручы табышмаклар әйтә).
1.Көйдергән дә
ул, 2. Ул кирәк икән Римгә дә илтә.
Сөйдергән дә ул,
Иң ачы да ул,
Иң татлы да ул.
Ул нәрсә?
1 нче бәйге. Сорау – җавап.
1. Татар телендә ничә
хәреф бар? (39)
2. Рус телендә ничә
хәреф бар? (33)
3. “Г.Тукайның алтын
тарагы кайсы әкияттә? (“Су анасы”)
4. “Сертотмас үрдәк”
әкиятен кем язган? (А.Алиш)
5. Шүрәленең бармагын
кем кыскан? (Былтыр)
6. Татарстанның
башкаласы? (Казан)
7. Нинди шәһәр балык
исемен йөртә? (Алабуга)
8. Алабуга шәһәре
нинди елга буена урнашкан? (Чулман)
9. Волга, Вятка елгалары
татарча ничек була? (Идел, Нократ)
10. Зур-Кечкенә.
Болар нинди сүзләр? (Антоним сүзләр)
2 нче бәйге. “Кем күбрәк яза?”.
Башваткыч сүзеннән яңа сүзләр төзеп язу. (баш, аш, таш,
ат, кыр, кар, ваткыч, ват, башак, кыл, шатлык, бала, бал, акча, чыра, шар,
башлык, тары, балта, балак, балык, бака, тарак, кала, тавык, авыл, арыш, тал,
ашлык, каш, чык...)
3 нче бәйге. “Кем таба?”
Мәкальләрнең икенче
өлешен табарга.
Иң татлы тел – туган тел.
Иле барның – теле бар.
Телләр белгән – илләр белгән.
Телсез кеше – ярты кеше.
4 нче бәйге. “Рәссам”.
Һәр командадан берәр
укучы күзен бәйләп песи рәсемен ясый.
5 нче бәйге. “Кем күбрәк белә?”
Һәр командадан берәр
кеше чыга. Адым саен “Г” һәм “Р” хәрефләренә башланган татарча кеше исемнәрен
әйтә.
6 нчы бәйге. “Кайсы ел вакыты?”
Пазлыларны җыеп,
кайсы ел вакыты икәнен белергә, шул ел фасылына караган табигать билгеләрен
әйтү.
7 нче бәйге. “Кем көчле?”
Шартлаганчы шар
кабарту. Кем тизрәк шартлый?
-Бәйгебез ахырына
якынлашты. Нәтиҗәләр ясала. Җиңүчеләр билгеләнелә. Бәйге түбәндәге шигырь
юллары белән тәмамлана.
Торсак та без төрле
җирләрдә, Хоть и в разных
краях мы живем,
Без яшибез татар
илендә. Хоть и разные песни мы поем,
Сөйләшәбез төрле
телләрдә, Но едина вся наша семья,
Аңлашабыз дуслык
телендә. Все в любимой отчизне друзья.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.