Татарстан
Республикасы Арча муниципаль районының “Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе”
муниципаль гомуми белем учреждениесе
Россия
укучылар хәрәкәте сафларына кабул итүгә багышланган
тантаналы
линейка
Эшкәртмәне төзеделәр:
Арча
районы, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең
тәрбия
эшләре буенча директор урынбасары
Гаффарова
Дамирә Вәкил кызы һәм
педагог-оештыручы
Сәгъдиева Халисә Камил кызы
Үткәрү
вакыты:12.12.2017
Үткәрү
урыны: ТР Арча районы ,Түбән Мәтәскә урта мәктәбе
Вакыты:
11.30
Катнашучылар
саны: 33 укучы
Җаваплы
кешесе: Сәгъдиева Халисә Камил кызы
Җиһазлау:
РДШ банеры ,шарлар,проектор,презентация
Максат
һәм бурычлар:
-
Россия укучылар хәрәтәке эшчәнлегенә кызыксыну уяту;
-
Россия
укучылар хәрәкәте составын тулыландыру;
-
укучыларда
иҗади сәләтләрен үстерү;
-
укучыларның
буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру;
-
укучыларда
үзара бердәмлек оештыру.
Барышы:
1.
Тантаналы линейканы ачу.
Россия
Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының флагларын, Россия балалар
хәрәкәтенең байрагын алып чыгу.
2.
Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау;
3.
Төп өлеш:
а)
әдәби
монтаж;
б)
6
нчы класс укучыларының тантаналы вәгъдәсе;
в)
значоклар тагу, килгән
кунакларның котлавы;
г)
6
нчы класс укучыларының чыгышы, РДШ
гимнын башкару;
4. Флешмоб.
5. Тантаналы линейканы ябу.
РДШ байрагын, флагларны алып чыгып китү.
(Музыка астында укучылар чыгып тезеләләр )
-Россия Федерациясе байрагына
тигезләнегез!
(Музыка астында тантаналы рәвештә
флагларны алып чыгу)
(Россия һәм Татарстан гимны яңгырый)
-
Дружина, равняйсь смирно!
– Иптәш өлкән
вожатый, Росия укучылар хәрәкәте оешмасы әгъзалары тантаналы линейкага әзер!
Рапортны бирде: Нәбиуллина
Камилә
Рапорт кабул ителде! Вольно!
-Россия укучылыр хәрәкәтенә кабул итүгә багышланган тантаналы
линейканы ачык дип белдерәм!
- Бүгенге тантаналы
бәйрәмебездә:
1.Республикада мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары
Чекмарёва Екатерина Владимировна;
2.Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары
Шакирова Миләүшә Ниязовна;
3. Арча укучылар сарае методисты Мортазина Алсу Мухамматовна
һәм үзебезнең районның педагог- оештыручылары катнашалар.
-
Билгеле булганча, 2015 нче елның 29 нчы октябрендә Россия президенты Владимир
Путин Россия хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. 2016 нчы елның 16
нчы апрелендә гамәлгә куючылар тарафыннан Россия балалар хәрәкәтенең Уставы
төзелде. Дмитрий Анатольевич Медведев Күрсәтмәсе буенча, Россия балалар
хәрәкәте оешмасы федераль дәүләт бюджет оешмасы буларак яши башлый.
Әлеге
оешманың максаты: яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен
камилләштерү, Россия дәүләтенә хас кыйммәтләр нигезендә шәхес формалаштырырга
ярдәм итү.
Җәмәгатьчелек
фикерен тыңлаганан соң, оешма эшчәнлегенең 4 төп юнәлешен билгеләгәннәр:
1. Шәхси
үсеш. Ул үз эченэ 3 тармакны ала: иҗади үсеш,
профессиональ белем бирү, сәламәт яшәү рәвешенә чакыру.
2. Гражданлык
активлыгы – үз туган төбәгеңнең тарихын белү,
волонтерлар, эзләнү отрядларының эшчәнлеген оештыру.
3. Хәрби-патриотик
эшчәнлек.Укучыларга хәрби патриотик белем бирү һәм
« Юнармия” эшчәнлеге
4. Мәгълүмати.
Бу юнәлештә социаль челтәрләрдә эш, газеталар чыгару.
Балалар хәрәкәтенең эшчәнлеген киңәйтү
максатыннан , регионнарда эш алып баруны күздә тотып, Татарстан мәктәпләрен дә
бу проектта катнашырга чакырганнар. Оешмага 8 яшьтән кабул итәргә мөмкин, ә
Юнармия сафларына 11 яшьтән тәкъдим ителә. Кабул иткәндә укучының шәхси теләге
исәпкә алына, гаризасы беркетелә. Оешманың логотибы, символлары байрагы
бар.(галстук, значок, футболка).Шулай ук, еллык эш планына кертү өчен Календарь
көннәр дә каралган.
Туган ягыбыз – Татарстан.
Без туган ягыбызның варислары булу белән горурланабыз. Бүген, мәктәбебезнең 20
укучысын балалар һәм яшүсмерләрдән торган “Россия укучылар хәрәкәте” сафларына
кабул итәрбез. Кайсы гына балалар оешмасын
алсак та, ул киләчәк лидерларын тәрбияләү өчен старт алу мәйданчыгы. Ә лидерлар
үзләре өчен генә җавап тотмыйлар. Алар тирә-ягыбыздагылар өчен дә, гомумән
алганда, илебезнең киләчәге өчен дә җаваплы.
- Хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирәбез. Рәхим итегез!
1.Россия укучылар хәрәкәте
Сафлары бүген арта.
Якты ,матур киләчәккә
Алар тәрәзә ача.
2.Бүген бездә зур бәйрәм,
Котлыйбыз сезне тагын бер кат.
Булырбыз диеп һәрчак беренче,
Бирәбез вәгъдә –тантаналы ант.
3. РДШ ишеген ача -
Акыл, талант осталыкка .
Кабул итәбез бүген,
Яшь алмаш безнең сафка.
5.Балалар оешмасында
Бик күңелле ,белегез!
Дусларыбыз бик күп безнең,
Барыгыз да күрегез.
6.Рәхим,шәфкать, сабырлыкның
Дөреслек һәм гаделлекнең
Сере дисезме кайда-
Хор белән: Без бердәм тату гаилә.
7.РДШ икән,димәк күңелле
Бары яхшылык били күңелне.
РДШ икән,бирешмә,тырыш
Сине көтәчәк алда зур уңыш.
8.Җитте ул көткән минутлар,
Йөзләрдә яна утлар.
Һәрберебез дә чын күңелдән
Ант сүзләрен кабатлар!
9.Ярсып-ярсып, тибә йөрәк,
Ул йөрәктә тик бер теләк
Без бит әле илгә кирәк
Без бит әле сезгә кирәк!
-Кадерле 6 нчы сыйныф укучылары, сез бүген Россия укучылар
хәрәкәте әгъзалары булачаксыз. Без беләбез һәм ышанабыз: сез яңа юлдан
атларга әзер. Сез бик күп яңалыклар белерсез, авырлыкларны җиңәргә өйрәнерсез.
Чөнки сезнең белән Россия укучылар хәрәкәте активистлары, әйдаманнар,укытучылар,әти-әниләр.
1.Иң күңелле бу көнне
Һичкайчан онытмабыз.
Күкрәкләргә РДШ ,
Значогы кадарбыз.
2.Алдыбызда юллар ачык,
Сынатмабыз һичкайда.
Булырбыз һәрчак беренче,
Җирдә,күктә һәм Айда.
3.Тантаналы вәгъдәне без,
Курыкмыйча бирәбез.
Ил ышанычын акларга,
Кирәклекне беләбез.
- Игътибар! Хәзер без линейкабызның иң тантаналы өлешенә килеп
җиттек. 6 нчы класс укчылары иптәшләре, килгән кунаклар, укытучылар алдында
үзләренең вәгъдәләрен бирәләр.
Тын
калып көтә һәммәсе,
Сездән
бер сүз.
Тантаналы
вәгъдә бирергә
Әзерме
сез?
Хор
белән: -Без һәрвакыт әзер!!!!
Тантаналы
вәгъдәне уку өчен сүзне 6 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗиева Гүзәлгә бирәбез!
Без, Россия Федерациясе гражданины “Россия укучылар хәрәкәте” сафларына кабул
ителгәндә тантаналы вәгъдә бирәбез:
-Киләчәктә намуслы һәм җаваплы булырбыз;
- Вәгъдә бирәбез!
-Өлкәннәрне хөрмәт итәрбез һәм дуслыкка ышанырбыз;
- Вәгъдә бирәбез!
-Үз Ватаныбызны яратырбыз;
-Вәгъдә бирәбез!
-Хезмәтебезнең
бөеклеге, изгелек һәм гаделлек белән киләчәк өчен кайгыртырбыз;
- Вәгъдә бирәбез!!!
Россия
укучылар хәрәкәте оешмасына кабул итәргә, укучыларга значоклар тагарга
хормәтле кунагыбыз ----------------чакырыла.
Балалар исемлеге:
1.Без РДШ сафларына,
Керүгә бик шатландык.
Тормыш юлында иң мөһим
Җитди адым ясадык.
2.Зур җаваплылык өскә
Алганны без беләбез
Ышаныгыз,туган илне,
Дан –шөһрәткә күмәрбез.
-Ә хәзер РДШ флешмобын карап китәбез.
Кадерле 6 нчы класс укучылары! Бу сезнең беренче җаваплы эшегез
булып тора. Сез бүгеннән Россия укучылар хәрәкәтенә кабул ителдегез! Сезне
барыгызны да чын күңелдән оешмага кабул ителүегез белән котлыйбыз! Тиздән сез узегезнең беренче җыеныгызга
җыелырсыз. Үзегезгә исем, девиз, отряд җырын сайларга кирәк була. Шул вакытта
сез РДШ әгъзалары булып саналачаксыз!
- Россия
Федерациясе байрагына тигезләнегез!
(Музыка астында марш атлап, флагларны алып чыгып китәләр)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.