“Татарстан
Республикасы Биектау
муниципаль
районының
Алат
төп гомуми белем мәктәбе “
гомуми
белем муниципаль бюджет учреждениесе
Укудан методик дәрес эшкәртмәсе
4
сыйныф (рус мәктәбенең татар төркеме)
Тема:
Каршылык төшенчәсен аңлату.
(Роза
Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча)
Дәрес
эшкәртмәсе авторы:
1 нче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Төхвәтуллина Зөләйха
Габделбәр кызы.
2017 нче ел.
Дәреснең технологик картасы
Тема
|
Каршылык
төшенчәсен аңлату.
(Роза
Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча)
|
Максат
|
1)
Роза Хафизованың иҗатын искә төшерү, әсәрне өлешләргә бүлеп гомумиләштерү,
әсәрне ике өлешкә бүлүче каршылык төшенчәсен аңлау.
2)
Сөйләм телен үстерү.
3)
Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү; җәмәгать урыннарында
әдәпле булу теләге уяту.
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхескә кагылышлы:
яхшылык эшләүнең кешене бәхетле итүенә төшенү, җәмәгать урыннарында
әдәпле булырга теләү, күгәрченнең файдалы кош икәнлеген аңлау, герой кылган
гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып – белү УУГ:
текстны тыңлап аңлау, аңлап уку, логик гамәлләр башкару( анализ, синтез),
гомуми нәтиҗәне чыгару
Коммуникатив УУГ: төрле
җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне
дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.
Регулятив УУГ:
үз эшчәнлегеңне планлаштыру ; укытучы белән уку мәсьәләсен билгеләү,
фаразлау, планлаштыру; җавапларны дөресли һәм бәяли алу.
Предмет буенча:
Роза Хафизованың иҗатын искә төшерү, әсәрне ике өлешкә бүлүче каршылык
төшенчәсен аңлау.
|
Дәреснең
тибы
|
Яңа
тема өйрәнү дәресе
|
Төп
төшенчәләр
|
Каршылык,
яхшылык, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, кошларга булышу
|
Предметара
бәйләнеш
|
Рус теле,
табигать белеме
|
Эшне
оештыру
|
Төркемдә,
парларда, индивидуаль
|
Материал
|
Уку китабы: Ф.Ш.
Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү
мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт
ителгән, Казан “Мәгариф-Вакыт”, 2014
|
Җиһазлау
|
Проектор,
компьютер, презентация, карточкалар, эпиграф
|
Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру
Мотивлаштыру
2 мин.
|
Укучыларны уку
эшчәнлегенә тарту. Табышмак тәкъдим итү, сорауларга җавап алу.
|
Дәрестә
төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз
фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.
|
Шәхескә
кагылышлы: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү,
бер-берсенә уңышлар теләү, күгәрченнең файдалы кош икәнлеген аңлау;
Танып-белү:
тыңлап аңлау, нәтиҗә чыгару;
Коммуникатив:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес һәм ачык итеп
җиткерү, сорауларга җавап бирә белү;
Регулятив:
эшчәнлекне оештыра белү.
|
Белемнәрне
актуальләштерү
6 мин.
|
Табышмак тәкъдим
итү, сорауларга җавап алу.Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим итү, сораулар
бирү.
|
Табышмакның
җавабын табу, сорауларга җавап бирү Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, эпиграф
буенча сорауларга җавап бирү.
|
Шәхескә
кагылышлы: яхшылык эшләүнең кешене бәхетле итүенә
төшенү.
Танып-белү:
эпиграфтан кирәкле мәгълүматны табып алу, нәтиҗә чыгару.
Коммуникатив:
әңгәмәдә катнашу, фикерне дәлилле итеп җиткезү.
Регулятив:
җавапларны дөресли һәм бәяли алу.
|
Уку
мәсьәләсен кую
|
Укытучы белән
бергә уку мәсьәләсен билгеләү.
|
Тема буенча
фаразлар ясау, укытучы белән бергә уку мәсьәләсен билгеләү.
|
Регулятив:
фаразлау, уку мәсьәләсен билгеләү, планлаштыру.
|
Уку
мәсьәләсен адымлап чишү.
|
1.Роза
Хафизованың иҗатын искә төшерү( презентация ярдәмендә)
2.Күгәрчен һәм
малай әсәрен өйрәнү:
а) сүзлек эше
ә) мөстәкыйль
рәвештә әсәрне пышылдап укып чыгарга кушу
б) текст
эчтәлеге буенча сораулар бирү
в) әсәрне
өлешләргә бүлеп, һәр бүлеккә исем куштыру
г) охшаш
өлешләрне куштыру, нәтиҗә чыгарту
|
1.Презентация
ярдәмендә Роза Хафизованың иҗатын ( Песнәк хикәясен) искә төшерү
2. ) Күгәрчен
һәм малай әсәрен өйрәнү:а) сүзләрдән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү ә)мөстәкыйль
рәвештә әсәрне пышылдап укып чыгу
б)әсәрнең жанрын
билгеләү
в)сорауларга
җавап бирү.
г)әсәрне
өлешләргә бүлеп, һәр бүлеккә исем кушу
д) охшаш
өлешләрне кушып, нәтиҗә чыгару
|
Шәхескә кагылышлы: герой
кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аера белү
Танып-
белү: текстны аңлап уку, анализ, синтез,
тексттан төп фикерне аерып чыгару
Коммуникатив:
диалогта катнашу, фикерне дөрес һәм ачык итеп җиткерү
Регулятив:
анализ барышын төзү, җавапларны бәяли алу
Предмет:
Роза Хафизованың иҗатын искә төшерү, авторның
әйтергә теләгән фикерен табу, каршылык төшенчәсен аңлау
|
Ял
минуты
Регулятив: үзрегуляция
|
Яңа
теманы ныгыту
|
1.Әңгәмә үткәрү;
2.Нәтиҗә чыгару;
3.Төркемнәрдә
мәкальләр язылган карточкалар белән эшләтү
|
1. Әңгәмәдә
катнашу
2.Нәтиҗә
чыгаруда үз фикереңне дәлилләү
3.Төркемнәрдә
мәкальләр язылган карточкалар белән эшләү.
|
Шәхескә
кагылышлы: җәмәгать урыннарында әдәпле булырга
теләү
Танып-белү:
нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау
Коммуникатив:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткезү, төркемдә эшләү
Регулятив:
эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый, бәяли белү
|
Өйгә
эш бирү
|
1)План
буенча эчтәлек.
2)Малай
образына характеристика язарга
3)Яхшылык
турында кечкенә хикәя яки шигырь язарга
|
Көндәлекләргә
язып кую
|
Шәхескә
кагылышлы: үз
мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.
|
Рефлексия
|
Рефлексияне
оештыра
|
Сорауларга җавап
бирү
|
Шәхескә
кагылышлы:
яхшылык эшләргә кызыксыну уяну
|
Үзбәя
|
Дәреснең һәр
этабында укучыларга тиешле түгәрәкләр өләшә.(кызыл-5 ле, яшел-4 ле, сары-3
ле)
|
Дәрес ахырында
бирелгән түгәрәкләрне санап, уртак билгене чыгаралар.
|
Регулятив:
җавапларга контроль ясый, үзбәя куя белү
|
Дәрес барышы:
1)
Эшчәнлеккә мотивлаштыру:
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн
кунакларга,
Хәерле көн апага.
Исәнмесез,
укучылар!
Хәерле көннәр
сезгә!
Зиһен һәм тел
ачкычлары
Телимен
һәммәгезгә!
2)Белемнәрне актуальләштерү
:
У:
Укучылар, үткән дәрестә без яхшылык эшләргә ашыгыйк дигән яңа бүлекне башладык.
Бүгенге дәрестә шушы теманы дәвам итәчәкбез. Ә хәзер нинди кош белән
танышырбыз икән, табышмакны укыгыз әле.
(
4 нче слайд)
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл
читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.
Б:
Күгәрчен.
У:
Күгәрчен нинди кош ул, сез аның турында нәрсәләр беләсез?
Көтелгән
җавап: Күгәрчен- тынычлык, татулык символы. Күгәрченне телефон, почта
булмаганда хат тапшыру өчен кулланганнар.
У:
Әйе, укучылар. Күгәрчен бик файдалы кош булып сиәпләнгән. Аның күп төрләре
бар.(5-9 нчы слайдларны карарга)
Бүгенге
дәрескә эпиграф итеп, мин түбәндәге юлларны сайладым:
“...Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!”
(10
нчы слайдны карарга)
У:
Үткән дәрестә кешелек, кешелекле булу төшенчәләрен без ничек аңлаттык?
Көтелгән
җавап: Кешелекле кеше- шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем; кешеләргә, җан ияләренә
ярдәм итүчән.(укучыларның җавабы)
3)Уку мәсьәләсен
кую:
У:Әдәби
әсәрләрне укыганнан соң, без нинди алымнар куллана идек?
Б:
Катнашучыларны табу, әсәрне өлешләргә бүлеп план төзү.
Көтелгән
җавап: Без, бүгенге дәрестә, вакыйгаларны ике өлешкә берләштереп, аларны
бүлүче каршылык төшенчәсе белән танышырбыз. Без бүген өйрәнәчәк әсәр- Роза
Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре. Укучылар, әйтегез әле, әсәр нәрсә
турында булыр икән?
Көтелгән
җавап: Күгәрчен белән малайның дуслыгы турында, малайның күгәрченгә таш атуы
турында һ.б.
Уку мәсьәләсен
адымлап чишү.
Роза
Хафизованың иҗаты белән без 3 нче сыйныфта ук таныштык. Нинди әсәрен укыдык без
аның?
Көтелгән
җавап: “Песнәк” әсәрен.
Презентация
буенча Роза Хафизованың томыш юлын һәм иҗатын искә төшерү.
У:
Хәзер слайдтагы сүзләрне укыгыз һәм мәгънәләрен
аңлатыгыз.(11 нче слайд)
Көтелгән
җавап: җай,әмәл- возможность
гамьнәре юк- дела нету
битараф- равнодушный
бәлагә тарган- попавший в беду
үрсәләнә башлады-сильно
забеспокоился
күгелҗем- синеватый
(
Сингапур методикасы буенча ТАЙМД РАУНД РОБИНны куллам. 1 минутта сүзтезмәләр,
сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү,1 минуттан соң һәр
өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)
У:
Ә хәзер һәрберегез мөстәкыйль
рәвештә әсәрне пышылдап укып чыгыгыз.
(укучыларның
укуы)
Физкультминутка.
У:
Әсәрнең жанрын билгелибез.
Көтелгән
җавап: Хикәя жанры.
У:
Ни өчен хикәя дип уйлыйсыз?
Көтелгән
җавап: Монда бер күренеш, бер герой, шуңа күрә бу әсәр хикәя дип атала.
У:
Әсәр нинди җөмлә белән башланып китә?
Көтелгән
җавап: Урам чатындагы чүп савытыннан асылынып торган капрон җепкә күгәрченнең
тәпиләре эләккән.
У:
Күгәрчен ни өчен ычкына алмый, бу сорауга җавап бармы әсәрдә? Табып укыгыз.
Көтелгән
җавап: Бичара кошның ычкыныр җае да, савыт өстенә менеп кунар әмәле дә юк-
капрон җеп кыска.
У:
Димәк,кош үзенең тырышлыгы белән генә ычкына алырмы?
Көтелгән
җавап: Юк, чөнки күгәрчен бәргәләнгән саен, җеп аның тәпиен ныграк авырттыра.
У:
Узып баручы кешеләр кошка игътибар
итәләрме?
Көтелгән
җавап: Юк, һәркемнең үз мәшәкате,үз шатлыгы,үз кайгысы.
У:
Күгәрченгә ярдәм итүче буламы?
Көтелгән
җавап: Кулына футбол тубы тоткан малай күгәрченгә ярдәмгә ашыга.
У:
Күгәрчен кешеләрдән куркамы? Шул җөмләне табып укыгыз. Ни өчен ул кешеләрдән
курка?
Көтелгән
җавап: “Тегесе исә , аннан куркып,тагын да ныграк талпына, үрсәләнә башлады.
Канаты белән малайның битенә, кулларына бәргәләде. Кешеләрдән куркып өйрәнгән
кош малайның үзенә ярдәм итәргә теләвен белми иде, билгеле.”
У:
Әсәрдә күк йөзе елмая иде диелгән. Ни өчен елмая ул?
Көтелгән
җавап: Малайның яхшылык эшләвен күреп елмая.
У:
Бу әсәрдә кемнәр катнаша? Катнашучыларны билгелибез.
Көтелгән
җавап: Малай һәм күгәрчен.
Бәяләү: яхшы җавап бирүчеләргә кызыл түгәрәк (5 ле),
уртача җавап бирүчеләргә яшел түгәрәк (4 ле), аз җавап бирүчеләргә сары түгәрәк
(3 ле) өләшеп чыгу.
У:
Ә хәзер, укучылар, әсәрне өлешләргә бүләрбез.(Вакыйгалар эзлеклелеген барлап
укучылар әсәрне өлешләргә бүләләр, исем кушалар, укытучы язып бара.(12 нче
слайдны карарга)
У:
Охшаш өлешләрне кушыгыз.Ни өчен шушы өлешләрне бергә куштыгыз? Җавапларны
дәлилләгез.
Көтелгән
җавап: Уңай һәм тискәре күренешләрне берләштереп, өлешләрне бергә куштык.
1)
Күгәрчен тәпиенең капрон җепкә эләгүе.-
2)
Кешеләрнең битарафлылыгы.-
3)
Малайның ярдәмгә ашыгуы.+
4)
Күгәрченне коткару.+
5)
Малайның шатлыгы.+
У:
Димәк, бездә нинди фикер туды? Алар бер- берсенә нинди фикерләр?
Б:
Каршылыклы . Капма-каршы.
Б:
Берсе- битарафлылык, икенчесендә- яхшылык.(укучыларның җаваплары)
У:
Димәк, әсәрне ике өлешкә бүлүче алым нәрсә булыр?
Б:
Каршылык.
Бәяләү: яхшы катнашучыларга кызыл түгәрәк (5 ле),
уртача катнашучыларга яшел түгәрәк (4 ле), аз катнашучыларга сары түгәрәк (3
ле) өләшеп чыгу.
5) Яңа теманы ныгыту.
У:
Нәрсә каршылык була?
Көтелгән
җавап: Әсәрне ике өлешкә бүлүче алым.
У:Ә
хәзер ике өлешне кушып, әсәрнең ни турында икәнен әйтегез.
Көтелгән
җавап: Әсәр кешелекле, мәрхәмәтле,шәфкатьле
булу турында.(укучыларның җаваплары)
У:
Бу әсәр Габдулла Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигыренә охшаганмы?
Көтелгән
җавап: Әйе,икесе дә яхшылык, кошларны коткару турында.
У:
Ә хәзер Фатыйма белән малай образларын чагыштырыгыз.
Көтелгән
җавап: Алар икесе дә яхшы күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле балалар.
6)Парларда эш:
У:
Укучылар, сезнең алдыгызда, слайдта ике вариантта мәкальләр
бирелгән.(13 нче слайд) Бирелгән мәкальләрдән,
әсәргә туры килгәннәрен дәфтәрләргә күчереп языгыз.
1
нче вариант.
1)Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
2) Кешенең сүзен өзмә.
3) Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.
4) Яхшы сүз җанга рәхәт.
2
нче вариант.
1)
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
2)
Агач беленә җимешеннән, кеше эшеннән.
3)
Табигатьне саклаган ,үз яшәвен аклаган.
4)
Китап- кешенең дусты.
Бәяләү: ике мәкальне
дөрес сайлаучыларга кызыл түгәрәк (5 ле),
бер мәкальне дөрес сайлаучыларга
яшел түгәрәк (4 ле), бер мәкальне дә дөрес билгеләмәүчеләргә сары түгәрәк (3
ле) өләшеп чыгу.
(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА
алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач,
үзләренә пар табалар. Әсәргә туры килгән мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы
икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы
мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)
У:
Бу мәкальләр нинди кешеләр турында?
Көтелгән
җавап: яхшы, ярдәмчел, табигатьне саклый торган кешеләр турында
У:
Дөрес, укучылар, әлеге мәкальләр безнең әсәргә туры киләме? (Әңгәмә кору)
6)Рефлексия.
У:
Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәне аңладык?
Көтелгән
җавап: Каршылык төшенчәсен аңладык.
У:
Без аны аңлауга ничек ирештек?
Көтелгән
җавап: Өлешләргә бүлдек, охшашларын кушып, ике өлешкә калдырдык, ике өлеш
арасындагы бәйләнешне ачыкладык.
7)Үзбәя:- укучылар түгәрәкләрне санап, уртак билгене
чыгарабыз һәм көндәлекләргә куябыз.
8)Өйгә эш:
1)
Хикәядә эпитетларны табып язарга;
2)Малай
образына характеристика язарга;
3)Яхшылык
турында кечкенә хикәя яки шигырь язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.