Инфоурок Другое ТестыҖөмлә әм аның төрләре

Җөмлә әм аның төрләре

Скачать материал

                             Җөмлә һәм аның төрләре

                                                 Тест №1

                                               1нче өлеш

А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.

      

А1.  Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә нинди җөмлә була?

1) тойгылы җөмлә;

2) сорау җөмлә;

3) хикәя җөмлә;

4) боерык җөмлә.

 

А2. Боерык җөмлә ул -

1)сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә;

2)сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә;

3)берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә;

4)көчле хис интонаиясе белән әйтелә торган җөмлә.

 

А3. Сорау җөмләләрдә сорауны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны билгеләгез.

а) сорау алмашлыклары;

б) инфинитив фигыль;

в) сорау кисәкчәләре;

г) сорау интонациясе.

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

А4. Әйтү максаты ягыннан түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез. Сиңа, Зиннәт, үз мәктәбеңә гариза бирергә кирәк.

1) тойгылы җөмлә;

2) сорау җөмлә;

3) хикәя җөмлә;

4) боерык җөмлә

 

А5. Тойгылы җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) сүз тәртибе үзгәрү;

б) эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр һәм ымлыклар;

в) төрле заттагы  боерык фигыльләр;

г) көчле тойгы интонациясе.

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

А6. Әй, Чулпанның уңган кызлары, ишетәсезме җөмләсеннән соң нинди тыныш билгесе куела?

1)нокта;

2)сорау һәм өндәү билгесе;

3)сорау билгесе;

4)өндәү билгесе.

 

А7. Хәбәре инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүз ярдәмендә белдерелгән боерык җөмләне билгеләгез

1)Караңгы төшү белән , безгә юлга чыгарга кирәк.

2)Бар, кызым, дәү әтиеңне каршы ал.

3)Хәрби бурычны , һичшиксез, үтәргә!

4)Бик сагындым сине, Туган ил!

 

А8. Боерык җөмләләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) Агыйдел! Агыйдел! Бер гамьсез нинди матур ага ул! (М.Әмир)

б) Син аз гына утырып тор, якташ. Мин тиз генә чәй алып керим.(Ф.Хөсни)

в) Торсынбайның командасы яңгырады: “Тукта, кулларыңны күтәр!”(Ф.Кәрим)

г) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчәк атыгыз! (М.Җәлил)

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

 

                                                    2нче өлеш.

 

В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга  сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

 

1)Гаиләнең матди хәле хезмәт хакына гына түгел, бәлки акчаны белеп тотуга да бәйләнгән. 2) Акчаны белеп тотарга кирәк. 3) Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга мөмкинлек бирә.

4) Ашамлыкларны , кием-салымны  уйлап сатып алырга тырышыгыз. 5) Азык-төлекне күп алмагыз. 6)Ләкин бозылмый торган ризыклар һәрвакыт запаста булырга тиеш. 7) Нәрсәләр соң алар? 8) Болар – шикәр комы, ярмалар, тоз, чәй һәм башкалар. 9) Әгәр бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның исемлеген алдан ук төзегез. 10) Шулай ук ял итү өчен билгеле күләмдә акча җыю турында да онытмаска кирәк. (“Файдалы киңәшләр” китабыннан)

 

В1. 2нче җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен языгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

 

В2. Хикәя җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  языгыз.

Җавап:_____________________________________________________________

 

В3. Боерык җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.

Җавап: __________________________________________________________

 

В4. Сорау җөмләдән  сорауны белдерүче грамматик чараны(сүзне) язып алыгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

 

В5. 10нчы җөмләдә сөйләүче нинди максат  белән боеру җөмлә кулланган?

Җавап: ____________________________________________________________

 

В6. 4-9 җөмләләр арасыннан хәбәре боерык фигыль белән бирелгән җөмләләрнең санын күрсәтегез.

Җавап: ____________________________________________________________

 

В7.Хәбәре юклык формасындагы инфинитив һәм хәбәрлек сүз белән бирелгән боерык җөмләнең санын күрсәтегез.

Җавап: ____________________________________________________________

 

В8. 6нчы җөмлә әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә?

Җавап: ____________________________________________________________

 

 

                                               Тест №2

                                             1нче өлеш.

А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.

      

А1.  Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә нинди җөмлә була?

1) тойгылы җөмлә;

2) сорау җөмлә;

3) хикәя җөмлә;

4) боерык җөмлә.

 

А2. Тойгылы  җөмлә ул -

1) сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә;

2) сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә;

3) берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә;

4) көчле хис интонациясе белән әйтелә торган җөмлә.

 

А3. Тойгылы  җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны билгеләгез.

а) сүз тәртибе үзгәрү;

б) инфинитив фигыль;

в) эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр һәм ымлыклар;

г) тойгы интонациясе.

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

А4. Әйтү максаты ягыннан түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез. Әни, әни! Кем генә кабатламый бу сүзне!

1) тойгылы җөмлә;

2) сорау җөмлә;

3) хикәя җөмлә;

4) боерык җөмлә

 

А5. Боерык җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) сүз тәртибе үзгәрү;

б) инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүз

в) төрле заттагы  боерык фигыльләр;

г) инфинитив фигыль

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

А6.  Егетләр, ныклабрак тотыныгыз әле. (Ф.Хөсни) җөмләсеннән соң нинди тыныш билгесе куела?

1) нокта;

2) сорау һәм өндәү билгесе;

3) сорау билгесе;

4) өндәү билгесе.

 

А7. Хәбәре инфинитив фигыль  ярдәмендә белдерелгән боерык җөмләне билгеләгез

1) Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.(Г.Тукай)

2)Ил мактарлык үрнәк бул!

3)Хәрби бурычны , һичшиксез, үтәргә!(Г.Әпсәләмов)

4)Бик сагындым сине, Туган ил!(Г.Кутуй)

 

А8. Тойгылы  җөмләләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) Агыйдел! Агыйдел! Бер гамьсез нинди матур ага ул!(М.Әмир)

б) Күңелле чакларны онытмагыз!

в) И, егет тә соң безнең Таҗи! (И.Гази)

г) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчәк атыгыз!(М.Җәлил)

 

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

 

 

                                                    2нче өлеш.

 

В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга  сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

 

1)Без кечкенә чакта үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган туган туфрагыбыз. 2) Туган илебез карап туймаслык матур! 3) Менә шушы туган туфрак, менә шушы Туган ил каян башлана соң? 4) Ул син яши торган авылдан яки шәһәрдән, син укый торган мәктәптән башлана. 5) Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын, беркайчан да, беркайда да онытма, дустым!

6) Туган җиребез табигатенең искиткеч матурлыклары кадерен беләсеңме син? 7) Шушы гүзәллекләргә  син үзең нәрсә дә булса өстисеңме? 8) Син үз алдыңа һәрвакыт шундый максат куй!

 

В1. 2нче җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен языгыз.

Җавап: ____________________________________________________________

 

В2. Хикәя җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә  языгыз.

Җавап: __________________________________________________________________

 

В3. Боерык җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә языгыз.

 

Җавап: __________________________________________________________

 

В4. 6нчы  җөмләдән  сорауны белдерүче грамматик чараны  язып алыгыз.

 

Җавап: ____________________________________________________________

 

В5. Сорау алмашлыгы һәм сорау кисәкчәсе ярдәмендә бирелгән сорау җөмләләрнең санын күрсәтегез?

 

Җавап: ____________________________________________________________

 

В6. 4-8 җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасындагы боерык фигыль белән бирелгән җөмләнең санын күрсәтегез.

 

Җавап: ____________________________________________________________

 

В7.Хәбәре 2нче зат берлек сан боерык фигыль белән бирелгән боерык җөмләләрнең санын күрсәтегез.

 

Җавап: ____________________________________________________________

 

В8. 1 нче җөмлә әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә?

 

Җавап: ____________________________________________________________

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Җөмлә әм аның төрләре"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 377 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.10.2018 1161
    • DOCX 46.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирова Резеда Агзамтиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирова Резеда Агзамтиновна
    Сабирова Резеда Агзамтиновна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5054
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Эффективное управление запасами

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешные деловые сделки: от встреч до заключения контракта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе