Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Мөстәкыйль сүз төркеме буларак фигыль,6 класс

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак фигыль,6 класс


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Сарман муниципаль районы А.Тимергалин исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбе






Мөстәкыйль сүз төркеме буларак фигыль















Татар теле укытучысы:

Шаяхметов

Фәнүс Габделкаюм улы







2013 ел.






Дәрес планы.


I. Кереш өлеш.


1. Дәресне оештыру.

2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

3. Өй эшен тикшерү.



II. Актуальләштерү.

Яңа тема өстендә эш.

1. Матур язу өстендә эш

2. Фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү.

3. Сораулары белән таныштыру.

4. Җөмләдә хәбәр булып килүен аңлату.

5. Сүзлек диктанты язу.


III.Төп өлеш.

Яңа теманы ныгыту.

1. Карточкалар белән эш.


Физкульминут:


2. Текст өстендә эш.

3. Дәреслек буенча эш.


IV. Йомгаклау.

  1. Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

  2. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.

  3. Өйгә эш бирү.













Дәреснең темасы: Фигыль – мөстәкыйль сүз төркеме белән таныштыру.

Дәреснең типы: Яңа материал өйрәнү.

Дәреснең максаты: Укучыларга сүз төркеме-фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын баету; укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү.


Дәрес барышы.

Кереш өлеш.

- Исәнмесез укучылар? Кәефләрегез ничек? Каникулларыгызны ничек үткәрдегез? Кайларда булдыгыз? Мәктәпкә киләсегез килдеме? Менә монда карыйк әле ( слайд №1)мондагы укучылар Илшат белән Гөлшатның бик тә мәктәпкә киләселәре килде.Чөнки алар уйнап кына белемле булып булмавын аңлаганнар. Гөлшат каникулда хәтта менә мондый шигырьдә язган. Әйдә Алия кычкырып укы әле. (слайд №2)

Каникулда рәхәт иде;

Ял итәсең, уйныйсың.

Узең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Дуслар җыела – һәркайсы

Олырак, белемлерәк.

Каникулда рәхәтрәк тә,

Мәктәптә күңеллерәк.

Әйе, шул укучылар миңа да мәктәптә сезнең белән бик күңелле. Әйдәгез санап китик әле мәктәптә без нишлибез? Ни өчен күңелле безгә? (Укучыларның җаваплары?)

  • Без мәктәптә укыйбыз, язабыз, өйрәнәбез, сызыбыз, төзибез, ятлыйбыз, дуслашабыз, җырлыйбыз, биибез, сөйләшәбез һ.б...

  • Укучылар бу сорауга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?

(Фигыль сүз төркеме белән). (слайд №3)

- Димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы Фигыль. Без сезнең белән бүген Фигыльнең нәрсәне белдерүен, сорауларын һәм җөмләдә нәрсә булып килүен өйрәнербез.


Өй эшен тикшерү.


Актуальләштерү өлеше.


Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны язып куегыз. Бүгенге тема Фигыль.


Матур язу өстендә эш.(слайд №4)


Ее еЕе еее ЕЕЕ еее елга елан ел

Елгада бозлар кузгалды...

Елмая, көлә кояш. (Галимҗан Латыйп)


Яңа теманы аңлату.

Рәсемнәргә карагыз.(слайд №5) Алар нишли? Рәсемнәр тәртибендә җөмләләр төзеп языгыз.


Һәр җөмләнең иясе астына бер сызык, хәбәре астына ике сызык сызыгыз.


Димәк нәтиҗә ясыйк.(слайд №6)

Фигыль эш – хәрәкәтне һәм хәлне белдерә.


(слайд №7) Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына җавап була.


Фигыль җөмләдә хәбәр булып килә. Аның астына ике сызык сызыла.


Сүзлек диктанты- әйтә, керә, эшли, җырлый, гаҗәпләнә, тәбрик итәргә, көтә, күрергә, үтүкли, сөйләнә, дәвалый, сөйли, әзерләнә, үпкәлиләр, игълан итә, бәяли. (слайд №8)

-Бу нинди сүзләр? Аларны нәрсә бәйли?( бу сүзләр барысы да фигыльләр)


Яңа теманы ныгыту.


(Карточкалар белән эш вариантлап бирелә)


Татар халкының “Көнгә күренмәс Сылу – көмеш” әкиятеннән өзекне күчереп язарга. Фигыльләрнең асларына сызарга.


Ай бара, ел бара бу, бара торгач, караңгы бер урманга барып керә. Урман эчендә утырган бер кечкенә генә өйгә барып җитә.


Өй эчендә бөкрәеп беткән, ап-ак чәчле, бик ябык бер карчык утыра икән, ди. Егет карчыктан исәнлек-саулык сораша.



Физкультминут.(слайд №9)

Күзләр өчен күнегүләр эшләү. Музыка темпына бию хәрәкәтләре күрсәтү.


Текст өстендә эш. Төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.(слайд № 10)


Кухня якта кабартмалар чыж –чыж ………. Әнисе кайнар майга яңаларын ……….. бугай. Шуның артыннан ук өйгә тагын тәмле ис ……..., борыннарны……………. ул, авыздан сулар……….


Дәреслек белән эш.

.

Йомгаклау.

Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?


Өйгә эш.(слайд №11)

Фигыльләр кулланып кышкы каникул турында 4-5 җөмләлек хикәя язарга.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 15.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров196
Номер материала ДВ-159404
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх