Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп
язарга.
Б.р.н, й.лд.з, б.р.ч, й.м.рка, кор.л.к,
очк.ч
К.лке, м.г.з, с.мб.л, к.ч.к, с.т, т.з.л.ш
Иҗекләргә аерып язарга.
Алка, арыш, бизәк, көймә, миләш, сүз,
буран, чәчәк
Сүзләрне юлдан-юлга күчерерлек итеп бүлеп
яз.
Карабодай, маэмай, өянке, аҗаган, сәхнә,
хәбәр, сүз.
Яңгырау тартыкка бер, саңгырау тартыкка ике
сызык сызарга.
Вәкил, авыз, колын, зирәк, нарат, акча,
буран, рәсем, гүзәл, аш.
Янәшә тартыкларның астына сызарга.
Харрас, таллар, ләззәт, үләнне, трасса,
Гаффар, җиләккә, Кашшаф, Габбас.
ь хәрефенә бер сызык, ъ хәрефенә ике сызык
сызарга.
Альбом, мәгънә, мәкаль, шәфәкъ, шигырь,
Ильяс, арьяк, дәрья, тәкъдим, ямьле, көньяк
Бер иҗекле сүзләр астына сызарга.
Мәктәп, нур, тары, шәл, чиләк, фил, вакыт,
тәрәзә, вәкил.
Сүзнең тамырына сызарга.
Комлык, рәсемне, ефәк, лимонлы, акчалар,
аучы, ага, әкияттә, кызга, кызыллык, мич
Кушымчалар астына сызарга
Китапта, рәсемне, ефәк, эшчеләр, дәфтәрем,
сандугачкай, бәрәннәр, кышкы, һавада, төнлә, чүкечләр, миндә, апага, урамда,
кышкы, яңгырда
Күчереп язарга.
Кырга ак кардан
Юрган ябылган.
Җир язга чаклы
Йокыгы талган.
Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә,-
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.
Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле, тукта,
Үтсен кыш.
Предметны белдергән сүзләрне язып алырга.
Таң алдыннан җылы яңгыр явып үтте. Урман
ям-яшел иде агачларда тузанның әсәре дә юк. Күләгәле җирләрдә салкынча дымлыава.
Ә юеш балчыклы сукмак өстеннән җылы пар күтәрелә.
Эшне белдергән сүзләрне язып алырга
Бүген Фәридә иртә торды. Уянды да, җылы
юрган астыннан чыгарга ашыкмыйча, иркәләнеп ятмады. Киресенчә, җәһәт сикереп
торып, урынын җыештырды. Киенде. Юынды. Бабакаен уятмаска тырышып, аяк очына
гына басып йөрде. Ә бабакай аңардан да иртә уянган булып чыкты.
Билге белдергән сүзләрне язып алырга
Ямьле
яз җитте. Агачлар яшел яфракка төренде. Елга буеннан ак томан күтәрелә. Кояш
җылы нурларын сибә. Балалар урамда кызыклы уеннар уйныйлар.
Ана теле (Г.Афзал)
Һәркемгә дә иң газиз тел-ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле-
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
Ана телем, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да.
Дошман белән көрәшкәндә-үткен кылыч,
Балдай татлы- дуслар белән сайрашканда.
Анам теле (Ф.Яруллин)
Татар теле-анам теле,
Иң борынгы бабам теле.
Буыннардан буыннарга
Күчеп килгән заман теле.
Ничә гасыр чарлангансың,
Матурайган, яңаргансың.
Халкыбызның күңеленнән
Җыр алгансың, моң алгансың.
Изелгәнсең, тапталгансың,
Пычратсалар-пакъләнгәнсең.
Милләтемнең үлмәс җанын
Син үзеңдә саклагансың.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.