Журналистикада
штамплар.
Нутфуллин Ильнар, 07-0802нче төркем
Штамп
дигәндә, безнең күз алдыбызга иң беренче чиратта мөһер килеп баса. Врач
тарафыннан, директор яки шуның ише кешеләрнең кәзгазьгә бастырган, урысча
әйткәндә, печате дип уйлыйбыз без. Болай уйлау дөрес тә, чөнки дөньяда хәзер
мөһердән башка бернинди эш кәгазе дә дөрес дип саналмый. Аны бигрәк тә врач
биргән справкага куйдыру авыр, шулай бит? Тегендә җибәрәләр, монда җибәрәләр,
ахыр чиктә янә шул ук урынга әйләнеп кайтасың.
Ләкин
минем сүзем андый төр штамп турында бармаячак. Киресенчә, “бу әйбер дөрес
түгел, болай ярамый” – дигән типтагы штамп турында сөйлим. Болар журналистикада
бик киң таралган. Аңлашылсын өчен журналистика дигәнне газета яки мәкалә дип
алабыз. Нәрсә соң ул газета штампы?
Штамп
дип газета-журнал стилендә булган барлык начар якларны атыйлар. Ләкин газета
стиле дигәндә без тискәре якларны күздә тотмыйбыз.
Нинди
штамплар булырга мөмкин соң газетада?
1.
“Терелтү”.
Бу – беренче төр штамп һәм иң зурысы. Бигрәк тә ул яшь журналистларда күзәтелә.
Нинди дә булса мәкалә гомуми контексттан читләшергә мөмкин, әгәр дә автор аны
бик нык тере һәм якты итеп күрсәтергә тырышса. Моның өчен алар образлы сүзләр
файдалана һәм ахырда стартья беркемгә дә аңлашылмый. Төп сәбәбе – төрле стильгә
караган сүзләрне бергә кушу.
2.
“Клише”. “Клише
ул – баналь һәм тапталган сүзләр” – дип атый аңлатмалы сүзлек. Безнең очракта
ул газета штампының бер төре. Ләкин мәгънәсе үзгәрмәгән. Журналистларның гомуми
сүзләрне куллануын аның гадилеге белән бәйләргә ярамый. Статья гади һәм
аңлаешлы булсын өчен клишеларны кулланмаска кирәк.
Күп очракта материал артык катлаулы килеп
чыга. Һәм моның төп сәбәбе итеп журналистлар вакыт җитми дип акланалар. Ләкин
бу дөрес түгел, чөнки вакыт җитмәгән очракта, киресенчә, гади һәм аңлаешлы
сүзләрне кулланырлар иде.
3.
Грамматик конструкцияләр. Кайбер
җөмләләрдә, гади генә әйтсәк, чыктым аркылы күпер була. Хәреф хаталары, бигрәк
тә оформление, титул кәгазьләрендә. Шулай ук кирәксез җирдә куштырнаклар, артык
күп сыйфатлар куллану шулай ук мәкалә укуны авырайта.
4.
Вакыт элементларын куллана белмәү. Мисал
өчен, яңалыклар язганда үткән заманны куллану – бөтен мәгълүматны искертеп
калдыра. Икенче хата, кайбер булып узмаган, әле дә бара торган хәлләрне үткән
заманда язу – дөрес түгел. Чөнки фактлар булмыйча үткән заманда язарга ярамый.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: журналист һәм
репортёрлар әлеге төр штамплардан читләшә алырлар иде әгәр дә сөйләм стиленә
якынрак торсалар. Чөнки ул гади һәм грамматикадан ерак.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.