Максат һәм бурычлар.
- Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул
белемне иҗади куллану.
- Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен
өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
- Яңа технологияләр куллану.
- Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
- Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез
уку, өйрәнү.
- Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү,
профессиональлекне арттыру.
- Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү,
белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә
нигезләнү.
- Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен
искә алып оештыру.
- Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен
исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
- Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен
гамәлгә ашыру.
- Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә
алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар
итү.
- Укучыларда халкыбызның күркәм
гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
- Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
- Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә
куелган таләпләрне өйрәнү.
- Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
- Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә
сәләтле шәхес тәрбияләү.
I.
Профессиональ осталыкны үстерү,
педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
1.
Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес
турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
2.
“Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку,
өйрәнү, туплау.
3.
“Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
5 “Татар телен
укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
6“Урта мәктәптә
әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
7.Тел белеме, әдәбият белеме буенча
яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
8.Сүзлекләр
туплауны дәвам итү.
9. .Профессиональ
осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
10. Методик папканы
тулыландыру, баету.
11. Портфолионы яңарту.
12. БРИ тестларының
яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы
матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.
1.
Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
-
А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
-
Ф.Яруллин китаплары.
-
Ә.Еники томнары.
-
Н.Фәттахның яңа китаплары.
-
И.Юзеев томнары.
-
Ф.Латыйфи китаплары.
-
Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
-
Г.Бәширов китаплары.
-
Т.Миңнуллин томнары.
-
Ә.Баянов томнары.
-
К.Насыйри томнары.
-
М.Җәлил китаплары.
-
Х.Туфан томнары.
-
А.Алиш китаплары.
2.
“Сөембикә”, “Идел”, Мәгариф” журналларына
язылу, туплап бару.
3.
“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны
уку.
4.
“Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны
дәвам итү.
5.
Яшь
язучылар иҗаты белән танышу.
6.
Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны
дәвам итү.
7.
Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны
булдыру.
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне
күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.
1.
“Татар халык педагогикасы” китабы буенча түгәрәк өстәл
үткәрү, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
2.
“Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
3.
Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
4.
Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә
булдыру.
5.
Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
6.
Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат
материалларын системалы файдалану.
7.
“Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
8.
“Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп
алу.
9.
Газета-журналлар
белән хезмәттәшлекне үстерү.
10. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
11. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
12. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
13. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
14. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
15. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
16. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
17. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
18. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
19. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
20. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
25.Татар теле һәм
әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.
26. Укучылар белән
БРИ материалларын өйрәнү.
27. Татар халкының тарихын,
матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.
V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу
- Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне
күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
- Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу:
“Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның
белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын
укытуда бердәм таләпләр”.
- Педагогик киңәшмәдә доклад: “Татар теле һәм
әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану”, “Дәресләрдә электрон
дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
- Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык
педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән
дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
- Район методик берләшмә утырышларына доклад:
”Укучыларның БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.
VI. Практик чыгышлар.
1. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрү.
2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.
3.
Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
4.
Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
5.
Яңа басылган китапларны презентацияләү.
6.
Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
7.
Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
VII.
Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү
- Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
- Эксельдә эшләүне камилләштерү.
- Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр
белән эшне киңәйтү.
- Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда
катнашу.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.