Дәрес
планы
Тема.
Сан турында гомуми төшенчә. Саннарның белдерелүе. Сан һәм саналмыш
мөнәсәбәте.
Максат:
дидактик:
сан турында мәгълүмат бирү, язылышын, сан
һәм саналмыш мөнәсәбәтен аңлату.
үстерешле:
саннарны логик һәм иҗади фикер йөртеп, тормышта куллану күнекмәләрен үстерү.
тәрбияви:
әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
Предмет буенча:
Метапредмет (УУГ):
Регулятив (РУУГ)
-дәреснең максатын
укытучы ярдәмендә кую һәм аңлау;
-һәр эш алымын аңлап,
үзенең эшчәнлеген оештыру;
-саннарны җөмләләрдән
таба һәм куллана белү.
Коммуникатив (КУУГ):
-әңгәмәдә катнашу;
-парларда һәм
төркемнәрдә эшләү барышында уртак фикергә килү;
- саннар темасына
карата үз фикерен әйтү һәм дәлилләү.
Танып белү (ТБУУГ):
-материалны үзләштерүдә
төрле алымнарны куллана белү, иҗади якын килү;
-әдәби образларны
чагыштыру һәмсыйфатларына карап төркемләү.
Шәхескә кагылышлы
(ШУУГ)
-киңәш бирү, ярдәм итү
Дәрес тибы: яңа
белемнәр үзләштерү.
Эшне оештыру:
парлап, фронталь, индивидуаль,
төркемнәрдә.
Материал һәм җиһазлау:
дәреслек, слайдлар, таблицалар, аудиоязма.
Дәреснең технологик картасы.
Дәрес этаплары/
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучылар
эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ)
|
I.Оештыру-мотивлаштыру (1-2 мин). Уңай психологик халәт тудыру
-Хәерле көн, укучылар!
|
Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү.
|
ШУУГ:дустанә мөнәсәббәт, укучыга, укытучыга хөрмәт;КУУГ:
сыйныфташың, укытучы белән хезмәттәшлек.
|
II.Белемнәрне
актуальләштерү.
Укучылар, дәресебез алдыннан ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшләп
алабыз. (битләр өләшенә) Сез “Теманы аңлатканчы” дигән графаны
тутырырачаксыз, ә дәрес ахырында “Теманы аңлаткач” дигән графа тутырылачак.
Бу эш өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.
-Укучылар, узган дәресләрдә алган
белемнәрне искә төшерү өчен, сез минем фикерне расларсыз яки инкарь итәрсез.
ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН.
1.Әңгәмә өчен сораулар:
-Сыйфат ярдәмче сүз төркеме.
-Сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл
булып киләләр.
-Исемләшкән сыйфатлар баш кисәкләр генә
булалар.
-Сыйфатның өч дәрәҗәсе бар.
-Сыйфатның асыл һәм нисби төркемчәләре
бар.
|
Укучылар, укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса басалар;дөрес
булмаса-урыннарында калалар.
Укучылар басып, утырып, укытучының фикерен раслыйлар яки кире
кагалар, сүз төркеме турында булган белемнәрен искә төшереп, ныгыталар.
|
|
III. Уку мәсьәләсен кую
Бүгенге һәм алдагы дәресләрдә сан
турында тулырак мәгълүмат алырбыз. Хәзер слайдка игътибар итегез. Биредә сан
турында ниләр белергә тиешлегебез ачык күренә.
|
|
|
|
|
|
Слайд 1. Сан турында гомуми
төшенчә. Саннарның белдерелүе. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте.
Слайд 2
Саналмыш
- сан белән Саннар язуда цифрлар һәм
ачыкланган исем: биш укучы сүз белән
белдерелә
Сан
Предметның
якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәшәр? ничәү? ничәләп? кебек
сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.
Төркемчәләре:
Ясалышы буенча: Җөмләдә: саналмышы
Төп
тамыр белән килгәндә -аергыч .
Тәртип
кушма, саналмышсыз килгәндә –
Бүлем
парлы барлык җөмлә кисәкләәре
Чама
тезмә
Җыю
- Бу схеманы сезгә
тапшырам, сез аны дәфтәрегезгә күчереп куярсыз. Без бүген схемадагы икесен
өйрәнәчәкбез. Саннарның язуда цифрлар һәм сүз белән
белдерелүе һәм саналмыш.
Слайд 3
0,1,2, 3, 4, 5, 6,
7,8,9..... — гарәп цифрлары.
I (1), V (5), X (10), Ь (50), С (100), D
(500), М (1000).... — рим
цифрлары.
Бер, ике, бер мең биш
йөз - сүз.
Слайд
4
Саннар язуда цифр һәм
сүз белән белдерелә.
Слайд
5
5 нче
кеше, 6 нчы сыйныф, 8 нче бала, 2004 нче ел.
Галимә
Шөгерова 1953 нче елның 8 нче ноябрендә Омск шәһәрендә туган. (С.
Шакир)
Слайд
6
Гарәп
цифрларыннан соң кушымча аерым языла
Слайд
7
V гасыр, VIII том, XX гасыр.
Слайд
8
Рим
цифрларыннан соң кушымча язылмый, сызыкча куелмый:
Слайд
9
7
мең, 140 мең, 1 миллион
Слайд
10
Гарәп
цифрлары белән күрсәтелгән тезмә саннарның зурраклары катнаш — цифр һәм сүз
ярдәмендә дә язылырга мөмкин:
. Слайд
11
Г. Тукай
1886—1913 нче елларда, М. Җәлил 1906—1944 нче елларда яшәгән.
Слайд
12
Вакыт
чиген белдергән саннар сызык аша языла
Слайд
13
Параграф
һәм бүлекләрнең тәртибе болай языла һәм укыла:
Языла
Укыла
§5
бишенче параграф
11 нче
сыйныф унберенче сыйныф
III бүлек өченче бүлек
7 нче
бүлек җиденче бүлек
Слайд
14
1. Элек,
1927 нче елга хәтле, Казан университетының йөз еллык тарихында без бары биш-алты
гына татар студенты күрәбез. (Г. Ку туй)
2.1941 нче елның июль ае иде. Без өч
егет — өч сугышчы — дошман тылында разведкада калдык. (А. Шамов)
Слайд
15
Матур
әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла:
Слайд
16
1.
Фазыйлны биш көн эзләдем. (Г.Ибраһимов)
2. Ул,
куллары белән ишарәләп, башын селки һәм ындыр табагына икенче көшел сала
башлый. (Г. Бәширов)
3.
Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. (Ш. Камал)
Слайд
17
Сан
белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә.
Слайд 18
1.
Кичкә таба өч ат көтүдән аерылып киткән. Күп тә үтмәгән, өчесе дә Җирән
Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр. (А. Алиш)
2. . Гадәттә бер уңыш икенчесен китерә. (Ф. Яруллин)
3 Җиде бала, җидесенең берсе кул
астына кермәгән. (М. Хәбибуллин)
Слайд 19
Саналмышы төшеп калганда, саннар исемләшә, исем кебек
төрләнә һәм төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала.
Укытучы. Без бүген өйрәнгәннәрдән
кемнәргә нәрсә аңлашылмады? Кайсы өлешләрне аңлатырга кирәк дип саныйсыз?
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР. Музыка астында
хәрәкәтләр ясау. (“Авылга-авылга” җыры)
Укытучы. Әйтегез әле, укучылар, саннарны кайларда
очратырга мөмкин?
Укучылар
җавабы:
-
Көндәлек тормышта
-
Әдәби әсәрләрдә
-
Мәкальләрдә......
-
Рәсми эш кәгазьләрендә
-
Фәнни әсәрләрдә
-
Санамышларда
-
Ребусларда
Укытучы.
Әйе, саннардан башка без үзебезнең тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.
Иртәдән алып кичкә кадәр саннар арасында яшибез
Укытучы. Әдәби әсәрләрдән мисаллар китерә алмассызмы икән?
(укучылар
җавабы)
Укытучы. Мәкальләрдә
ачравына мисаллар карыйк әле. Дәреслегегезнең битен ачыгыз, күнегүне укыйбыз.
Мәкальләрне укыйсыз, саннарны табасыз, нәрсә аңлатуын аңлатасыз. ( Дәреслектән
уку, укучылар үзләре дә мәкальләр әйтәләр, мәгънәләрен аңлаталар)
1. Иренгән
ике эшләр, артыннан бармагын тешләр.
2. Егет
кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
3. Бер
алдыңа, биш артыңа кара.
4. Җиде
кат үлчә - бер кат кис.
5.
Алтыда өйрәнгән, алтмышта да
онытылмый.
Укытучы
Санамышлар әйтеп китә алмассызмы?
(Укучылар җавабы)
Укытучы.
Тизәйткечләрне кем әйтә ала?
(Укучылар җавабы)
Укытучы.
Мин сезгә ребус тәкъдим итәм.
Уен: (Ребуслар тәкъдим ителә) Монда нинди сүз язылган?
6н,
1лек, 100ә, 100ек, к3.(ачылмалы тактада)
.
(Укучылар җавабы)
ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшне дәвам
итәбез. 1 минут вакыт бирелә.
Укытучы. Вакыт чыкты, хәзер ТАИМД ПЭА ШЭА структурасы буенча
эшлибез. (укучылар эшлиләр, фикерләрен туплыйлар, аермалыкларны барлыйлар)
Хәзер эшегез белән бер-берегезе таныштырасыз. Кайсы укучының чәче озын, шул
башлый. Ярты минут вакыт бирелә. (укучылар эшлиләр)
Укытучы. Һәр пардан бер укучы үзенең,
иптәшенең һәм икесен чагыштырып, эшләре белән таныштыралар. Аермалыкларга гына
игътибар итегез. (һәр партадан 1 укучы чыгыш ясый)
Ныгыту.
1. Тормышта (“Дәрестә”,
“Урамда”, “Өйдә” “Кибеттә” яки башка темага саннар кергән җөмләләр уйлагыз.
2.
“Дәрестә” темасына аерым
җөмләләр яки текст төзеп язарга
3.
Текстлары яки җөмләләре белән
танышу.
IV. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә ниләр белдегез икән, шуны карап карыйк
әле. Мин өләшкән таблицаны тутырып бирегезче.
Мин ниләр белдем
|
Тагын ниләр белер идем
|
Нәрсәләр ошады
|
Нәрсәләр ошамады
|
|
|
|
|
Укучылар, таблицаларны
тутырып, укытучыга тапшыралар.
Нәтиҗә
ясала. Билгеләр куела.
V. Өй эше.
1 Параграфны укырга, кагыйдәләрне өйрәнергә. –барлык укучыларга да
2. Саннар белән ребус төзергә (5)
3. Әдәбият дәреслегеннән саннар
кергән 5 җөмлә язып алырга.
Галиева Гөлфия Фирдәвесовна,
МБГБУ “Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.