Тема: Антонимнар
Максаты:
капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таный һәм куллана белү күнекмәсен үстерү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
·
метапредмет
– чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;
·
предмет –
антонимнарны куллана белү;
·
шәхескә
кагылышлы – төркемнәрдә аралашуның әһәмиятен аңлап шөгыльләнү.
Дәрес барышы
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру
этабы.
1. Уңай хәләт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез,
укучылар! Хәерле көн! Имин булсын көнегез! слайд
Җавап:
Укытучы: Мин сезгә уңышлар
телим. Утырыгыз! ..
2. Өй эшен
тикшерү
Укытучы: Өй эшен
тикшерәбез. 66 нчы күнегү. слайд
67
нче күнегү. Нинди сүз килеп чыкты?
Җавап: Омоним.
3. Актуальләштерү.
Укытучы: Нәрсә ул
омоним? слайд
Җавап:Әйтелеше һәм язылышы бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр. Слайд
Укытучы: Хәлләрегез ничек? слайд
Җавап: Яхшы, әйбәт, шәп, искиткеч! слайд
Укытучы: Болар нинди сүзләр? Слайд
Җавап: Синонимнар . слайд
Укытучы: Нәрсә ул
синоним? Слайд
Җавап: Бер үк яки
охшаш мәгънәле сүзләрне синонимнар диләр. Слайд
4. Уку
мәсьәләсен кую.
Укытучы: Слайдтагы
рәсемгә карагыз. Слайд
1) Рәсемдә кемнәр
бар?
2) Алар нишлиләр?
3) Балалар һәм әби
белән бабай нинди?
4) Рәсемдә нәрсәләр
бар?
5) Алар нинди? ...............Слайд
Җавап: 1 нче
нәтиҗә. Алар капма-каршы мәгънәле сүзләр.
Нәтиҗә ясала.
Укытучы: 2 нче
нәтиҗә. Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр, ничек атала?
Җавап: Антонимнар. Слайд
Укытучы:
Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, сез чыгарган нәтиҗә белән туры киләме?
Җавап: Әйе. (кагыйдә
укыйлар) 40бит.
У к у м ә с
ь ә л ә с е.
Укытучы: Бүген дәрестә
нәрсә эшләрбез?
Җавап: Антонимнарны
кулланырга өйрәнербез.
II. Уку
мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
5) Яңа тема
өйрәнү. 1 нче бирем.
(Төркемнәрдә эшләү) Слайд
Укытучы: Мәкальләрне
укы. Антонимнарны тап, асларына сыз.
·
Аз сөйлә – күп эшлә.
• Башланган эш – беткән эш.
• Тырышлык зурлык, ялкаулык – хурлык.
• Ялкау кеше – ярты кеше, уңган кеше – алтын
кеше.
•
Алга бар, артка кара.
Укытучы:
Бу мәкалләр безне нәрсәгә өйрәтә?
Җавап:
Тырыш, белемле, эшлекле, акыллы булу өчен , һәр эшләгән эшне уйлап башкарырга
тиеш.
2
нче бирем. (парлап эшләү)
Укытучы:
Дәреслектәге 70 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укы.
Апа
былтыр киткән иде,
Быел
кайтты елкадан.
Ә
мин былтыр яткан идем,
Быел
тордым йокыдан.
3
нче бирем. Ысул чыгару.
Укытучы:
Антонимнарны тану өчен нишлисез?
Җавап:
Ысул :
• сүзне укыйбыз;
• мәгънәләрен чагыштырабыз;
• сүзнең капма-каршысын ачыклыйбыз;
• нәтиҗә ясап, сүзтезмәдә кулланабыз. слайд
6)
Ныгыту.
Укытучы:
Биремне укыгыз. Ничек эшләрсез?
Җавап: Ысул
кулланып
4
нче бирем. Җөмләне язып
бетер.(чиратлап) Слайд
·
Агач биек, ә куак _______
.
• Кар ак, ә җир ______ .
• Җәй җылы, ә кыш _______ .
• Шәһәр зур, ә авыл _______ .
7)
Ял итү. Физкультминут. Укучылар,
хәрәкәтләр ясап, 71 нче күнегүдәге шигырьне сөйлиләр.
5
нче бирем. Сүзләрнең антонимнарын яз һәм тәрҗемә ит (парлап эшләү)
килә
–
кия
–
бара
–
ала
-
6 нчы бирем. 72 нче
күнегү. Табышмаклар чишү. Слайд
·
Ак җир, кара тап,
Нәрсә
булыр, уйлап тап. (китап)
• Төнлә калка,
Көндез ята. Ул нәрсә? (ай)
• Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була. (кояш)
•
Алтын китте, көмеш килде
(ай-кояш)
•
Көзен туа, язын үлә.(боз)
•
Гәүдәсе бар – җаны юк,
Үзе эшләпә
кигән.(гөмбә)
8) Үз аллы эш.
7 нче бирем. Кроссворд чишү. слайд
Сүзләрнең капма-каршыларын яз.
Нинди сүз килеп чыкты? (Антоним)
1.
Ак.
2.
Зур.
3.
Пычрак.
4.
Кыска.
5.
Ерак.
6.
Яңа.
7.
Каты.
8 нче бирем. Таблицаны тутыр. слайд
зур –дәү, батыр – кыю, белемле – надан, гүзәл – нәфис,
кыш – җәй, тирән – сай
III Рефликсия(дәрес
нәтиҗәсе). слайд
1.
Нәрсә белдек?
Ничек белдек?
2.
Бәяләү.
3.
Өй эше.
• Дәреслектәге 73 нче күнегү. Антонимнар
кулланып, дәреслекнең 39 нчы битендәге рәсем буенча җөмләләр яки хикәя төзеп
язарга.
• Антонимнар кергән 5-10 мәкаль
язып килергә
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.