Инфоурок Другое КонспектыПлан-конспект урока по татарскому языку на тему "Антонимнар" (5 класс)

План-конспект урока по татарскому языку на тему "Антонимнар" (5 класс)

Скачать материал

Тема: Антонимнар

Дәрес барышы

I Оештыру.

-         Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме?

 

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап: Алдагы дәрестә без синонимнарның мәгънәдәш сүзләр икәнен белдек.

Хаталар өстендә эш.

Өй эшен тикшерү. 199 нчы күнегү.

- Укучылар, сез бүген үзегезнең уңай һәм тискәре сыйфатларыгызны да язып килергә тиеш идегез. ( Аларны тикшерү, капма-каршы сыйфатлар табылса, УМ кую яисә УМ билгеләүне алдагы биремгә калдыру)

 

III Уку  мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (1 нче слайд)

 Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

 Батыр бер үләр, ... мең үләр.

 Дошман боерса – барма, ... боерса – калма.

 Аз сөйлә, ... эшлә.

 Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.

 Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.

Укытучы: Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез (2 нче слайд). Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Көтелгән җавап: яхшы – яман, көн – төн, батыр – куркак, дошман – дус, аз – күп, эшләгән – эшләмәгән, тырышлык – ялкулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр – антонимнар, алар капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Көтелгән җавап: Антонимнар.

Укытучы: Молодцы!

Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

 

IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

 203 нче күнегүне эшләү.

Укучы: Мәкаль һәм табышмакларны укыгыз. Җавапларын әйтегез. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.

Парларда мөстәкыйль эшләү.

Көтелгән җавап: алда – артта, яхшы – яман, ялган – дөрес, белемле – белемсез, ачы – татлы, иртә-кич, карайта – агарта, бар – юк.

Бу – капма–каршы мәгънәдәге сүзләр – антонимнар.

Укытучы: Уйлап карагыз әле, сүзләр антоним булсын өчен, алар бер сүз төркеменнән яисә төрле сүз төркеменнән булырга тиеш?

Көтелгән җавап: Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.

Укытучы: Әйе, дөрес. Сүз төркемнәре арасында, сыйфат, рәвеш, фигыль, исемнәрнең антонимнары күп.

Укытучы: Антонимнарны даими антонимнарга һәм контекстуаль антонимнарга бүлеп йөртәләр. Даими антонимнар контексттан тыш та антоним буларак кабул ителәләр, аларның капма-каршы мәгънәле сүзләр икәнен бу телдә сөйләшүче һәр кеше җиңел тоя. Контекстуаль антонимнар билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып киләләр, аерым кулланганда, антонимик мөнәсәбәтләр юкка чыга:

Ак йөзләрем сары булды,

Гел сине уйлап кына. (Җыр)

Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан! (М. Җәлил)

Бирем: Югарыда бирелгән белешмәгә таянып, даими һәм контекстуаль антонимнарны билгеләгез.

1. Югарыга карап үрнәк ал,

Түбәнгә карап гыйбрәт ал. (Мәкаль)

2. Безнең халык ачы булса булды,

Дошманына төче булмады. (М. Әгъләмов)

3. Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән. (М. Җәлил)

4. Кош — канат белән, кеше — дуслык белән. (Мәкаль)

5. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. (Г. Кутуй)

(Укучылар белән физкультминутка ясау).

 Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Кулыбызны нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер  чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

 

205 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү

Укучы: Антонимнарны табыгыз. Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Укучылар, антонимнар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

-         Сүзлек хәзинәсен баету өчен.

-         Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтү өчен.

-         Чагыштырып карау өчен.

Экрандагы сүзләр белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, экранда бирелгән сүзтезмәләрне  укыгыз.  Алар турында нәрсә әйтеп була?

Бай хәерче, акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый.(3 нче слайд)

Көтелгән җавап: Сүзтезмәдәге сүзләр капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.

Укытучы: Ә хәзер шул сүзтезмәләр белән 3 җөмлә төзеп языгыз.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез үзегезнең җөмләләрегезне укып чыгыгыз.

Сорауларга нигезләнеп модель төзү.

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

-         Модельнең шапкасы? (Антонимнар)

-         Алар нинди мәгънәдәге сүзләр? (Капма-каршы мәгънәдәге)

-         Нинди сүзләр антоним була ала? (Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә)

-         Кайсы сүз төркемнәре антонимнарга бай? (Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль)

-         Антонимнарның нинди ике төрен өйрәндек? (Даими һәм контекстуаль)

 

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Парларда эшләү)

Укытучы: Парлар әзерме?

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

Беренче вариант.

1. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.

Ачык карашлы, зәңгәр күзле, йөзендә – тәвәкәллек чалымнары.

1) кыюлык;

2) җитдилек;

3) кыюсызлык;

4) батырчылык.

 

2. Билгеләнгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Хыяллар бик матур, ә зур томыш бүтәнчәрәк икән.

1) яхшы, дәү;

2) ямьсез, кечкенә;

3) начар, бәләкәй;

4) әйбәт, олы.

 

 

3. Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара антоним булган вариантны күрсәтегез:

1) көн, төн; иртә, кич;

2) хәзер, әзер; әҗәт, хаҗәт;

3) күңел, җан, бәгырь, йөрәк;

4) тагы, яңадан, кабат, янә.

 

4. Матурлык, кот, нур, ямь, күркәмлек синонимик рәтендә төп (доминанта) сүзне табыгыз.

1) ямь;

2) күркәмлек;

3) нур;

4) матурлык.

 

5.  Нишләтергә кәҗәбезне?

    Аптыратты кәҗә безне. (Р. Миңнуллин) Өзектәге омонимнар нинди төркемгә карый:

1) саф (тамыр) омоним;

2) омофон;

3) омограф;

4) омоформа.

 

 

 

Икенче вариант.

1. Билгеләнгән берәмлекнең антонимын табыгыз.

Җырны ишетеп, вагондагы халык шым булды.

1) каушап калды;

2) тынып калды;

3) качып-посып бетте;

4) шаулаша башлады.

 

 

2. Билгеләнгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Ялкаулыкның да башы менә шулай кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен.

1) җитешсезлекнең дә соңгысы;

2) тырышлыкның да ахыры;

3) эш сөймәүнең дә азагы;

4) тырышлыкның да дәвамы.

 

3. Сүзтезмәләрнең антоним парларын табыгыз: ялкау малай, аяз көн, шат бала

1) тырыш малай, болытлы көн, боек бала;

2) ялкау кыз, аяз төн, шат карт;

3) тырыш кыз, болытлы төн, боек карт;

4) иренчәк егет, болытсыз көн, көләч нарасый.

 

Синонимик рәтне табыгыз.

1) үзгәртү, яхшырту, тутыру;

2) яхшылык, изгелек; шәфкатьлек;

3) яшьтәш, авылдаш, классташ;

4) бару, чабу; утыру.

 

5.  Күркәм (сыйфат) һәм күркәм (исем, күркә сүзе тартым белән төрләнгән) омонимнар нинди төркемгә карый:

1) саф (тамыр) омоним;

2) омофон;

3) омограф;

4) омоформа.

 

 

Үзбәя

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз. Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. 

Өй эше:

1) 208 нче күнегү, антонимнарны парлап язып алырга.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект урока по татарскому языку на тему "Антонимнар" (5 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 606 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.08.2017 1329
    • DOCX 22.7 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галявова Алина Рашатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галявова Алина Рашатовна
    Галявова Алина Рашатовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 21424
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Figma: продвинутый дизайн

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 25 регионов

Мини-курс

Договоры и их правовое регулирование

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек