Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация для классного часа на тему "Лилия Сәлахетдинова"

Презентация для классного часа на тему "Лилия Сәлахетдинова"

Скачать материал
Скачать материал "Презентация для классного часа на тему "Лилия Сәлахетдинова""

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Тормышны сөюче шагыйрә.

    1 слайд

    Тормышны сөюче шагыйрә.





  • Лилия СәлахетдиноваБу галәмдә яшәү рәхәт икән,Шөкер итеп гел дә күңелдән.Ел...

    2 слайд

    Лилия Сәлахетдинова
    Бу галәмдә яшәү рәхәт икән,
    Шөкер итеп гел дә күңелдән.
    Еллар кала артта, бу тормышта 
    Инде күпме юллар үтелгән...

  • Лилия Салахутдинова Буа районы Күл-Черкен авылында бишенче кыз бала булып гад...

    3 слайд

    Лилия Салахутдинова Буа районы Күл-Черкен авылында бишенче кыз бала булып гади колхозчылар гаиләсендә 1986 елның 22 ноябрендә туа. Язмыштыр инде, дүрт апасы сәламәт туса да, ул “бәллүр кеше” (несовершенный остеогенез) диагнозы белән дөньяга килә. Тугачтын ук Казанга күренергә алып баргач, республиканың клиник хастаханәсе табиблары: “Бу бала озак яшәмәс, яшәсә дә башы эшләмәс, күзе күрмәс, калдырып кына китегез”, дип күндерергә тырышуларына карамастан, әти-әнисе:  “Язмышка ни язса шул булыр, дүрт бала янына бишенчесе сыяр, тере баланы ничек итеп калдырып китәргә кирәк”, дип алып кайтып китәләр. Кечкенә чакта сөякләре сынып дөрес ялганмыйча кабат-кабат сынулары сәбәпле үз формаларын югалталар. Гәүдә үсмәгәч, кыз йөри алмас була. Бу җитешсезлекләр аркасында кайбер мөмкинлекләр чикләнсә дә, тулаем алганда, диагнозы аңа яшәргә комачауламый. Мәктәптә алырга тиешле белемне өйдә ала, укытучылар килеп укыталар. Үзлегеннән компьютер кулланырга өйрәнә.

  • Идел пресс нәшриятендә, 520 данә тираж белән Лилия Сәлахетдинованың
"Күңелем...

    4 слайд

    Идел пресс нәшриятендә, 520 данә тираж белән Лилия Сәлахетдинованың
    "Күңелем көндәлеге" диеп аталган җыентыгы дөнья күрде. Китапта шигырьләрем белән бергә, кайбер җыр текстлары да урын алган.

    ЭЧКЕ ДӨНЬЯМ ШУШЫ КИТАПТА
    Үзем сизми, каләм алам кулга.
    Куллар яза нидер ак биткә.
    Акрын гына, ашыкмыйча гына
    Шигырь туа күңелем түрендә.

    Шигырьләрдә минем бар уйларым,
    Кичергәнем шушы тормышта,
    Иң кадерле, серле хыялларым:
    Алар барсы шушы китапта!

  • Авторның бу өченче китабы. Ул “Зур Казан” басмаханәсендә Казан мэры Илсур Ме...

    5 слайд


    Авторның бу өченче китабы. Ул “Зур Казан” басмаханәсендә Казан мэры Илсур Метшинның ярдәмендә быел нәшер ителде.
    Лилия Сәлахетдинованың шигырьләре тормыш, мәхәббәт һәм мәңгелек кыйммәтләр хакында. Соңгы вакытларда рухи тематика да Лилиянең шигырьләренә үтеп керде.
    Китапның кереш өлешендә Лилия Сәлахетдиновага Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен биргән.

  • Шигырьләр иҗат итә башлавына  16 ел була. Танылган композитор Оскар Усманов б...

    6 слайд

    Шигырьләр иҗат итә башлавына 16 ел була. Танылган композитор Оскар Усманов белән бергәләп җырлар яза башлыйлар. Ул көй язып кына калмый, җырчыларга тәгъдим итеп, аларны яздырып – автор буларак Лилия Сәлахетдинованың барлыгын кешеләргә күрсәтә. Аларның уртак иҗат җимеше - Лилия Хәмитова репертуарында бар ("Ялгышларга юл куйма"), шулай ук Артур Бәдретдинов ("Танышулар"), яшь җырчы Гөльназ Шакирова ("Мәхәббәтсез булмый дөньяда"), Энҗе Шәймурзина ("Мәхәббәт") җырлары. Гөльназ Шакирова “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” җырына узган ел клип та төшертә. Һәм менә әле шушы көннәрдә генә барлык чыгарылыш укучыларына һәм шулай ук мәктәпне инде күптән бетергән, гел сагынып искә алучылар өчен композитор Айнур Шәрапов исемле егет ярдәмендә яңа җыр туа. Ул “Мәктәп еллары” дип атала.

  • ВАКЫТНЫ САНЫЙ КҮКЕТормыш юлы сикәлтәле,Аны уза һәммәсе.Олылар һәм балалар...

    7 слайд

    ВАКЫТНЫ САНЫЙ КҮКЕ
    Тормыш юлы сикәлтәле,
    Аны уза һәммәсе.
    Олылар һәм балалар да,
    Кала эзнең төрлесе.
    Әйе, рәхәт калдыра алгач
    Мәңгелеккә эзеңне.
    Мөһим түгел патшамы син,
    Бер сала кешесеме.
    Иң мөһиме: тормыш юлың -
    Уздыруың мәгънәле.
    Санама узган елларны,
    Кадерлә калган көнне.
    Бәлки ай, көне калгандыр
    Ә бәлки сәгатьләре.
    Күке саный... ку-ку, ку-ку...
    Кадерле мизгелләрне!
    автор: Лилия Сәлахетдинова
    Мәктәп укучылары белән очрашуда.

  • ЯШӘ СИН БИРЕШМИЧӘ!
Кемдер бәя бирә тормышыңа,Шөгелләнгән синең эшләргә.Ләк...

    8 слайд

    ЯШӘ СИН БИРЕШМИЧӘ!

    Кемдер бәя бирә тормышыңа,
    Шөгелләнгән синең эшләргә.
    Ләкин язмышыңның мизгелен дә
    Күрми хәтта төнге төшендә.
    Аңламас ул, һичкайчан да синең
    Моңа ничек ирешкәнне дә.
    Ул бары тик - бәя бирә белә,
    Менеп җиткәч үз менбәренә!
    Артларына борылып караса да
    Керә алмастыр ул хәлеңә.
    Чөнки язмыш юлы һәр кешегә
    Туганда ук төрле бирелә.
    Тормыш юлын ул да узган, әйтмим
    Очрагандыр авыр мең киртә.
    Ләкин синең язмышыңа нокта
    Тырыша ул куярга иртә!
    Ә син менә, барсына күз йомып
    Омтыласың алга, җиңүгә!
    Бар көчеңне бирәсең, тик елмаю
    Күрсеннәр дип синең йөзеңдә.
    Күңелеңне тырнаса да хисләр,
    Тырышасың син белдермәскә.
    Чөнки моңа кадәр бит өйрәндең,
    Бернигә дә һич бирешмәскә!
    Артта көлеп, сөйләп калсалар да
    Салышасың ишетмәмешкә.
    Чөнки синең максат үпкә түгел
    Ә чын дуслык төзеп яшәрдә!
    Бәя бирсен сиңа менбәрдәге,
    Тәнкыйтьләсен әйдә үзенчә!
    Ләкин аңа язмышыңа нокта
    Куярга син һич ирек бирмә!
    Бар уйларың чәчче киң җиһанга,
    Яңа юллар төшер ак биткә.
    Үрнәк алып яшәүчеләр булгач,
    Юкка килмәгәнсең бу җиргә!

    Лилия Сәлахетдинова

  • Көтә белгәнгә - иң яхшысы була (Л.С.)

    9 слайд

    Көтә белгәнгә - иң яхшысы була (Л.С.)

  • БЕЛИК ЗӘКАТЬ КАНУНЫНБаймын дип тәкәбберләнмә,Саулыгың югалтырсың.Акчаң бул...

    10 слайд

    БЕЛИК ЗӘКАТЬ КАНУНЫН
    Баймын дип тәкәбберләнмә,
    Саулыгың югалтырсың.
    Акчаң булыр тартмаң тулы,
    Тик рәхәтен тапмассың.
    Бар малыңнан бүлсәң өлеш,
    Белеп зәкать канунын:
    Эшләп тапкан акчаларның,
    Син рәхәтен табырсың.
    Шөкер итеп яшә җирдә,
    Шулчакта бай булырсың.
    Рәхмәт диеп бер Аллаһка,
    Һәрчак дога кылырсың.
    Ялкауланмый йөрәкләргә,
    Чәчсәң Ислам орлыгын.
    Оныкларың динле булыр,
    Ихластан куанырсың.

    Лилия Сәлахетдинова

  • «Ислам авазы» радиоэфирында.

    11 слайд

    «Ислам авазы» радиоэфирында.

  • «Курай» радосындаБӘХЕТ-ЯШӘҮ  БУ  ҖИРДӘМинем өчен бәхетЯшәү үзе бу җирдә!"С...

    12 слайд

    «Курай» радосында
    БӘХЕТ-ЯШӘҮ БУ ҖИРДӘ
    Минем өчен бәхет
    Яшәү үзе бу җирдә!
    "Син бәхетлеме?" дисәләр
    Шулай әйтәм һәркемгә.
    Бәхет түгелмени инде!?
    Телем бар сөйләшергә,
    Колакларым ишетә,
    Күзләрем шөкер күрә!
    Әти-әнием янымда,
    Апалар бар килергә.
    Бәхет өчен күпме кирәк
    Тормышны сөючегә?!

  • ШӨКЕР ИТИК АЛГАНДА СУЛЫШБез кешеләр, үзебез гадибез дәӘмма бездә төрле чагы...

    13 слайд

    ШӨКЕР ИТИК АЛГАНДА СУЛЫШ
    Без кешеләр, үзебез гадибез дә
    Әмма бездә төрле чагылыш.
    Саклаганбыз күңел түрләрендә
    Әллә ниләр һәм алар - табыш.
    Үзе зур бер театрлы – дөнья.
    Җаннар төрле ә бу шаккаткыч.
    Бәхет кояшына болыт керсә,
    Ашыгабыз телибез каргыш.
    Тормыш сукмаклары, күркәм, ярыш:
    Ак һәм кара тасмалар катыш.
    Сәнгать мәйданнары иркен бездә,
    Тизлек алгач кирәк тик чабыш.
    Уйнап-җырлап-биеп яшибез без,
    Һичкемдә юк кайгы вә сагыш.
    Авыр сүзләр әйтә күрмик бары,
    Ашыгып дим, эшләмик ялгыш.
    Мәдәниять өлкәсендә кызу,
    Төрле хәлләр, һәркөн яңарыш.
    Көндез шомаруга басым ясап,
    Сәхнәләрдә кичен уйналыш.
    Бәхет бит ул, сөйгән кешең, эшең
    Булган чакта өйләргә кайтыш.
    Табыннарда тәмлүшкәләр куеп,
    Мәтрүшкәле чәйләр кайнатыш.
    Тормыш юлдашыңа күңелең ачып,
    Барлык уйларны да бушатыш.
    Ә ул сине ихласыннан тыңлап
    Киңәш бирсә, елмаю катыш.
    Яшик дуслар барсын сөендереп,
    Булсын туган, булсын ул таныш.
    Безгә бәхет килер, ышаныгыз,
    Кирәкми лә йөзләргә сагыш.
    Күкләр зәңгәр, тыныч безнең, шөкер,
    Тик еракта бомбалар, сугыш...
    Онытмагыз! Тыныч тормыш өчен
    Кирәк сорап догалар кылыш.
    Исәнлектә яшик дуслар, бергә,
    Сайламыйча начар борылыш.
    Гомерләрнең кадерен белеп яшик,
    Алган саеп яңа бер сулыш.
    Лилия Сәлахетдинова

  • Өченче эшлекле хатын-кызлар форумындаЛилия Сәлахетдинова танылган шагыйрә ген...

    14 слайд

    Өченче эшлекле хатын-кызлар форумында
    Лилия Сәлахетдинова танылган шагыйрә генә түгел, ул шулай ук “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгенең актив волонтеры да. Гомерен инвалид арбасында үткәрүенә карамастан, ул социаль һәм иҗади яктан актив тормыш рәвеше алып бара.

  • Ковальчук һәм аның командасы
белән.Лилия: - Алексей, я вам хочу подарить свою...

    15 слайд

    Ковальчук һәм аның командасы
    белән.
    Лилия: - Алексей, я вам хочу подарить свою книжку стихов. Она, правда, на татарском языке, а вы его не знаете.
    Морозов: - Я обязательно попрошу кого-нибудь перевести, — заверил он.
    Лилия: - Можно с вами сфотографироваться? — попросила поэтесса.
    Морозов: - Никаких вопросов. Давайте я даже книжку в руку возьму, чтобы все ее потом видели и покупали.

  • РӘХМӘТЛЕМЕН ӘНИГӘ Әниемнең изге сүзе Гел минем күңелемдә. Әнием якын дусты...

    16 слайд

    РӘХМӘТЛЕМЕН ӘНИГӘ 
    Әниемнең изге сүзе 
    Гел минем күңелемдә. 
    Әнием якын дустым да 
    Таяныч, терәгем дә. 

    Ул кылган изгелекләрне 
    Онытмам гомердә дә. 
    Хөрмәт йөзеннән исемен 
    Уярлык бит һәйкәлгә.

    Лилия Сәлахетдинова

  • «Бу кыздагы энергия – искиткеч! Берсендә безнең «Сөембикә» журналы уздырган к...

    17 слайд

    «Бу кыздагы энергия – искиткеч! Берсендә безнең «Сөембикә» журналы уздырган конкурста җиңеп чыкты ул. Бүләкләү тантанасына чакырдык. Ялындырмый-нитми генә килде. Берүзе! Ничек берүзең йөрисең, дип безнең ах-ух килүебезгә: "Нәрсәсе бар аның. Такси чакырттым да килдем". диде. Әле бер әрҗә китабын да алып килгән булып чыкты. Вәт малай! Коляскада утырганнарны гадәттә бик кызганабыз. Ә Лилиягә сокландык. Аның коляскада утыруын да оныттык хәтта. Лилия киткәч, без, редакциябез белән берара исебезгә дә килә алмый тордык. Искиткеч кыз, искиткеч! Шулкадәр маладис! Көннәре куаныч белән үтсен, көнкүреше тагын да җиңеләйсен, үзен бик бәхетле итеп хис итсен.»
    Лилия Зайнуллина

    «Лилия көчле шәхес, минем гомерләре коляскада узган күпләр белән аралашканым бар. Бар күп очаркта алар үзләрен башкалардан түбән, кызгануга дучар булган дигән фикердә. Лилия башкача, ул беркайчан да башын иеп сыгылып төшмәячәк. Мин ышанам Лилия Салахутдинова турында татар халкы бер кайчан да онытмаячак. Аның иҗат һәм гөмер юлын кайта-кайта ул татар халкының горурлыгы дип сөйләнәчәк. Алга бары тик, уңышлар гына сиңа Лилия дустым.»
    Зиннур Тимергалиев

  • БӘХЕТ - АТА БУЛУДАБалаларым бар бит, шөкер,Зур рәхмәт хатыныма!Нәрсә җитә...

    18 слайд


    БӘХЕТ - АТА БУЛУДА
    Балаларым бар бит, шөкер,
    Зур рәхмәт хатыныма!
    Нәрсә җитә соң ир-атка
    Җирдә - Ата булуга!
    Балачакка кайтасың да,
    Әйдә, атлы уйнарга.
    Ләкин ярдәм итергә дә
    Бит кирәк онытмаска.
    Әнә, кызым йоклап китә,
    Улым тели урамга.
    Хатын белән без эшләрне
    Күптән салдык чиратка.
    Ашны да пешерешәм,
    Кер эләм, кирәк чакта.
    Буйдак вакытларым узды.
    Мин бит - җаваплы ата!
    Иң зур бәхет: тулы гаилә.
    Бәхет - Ата булуда!

    БӘХЕТ УЛ - АНА БУЛУ
    Бәхетнең иң зурысы ул - Ана булу!
    Шул исемгә чын мәгънәдә тугъры калу.
    Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
    Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.

    Бәхетнең иң зурысы ул - Ана булу!
    Нәниеңнең бармакларын учта тою.
    Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
    Бала исе килә торган керләр юу.
    Хатын-кызның төп бурычы - Ана булу!

    Лилия Сәлахетдинова

  • САГЫНАМ ҺӘР МИЗГЕЛЕНСоңгы язым булды микән әллә...Бик сагынам бу ел - май к...

    19 слайд

    САГЫНАМ ҺӘР МИЗГЕЛЕН
    Соңгы язым булды микән әллә...
    Бик сагынам бу ел - май кичен.
    Кайчакларда, куаныплар куям
    Буталгачтын өнем һәм төшем.
    Йоклаганда, язга бик еш кайтам,
    Матурлыктан китә бар көчем.
    Ак чәчәкләр арасында калам
    Алмагачлар җәйгәч итәген.
    Соңгы язым булды микән әллә...
    Бик юксынам майның кичләрен.

    Лилия Сәлахетдинова

  • «Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул...

    20 слайд

    «Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.» 
    (Кәрим Тинчурин)

  • ЯБЫК БУЛАЧАК ЮЛЛАРКайчандыр, мин, китермен дә кайтмам.Кире юллар - ябык бул...

    21 слайд

    ЯБЫК БУЛАЧАК ЮЛЛАР
    Кайчандыр, мин, китермен дә кайтмам.
    Кире юллар - ябык булырлар.
    Туганнар да, дуслар, танышлар да,
    Барысы да, монда калырлар.
    Үлемнән мин курыкмыймын, әмма
    Күпме микән көннәр калганнар?
    Белмәгәнгә, яшим бик кадерләп
    Санаулы шул җирдә минутлар.
    Без бит бары - сынау өчен туган,
    Бу җирдә без бары кунаклар.
    Шуны искә төшереп, шыпырт кына,
    Яфракларын коя агачлар.

    Лилия Сәлахетдинова

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 412 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2017 2191
    • PPTX 4.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сахапова Земфира Ильясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сахапова Земфира Ильясовна
    Сахапова Земфира Ильясовна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22692
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой