Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре
8нче сыйныф
(татар төркеме)
2 слайд
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“8 нче урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галеева Лилия Рәис кызы
3 слайд
Ул сөйләм төзелешен өйрәнә.
Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә.
Инверсия нәрсә ул?
Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр?
Җөмләдә баш килештә килеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк?
Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә.
Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә?
Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?
Җөмләнең баш кисәкләреннән генә торган гади җөмлә нинди була?
Баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләре дә булса, җөмлә нинди?
4 слайд
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре
Тойгылы җөмлә
Сорау җөмлә
Боеру җөмлә
5 слайд
Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә.Тавыш логик басым төшкән сүзгә кадәр күтәрелә, аннары төшә башлый. Логик басым төшә торган сүз әйтелә торган фикергә яңалык алып килә, җөмләдә хәбәр алдында килә. Гадәттә, хикәя җөмләдә ия җөмләнең башында, хәбәр ахырда урнаша.
Хикәя җөмлә
6 слайд
Сорау җөмлә
Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, сөйләүченең үзенә бирелә һәм сорау интонациясе белән әйтелә. Сорау җөмләнең хәбәренә -мы,-ме, -мени, -мыни кисәкчәләре ялгана яки сорау алмашлыклары кулланыла. Татар телендә сорау җөмләдә логик басым яңалык сорала торган сүзгә төшә. Ул хәбәр алдына куела.
7 слайд
Боерык җөмлә
Боерык җөмлә боеруны, эш кушуны үтенүне, киңәш итүне белдерә. Ул боеру интонациясе белән, югарырак тонда әйтелә. Андый җөмләләрдә боерык фигыльләр һәм инфинитив еш кулланыла. Боерык җөмләнең хәбәре составында хәбәрлек сүзләр була.
-а,-ә,-ый,-и +күр(мә) формасы да катгый итеп эш кушуны, боеруны белдерә. Боерык җөмләдә -асы, -әсе, -ыйсы, -исе + бул(ма) формасы да еш очрый.
8 слайд
Тойгылы җөмлә
Тойгылы җөмлә көчле тойгыны белдерә, югарырак тавыш белән әйтелә.Аларда төрле тойгылар чагыла: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Андый җөмләдә көчле хис-кичерешләр белдерелә, еш кына төрле эмоциональ ымлыклар, кисәкчәләр кулланыла. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.
9 слайд
Теоритик сораулар
1. Әйтү максаты ягыннан җөмләләрнең нинди төрләре була?
2. Хикәя җөмлә нинди билгеләргә ия?
3. Сорау җөмләгә нинди билгеләр хас?
4. Боеру җөмләгә нинди билгеләр хас?
5. Тойгылы җөмләләр нинди үзенчәлекләргә ия?
10 слайд
Исегездә тотыгыз! Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә.
Мәсәлән: Карасана, нинди гөлчәчәкләр!
Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? (Д. Аппакова).
Сөйләшеп кара әле син аның белән! (С.Әдһәмова)
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 003 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галеева Лилия Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.