Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку для 8 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 8 класса

Скачать материал

 

 

                                                                   

 

                      

    

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ    

2014-2015 уку елы

 

   

 

 

                                          

 

 

 

 

           

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.     “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2.     “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.     Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.     Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

5.     Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

Методик ярдәмлекләр: 

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

 

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

 

 

9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

 

1.     Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

2.     Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

3.     Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

4.     Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

5.     Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

 

Бурычлар

 

1.     Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2.     Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3.     Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

4.     Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5.     Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

6.     Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

7.     Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

8.     Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

9.     Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

 

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

 

1.     Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

2.     Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

3.     Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

4.     Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

5.     Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

6.     Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

7.     Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

 

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

 

1.     Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

2.     Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

3.     Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

4.     Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

5.     Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

6.     Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булдыру.

 

 

 

 

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

 

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 51 сәгать, сөйләм үстерү – 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән  тыш уку - 8 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 3 сәгать.

 

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

         Дәреснең темасы

Сәг.саны

Үтәлү вакыты

Дәрес тибы, методик алымнар, эш төрләре

 

               Өй эше

 

Конт.үлчәү төрләре

 

Көтелгән нәтиҗә

 

план

Факт

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.

1

 

 

Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

“Әдәбият белеме сүзлеге”, “Татар әдәбияты тарихы” җыентыкларын һәр дәрестә кулланма итеп алырга. Дәреслек:5-13 нче битләр.

 

Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге турында төшенчә бирү

2

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары. Рун язулы истәлекләр.

1

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.

 

Хрест.- 5-7 бит.

Дәр-к 21 бит, 1-5 нче сораулар.

 

Рун язулы истәлекләрнең тарихы белән танышу

3

 

 

 

4

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

1

 

 

 

1

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.

Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә.

Дәр.- 22-29 бит., 29 бит- 3 нче сорау, 35 бит – 4 нче сорау.

 

Борынгы төркиләрнең уйгур язулы истәлекләре белән танышу

5

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

1

 

 

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.

Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә. Хрест.- 19-24 бит.

Дәр.-35-43 бит.

 

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында кыскача мәгълүмат алу

6

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.

Әдәбият теориясе. Шәрык классикасы.

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фольклорындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

“Йосыф” сүрәсен укырга.

 

 

Кор. Һәм аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше белән танышу

7

Болгар чоры әдәбияты. Кереш.

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау.

Татар фольклорындагы болгар чорына мөнәсәбәтле ядкярләр, газета-журналлардагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга.

 

Болгар дәүләтенең тарихы, мәдәнияте белән танышу

8

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы.

1

 

 

Газета-журналларның яңа саннары белән танышырга, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оештыру.

Кол Гали турында мәгълүмат тупларга.

Дәр.- 52-55 бит.

Тестлар.

 

9

 

10

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.

Әдәбият теориясе. Традиция һәм новаторлык.

2

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар белән чагыштыру.

Хрест.- 27-53 бит.

 

62-63 нчы битләрне конспектлаштырырга

 

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә алу, традиция һәм новаторлык төшенчәләрен аңлау

11

“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау).

1

 

 

Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Йосыф, Ягъкуб, Зөләйха образларына бәяләмә бирергә әзерләнергә.

 

Әсәрдә автор әйтергә теләгән төп фикерләрне ачыклау

12

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.

“Хәтимә” өлешен ятларга.

 

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея – проблематикасын ачыклау

13

 

 

 

“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмичте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.

Әдәбият теориясе. Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры.

2

 

 

Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.

 

Сорауларга җавап бирергә

 

 

Сочинение язарга әзерләнергә.

 

 

Дастан жанрын тирәнтен өйрәнү

14-15

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

(“Кыйссаи Йосыф” поэмасы –халыкның рухында)

2

 

 

Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау.

Сочинениене язып бетерергә. Аерым укучыларга Алтын Урда чоры турында докладлар әзерләргә .

сочинение

 

16

 

 

 

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү.

 

 Суфичылык.

  1

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү, дәреслектәге язманың конспектын төзү.

89 бит-сорауларга җаваплар әзеләргә.

 

Сораулар һәм биремнәр

 

Алтын Урданың тарихы һәм әдәбияты белән танышу

17

 

 

 

 

 

 

 

18

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми,  Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

 

 

 

Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәрен анализлау

2

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару.

Мөстәкыйль рәвештә “Кисекбаш” әсәрен укырга. Таблицаны тутырып бетерергә.

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

 

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре белән танышу

19

Мәхмүд Болгари һәм аның “Нәһҗел – фәрадис “ әсәре

 

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзнечәлекләре.

“Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укырга.

 

 Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышын һәм хәл ителешен карау

20

Класстан тыш уку. Котб “Хөсрәү вә Ширин” .

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзлзнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын укырга.

 

 

21

 

 

С.Сараиның тәрҗемәи хәле.

 

 “Гөлстан бит-төрки”  ссссссиәсәрен, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку һәм анализлау.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру.

123 – 125 нче битләрне укырга

 

Шагыйрь әсәрләреннән  аерым үрнәкләрне ятлагыз

 

С.Сараиның тәрҗемәи хәле белән танышу, һәм дастандагы сурәтләү чараларын табу

22

 

 

23

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш.

 

 “Идегәй” дастаны.

2

 

 

Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы.

Казан ханлыгы чоры вакыйгалары тасвирланган әсәрләргә күзәтү ясарга.

“Идегәй”нең эчтәлеген, ятлаган өзеген искә төшерергә.

Тестлар.

Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбияты белән танышу.Алган белемнәрне тирәнәйтү

24

 

 

Класстан тыш уку. Сәйяди “Дастаны Бабахан”.

Әдәбият теориясе.Әдәби багланышлао.Әдәби тәрҗемә.Газәл.Касыйдә.Гаруз.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

Дәфтәрләргә әсәр турында конспект язарга.

 

Сораулар һәм биремнәр.

 

 

25

 

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.

2

 

 

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Таблицаны тутырып бетерергә. Лирик герой төшенчәсен, тел-сурәтләү чараларын искә төшерергә.

 

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр белән танышу. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат алу.

26

 

 

 

 

 

 

 

Мөхәммәдьярның тәрҗмәи хәле.

 

 

 

 “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары.

 

Әдәбият теориясе. Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эзләнү һәм иҗади ук ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

Биографиясен сөйләрә

 

 

 

Эчтәлек сөйләргә

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

 

Тел – сүрәтләү чараларын табу, лирик герой турындагы белемнәрне киңәйтү

27-

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Мөхәммәдьяр – гуманист шагыйрь” дигән темага  инша. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

2

 

 

 

Ф.Латыйфиның “Хыянәт”романын укырга.

сочинение

 

29

 

 

XVII йөз әдәбиятына күзәтү.

 

 

 “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат.

1

 

 

 

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.

Таблица эшләргә.

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

 

“Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат алу

30

 

 

Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле.

 

 “Хикмәтләр”ен уку һәм анализлау.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, сүзлек эше, уку, сөйләү, әсәрнең телен, корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап әзерләү.

Биографиясен сөйләргә

 

Бер хикмәтен ятларга

 

Хикмәтләр төшенчәсен аңлау, аларны уку, анализлау

31

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Г.Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына күзәтү.

1

 

 

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү.

Дәр.- 174-179 битләр буенча таблица тутырырга.

Тестлар.

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Г.Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларын белән танышу

32

 

 

 

 

 

 

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле.Иҗатына күзәтү.

 

 

 

 

 

 

1

 

 

 

 

 

 

 

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.

217-222 нче битләрдәге материал буенча сөйләү өчен план төзергә.

 

 

 

 

 

Иҗатына гомуми күзәтү ясау

33

Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. Әдәбият теориясе. Мәдхия, мәрсия.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Текстка әзерләнергә.

 

Мәдхия, мәрсия хакында белү

34

Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына йомгак.

1

 

 

Тикшеренү ысулы: иҗад эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

 

сочинение

 

 

35

 

XIX йөзнең беренчеяртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу.

Конспектны төгәлләргә.

Сораулар һәм биремнәр

Эчтәлек сөйләргә

 

 

 

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү ясау

36

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

1

 

 

Иҗади уку ысул: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

 

 

Әбелмәнх Каргалый иҗаты белән танышу

37

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

1

 

 

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

 

 

Язучыларның иҗатларында чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләрен билгеләү

 

38

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

1

 

 

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

“Мулла белән абыстай” шигырен ятларга.

 

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүе турында  аңлау

39

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

1

 

 

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эәләү.

Хрест. - 217-225 б. (сәнгатьле укырга өйрәнергә).

 

Реализм турында төшенчәне аңлау

40

Г.Кандалыйның татар шигүриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Әдәбият теориясе. Шигырь үлчәмнәре.

1

 

 

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

Дәр.-263-270 бит (конспектларга), индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

 

Шигырь үлчәмнәрен карау

41

 

 

 

 

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү.

 

 Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

 

1

 

 

 

 

 

 

 

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

Дәр.-282-285, 288-292 б. (сөйләргә).

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

 

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә бирү

42

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия: http://www.tatar.museum.ru/M2763

295-297 б. (сөйләргә)

 

К.Насыйриның тормыш юлы белән таныштыру

43

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.

297-304 б. (сөйләргә)

 

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләрен карау

44

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятның халыкчанлыгы.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

 

 

Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсе белән танышу

45

Класстан тыш уку. “Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә.

Тестлар.

 

46

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“ К.Насыйри һәм татар халык аваз иҗаты” дигән темага инша

1

 

 

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Язып бетерергә.

сочинение

 

47

Реалистик проза үсеше

Әдәбият теориясе. Мәгърифәтчелек реализмы.

1

 

 

Күчермә ысул: проблемаы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.

Мәгърифәтчелек релизмы турында сөйләргә өйрәнергә.

 

Мәгъифәтчелек

реализмы  турында төшенчә бирү

48

 

 

 

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты.

 

 

 “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

 

 

 

 

 

 

Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә.

Биографиясен сөйләргә

 

 

 

Әсәрне укып бетерергә

 

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты белән танышу

49

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

 

 

Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Образларга характеристика бирергә

 

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау

50

 

 

 

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге.

 

 “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау.

1

 

 

 

 

 

 

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.

Биографиясен сөйләргә

 

 

Әсәрне укып бетерергә.

 

 

51

Риза Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

 

 

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

Образларга характеристика бирергә

 

 

52

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Класстан тыш ку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”

 

 

 

 

 

                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эзләнү ысулы: эзләүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

Үткәннәрне кабатларга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Викторина сорауларына җавап язу.

 

53

 

 

 

 

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты.

 

 

 

 “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

Әдәбият теориясе. Роман жанры.

1

 

 

 

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү,   әңгәмә,  нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы.

Биографиясен сөйләргә

 

 

346 – 347 нче битләрне укырга

 

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты белән танышу.

Әдәбият теориясе. Роман жанры турында төшенчә бирү

54

 

 

 

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау.

Әдәбият теориясе. Сюжет, композиция.

1

 

 

 

1

 

 

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү).

Эчтәлек сөйләргә

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

 

Әдәбият теориясе. Сюжет, композиция турында төшенчә бирү

 

55

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

 

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау (график алым – таблица төзү), аерым өзекләрне уку, эзләнү төсендәге сорауларга җаваплар бирү, геройларга мөстәкыйль бәя бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Сочинение темалары буенча әңгәмә өчен сораулар төзергә.

 

 

56

Класстан тыш уку. З.Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романы.

1

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

 

 

 

57

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

1

 

 

Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару.

Сораулар һәм биремнәр

 

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясенә күзәтү ясау

58

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.

1

 

 

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару.

Бер шигырен ятларга

 

М.Акмулланың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

59

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Акмулла – чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте.

 

 

Әдәбият теориясе. Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне искә төшерү.

1

 

 

 

 

 

 

 

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Акмулла әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәрне, канатлаы сүзләрне билгеләү, мәгънәләрен аңлату, нәтиҗәләр чыгару.

Бер шигыренә анализ язарга

 

 

 

Сораулар һәм биремнәр

Тестлар

Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне искә төшерү.

60

Гали Чокрый иҗатына күзәтү. Әсәрләрен уку һәм анализлау.

1

 

 

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

366 – 368 нче битләрне укырга

 

Гали Чокрый иҗатына күзәтү ясау

61

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. “Кайгы”, “Саран бай”, “Олысыманлык” шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

 

 

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Бер шигыренә анализ язарга

 

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә алу

62

 

 

 

 

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

Әдәбият теориясе. Драма һәм комедия жанрлары.

 

1

 

 

 

 

 

 

Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү.

388 -390 нчы битләрне конспектлаштырырга

Викторина сорауларына җавап бирү.

Татар драматургиясенең беренче адымнары белән танышу

63

 

 

64

Г.Ильяси “Бичара кыз”

 

 

 Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”. Пьесаларны уку, анализлау.

1

 

 

1

 

 

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (кыскача сюжетны сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү), әңгәмә.

Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә.Иншага әзерләнергә.

 

 

65

 

66

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Контроль сочинение “Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары”.

 

2

 

 

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Үткәннәрне кабатларга

Сочинение

 

67-68

Үткәннәрне кабатлау.Йомгак.

 

2

 

 

Сорауларга җавап бирү.

 

Тест.

Йомгаклау.

69-70

 

 

 

Резерв дәрес.

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Методик кулланмалар

 

 

1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004

    2 . Дәреслек : Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. - Әдәбият.-Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2005

    3.  Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закиранов.Татар әдәбияты: Теория.Тарих.—Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2006

    4. Миңнегулов Х.Й. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999

   

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку для 8 класса"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по работе с молодежью

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 334 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.11.2015 692
    • DOCX 167 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Чулякмина Альфира Мухаммятовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16632
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Управление проектами: от планирования до реализации

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов