Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:




Аңлатма язуы

Татар теле

7нче сыйныф (105 сәгать)

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1.Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )

2. “РФның халык телләре турында” 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы” ( 24.07.1998).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования").

4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

6. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»)

7. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “ Дәүләт программасы.

8. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

9. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы.

10. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

12.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

13. Эш программаның статусы: Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга (1-11” .Ч.М. Харисова,К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина. Казан. Татарстан китап нәшрияты), “Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, 1-11 сыйныфлар Казан“Мәгариф” нәшрияты) ;РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ Төзүчеавторлары Р.З.Хәйдәрова,К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова (2013ел) нигезләнеп төзелде.





Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

2015 - 2016 нче уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2+1 сәгать (елга 105 сәгать) вакыт каралган . Шуның

1 сәгате мәктәп компонентыннан өстәмә сөйләм телен үстерү һәм грамоталылыкны арттыру өчен бирелә.


УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Укытуның гомуми (предмет) нәтиҗәләре

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

7 нче сыйныф

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Программаның тематик эчтәлеге



Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Белем һәм тормыш

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

2

Без бергә ял итәбез

Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.


3

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

4

Без Татарстанда яшибез

Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова.

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.




Укучы үзләштерергә тиешле грамматик материал



7нче сыйныф

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  2. Рәвеш төркемчәләре.

  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  5. Хәл фигыль белән таныштыру.

  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

10.Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру




Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү


1 “Татар теле” 7 класс, Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 дәреслеге файдаланылды.

2.Укытучылар өчен методик кулланма “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”,7нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014

3. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся» Н.Челны, 2004

4. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006

5. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

6. Электрон ресурслар: nsportal.ru, http://pedsovet.su, belem.ru, https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.




Тикшерү төре

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Барысы

Сочинение



1


1

Контроль/мөст эшләр

2/1

1/1

1\1

1\2

5\5

Барлыгы

3

2

3

3

11















Календарь –тематик план






Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

предмет

метапредмет

шәхси











П ф



1

Яңа уку елы” темасы буенча лексик-грамматик материал

1

01.09


1нче сентябрь бәйрәме белән котлый

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаштыру

Соруларга җавап бирү;әңгәмә төзү

2

Яңа уку елы”. Сыйфатлар ясалышы.

1

02.09


Яңа уку елына әзерлек турында сөйләшү

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаштыру

Танып белү активлыгын үстерү

3

Яңа уку елы”. Сыйфатлар ясалышы.д\м сөйләм.

1

04.09


белү бер-береңә комплиментлар әйтә белү.

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаштыру

Сыйфатларны җөмләдә дөрес куллану,язу

4

Минем җәйге ялым”.Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

08.09


Җәйге каникулда кайда булуыңны сөйли белү

Тиешле мәгълүматны сайлап алу

Туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү

Сүз байлыгын үстерү,төркемнәрдә эшләү

5

Минем җәйге ялым”.Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

09.09


Җәйге каникулда ничек ял итүеңне сөйли белү

Тиешле мәгълүматны сайлап алу

Туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү

Сүз байлыгын үстерү,төркемнәрдә эшләү

6

Минем җәйге ялым”. Үткән заман хикәя фигыль.

1

11.09


Җәйге каник-да кайда булуыңны ничек ял ит-ңне сөйли белү

Тиешле мәгълүматны сайлап алу

Туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү

Тәрҗемә итү;тыңлап аңлау

7

Хәл фигыль.

1

15.09


Хәл фигыльне сөйләмдә куллану

Кирәкле төзәтмәләр кертү, үз эшчәнлегең белән идарә итү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу

Танып белү активлыгын үстерү

8

Кереш контроль эш.

1

16.09


Хәл фигыльне сөйләмдә куллану

Кирәкле төзәтмәләр кертү, үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Каг-не үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Контроль эш.

9

Хәл фигыльнең 4 төре.

1

18.09


Хәл фигыльне сөйләмдә куллану

Кирәкле төзәтмәләр кертү, үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Каг-не үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Хәл фигыльләрне җөмләдә дөрес куллану

10

Мәктәптә беренче көн”

1

22.09


Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү

Аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләре белән сөйли белү

Тексттагы ситуациягә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сүз байлыгын үстерү;тәрҗемә итү,төркемнәрдә эшләү

11

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллану

1

23.09


Дустыңа яхшы киңәшләр бирә белү

Төп мәгълүматны аерып ала белү

Тексттагы геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Соруларга җавап бирү;әңгәмә төзү

12

Без киңәшләр бирәбез” .

1

25.09


Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү

Аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләре белән сөйли белү

Тексттагы ситуациягә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Тыңлап аңлау;фикерләр әйтү

13

Без киңәшләр бирәбез” . Д/м сөйләм.

1

29.09


Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү

Аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләре белән сөйли белү

Ситуациягә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сүз байлыгын үстерү;тәрҗемә итү;

14

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

30.09


Боерык фигыльне диалогик, монологик сөйләмдә куллану

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

15

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Без бергә дәрес әзерлибез”

1

02.10


Классташларыңның ничек укуы китапны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү

әңгәмәдәшнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

16

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Без китапханәгә йөрибез”

1

06.10


Классташларыңның ничек укуы китапны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү

әңгәмәдәшнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

17

Рәвеш төркемчәләре.

1

07.10


Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә аера белү.

Аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

18

Рәвеш төркемчәләре. “Без китаплар укыйбыз”

1

09.10


Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә аера белү.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Рәвеш төркемчәләрен җөмләдә дөрес куллану,язу

19

Рәвеш төркемчәләре. . “Без китаплар укыйбыз”

1

13.10


Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә аера белү.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

20

Сәбәп белдерү формасы.

1

14.10


Күрә бәйлеген сөйләмдә куллану

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

21

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

16.10


Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгау.

Үз эшчәнлегең белән идарә итү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Җөмләләр төзү;сорауларга җавап бирү, парларда эшләү

22

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

20.10


Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгау.

Үз эшчәнлегең белән идарә итү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Җөмләләр төзү;сорауларга җавап бирү,парларда эшләү

23

1 нче чиреккә контроль эш.

1

21.10





Контроль эш

24

Көндәлек – документ!” Темасы буенча лексик материал.Хататалар цстендщ эш.

1

23.10


Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

25

Көндәлек – синең йөзең” Темасы буенча лексик -грамматик материал

1

27.10


Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сүз байлыгын үстерү,тыңлап аңлау,җөмләләр төзү

26

Безнең көндәлекләребез”

1

28.10


Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Сүзлек диктанты

27

Безнең көндәлекләребез” Йомгаклау дәрес.

1

30.10


Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Сүз байлыгын үстерү,тыңлап аңлау,җөмләләр төзү





2 чирек


28

Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материал

1

10.11


Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча сөйләшү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

29

Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материал

1

11.11


Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча сөйләшү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Сүзлек диктанты

30

Инфинитив+кирәк” төзелмәсе.

1

13.11


Инфинитив+кирәк” төзелмәсе.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Сүз байлыгын үстерү,төркемнәрдә эшләү

31

Инфинитив+кирәк” төзелмәсе.

1

17.11


Инфинитив+кирәк” төзелмәсе.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Җөмләләр төзү,төркемнәрдә эшләдөрес куллану ,язу

32

Белем һәм тормыш”. Мөстәкыйль эш

1

18.11




Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Мөст.эш+тест

33

Хаталарга анализ.Сыйфат фигыльнең заман формалары

1

20.11


Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллану

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Җөмләләр төзү,төркемнәрдә эшләдөрес куллану ,язу

34

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

24.11


Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллану

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

35

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

25.11


Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллану

укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирә

36

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

27.11


Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү,дөрес куллану,язу

37

Ия, хәбәр.“Буш вакыт” темасына караган лексик грамматик материал.

1

01.12


Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

38

Буш вакыт” темасына караган лексик грамматик материал.

1

02.12


Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү турында сөйләшү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

39

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

04.12


Ия белән хәбәр арасындагы сызык куя белү

укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Сүз байлыгын үстерү,тыңлап аңлау,җөмләләр төзү

40

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

08.12


Ия белән хәбәр арасындагы сызык куя белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

41

Буш вакыт – ул нинди вакыт?”

1

09.12


Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү турында сөйләшү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

42

Буш вакыт” Д\м сөйләм.


11.12




Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

43

Минем буш вакытым булса...”

1

15.12


Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

44

Теркәгечләр. “ Минем буш вакытым”

1

16.12


Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Сүз байлыгын үстерү,төркемнәрдә эшләү

45

Теркәгечләр. Контроль эшкә әзерлек.

1

18.12


Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү

укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.


46

2 чирекне йомгаклау контроль эш.

1

22.12





Контроль эш

47

Хаталарга анализ.Тезүче, ияртүче теркәгечләр.

1

23.12


Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

48

Кереш сүзләр. Йомгаклау дәрес.

1

25.12


Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү







3 чирек






49

Исем фигыль.

1

12.01


Исем фигыль.

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

50

Исем фигыльнең барлык, юклык формасы.

1

13.01


Исем фигыльнең барлык, юклык формасы.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

сүзлек белән эшләү,диалог төзү, ситуатив күнегүләр эшләү.

51

Файдалы, файдасыз үткәрелгән буш вакыт.

1

15.01


Концертка, театрга бару турында сөйләшү. Караган тамашага бәя бирү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү.

52

-лык/-лек кушымчалары. Антонимнар.

1

19.01


Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, җөмләләр төзү.

53

Ялгыш адым”шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

20.01


Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча сөйләшү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

лексик-грамматик материалны кулланып, диалог төзү. Тәрҗемә итү

54

Нәрсә ул егетлек?”проблемасы буенча лексик-грамматик материал.

1

22.01


Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча сөйләшү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, ситуатив күнегүләр эшләү.

55

Бездәге үрнәк сыйфатлар.

1

26.01


Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча сөйләшү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү. Транскрипция билгеләре белән эшләү.

56

Тартымлы исемнәр.

1

27.01


Тартымлы исемнәрне аера белү

укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

57

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

29.01


Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

58

Безнең йортның подъезды” проблемасы буенча лексик-грамматик материал.

1

02.02


Безнең йортның подъезды” дигән тема буенча сөйләшү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленәкарата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог

төзү, күнегүләр эшләү.

59

Без хикәя язабыз”

1

03.02


Безнең йортның подъезды” дигән тема буенча сөйләшү.

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү. Транскрипция билгеләре белән эшләү

60

Без бергә ял итәбез” Мөстәкыйль эш.

1

05.02





Мөстәкыйль эш. +тест

61

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

1

09.02


Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.


Җөмләләр төзү,

Күнегүләр эшләү

62

Җөмләнең иярчен кисәге - аергыч.

1

10.02


Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

63

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте.

1

12.02


өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Сүз байлыгын үстерү;тәрҗемә итү;

64

Җөмләнең иярчен кисәге –тәмамлык.

1

16.02


Җөмләнең иярчен кисәге –тәмамлык.

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

65

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

17.02


Җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог

төзү, күнегүләр эшләү.

66

Тәрбиялелек сыйфатлары.

1

19.02


Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйләшү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

67

Җөмләнең иярчен кисәге – хәл.

1

23.02


Җөмләнең иярчен кисәге – хәл.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог

төзү, күнегүләр эшләү.

68

Бер-беребезгә булышабыз”

1

24.02


Җөмләнең иярчен кисәге – хәл.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сочинение ; Фикерләрне әйтү; сүз байлыгын үстерү

69

Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча хикәя язу.

1

26.02


Дусларың белән бергә ял итүне планлаштыра белү

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Сүз байлыгын үстерү,тыңлап аңлау,җөмләләр төзү

70

Хаталарга анализ.Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

1

01.03


өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

71

Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы

1

02.03


өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог

төзү, күнегүләр эшләү.

72

Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы Контроль эшкә әзерлек

1

04.03


өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

73

3 чирекне йомгаклау контроль эш.

1

08.03





Контроль эш

74

Хаталарга анализ. “Ата-анага хөрмәт” темасына караган лексик-грамматик материал

1

09.03


Ни өчен ата-ана иң зур кеше?” темасы буенча сөйләшү

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

75

Кисәкчәләр.

1

11.03


Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

76

Кисәкчәләр язылышы.

1

15.03


Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог

төзү, күнегүләр эшләү.

77

Ни өчен ата-ана – иң зур кеше?

1

16.03


Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү. Транскрипция билгеләре белән эшләү.

78

Йомгаклау дәрес.

1

18.03


Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү


4 чирек.









79

Аралашу әдәбе.

1

30.03


Тәрбияле аралашу әдәбе турында сөйләшү

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

80

Тәрбияле булу заманчамы?”

1

01.04


Тәрбияле аралашу әдәбе турында сөйләшү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү. Транскрипция билгеләре белән эшләү.

81

Алмашлык.

1

05.04


Алмашлыкны аера белү

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

82

Билгеләү алмашлыклары

1

06.04


Билгеләү алмашлыкларын таный белү

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

83

Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе.

1

08.04


Мактанчыклык һәм тыйнаклык турында сөйләшү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Соруларга җавап бирү;әңгәмә төзү Танып белү активлыгын үстерү

84

Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?”

1

12.04


Куелган проблемага карата фикерләрне телдән яисә язмача белдерү

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Кешелəрнең гаилә өчен җаваплы булулары, аларны тəрбиялəргə кирəклеге турында əйтə белү.

Танып белү активлыгын үстерү Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

85

Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?”

1

13.04


Куелган проблемага карата фикерләрне телдән яисә язмача белдерү

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

86

Аралашу әдәбе.

1

15.04


Куелган проблемага карата фикерләрне телдән яисә язмача белдерү

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

87

Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе.

1

19.04


Мактанчыклык һәм тыйнаклык турында сөйләшү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Фикерләрне әйтү; сүз байлыгын үстерү

88

Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

20.04


Татарстан табигате байлыгы, матурлыгы турында сөйли белү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Танып белү активлыгын үстерү;әңгәмә төзү,җөмләләр төзү

89

Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

22.04


Татарстанда нинди милләтләр яшәвен һәм ничек яшәвен әйтә белү.

Укучылар-

ның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бəйрəмнəр белəн котлый һəм телəклəр тели белү.


90

Туган ягыбыз ни өчен якын?

1

26.04



Экологик тәрбия бирү.


Мөстәкыйль эш.

91

Татарстанның географик урыны.

1

27.04


Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Экологик тәрбия бирү.

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

92

Татарстанның географик климаты.

1

29.04


Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Экологик тәрбия бирү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

93

Татарстанның географик байлыклары.

1

03.05


Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

94

Без Татарстанда яшибез”

1

04.05


Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Бəйрəмнəр белəн котлый һəм телəклəр тели белү.

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү, сүзлек белән эшләү

95

Туган як турында сөйлибез”

1

06.05



Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Тексттагы тормыш ситуациясенә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Соруларга җавап бирү;әңгәмә төзү Танып белү активлыгын үстерү

96

Теләк белдерү формалары.

1

10.05


Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

97

Теләк белдерү формалары.

1

11.05


Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Парларда эшләү,сүз байлыгын үстерү,сорауларга җавап бирү

98

Теләк белдерү формалары. Контроль эшкә әзерлек.

1

13.05


Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү.

Җөмләләр төзү;кагыйдәләрне истә калдыру;

99

Еллык контроль эш.

1

17.05





Контроль эш

100

Хаталарга анализ.Максат белдерү формалары.

1

18.05


Максат белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эшләү,диалог төзү, күнегүләр эшләү.

101

Максат белдерү формалары.

1

20.05


Максат белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү

Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү,

Укучыда башкаларга карта түземлек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру.

Сүз байлыгын үстерү,тыңлап аңлау,җөмләләр төзү

102

Без туган илебез белән горурланабыз”

1

24.05


Өчен бәйлеге исем фигыль, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формалары белән кулланып максат белдерү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Кешелəрнең туган ил өчен җаваплы булулары, кирəклеге турында əйтə белү.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

103

Без туган илебез белән горурланабыз”

1

25.05


Туган илебез белән горурлану хисләрен әйтә белү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Кешелəрнең туган ил өчен җаваплы булулары, кирəклеге турында əйтə белү.

Тест

104

Еллык үткән материалны кабатлау, ныгыту.

1

27.05


Туган илебез белән горурлану хисләрен әйтә белү.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Фикерләрне әйтү,тыңлап аңлау,тәрҗемә итү

105

Еллык үткән материалны кабатлау, ныгыту.

1

31.05


Туган илебез белән горурлану хисләрен әйтә белү.


Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Парларда эшләү,,сорауларга җавап бирү









Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

1 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә (полилог) үткәрә алу;

диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча аңлау мөстәкыйль эшләр эшли алу.

Диалогик сөйләм

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу;

кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны уннан ким булмаска тиеш)

Монологик сөйләм

Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу;

сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны уникедән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлген эзлекле һәм нигезле сөйләп бирә алу.

Уку

Әдәби әсәрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр стильдәге текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу

Шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү

Язу

Лексик темага караган бәйләнешле текст язу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кыскартып, язмача белдерә алу;

рәсми кәгазьләрне (ышаныч язуы, аңлатма язуы) үрнәк буенча тутыра белү;

котлау (чакыру) хатлары, белдерү яза алу.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 1

диалогик сөйләм (репликалар саны) – 7-8

монологик сөйләм (фразалар саны) – 8-10

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү – 4 күнегү

Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 15-18

Сочинение (җөмлә саны) – 8-9 җөмлә

Бәяләү критерийлары

5”ле

4”ле

3 ле

2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.


Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.



Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

6

Сочинение

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.


Контроль эш графигы.

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты


1

Кереш контроль эш

18.09


2

1 нче чиреккә контроль эш

21.10


3

2 чирекне йомгаклау контроль эш.

22.12


4

3 чирекне йомгаклау контроль эш.

08.03


5

Еллык контроль эш.

17.05



Автор
Дата добавления 18.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров128
Номер материала ДВ-270178
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх