Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 8 класс

Рабочая программа по татарскому языку 8 класс

Скачать материал

 

Муниципальное образовательное бюджетное учреждение

основная общеобразовательная школа-детский сад д. Абдуллино

муниципального района Мечетлинский район Республики Башкортостан

452555   д.Абдуллино, ул. Ленина, 96.

Тел. 8(34770)2-53-46. E-mail – abdulinooosh@rambler.ru

 

 

 

 «Рассмотрено»

на заседании ШМО

учителей филологов

«___» __________2015 г.

Протокол № _____

Руководитель ШМО

______________

 

 

«Согласовано»

Зам. директора школы    по УВР

«___» __________2015 г.

_____________________

Фазлыева М.Ф.

 

 

«Утверждаю»

Директор

школы

«___» __________2015 г.

_____________________

Магасумова А.Р.

 

 

 

 

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по учебному курсу

«Татарский язык»

для 8 класса 

 

 

 

 

Составил учитель татарского языка

Магасумова Альфия Разаковна

Учитель высшей категории

1 час в неделю

За учебный год-34 часа

VIII класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

 

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

1.    Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэн леген планлаштыра алу.

2.    Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.

3.    Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

4.    Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

 

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

1.    Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

2.    Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

3.    Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

4.    Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

 

-уку елы башында — 80-125 сүз;

-уку елы ахырында — 85-130 сүз.

5.                  Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.

 

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

1.    Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

2.    Танып белү активлыгын үстерү.

3.    Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

4.    Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

5.    Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

       кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;

       мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сузтөзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).

6.                  Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.

 

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

       сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

       план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.

2.  Язма сөйләм:

       цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;

       сүзлек диктанты — 30-35 сүз;

       контроль диктант — 130-140 сүз;

       катлаулы план буенча изложение язу:

 

- уку елы башында — 350-400 сүзле текст (язманың күләме — 180-200 сүз);

- уку елы ахырында — 400-450 сүзле текст (язманың күләме — 200-220 сүз);

 

       фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;

       эш кәгазьләре язу (беркетмә).

 

Дәреснең темасы, эчтәлеге

План

Фактич.

Махсус белем һәм күнекмәләр

Җиһазлау, материаллар

Методлар, алымнар, анализ, МТК, 

Искәрмәләр

1

Тел һәм тел гыйлеме. Кереш.

01.09.

 

Тел гыйлеменең бүлекләрен искә төшерү. Аларның нәрсә өйрәнүләрен кабатлау.

Дәреслек, халык авыз иҗаты әсәрләре, таблица “Төрки телләр шәҗәрәсе”.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, әңгәмә, , күчереп язу

2 нче күнегү (матур итеп күчереп язарга, тыныш билгеләрен куярга).

2

7 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.

08.09.

 

Морфология бүлеген кабатлау.

Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

әңгәмә, күнегүләр эшләү

5 нче күнегү (бирем буенча башкарырга)

3

Үткәннәрне кабатлау.

15.09.

 

 

Терәк схема.

 

Орфограммаларны кабатларга.

4

Анлатмалы диктант.

22.09.

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

 

 

Кечкенә хикәяләрне искә төшерегә, берничәне укып килергә, төзелешен анализларга.

5

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

 

29.09.

 

Берничә гади җөмләдән торган җөмләнең кушма жөмлә дип аталуы.

Таблица, “Хәерле көн, укытучы” китабы, схема.

Аңлату, укытучы сүзе, күнегүләр эшләү.

П.6 – кабатларга, 31 нче бит - сорауларга җавап әзерләргә.

6

Тезмә кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

06.10.

 

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләнең тезмә кушма жөмлә дип аталуы. Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләнең теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип, ә гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмләнең теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип аталуы.

Таблица, плакат.

Аңлату, укытучы сүзе, күчереп язу, биремнәр үтәү.

33 нче бит, 1-4 нче сораулар.

7

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

13.10.

 

Кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйли торган тезүче теркәгечләр: җыючы (һәм, да, дә, да-да, ни-ни, янә-янә), каршы куючы (ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки), бүлүче (я-я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле) теркәгечләр булуы.

Таблица.

Аңлату, укытучы сүзе, күчереп язу, биремнәр үтәү.

36 нчы күнегү, 3 нче җөмлә (синтаксик анализ)

8

БСҮ. Изложение .

20.10.27.10.

 

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү.

Госпитальдә”.

 

 

9

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

10.11.

 

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлүләре.

Таблица.

Әңгәмә, бирем-нәрне төгәл үтәү, күчереп язу.

46 нчы күнегү, *теркәгечсез тезмә кушма җөмлә кергән 5 җөмлә (халык авыз иҗатыннан)

10

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

17.11.

 

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмләнең иярченле кушма җөмлә дип аталуы. Ияреп килгәне − иярчен җөмлә дип, ә ияртеп килгәне баш җөмлә дип аталуы. Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәләре ягыннан алты төргә бүленүе, ә төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүе.

Плакат, рәсемнәр.

Аңлату, мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү.

 

11

Синтетик иярчен җөмлә.

24.11.

 

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмләнең синтетик иярчен җөмлә дип аталуы, синтетик иярчен җөмләләрнең татар теленә (төрки телләргә) хас булуы, рус телендә аларның булмавы.

Терәк схема.

Аңлату, күнегүләр эшләү.

 

12

Аналитик иярчен җөмләләр.

01.12

 

 

Баш җөмләгә үзенең составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмләләрнең аналитик иярчен җөмлә дип аталуы. Аналитик иярчен җөмләләрнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе белән бәйләнүе.

Таблица.

Укытучы сүзе, күчереп язу, сөйләм телен үстерү.

 

13

БСҮ. Контроль изложение.

08.12.

 

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү.

Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. “Автобустагы исем” (№4)

 

 

14

Иярчен җөмлә һәм аның төрләре.

15.12.

 

Иярчен җөмләнең ия җөмлә, хәбәр җөмлә, хәл җөмлә, аергыч җөмлә, тәмамлык җөмләләргә бүленүе. Иярчен хәл җөмләнең иярчен урын, иярчен вакыт, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләргә бүленүе. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз кайсы кисәк булып килсә, аның ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләнең дә шул ук кисәккә туры килә торган иярчен җөмлә булуы.

Таблица.

Аңлату, күнегүләр эшләү, күчереп язу.

 

15

Контроль диктант.

 

22.12.

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

 

 

 

16

Күп иярченле кушма җөмлә турында төшенчә.

29.12.

 

 

Икедән артык җөмләдән торган кушма җөмләләрнең катлаулы төзелмә дип йөртелүләре. Катлаулы кушма җөмләләргә күп иярченле кушма җөмләләр, катнаш кушма җөмләләр һәм теземнең керүе. Гади җөмләләрнең үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән катлаулы төзелмәнең күп иярченле кушма җөмлә дип аталуы.

Таблица.

Аңлату, күчереп язу,биремнәр үтәү.

 

17

БСҮ. Контроль изложение.

19.01.

 

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү.

Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 42-50 б. (№10-11)

 

 

18

Катлаулы кушма җөмлә.

26.01.

 

 

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмәләрнең катнаш кушма җөмлә дип аталулары. Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

 

Укытучы сүзе, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

 

19

Катнаш кушма җөмлә.

02.02.

 

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмәләрнең катнаш кушма җөмлә дип аталулары. Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

 

Укытучы сүзе, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

 

20

Тезем.

09.02.

 

Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу аркасында бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмләләрнең тезем дип аталулары.

 

Материалны конспектлау.

 

21

Диктант.

16.02.

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

 

 

 

22

Җөмләнең мәгънәсе, төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре.

23.02.

 

Җөмлә белдерә торган эчтәлекнең аның төзелешенә бәйле булуы. Эчтәлек белдерүдә сүзләр, сүзләрне үзара бәйләүче чаралар белән бергә аларның әйтелү ысулларының да (интонация) катнашуы.

Интонациянең язуда тыныш билгеләре аша белдерелүе. Тыныш билгеләрен куярга өйрәтә торган фәннең пунктуация дип аталуы. Тыныш билгеләре.

“Татар телендә тыныш билгеләре” китабы.

Укытучы сүзе, әңгәмә, күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.

 

23

БСҮ. Сочинение-сыйфатлама.

01.03.

 

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, язу, акка күчерү.

Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. №12, 50-52 б.

 

 

24

Нокта, сорау һәм өндәү билгеләре, күп нокталар, куштырнаклар куела торган очраклар.

08.03.

 

Нокта, сорау, өндәү билгеләренең куелышы (7 класс, 6-7 дәресләр). Күп нокталарның цитаталарда төшереп калдырылган сүзләр яки җөмләләр урынына, төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен куелуы.

Куштырнакларның диалог формасында язылмаган туры сөйләмне; китап, газета, журнал һәм төрле оешма, предприятие исемнәрен; гадәти мәгънәсеннән башкарак мәгънә белдергән сүзләрне аеру өчен кулланылуы. Предприятие яки оешма исемнәреннән соң исемендәге сүзе килсә, куштырнакларның куелмавы.

Әңгәмә, күчереп язу.

 

 

25

Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.

15.03.

 

Өтернең кыскарак паузаны белдерүе һәм түбәндәге урыннарда куелуы: тиңдәш кисәкләр арасына; аерымланган кисәкләрне аеру өчен; кереш сүзләрне, артык җәенке булмаган кереш җөмләләрне, тынычрак тавыш белән әйтелә торган эндәш сүзләрне, ымлыкларны һәм әйе, юк сүзләрен аеру өчен; тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына; иярченле кушма җөмләдәге җөмләләр арасына; мәгънәне көчәйтү өчен кабатланып килгән сүзләр арасына. Нокталы өтернең үз эчендә өтер белән аерыла торган кисәкләре булган зуррак синтаксик берәмлекләр арасына куелуы.

Ике ноктаның санап кителә торган тиңдәш кисәкләр алдыннан көттерү паузасы ясалган урында; фигыль белән бирелгән хәбәргә ияргән аныклагычлар алдында ягъни, башкача әйткәндә, шул исәптән, шул җөмләдән кебек ярдәмче сүзләр килмәгәндә, шул урынга; бәйләгечсез иярченле кушма җөмләдәге җөмләләр арасында көттерү паузасы ясалган урынга; автор сүзләреннән соң (туры сөйләм алдыннан) көттерү паузасы ясалган урынга куелуы.

 

Аңлату, күнегүләр  эшләү сорауларга җавап бирү.

 

26

Диктант.

22.03.

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

 

 

 

27

Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.

05.04.

 

Сызыкның түбәндәге очракларда куелуы: жөмләдә исемнәр һәм исемнәр урынында йөри торган сүзләр үзләре генә хәбәр булып килгәндә, ия белән хәбәр арасына; ияне аергыч дип тану куркынычы булганда, иядән соң; кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр һәм җөмләләр арасына; тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзләр алдыннан; аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдыннан; аныклагыч тиңдәш яки бик җәенке булып, аның чиген билгеләү укучыда кыенлык тудырырлык булса, аныклагычның ике ягына да; текстының укылышына зыян китерердәй кереш җөмләләрне аеру өчен; хәбәре әйтелмәгән я ким җөмләнең пауза ясала торган урынында; ике чикне күрсәтә торган сүзләр арасына; туры сөйләм диалог формасында язылганда, һәрбер реплика алдыннан. Туры сөйләм уртасында һәм аннан соң килгән автор сүзләре янында сызыкның башка билгеләр белән бергә куелуы. Җөмләләр арасында кискен каршы куюны белдергән барыбер сүзе алдыннан сызыкның өтер белән бергә куелуы.

Җәяләрнең куелу очраклары: сөйләм барышында гына кисәтеп, өстәмә аңлатма биреп китә торган кереш сүз һәм кереш җөмләләрне аеру өчен; аныкланмышның тәрҗемәсен яки башка исеме булган аныклагычларны аеру өчен; өземтәнең авторы яки чыганагы күрсәтелгәндә; драма әсәрләрендә диалоглар эченә кертелгән автор ремаркаларын (аңлатмаларын) аерү өчен.

 

Әңгәмә, аңлату, күчереп язу.

 

28

Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау.

12.04.

 

Үтелгәннәрне кабатлау

 

Күнегү эшләү, күчереп язу.

 

29

Контроль диктант.

19.04.

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

 

 

 

30-33

 

Үткәннәрне кабатлау.

26.04.

03.0510.05.

17.05.

 

 

 

Әңгәмә, биремнәр үтәү.

 

    34

Диктант.

Хаталар өстендә эш.

24.05.

31.05.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 8 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 605 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.03.2019 343
    • DOCX 139.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Магасумова Альфия Разаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Магасумова Альфия Разаковна
    Магасумова Альфия Разаковна
    • На сайте: 5 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3541
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Мини-курс

Социальная и поведенческая психология

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе