Раслыйм
Килешенде Каралды
Гимназия
директоры Методсовет
рәисе Методберләшмә утырышында
______ Вахитова
М.Ә. ______
Сәгъдиева
Р.Ф. Протокол № 1
“ 26 ” август 2015 ел
“ 26 ” август 2015 ел “ 26 ” август 2015
ел
10 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназиянең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинова Зөлфия Әдһәм кызы
( татар мәктәбе)
2015 - 2016 нчы уку елы
10 нчы сыйныфта эш программасы
(35 сәг)
Эш
программасы статусы.
Эш программасы татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең
дәүләт стандартына, “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен
татар теленнән программа”га нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма
язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның
эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасының эчтәлеге.
1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан
Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын
кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт
теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша
алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы
санала башлады.
1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы
Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан
Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан
Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татар теленең,
татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын
тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде.
Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен,
шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы
халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру
комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә
кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт
комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер
иҗтимагый дәлил булды.
Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар
телен мәктәптә укыту бер – берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар
телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас
максатлары һәм укыту алымнары бар.
Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле
буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5 – 9 нчы,
10 – 11нче сыйныфларда укыту.
10 - 11 нче сыйныфларда ана теле дәресләрендә
белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану
күнекмәләре дә белергә тиеш.
Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында татар теле укытуның
тагын бер әһәмиятле максаты балаларга татар теле фәне буенча эзлекле
белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы
нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын,
гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз
бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш
үзенчәлеген, “тәмен”дөрес тоя алачаклар.
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан
расланып тәкъдим ителгән 10-11 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (10-11нче сыйныф өчен татар теле
дәреслеге.М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. Мәгариф.2008) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән
программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт
стандарты”на (Казан, 2005) нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре
буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 10 нчы сыйныф өчен
әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә
тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил
итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында,
программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә
тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең һәр дәресе укучының
бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.
Тематик план, программа материалын 35 сәгатькә бүлеп,
атнага 1 сәгать хисабыннан төзелде.
Программаның төп эчтәлеге.
Бәйләнешле
сөйләм үстерү (10 сәг)
Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау (3сәг)
Милли телне саклау, үстерү-милли мәдәниятне, ниһаять,
милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз;
Татар милли әдәби теленең язма тамырлары(2сәг)
Төрки
халыклар өчен гомуми булган борынгы әдәби тел (V-X йөзләр) һәм аның үрнәкләре.
Рун язуы турында төшенчә.
Төрки халыклар өчен гомуми булган иске төрки тел (X-XV йөзләр), аның
үрнәкләре.
Гарәп язуы турында төшенчә.
Иске татар әдәби теле (XVI-XIX йөзләр), аның үрнәкләре.
Татарлар кулланган язу төрләре ( 4сәг).
Гарәп графикасы. Гарәп графикасында язу үрнәкләре. Латин
графикасы.
Кириллицага нигезләнгән рус графикасына күчү. Татар әдәби
теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион
нормалары.
Морфологияне кабатлау (1)
Мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүзләр. Татар әдәби теленең сүз байлыгы.
Гади һәм кушма җөмлә синтасисын кабатлау (4)
Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре; сүзләр һәм җөмләләр
арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның,
теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында
аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш
яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш
билгеләре.
Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын
тикшерү (4)
( А,Б,С өлешләре буенча)
Эш кәгазьләре язу (4)
Белешмә, акт, васыятьнамә, ынанычнамә, беркетмә язу, тикшерә, редакцияләү.
Изложение
(2), сочинение (1)
Уку елын тәмамлаганда укучылар
үзләштерергә тиешле таләпләр
Әдәби тел нормалары үсешен халык үсешенә бәйләп
аңалата алу. Рун язу турында төшенчәләргә ия буллу. Гарәп язуында әдәби
нормаларның үсешен белъү. Гарәп язуын уку һәм бу язуның башлангыч күнекмәләрен
алу. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
Кириллицаны кабул итү, татар теленең үзенчәлекле авазларын анда бирү. Кирилл
орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның орфоэпиясгә тәэсирен өйрәнү.
Укыту – методик комплекты
Программа. Казан, “Мәгариф”,
2010. Татар телендә урта гомумибелем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән
программма
Дәреслек. 10-11нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге.М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.
Мәгариф.2008.
Татар
мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -Казан.
2005
Өстәмәләр.
1.
Диктантлар җыентыгы: Татар
урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен
кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
2.
Татар теленнән Бердәм
республика имтиханы. Казан:2005
3.
Татар теленнән Бердәм
республика имтиханы. Казан:2006.
4.
Татар теленнән Бердәм
республика имтиханы. Казан:2008.
5.
Я.Х.Абдрәхимова. Татар
теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. Мәгариф.2005
6.
5-11нче сыйныфлар өчен
диктантлар җыентыгы. “Казан: “Мәгариф” нәшрияты” 2001.
7.
Ф.С.Сафиуллина,
С.М.Ибраһимов. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. Казан: 1982.
8.
Г.Р.Галиуллина. Татар теле
Лексикология. Мәгариф.2007.
9.
Ф.М.Хисамова. Татар теле
морфологиясе. Мәгариф.2006.
10.
Ф.С.Сафиуллина,М.З.Зәкиев.
Хәзерге татар әдәби теле Мәгариф.2002
11.
Татар теленнән диктантлар
һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар. Мәгариф.1998.
12.
Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.
Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. Яңалиф.2006.
13.
Н.В.Максимов. Бердәм
республика имтиханы. Татар теленнән зачет үткәрү өчен биремнәр. Казан.2007
14.
Татар телендә тыныш
билгеләре. Казан: Мәгариф.1995.
ТЕМАТИК ПЛАН
Татар теле
Сыйныф: 10
Укытучы:
Шәйхетдинова Зөлфия Әдһәм кызы
Дәресләр саны:
барлыгы –
35 сәг.
атнага
- 1 сәг
Контроль
дәресләр: эш кәгазьләре -4
изложение- 2
сочинение- 2
тестлар - 4
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.