Аңлатма
язуы
Эш программасы
түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:
- Россия
Федерациясенең "Мәгариф турында" законы.
- Татарстан
Республикасының "Мәгариф турында" законы.
- Федераль
дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010ел.
- "Рус
телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" фәненнән
дәүләт стандарты. 1-4нче сыйныфлар. Төзхүчеләр: К.С. Фәтхуллова,
Р.З.Хәйдәрова. 2013ел.
- "Рус
телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту
программасы" (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4нче сыйныфлар,
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова,
Р.Л.Малафеева.
- Казан
шәһәре Авиатөзелеш районының ГББМУ “ 26 нчы лицееның” уку планы
Максатлар:
·
укучыларны
татарча аралашырга өйрәтү;
·
татар
теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә
үзләштерү;
·
телдән
һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
·
татар
теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына
төшендерү.
Бурычлар:
1) татар
сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
2) татар
этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм
оештырырга өйрәтү
3) программада
күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга
ирешү;
4) карап
чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле
жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5) татар
телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
6) татар
халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле
шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
7) халыкларның
үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
8)милли- төбәк компонентына
караган материалларны активрак куллану;
9)татар
халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән
таныштыру
Укыту
планында 4
нче сыйныфта татар телен укуга атнага 3 сәгать бирелә. Лицейның укыту базис
планы 35 атнага исәпләнә. Шуңа күрә календарь – тематик план 105 сәгать
исәбеннән төзелде.
1
чирек – 27 сәгать
2
чирек – 21 сәгать
3
чирек - 30 сәгать
4
чирек – 27 сәгать
Милли
– төбәк компонентына караган материалларны түбәндәге темаларны өйрәнүдә
кулланылды:
1. Татар теле
дәресе төзелмәсе.( Татарстанда Белем бәйрәме)
2. Нәрсә ул
табигать? (Татарстанның табигате)
3. Хәзерге
заман хикәя фигыль (Татарстанда яшәүче хайваннар)
4. Чөнки
теркәгече (Туган ягым язы)
5. Минем
Ватаным (Безнең Республика)
6. Җәйге
болында (Туган якта җәй)
7. Мин татар
халык ашларын яратам. ( Татар халык ашлары)
Укыту
программасының эчтәлеге
Темаларга сәгатьләр бүленеше
|
Темалар
|
Сәгать саны
|
1
|
Белем бәйрәме
|
21
|
2
|
Туган як табигате
|
16
|
3
|
Хайваннар дөньясында
|
5
|
4
|
Кышкы уеннар
|
6
|
5
|
Минем дусларым
|
12
|
6
|
Дүрт аяклы дусларыбыз
|
10
|
7
|
Язгы бәйрәмнәр
|
8
|
8
|
Минем туган илем
|
8
|
9
|
Чәчәкле җәй, ямьле җәй
|
15
|
10
|
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
|
4
|
Барлыгы
|
|
105
|
Контроль эшләр:
|
сүзлек диктанты
|
Контроль эш
|
контроль диктант
|
Контроль күчереп
язу.
|
Тест
|
|
|
|
|
|
|
1чирек
|
1
|
1
|
-
|
1
|
1
|
2чирек
|
1
|
1
|
-
|
-
|
1
|
3чирек
|
1
|
-
|
1
|
-
|
1
|
4чирек
|
1
|
1
|
-
|
-
|
-
|
Барлыгы
|
4
|
3
|
1
|
1
|
3
|
Татар теле өйрәтүнең предметара
нәтиҗәләре:
1.Регулятив универсиаль уку
гамәлләре:
- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм
эшне планлаштыруга өйрәнү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген
оештыра белү;
- билгеләгән критерийләргә таянып, эш
сыйфатына бәя бирә белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә
ала белү;
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;
- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти
белү;
- укудагы уңышларга , уңышсызлыкларның
сәбәбен аңлый, анализлый белү;
2. Танып белү универсиаль уку
гамәлләре:
- аңлап уку, тиешле
мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы
проблемаларны билгеләү;
- объектларны чагыштыру,
классификацияләү өчен уртак билгеләү;
- эшчәнлек процессында контроль һәм
бәя бирү;
- уку максатын мөстәкыйль билгеләү;
- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү,
сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;
- мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул
сайлау;
- төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә
ясау;
- төп һәм ярдәмчел билгеләрне
аеру,анализлау;
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү
күнекмәләрен формалаштыру.
3. Коммуникатив универсиаль уку
гамәлләре:
- әңәгәмәдәш белән аралашу
калыбын төзү;
- әңгәмәдәшнең аралашу холкы
белән идарә итү;
- әңгәмәдәшеңнең фикерен
тыңлый белү;
- аралашу күнекмәләрен
формалаштыру;
- коммуникатив мәсьәләгә
таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;
- мәгълүматны туплау өчен
күмәк эш башкару;
“Татар
теле” предметы буенча 4 сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси
нәтиҗәләре:
-
татар
теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
-
шәхесара
hәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
-
татар
теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
-
әхлакый
кагыйдәләрне ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар
теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
1. Тыңлап
аңлау:
-
Укытучының
өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
-
Текстны
тыңлаганнан соң, төп фикерне аера белү;
-
Татарча
сөйләмне тыңлап, сүз hәм җөмлә чикләрен билгеләү;
-
Текстны
тыңлап алгач, аңа исем бирү;
-
Ишеткән
сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
2. Сөйләү:
-
Укытучы
тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
-
Диалогта
катнашу;
-
Текстның
эчтәлеген үзгәртмичә сөйләү;
-
Рәсем
яки план нигезендә сөйләү;
-
Укыганның
эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
-
Татар
теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгатҗ итү сүзләрен куллану.
3. Уку:
-
Текстны(
хикәя, шигырҗ, экият) татарча сәнгатьле уку;
-
Балалар
өчен нәшер ителгән китаплар, газета- журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын
саклап, дөрес, йөгерек hәм аңлап уку;
-
Укыган
текстның төп фикерен аңлатып бирү;
-
Этнокультура
өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
-
Текста
очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
-
Текстны
сәнгатҗле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
4. Язу:
-
Бирелгән
темага сочинение язу;
-
Орфографик
күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
-
План
нигезендә изложение язу;
-
Татар
этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
-
Мәктәп,
гаилә, үзең турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.
4
нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле
гомумкүнекмәләр:
Грамматик
минимум
1. Татар
телендәге хәреф – аваз системасына анализ бирә белү;
2
Исемнәрне берлек һәм күплек саннарда тартым белән төрләндерү;
3.
Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану;
3. Чөнки,
шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану;
4. Мигъдар,
тәртип, җыю саннарын куллану;
5. Хикәя
фигыльнең заман формалары белән таныштыру;
6. Лексик
темага караган хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.
7. Билгеле
үткән заман хикәя фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерә һәм
сөйләмдә куллана белү.
8.
Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап,
сөйләмдә куллану;
9. Үзләштерелгән
бәйлекләрне кабатлау һәм өчен, кадәр, соң бәйлекләрен сөйләмдә дөрес куллануга
ирешү.
10. Боерык
фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формаларын сөйләмдә дөрес куллануга
ирешү;
11.
Исемнәгә аффикслар ялгану тәртибе белән таныштыру;
12.
Сорау алмашлыкларында басымны дөрес куярга ирешү;
13.
– чы /–че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру;
14.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр белән таныштыру.
15.
–сыз/-сез исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
Орфоэпик
һәм орфографик минимум
1. Сүз
басымы;
2. Басымны
дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;
3. Басымлы
иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру;
4. Басымның
үзенчәлекле очракларын белү;
5. Җөмлә
ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен
гомумиләштерү;
6.
Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
7.
Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.
Язуга
өйрәтүгә таләпләр.
- Хәрефләрне
һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;
- Аерым
җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;
- Әйтелеше
белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу;
- Бирелгән
үрнәк буенча котлау кәгазе язу.
Укучыларның
әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
·
татар
графикасы үзенчәлекләрен белү;
·
сүзнең
мәгънәле кисәкләрен аера белү;
·
өйрәнелгән
сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;
·
сүзтезмә
һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели
белү;
·
җөмләнең
баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;
·
авазларга,
сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән
күләмдә кыскача характеристика бирә белү;
·
сүзләрнең
әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
·
авазларны,
сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;
·
35-40
сүздән торган, 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
·
өйрәнелгән
орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 12-16 сүздән торган сүзлек диктанты,
45-50 сүздән торган контроль диктант язу;
Укыту
– методик комплекты
1.Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова
“Гомүми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(рус
телендә сөйләшүче балалар өчен) “ Күңелле татар теле”. 4 нче сыйныфлар өчен,
Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.
2.А.Н.
Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар.
"Яңалиф" нәшрияты. 2013 ел.
Өстәмә әдәбият
1.Сборник
правил по татарскому языку (для русскоязычных учащихся) Р. Нурмухаметова. Казань,
«Гыйлем» нәшрияты, 2007 ел.
2.Башлангыч
сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). А. Н.
Газизова. Казан, “Яңалиф”, нәшрияты, 2014ел.
3.Татар
теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр. Р. Р. Нигъматуллина . Казан,
Татарстан китап нәшрияты, 2005ел.
Кулланыла торган педагогик технологияләр: коммуникатив технология, шәхескә
юнәлдерелгән технология, информацион технология.
Техник
чаралар (шул исәптән электрон):
1.Балалар
өчен җырлар.
2.
Әкиятханә. ГТРК Тат., 2000 ел.
3.
Аудиокассеталар.
4.
Татар телендә мультфильмнар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.