1. Эшчәнлеккә әзерлек
(Оештыру моменты)
|
Эш ритмына
кертү.
1. Оештыру
моменты
- Исəнмесез, укучылар,
Дəрес бит һəрчак шулай
башлана.
Сез алырсыз дүртле,
бишле генə,
Күңелем минем моңа
ышана.
Укытучының
сөйләме.
|
Сыйныфны эшкә
әзерләү.
1.
1. Укучылар бер-берсенә,
2.
укытучыга хәерле көн
3.
теләп, дәрескә әзерләнә.
|
Шәхси:
эшчәнлеккә әзерлек;
регулятив: максат кую; коммуникатив:
укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.
|
2. Белемнәрне актуальләштерү
|
Белем дәрәҗәсен
тикшерү .
- Укучылар,
әйдәгез алдагы дәресләрдә өйрәнгәнгәннәрне искә төшерик.
-
Кыш турында нинди шигырьләр өйрәндек?
-
Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәбез?
-
Нинди кышкы уеннар беләсез?
- Молодцы, укучылар.
|
Уку эшчәнлеген
оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
-
Р. Миңнуллинның “Ак кыш”, Җ.
Дәрзаманның “Җепшек көндә”, Г. Рәхимнең “Безнең тауда”...
-
- Кошларга җимлекләр, оялар
ясыйбыз. Аларны ярма, көнбагыш, ипи валчыклары белән сыйлыйбыз.
-
- Чанада шуу, тауда “Патша тавы”
уенын уйнау, тимераякта шуу...
|
Коммуникатив:
укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып
белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга
логик анализ.
|
3. Укыту максатын кую
|
Укучыларның
белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне
китереп чыгару.
1.
Слайд. Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан
дошман.
-
Бу табышмакта сүз нәрсләр турында бара?
-
Алар безнең нинди дусларыбыз?
-
Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы:
Г.Сәгыйровның
“Акбай”шигыре белән танышу һәм дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү.
|
Максатлар куя,
дәрес темасын формалаштыра.
Песи һәм эт.
Өйдә
яшәүче хайваннар турында.
Алар
безнең дүрт аяклы дусларыбыз.
|
Регулятив:
максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку
– танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.
|
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү
|
Проблемалы ситуацияләрне
эзләп табуны оештыру.
1.
- Балалар сез
барыгыз да хайваннар яратасызмы?
- Ә сез нинди
хайваннарны беләсез?
- Нинди йорт
кошлары беләсез?
-
Хайваннарны
ни өчен “ дүрт аяклы дусларыбыз”
дип йөртәләр?
-
Алар
безгә ничек ярдәм итәләр?
- Ә дуслар
булгач, аларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
2.
Ә хәзер дәреслектәге Г.Сәгыйровның “Акбай”
шигыре белән танышыйк.
- Барыбыз да бер
кат укып чыгыйк.
- Аңлашылмаган
сүзләр бармы?
- Әйдәгез,
сүзлек өстендә эш эшлик.
Маэмай
– эт көчеге.
Ялыктырды
– ардырды.
Өрә
- кычкыра.
Йөнтәс
– йонлы, йомшак.
3. Сорауларга
җавап бирү.
Сорауларга
җавапны каршыгызда утыручы иптәшегезгә җавап бирәсез.
-
Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
-
Акбай урамда ниләр эшли?
-
Ни өчен Акбай кешеләргә өрә?
-
1 нче сыйныфта нинди хайваннар турында шигырьләр өйрәндегез?
- Молодцы, укучылар.
|
Максатка ирешү
планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
- Әйе.
- Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен,
сыер, сарык, кәҗә, ат, дуңгыз...
-
Тавык,
каз, әтәч, тавык.
-
Алар
кешеләргә ярдәм итәләр.
-
Этләр
өй саклый, армиядә, милициядә хезмәт итә.
Песиләр өйне тычканнан саклый,
кешегә иптәш булып яши. Сыерлар сөт, ит, май бирә. Һ.б.
-Аларны яратырга, якларга,
сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Укучылар
җавабы.
Акбай
исемле маэмай (эт) турында.
Ул
урамда кешеләргә өреп йөри.
Аның
кешеләр белән дуслашып, уйныйсы килә.
Г.Тукайның
“Кызыклы шәкерт”...
|
Регулятив:
планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик-
проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның
нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда
инициатив хезмәттәшлек.
|
5. Беренче кат ныгыту
|
Аңлап
кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)
1) –
Әйдәгез, шигырьне сәнгатьле итеп укып карыйк.
Эшебезне дәвам итик.
Физкультминутка.
- Укучылар, әйдәгез, бераз ял итеп,
уйнап алый әле.
Бар минем көчегем,
Шаяным, бөтерчегем ( кулларны төрле
юнәлештә хәрәкәтләндерәләр),
Сикергәли ул, уйный ( сикерәләр,
кулларын чабалар),
Койрыгын болгап туймый ( әйләнәләр).
Йөзә белә ул суда (йөзү хәрәкәтләре
ясала)
Чупырдый ул, я чума (чүгәлиләр,
торалар).
Бергәләп йөзик диеп
Минем артымнан чаба ( йөгерү
хәрәкәтләре ясала).
-Рәхмәт, молодцы.
|
Алгоритмнарны
телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
Укучылар
шигырьне чылбырлап укыйлар.
|
Регулятив:
контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку-
бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар
сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары;
коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә
кертү, аны бәяләү.
|
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль
тикшерү эшчәнлеге.
|
Яңа
белемнәрне куллану эшен оештыру.
“МОДЕЛЬ
ФРЕЙЕР”структурасы аша ныгытырбыз.
-Мин
сезгә дүрт өлешкә бүленгән кәгазь бите өләшәм. Аны 2гә, аннан тагы 2гә
бөклисез, йомык почмагын бөклисез. Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка
белән кабатлап чыгасыз. һәр килеп чыккан өлешкә номер сугасыз.Уртага
яраткан хайваныгызның исемен язып куясыз. Ә калган 4 шакмагына (яныгыздагы
иптәшегез белән) дүрт аяклы хайваннарыгызга гына хас булган рәсемнәрегезне
ясыйсыз.
Укучылар
парлап үз эшләрен эшлиләр.
-
Илфар,
син нинди рәсемнәр ясадың?
- Зәлия,
ә син нәрсәләр ясадың?
-
Молодцы, бик яхшы.
Эшләрне
бәяләү.
|
Мөстәкыйль
эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.
Мин эт
оясы, сөяк, чылбыр, “Чаппи” ашавы...н ясадым.
Мин
йомшак песиемнең уенчык йомгагын, тычкан, “Вискас” ашавы, сөт рәсемнәрен
ясадым.
|
Регулятив:
контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе
белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.
|
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш
нәтиҗәләре)
|
1) Рефлексияне
оештыру.
- Бүген без сезнең белән
нәрсәләр белдек?
- Нәрсәләр
турында сөйләштек?
2) Өй эше бирү.
Дүрт аяклы
дустыгызның рәсемен ясарга.
|
Үз уку
эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Без
дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләштек.
Г.Сәгыйровның
“Акбай” шигыре белән танышыйк.
|
Коммуникатив:
үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси:
нәтиҗәәр чыгару
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.