Инфоурок Литература КонспектыРазработка урока по татарскому языку в 8 классе для русскоязычных учащихся на тему "Чәй пешерү технологиясе"

Разработка урока по татарскому языку в 8 классе для русскоязычных учащихся на тему "Чәй пешерү технологиясе"

Скачать материал

Чәй пешерү технологиясе. Хәзерге заман хикәя фигыль.

(Рус төркеме. VIII  сыйныф. Р.Р. Нигъмәтуллина)

 

Гөлнара  МУРЗИНА

Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        

Максатлар:

1. Чәй пешерү технологиясе белән танышу, хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә  дөрес куллана белү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, коммуникатив бурычны аңлап    партнерың белән диалог төзи белү күнекмәсен үстерү, командада эшли белү осталыгын арттыру.

3.Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү   теләге тәрбияләү.

 

Җиһазлау: дәреслек, дәрескә әзерләнгән презентация,  карточкалар, һәр укучыга нетбуглар, компьютер, фарфор, калай, плассмас чәйнекләр,  самавыр

 

Дәрес барышы.

 

1.Оештыру өлеше.

Укытучы класска керә, алъяпкыч, яулык бәйли һәм үз-үзенә сөйләнә:

-Тиздән кунакларым да килеп җитәрләр.Самавырымны куеп җибәрим әле.Чәй пешерим. Кунакларым белән чәй эчеп алырбыз.

-Күрми дә торам икән, кунакларым килеп тә җиткән бит.Исәнмесез, укучылар, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Чәйханәмә рәхим итегез.

2.Үткәннәрне кабатлау.

-Укучылар, әйтегез әле, бүген чәйханәдә нәрсә турында сөйләшербез икән?

-Дөрес, сез инде моны аңлап алдыгыз.Без бу хакта узган дәрестә дә әңгәмә алып барган идек. Алдагы текстны тыңлаганда лексиканы да искә төшерерсез, сорауларга җавап бирергә дә әзерләнерсез.

а) Аудирование.

б)Укытучы-укучы-укучы-укытучы әңгәмәсе.

- Эвелина , Илвинадан сора әле, нинди чәй төрләре була?

- Венера, Эдиктан сора әле,үзбәк халкы чәйне ничек эчә?

- Венер, Алинадан сора әле, инглизләр чәйне ничек эчәргә ярата?

- Ангелина, Танядан сора әле, казах халкы чәйне ничек кайната?

- Алиса, Аделинадан сора әле, татарларда чәйне  ничек эчәләр?

- Саша, Дашадан сора әле, татарлар чәй табынына нинди тәм-томнар куялар?

 

 

3.Яңа метериал.

- Әйе, һәр халыкның үзенең чәй эчү традициясе бар.Ә чәй тәмле булсын өчен аны дөрес итеп пешерергә кирәк.Бүгенге дәресебездә мин сезне дә чәй пешерү серләренә төшендерергә телим. Дәресебез ахырында мин сезгә 2,5,6 саннарының серен дә ачармын әле.

а)Текст белән танышу.Сүзлек эше.

Укытучы текстны чәй пешереп күрсәтеп сөйли.

Экранда сүзлек: чайкап түгәләр- споласкивают

                            Хуш исле- душистый, ароматный

                            Тәме китә- теряется вкус

                            120дән артык химик матдә-свыше120  химических веществ.

-Укучылар, игътибар итегез әле, чәй өстәлендә нинди чәйнекләр күрәсез? (Фарфор, калай, пласмасс)

-Сез өегездә нинди чәйнектә  чәй пешерәсез?

-Ничек уйлыйсыз,тәмле чәй пешерү өчен кайсын сайлап алыйм икән?( фарфор)

-Әйе, тәмле чәй пешерүнең үз серләре бар. Эшне  чәйнек сайлаудан башларга кирәк.Фарфор чәйнектә чәйнең төсе дә әйбәт чыга, хуш исле дә була.Чәй салганчы, чәйнекне бер-ике тапкыр кайнар су белән чайкап түгәләр.Аннары гаиләдә ничә кеше булса, шулкадәр балкашыгы чәй салалар.Беләсезме, чәй тәмлерәк булсын өчен, 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.Һәм шуны да онытмаска кирәк: ясалган чәйне озак тотсаң, аның төсе бозыла, тәме китә. Һәм чәйнегебезгә су саласы гына калды.Чәй пешергәндә, суны чәйнеккә тутырып салмаска кирәк.Ничек уйлыйсыз, ни өчен?

Чәйнегебезне 2-3 минутка йомшак сөлге белән каплап, төнәтәсе генә калды.Ә кайбер кешеләр чәй тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз гына шикәр салалар. Беләсезме икән, укучылар, чәйдә 120 дән артык химик матдә, барлык витаминнар да диярлек бар.Чәйнең калориясе бодай ипиенә караганда 25 тапкыр артык.

б ) Ситуатив күнегүләр

- Тәмле чәй серләненә төшенүебезне ситуатив күнегүләр эшләп дәвам итәрбез. Җилкә партнерларыгыз белән әңгәмә корырсыз. Уң якта утыручылар эшне башлый.

-Спроси у друга, чтобы чай получился душистым, в каком чайнике надо завариват чай?

-Сообщи другу, что в составе чая свыше 120 химических веществ.

-Скажи другу, чтобы чай был вкусным и душистым, 2-3 вида чая заваривают вместе.

- Спроси партнера, когда портится цвет и теряется вкус чая?

в) Грамматик материал белән эш.

- Тәмле чәй пешергә өйрәнүебезне  текстта төшеп калган сүзләрне дөрес куеп дәвам итәрбез.Текст язылган кәгазләрне алыгыз, күп нокталар урынына тиешле хәзерге заман хикәя фигыльләрне куеп языгыз. Эшне төркемнәрдә башкарабыз.

         г)Сүзләрдән җөмлә төзү.   Мәкальне аңлату.

- Татар халкының яңа пешергән чәй турында мәкале бар.Аны белер өчен сезгә команда белән сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.  Өстәлдәге конвертларны ачыгыз .Сүзләр язылган карточкаларны алыгыз. Эшне башладык.

-Кайсы команда эшне алданрак төгәлләде, тикшереп карыйк.(өч өстәл дә үзенең җавапларын укый).Дөрес җавап тактада.

(Яңа ясалган чәй - бальзамга, ә төнгә калдырылганы еланга тиң)

-Мәкальне ничек аңлыйсыз? (1-2 укучының җаваплары тыңланыла)

д) Нетбугларда тест биремнәрен үтәү.

- Ә хәзер текстны ничек аңлавыгызны тикшерик.( Текст эчтәлеге буенча сораулар.)

Неутбугларыгызны  ачыгыз. Күргәнегезчә, Һәр сорауга 3 төрле җавап бирелә. Шуларның берсен сайлап алырга кирәк.Сезгә 4 мин вакыт бирелә. Эшне башладык.

1.Калай чәйнектә чәйнең төсе дә әйбәт чыга, хуш исле дә була.

а) Текстка туры килә       б) Текстка туры килми         в) текстта әйтелми

2. Чәй тәмлерәк булсын өчен, 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.

а) Текстка туры килә       б) Текстка туры килми         в) текстта әйтелми

3. Яңа ясалган чәйне озак тотсаң, аның төсе бозыла, тәме китә.

а) Текстка туры килә       б) Текстка туры килми         в) текстта әйтелми

4.Татарлар чәйне самавырдан эчәләр.

а) Текстка туры килә       б) Текстка туры килми         в) текстта әйтелми

5. Кайбер кешеләр чәй тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз гына бал салалар.

а) Текстка туры килә       б) Текстка туры килми         в) текстта әйтелми

 

 (Компьютер тест нәтиҗәләрен экранга бирә, эшкә нәтиҗә ясала)

-Димәк, тест биремнәрен үтәгәннән соң, текстны аңлавыгыз аңлашылды.

4.Рефлексия.

а)Чәй пешерү технологиясен төзү.

-Ә хәзер алган белемнәргә таянып, чәй пешерү технологиясен төзиячәкбез. Өстәл уртасында ятучы кәгазь битен алыгыз.

Чәй тәмле булсын өчен аны ничек пешерергә кирәк? Фикерләрегезне  кәгазьнең үзегезгә тиешле өлешенә языгыз. Сезгә 2 минут вакыт .

- 2 минут эчендә чылбыр буенча һәрберегез  үз фикерләрегезне укыгыз, уртаклашыгыз.

-Уртага барыгызга да ошаган фикерләрне языгыз.1 минут вакыт.

1-2 команданың җаваплары укып тикшерелә.

 

5. Гомумиләштерү.

- Дәресебез башында мин сезгә өч санның серен ачарга вәгъдә иткән идем. Әйе, һәр хуҗабикәгә 2,5,6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә.

-2 мин. төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә.

- 5 мин төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра.

-6 мин. Пешкән чәй эчү өчен иң тәмле , хуш исле чәй санала.

- Укучылар, бүгенге чәйханәгә килгән кунакларыбызны да шушы киңәшләр белән сыйлагыз әле.(киңәшләр язылган чынаяк рәсемнәре таратыла)

6. Өй эше.

Теләк буенча:

- Дәрестә алган мәгълүматларны кертеп дустыңа хат яз.

- Чәй пешерү турында мәкальләр эзлә.

Йомгаклау.

-Миңа дәрестә сезнең белән эшләү ошады. Рәхмәт сезгә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку в 8 классе для русскоязычных учащихся на тему "Чәй пешерү технологиясе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по автоматизации производства

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән әлеге дәрес балаларны чәй пешерү технологиясе белән, башка халыкларда чәй эчү серләре белән таныштыра.Планда төркемнәрдә, индивидуаль эш төрләре каралган. Укучылар татар халык мәкальләре белән танышалар, үз эшләренә бәя бирәләр, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 023 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2018 209
    • DOCX 21 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мурзина Гульнара Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мурзина Гульнара Фаридовна
    Мурзина Гульнара Фаридовна
    • На сайте: 5 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6571
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация бухгалтерского учета и налогообложения в образовательной организации

Главный бухгалтер

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс профессиональной переподготовки

Профессиональные аспекты деятельности по оказанию помощи гражданам в профессиональном самоопределении и выборе карьерного пути

Профориентолог

300 ч. — 1200 ч.

от 6500 руб. от 3600 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Тимбилдинг в образовании

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 115 человек

Мини-курс

Медиа и коммуникации в современном обществе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе