Инфоурок Дошкольное образование КонспектыРазработки дидактических игр по татарскому языку

Разработки дидактических игр по татарскому языку

Скачать материал
библиотека
материалов

Дидактик уен “Күңелле зоопарк

Максат: Кыргый җәнлекләрнең исемнәрен һәм нәрсә белән туклануларын хәтердә ныгыту, уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар:

1. Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

2. Уеннар һәм тирә- юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.

Уен барышы:

Тәрбияче уенны зоопаркта яшәүче хайваннар турында сөйләшүдән башлый һәм аларның нәрсә белән туклануларын ачыклый.

Мәсәлән: “ Куян нәрсә ашый, эчә ?”, Керпе нәрсә ярата?” һ.б. Әгәр бала җавапны дөрес бирсә, шул рәсемгә туры килә торган рәсемле каптыргычны ул туры китереп каптыра. Соңыннан балалар шул сүзләр һәм сүзтезмәләр белән кечкенә хикәя төзеп сөйлиләр. (Мәсәлән: Бу куян. Куян кечкенә, матур,чиста. Куян кишер ашый. Кишер зур, тәмле, баллы. Куян кишер ярата.).



C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\фото\101MSDCF\DSC05978.JPG



Дидактик уен “Кем нишли?”

Максат: Балаларның сүз байлыгын арттыру, үзара сөйләшү, аралашу күнекмәләрен бирү.

Бурычлар:

  1. Пиктограммалар ярдәмендә хәрәкәтләнү сүзләрен кулланып, бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

  2. Балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

  3. Гаилә әгъзаларына карата игътирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.


Уен барышы: Уенда катнашучы 10 бала өстәл тирәли утыра. Һәр баланың кулында гаилә әгъзалары, хайваннар ябыштырылган каптыргычлар. Уен кырына төрле хәрәкәтләр сурәтләнгән пиктограммалар куелган. Тәрбияче “Могҗизалар кыры”н әйләндерә. Ул туктагач, уйнаучы бала янында туктап калган хәрәкәт сурәтенә туры китереп каптыргыч каптыра. Уен шулай дәвам итә. Уен тәмамлангач, һәр бала үзенең биреме буенча гади җөмләләр төзи. Мәсәлән: Әни утыр! Әни урындыкта утыра. Бабай йокла! Бабай караватта йоклый. Песи,мә сөт эч. Песи сөт эчә.

2 нче вариант: “ Мин” зат алмашлыгын кертеп уйнарга мөмкин. (Мәсәлән: Мин чәй эчәм. Мин чәй яратам. Чәй баллы, тәмле.).

3 нче вариант: “Командир” уены. Лексика: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла. Уен эчтәлеге: Бер бала икенче балага боерык бирә. Мәсәлән: -Коля, сикер! -Коля, син нишлисең? Уенда катнашучы балалар диалог формасында бер-берсенә боерык бирәләр.

C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\фото\DSC02618.JPG

Дидактик уен: “Уйный – уйный саныйбыз”

Максат: Саннарны һәм саный белү күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү.

Бурычлар:

  1. Бирелгән предметларны каптыргычтагы саннар белән туры китерү күнекмәләрен булдыру.

  2. Санау күнекмәләрен билгеләү (1-10).

  3. Уен белән кызыксыну тәрбияләү.

Уен барышы: Тәрбияче уенчыклар, төрле предметлар санарга тәкъдим итә. Мәсәлән: Ничә туп? Ничә тәлинкә? һ.б.

1 нче вариант: “Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт” дидактик уен формасында да үткәрергә мөмкин. Балага каптыргычтагы сан рәсеме бирелә. Ул тәрбияче әйткән рәсемне табып күрсәтергә һәм санлы каптыргычны предметларга туры китереп каптырырга тиеш.

2 нче вариант: “Әйе, юк”. Мәсәлән:

- Өч банан?

- Әйе, өч банан.

- Сигез чынаяк?

- Юк, җиде чынаяк. Уен шулай дәвам итә.



C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\фото\101MSDCF\DSC05998.JPG







Дидактик уен: “Могҗизалар кыры ”

( 4- 7 яшьлек балалар өчен).

Максат:Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дидактик уен аша белемнәрен үзләштерү.

Бурычлар:

  1. Балаларның төсләр, саннар, хәрәкәтләр турында күзаллавын ныгыту, җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау; ашый, эчә, йоклый, сикерә, йөгерә, бара, утыра, шуа, җырлый, уйный фигыльләрен сөйләмдә камилләштерү.

  2. Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен сөйләмдә активлаштыру.

  3. Игътибарлыкларын, хәтер сәләтен, күзәтүчәнлекләрен үстерүне дәвам итә.





C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\фото\DSC02624.JPG



  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Теория и методика развития дошкольника для организации образовательной деятельности в дошкольных образовательных организациях с учетом ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Инновационные подходы к организации социально-личностного развития детей дошкольного возраста в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Познавательное и речевое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО»
Курс повышения квалификации «Эмоциональные нарушения у детей дошкольного возраста. Технологии индивидуальной коррекционно-развивающей работы»
Курс повышения квалификации «Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе ДОО»
Курс повышения квалификации «Художественно-эстетическое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Технология проектной деятельности в процессе ознакомления детей дошкольного возраста с природой»
Курс повышения квалификации «Личностное развитие дошкольника в социальной среде в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Управление качеством дошкольного образования в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация в ДОО «Школы для родителей»: формирование психологической грамотности»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.