Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку предметы буенча укытучының эш программасы

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку предметы буенча укытучының эш программасы

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча укытучының эш программасы

1 нче сыйныф

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты 2010 ел.

  • Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова.2011 ел.

  • ТР Мәгариф министрлыгының 9807/12 номерлы хаты, 13.08.2012 ел “О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ” һәм №9777/12 номерлы хаты, 13.08.2012 “Об изучении татарского языка и литературы в образовательных учреждениях”.

  • ТР Мәгариф министрлыгының 7699/12 номерлы боерыгы, 23.06.2012 ел “Об учебных планах для 1-11 классов школ РТ, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования”.

  • Белем бирү учреждениесенең 2012/2013 елына укыту планы.

  • Эш программасы турында белем бирү учреждениесенең локаль акты.

  • Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.

  • Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. Татар теле, таянып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре “Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Татар теленә өйрәтүнең предметара (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урының мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, давам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.



Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80%ын сөйләшергә өйрәтә алу. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сайлаган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.



  1. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

  1. Уку

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;

  • транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • интерференция күренешеннән котылу йчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.

  • сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру;

  • уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмофкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

  1. Язу

  • 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләне дөрес язарга өйрәнү;

  • иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.























Татар теле һәм әдәби укудан укыту- тематик планлаштыру.



Сыйныф: 1

Сәгать саны: барлыгы 132; атнага 4 сәгать: татар теле – 3 сәгать, әдәби уку – 1 сәгать

Программа - Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.

Дәреслек - Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Методик кулланма - Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 1 нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Өстәмә әдәбият

- Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материал, Казан, “Яңалиф” нәшрият йорты, 2005.- 59б.

- Татарча сөйләшергә өйрәнәбез, методик кулланма. Р. З. Хәйдәрова, К. М. Зарипова, Ф. С. Сафиуллина.

- Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч мәктәп өчен), методик кулланма/ Җ.З. Багаева, Яр Чаллы, 2002. - 38б.

- Таблицалар һәм схемалар өйрәтәләр: Рус телендә сөйләшүче балалар өчентатар теленнән таблицалар һәм схемалар. – Казан: Мәгариф, 1998

- Уйный - уйный укыйбыз, рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен/ Г. Гәрәева.- Казан: “Яңалиф”, 2007



Укыту- тематик планлаштыру

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

МСҮ-монологик сөйләм үстерү

ДСҮ-диалогик сөйләм үстерү

БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Предмет

Дәрестә кулланылган эш төрләре

Контроль

төре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

Сөйләм материалы

Сүзләр

Сөйләм үрнәге

План

Факт

I чирек (36 сәгать)

Әйдәгез танышабыз! (14 сәгать)

1

Әйдәгез танышабыз.


1

ЛКФ

Татар теле

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирү.


Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, сез, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, ничек

Исәнме(сез)!

Хәерле көн!

Син кем?

Мин – Оля.

Мин малай(кыз). Синең исемең ничек?

Мин - Оля.

Бу кем? Бу - Оля.

Ә синең исемең ничек?



2

Синең исемең ничек? Соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ГКФ

Татар теле




3

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ЛКФ

Татар теле

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары ашакирәкле информацияне ала белү.


Акбай, эт, песи, нәрсә, күбәләк,

әйдә, уйныйбыз

Бу – укытучы.

Ә бу – укучы.

Мин укучы.

Бу нәрсә?

Бу – күбәләк.

Әйдә уйныйбыз.



4

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

1

ГКФ

Татар теле




5

Раслау һәм кире кагу формалары.

1

ЛКФ

Татар теле

Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау.




Әйе, аның, түгел, юк, хәлләр, рәхмәт, яхшы

Бу Азатмы?

Әйе, бу - Азат.

Юк, бу Азат түгел.

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы.



6

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

ГКФ

Татар теле




7

Әйдәгез танышабыз.

1

Д/МС

Әдәби уку




8

Бу кайсы шәһәр? соравы.

1

ЛКФ

Татар теле

Бу кайсы шәһәр? соравын куя, аңа җавап бирә белү.


Казан

Чаллы

Түбән Кама

Бөгелмә

Чистай

Зәй

Алабуга

Әлмәт

Нурлат

яши

шәһәр

кайда

Бу кайсы шәһәр?

Бу Казанмы?

Юк, бу Казан түгел, бу Әлмәт



9

Татарстан шәһәрләре.

1

Д/МС

Әдәби уку

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтү.




10

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ГКК

Татар теле

Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирү.


авыл

урман

әйдә

уйныйбыз

бергә

Мин Казанда яшим.

Кем шәһәрдә яши?

Кем авылда яши?

Мин шәһәрдә яшим.

Мин авылда яшим.

Әйдә, бергә уйныйбыз!



11

Әйдә бергә уйныйбыз.

1

Д/МС

Әдәби уку

Бергә уйнарга чакыру




12

1 дән 10 га кадәр саннар.

1

ЛКФ

Татар теле

Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирү; 1 дән 10 га кадәр саннаррны үзләштерү


ничә

яшь

бар

1дән 10 га кадәр саннар

Сиңа ничә яшь? Миңа җиде яшь.

Азатка ничә яшь?

Азатка сигез яшь.



13

Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Д/МС

Татар теле

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материалллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү.


сыйныф

укый

ничәнче

беренче

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Мин беренче сыйныфта укыйм.



14

Әйдәгез танышабыз” темасын йомгаклау.

1

Д/МС

Татар теле




Урман дусларыбыз. (6 сәгать)

15

Кыргый хайваннар.

1

ЛКФ

Әдәби уку

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтү.


аю

куян

бүре

төлке

керпе

тиен

кош

дус


Исәнме, Аю дус!

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы.

Ничә аю бар?

Монда Шүрәле бармы?

Бу төлкеме?

Әйе, бу төлке.

Юк, бу төлке түгел.



16

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

1

ГКФ

Татар теле.

Рәсем буенча эш, кара-каршы сөйләшү.




17

Урман дусларыбыз.

1

ЛКФ

ГКФ

Татар теле

Сорауларга җавап бирү, иптәшне уйнарга чакыру.


монда

әле

сәлам кил

бар


Азат, кил әле монда.

Азат, әйдә бергә уйныйбыз.



18

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ЛКФ

ГКФ

Татар теле

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.


фил

жираф

бака

тычкан

кечкенә

куркак

хәйләкәр

усал

зур


Бу бүреме?

Юк, бу бүре түгел, бу – төлке

Нинди хайваннар Татарстанда яши?

Фил Татарстанда яшиме?

Куян нинди?

Куян куркак.



19

Рус халык әкияте “Төремкәй”.

1

ЛГКК

Әдәби уку

Төремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү


кер

бергә

яшибез


Төремкәйдә кем яши?

Әйдә, кер, бергә яшибез.



20

Төремкәй” әкияте.

1

Д/МС

Әдәби уку

Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.




Спорт бәйрәме (10 сәгать)

21

Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы.

1

ГКФ

Татар теле

Иптәшеңә командалар бирү


бас әле

утыр

сикер әле

җырла

кил әле

йөз

уйна

Надя, утыр әле (бас әле)



22

Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы.

1

ГКК

Татар теле

Рәсем буенча эш, кара-каршы сөйләшү.




23

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 нче затта берлек сан формасы.

1

ГКФ

Татар теле

Нишли? соравына җавап бирү


йөгерә

йөзә

сикерә

оча

Акбай нишли?

Акбай йөгерә (сикерә).



24

Спорт бәйрәме.

1

Д\МС

Әдәби уку

Рәсем буенча эш, кара-каршы сөйләшү.




25

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

ЛКФ

Әдәби уку

Дустыңны урамга уйнарга чакыру.


алмагач

сандугач

ярый

урамга чык

булат укый

утыра

кояш

Булат, урамга чык.

Әйдә, бергә уйныйбыз.



26

Ризалык белдерү формасы

1

ГКК


Рәсем буенча эш, кара-каршы сөйләшү.




27

Ничә? соравы, аңа җавап формасы.


1

ГКФ

Татар теле

Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.



Син нишлисең?

Мин уйныйм.

Кем белән уйныйсың?

Мин Акбай белән уйныйм.



28

Уйный фигыленең 1,2 нче затларда төрләнеше.

1

ГКК

Татар теле





29

Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы.

1

Д/МС

Татар теле





30

Тәртип саннары.

1

ГКФ

Татар теле

Ничә? соравына җавап бирү, предметларның санын әйтү.


беренче

икенче

өченче

дүртенче

унынчы

тиз

әкрен

Кем беренче килә.

Саша беренче (икенче) килә.

Марат тиз (әкрен) йөгерә.

Мин беренче партада утырам.



Мәктәптә (7 сәгать)

31

Уку-язу әсбаплары.



1

ЛКФ

Татар теле

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтү.


дәфтәр

каләм

китап

бетергеч

карандаш

акбур

ак

кара

кызыл

сары

яшел

зәңгәр

Сумкада нәрсә бар?

Сумкада дәфтәр бар.

Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.



32

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы.

1

Д/МС

Татар теле




33

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы.

1

ГКК

Д/МС

Татар теле

Уку-язу әсбапларының кирәклегн әйтү, иптәшеңә тәгъдим итү, үзеңә сорап алу.


бир әле

кирәк

кирәкми

мә

Сиңа китап кирәкме?

Миңа китап бир әле.

Миңа дәфтәр кирәк.

Юк, миңа дәфтәр түгел, китап кирәк.

Мә дәфтәр.



34

Без дәрестә.



1

ЛКФ

Татар теле

Рәсемнәр буенча эш, кара-каршы сөйләшү.


укый

яза

рәсем ясый

җырлый

саный

ала

бишле

дүртле

өчле

икеле

яхшы

пычрак

дөрес

Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый.

Мин чиста язам.



35

Без ничек укыйбыз?

1

Д/МС

Әдәби уку

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтү.




36

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ГКФ

Татар теле

Предметларның урынын, санын әйтү.


өстәл

урындык

такта

Өстәлдә нәрсә бар?

Өстәлдә китап бар.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.



II чирек (28 сәгать)

37

Мәктәптә” темасын йомгаклау.

1

ГКК

Д/МС

Татар теле

Рәсемнәр буенча эш, кара-каршы сөйләшү.



Өстәлдә нәрсә бар?

Өстәлдә китап бар.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.



Йорт хайваннары һәм кошлары (12 сәгать)

38

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

ЛКФ

Татар теле

Йорт хайваннарының һәм кошларнының исемнәрен әйтү, санау.


ат

сыер

сарык

дуңгызэкәҗә

каз

үрдәк

әтәч

тавык

чеби

эт

песи (мәче)

Бу – сыер.

Биш чеби бар.



39

Яши фигыльнең берлек сан, 1,2 зат формасы.

1

ГКК

Татар теле

Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.




40

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ГКФ

Татар теле

Хайваннарны сурәтләү, сорауга җавап бирү.


Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика.

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур.

Син кая барасың?

Мин урманга барам.



41

Хайваннарны сурәтләү.

1

Д/МС

Әдәби уку

Хайваннарны сурәтләү, сорауга җавап бирү, кара-каршы сөйләшү.




42

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

1

ГКК

Татар теле

Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.



Бу китап кемгә?

Бу китап Оляга.



43

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау.

1

Д/МС

Әдәби уку

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау, кара – каршы сөйләшү.



Гали, син нәрсә яратасың?

Мин пәрәмәч яратам.



44

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ГКФ

Татар теле

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтү.


кайта

мин кайтам

Костя, син кайдан кайтасың?

Урманнан кайтам.



45

46

Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

1

ГКК

Д/МС

Татар теле

Сорауларга җавап бирү, кара-каршы сөйләшү.


чыга

өй

Мин мәктәптән кайтам.

Мин өйгә кайтам.

Мин урамда уйныйм.



47

Исемнәрнең 1 нче зат берлек сан тартым белән төрләнеше.

1

ГКФ


Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.



Минем куяным.

Минем этем.



48

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

1

ЛКФ

Татар теле

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү


әни

әти

бәби

бала

йоклый

тыныч йокы

хәерле иртә

без йоклыйбыз

Әни, тыныч йокы!

Әти, хәерле иртә!



49

Без йоклыйбыз” тексты.

1

Д/МС

Әдәби уку

Кара-каршы сөйләшү.




Бакчада (10 сәгать)

50

Яшелчәләр.

1

ЛКФ

ГКК

Татар теле

Жж хәрефләре белән танышу, яшелчә исемнәрен, санын, төсен, тәмен әйтү, сөйләм.


кишер

кыяр

кәбестә

бәрәңге

суган

кабак

яшелчә

Сиңа кыяр кирәкме?

Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел).

Миңа кишер кирәк.

Монда ничә кыяр бар.

Миңа биш кыяр бир әле.



51

Кирәк, кирәкми сүзләре.

1

ДСҮ

Татар теле




52

Җиләк-җимешләр.




1

ЛКФ

Татар теле

Җҗ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканын әйтү, кара-каршы сөйләшү.


җиләк

алма

чия

карлыган

әфлисун

җиләк-җимеш

тәмле

чәчәк

бар

матур

җыя

Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам.

Ә чия яратасыңмы?

Юк, яратмыйм.



53

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

ДСҮ

Татар теле




54

Рус халык әкияте “Шалкан”.


1

ЛКФ

Әдәби уку

Шалкан”әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Әкиятне сәхнәләштерү.


әби

бабай

үсә

тарта

булыша

Әби, кил әле тизрәк, булыш!



55

Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.


1

Д/МС

Әдәби уку




56

Нәрсә яратканны яратмаганны әйтү, сорау формалары.


1

ГКК

Татар теле

Кара-каршы сөйләшү, сорауларга җавап бирү, сөйләм.



Син щи ратасыңмы?

Мин щи яратам.



57

Безнең бакча.

1

Д/МС

Әдәби уку

Диалогик һәм монологик сөйләм.



Миңа кызыл чәчәк кирәк.

Мә кызыл чәчәк.

Рәхмәт.

Чәчәк матур. Бакчада помидор үсәме? Әйе, үсә.



58

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сораулары һәм аларга җавап формалары.

1

ЛКФ

Татар теле

Кара-каршы сөйләшү, сорауларга җавап бирү, сөйләм.


су сибү

үсә

эшчән

Саша алмагачка су сибә.

Таня, син яхшы, эшчән кыз.



59

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.

1

Д/МС

Әдәби уку

Диалогик һәм монологик сөйләм




Кыш җитте (15 сәгать)

60

Кыш билгеләре.

1

ЛКФ

Татар теле

Кыш билгеләрен әйтү, кышкы уенга чакыру, көн нинди булуын сорау.




кыш

кыш көне

салкын

буран

кар ява

җил исә

ява

чыга

Әйдә урамга чыгабыз!

Көн нинди?

Көн салкын (җил исә).

Кар явамы?

Юк, яумый.



61

Кышкы уенга чакыру.

1

ГКФ

Татар теле




62

Кыш бабай килә.

1

ЛКФ

Татар теле

Кара-каршы сөйләшү




Кыш бабай

Кар кызы

хат

бүләк

шар

курчак

машина килә

Кыш бабай, кил тизрәк.

Миңа бүләк кирәк!

Миңа бүләк бармы?



63

Кыш бабайга хат язабыз.

1

ГКФ

Татар теле

Хат язу, сөйләм





64

Минем чанам бар төзелмәсе.

1

ЛКФ

Татар теле

Кара –каршы сөйләшү, сөйләм.


чаңгы

чана

тимераяк

шуа

Мин чана (чаңгы шуам).

Синең тимераягың бармы?

Юк, минем тимераягым юк.



III чирек (36 сәгать)

65

Кышкы уеннар.

1

Д/МС

Әдәби уку

Диалогик һәм монологик сөйләм.






66

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү.

1

ГКК

Татар теле

Сорауларга җавап бирү, сөйләм.


әйе

юк

түгел

Коля тауга бара.

Коля таудан чаңгы шуа.

Коля таудан кайта.

Синең чаңгың бармы?



67

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү.







































1

Д/МС

Татар теле

Сорауларга җавап бирү, сөйләм.




68

Яңа ел бәйрәме.

1

ГКК

Татар теле

Яңа ел турында сөйләү.




Яңа ел

чыршы

котлыйм

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!



69

Бәйрәмдә.


1

Д/МС

Татар теле

Кара-каршы сөйләшү




70

Бәйрәмгә барабыз.

1

Д/МС

Әдәби уку

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү.

Һава торышын тасвирлый белү.



Мин туп (клюшка) белән уйныйм.

Әйдә тауга барабыз. Көн нинди?

Салкын түгел, җил юк.



71

Төсләр.

1

ГКК

Татар теле

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү.



Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь.

Сиңа чанаң нинди?

Минем чанам зәңгәр.



72

Бер-береңне уенга чакыру.

1

Д/МС

Татар теле

Бер-береңне уенга чакыра белү.





73

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе.

1

ГКК

Татар теле

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру.



Мин Казанга барам.

Кем белән барасың?

Әни белән.

Кайчан?

Иртәгә.



74

Татар теленә хас авазларны кабатлау.

1

Д/МС

Татар теле

Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү.





Сәламәт бул! ( 9 сәгать)

75

Тән әгъзаларының исемнәре.

1

ЛКФ ГКК

Татар теле

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.


баш

бит

чәч

колак

борын

авыз

кул

бармак

аяк

теш


Бу баш.

Бу кулмы?

Әйе, бу кул.

Юк, бу кул түгел.



76

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү.

1

ЛКК

Татар теле

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру.


авырта

авыртмый

Кай җирең авырта?

Синең башың (күзең) авыртамы?

Минем башым (күзем) авыртмый.

Минем кулым авырта.



77

Авырта фигыленең юклык формасы.

1

ГКФ

Татар теле








78

Сәламәт бул!

1

ЛКФ

Татар теле

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.


зарядка яса

чана шу

тимераякта

шу

йөз

йөгер

суган

Дәү әни, хәлең ничек?

Кай җирең авырта?

Миңа чәй бир әле.

Бал белән чәй эч!

Зарядка яса!

Сарымсак аша!

Лимон аша!

Чиста йөр!




79

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.

1

ЛКК

Татар теле




80

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү.

1

Д/МС

Әдәби уку




81

Шәхси гигиена предметлары.

1

ЛКФ

Татар теле

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Исемнәрне 1, 2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.


теш щеткасы сөлге

сабын

тарак

тарый

чистарта

Бу синең сөлгеңме?

Әйе, минем сөлгем.

Нинди матур!

Әйе, миңа яшел сөлге ошый.



82

Шәхси гигиена предметларын сорап алу.

1

Д/МС

Татар теле




83

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе.

1

ГКФ

Татар теле

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән танышу.

Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү.





сөртә

юа

Дима нишли?

Дима битен юа.

Нәрсә белән юа?

Сабын белән юа.

Олег, синең кулың чистамы?

Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел).



84

Сәламәт бул!” темасын йомгаклау.

1

Д/МС

Татар теле




Безнең гаилә (11 сәгать)

85

Гаилә.

1

ЛКФ

Татар теле

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.


гаилә

әби

бабай

апа

абый

эне

сеңел

кеше

тату

Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)!

Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы?




86

Минем гаиләм.

1

Монологик сөйләм

Әдәби уку




87

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау.

1

ЛКФ

Татар теле

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү.



Синең гаиләң зурмы?

Гаиләдә ничә кеше?

Гаиләдә кемнәр бар?

Әни аш пешерәме?

Әйе, аш пешерә.



88

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

Д/МС

Татар теле





89

Яз фасылы.

1

ЛКФ

Татар теле

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү


яз җитә

көн җылы

кояш көлә

кар эри

кошлар килә

тамчы тама

Әминә, әйдә урамга чыгабыз.

Ә көн нинди?

Көн җылы.




90

Язгы көн

1

Д/МС

Татар теле




91

Һава торышы.

1

ГКФ

Татар теле

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү.



Көн җылымы?

Урамга чыгасыңмы?

Сиңа яз ошыймы?



92

Фатыйх Кәрим “Яз җитә”.

1

Д/МС

Әдәби уку

Аңлап, сәнгатьле укый белү.






93

8 нче Март – Әниләр бәйрәме

1

ГКФ

Татар теле

Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү.


кадерле

бәйрәм белән

уңышлар

(сәламәтлек) телим

Сине бәйрәм белән котлыйм!

Уңышлар телим.



94

Бәйрәм белән котлый белү.

1

Д/МС

Әдәби уку

Бәйрәм белән котлый белү



Сине бәйрәм белән котлыйм!

Уңышлар телим.



95

Мин бүләк бирәм.

1

ЛКФ

Татар теле

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү.



Әнием, хәерле иртә!

Әти, хәерле көн!

Оля, тыныч йокы сиңа!

Рамил, син бүләк бирәсеңме?

Әйе, бирәм.

Кемгә? Әнигә.



96

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану.

1

Д/МС

Әдәби уку

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү.


Тыныч йокы

Хәерле иртә (көн, кич)

Рәхим итегез

Сау булыгыз

бүләк




Татар халык ашлары (8 сәгать)

97

Татар халык ашлары

1

ЛКФ

Татар теле

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә белү.


өчпочмак

чәк-чәк

бәлеш

кыстыбый

гөбәдия

Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам.




98

Ризыкларның тәмле булуын әйтү.

1

Д/МС

Әдәби уку

Ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.



Бәлеш тәмлеме?

Бик тәмле.

Улым, утыр.



99

Кунакта.

1

ГКК

Татар теле

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү.


бал

дус

Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, энем, сеңлем), ашың тәмле булсын!

Дустым, чәй эч!

Бал белән эч!



100

Табын янында.

1

Д/МС

Әдәби уку





IV чирек (36 сәгать)

101

Кунакны каршы алу.

1

ЛКФ

Татар теле

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү;






102

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу.

1

Д/МС

Татар теле

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү.



Керергә ярыймы?

Илдар, әйдә, кер!

Чәй эчәсеңме?

Конфет белән эч!



103

Туган көн – зур бәйрәм.

1

ЛКФ

Татар теле

Туган көн турында сөйли белү.


туган көн

бәхет

телим

Коля, син җырлыйсыңмы?

Юк, мин йөгерәм, сикерәм.

Ә Гали нишли?

Гали бии.




104

Туган көн белән котлау.

1

Д/МС

Әдәби уку

Туган көн белән котлый белү.



Туган көн белән котлыйм.



Кибеттә (12 сәгать)

105

Ашамлыклар.

1

ЛКФ

Татар теле

Азык-төлек исемнәрен әйтә белү.


ипи

сөт

май

сыр

шикәр

кәнфит

аш

чәй

баллы

ачы

Син өчпочмак ашыйсыңмы?

Әйе, ашыйм.

Сөт эчәсеңме?

Әйе, эчәм.

Апа, ипи бармы?

Ипи бар.



106

Эч, аша фигыльләрен 1, 2, 3 затта берлек санда куллану.

1

ЛГКК

Татар теле

Эч, аша фигыльләрен 1, 2, 3 затта берлек санда куллана белү.




107

Ашамлыклар кибетендә

1

Д/МС

Әдәби уку

Кибеттә сатып ала белү.


Ничә сум?

10 сум.



108

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез.

1

Д/МС

Әдәби уку

Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.





109

Савыт-саба.

1

ЛКФ

Татар теле

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү


чынаяк

чәйнек

тәлинкә

чәнечке

кашык

пычак

кисә


Мин пычак белән ипи кисәм.

Мин кашык белән аш ашыйм.

Миңа кашык бир әле!

Ничә кашык кирәк?



110

Кибеттә савыт-саба сатып алу.

1

ГКФ

Татар теле

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру





111

Барый Рәхмәт “Аш вакыты”.

1

ЛГКК

Әдәби уку

Аңлап, сәнгатьле уку.






112

Савыт – саба кибетендә.

1

Диалогик сөйләм

Татар теле

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү.


ничә

ничә сум

Чәйнек ничә сум?

Зур чәйнек бармы?

Кашык бирегез әле.

Чәнечке кирәкме?



113

Киемнәр.

1

ЛКФ

Татар теле

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.


күлмәк

чалбар

итәк

итек

бүрек

читек

бияләй

башлык

тун

киемнәр

Синең башлыгың бармы?

Бар.

Ул нинди?

Зәңгәр.



114

Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

ГКК

Татар теле

Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү





115

Киемнәр кибетендә.

1

ЛКФ

Әдәби уку

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.





116

Мин нинди кием киям.

1

Д/МС

Татар теле

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.





Без шәһәрдә яшибез (8 сәгать)

117

Шәһәрдә.

1

ЛГКК

Татар теле

Кая? Кайдан? Кайда? Сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү


чиста

матур

кечкенә

зур

пычрак

Син кая барасың?

Шәһәргә.

Шәһәр нинди?

Шәһәрдә урамнар зур, чиста.



118

Безнең шәһәр.

1

Д/МС

Татар теле

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү.




119

Кайда? Соравы.

1

ГКФ

Татар теле

Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.



Мин машинада барам

Мин автобуста барам.






120

Мин транспортта барам.

1

Д/МС

Әдәби уку

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту.





121

Татарстан шәһәрләре” темасын кабатлау.

1

ЛКК

Татар теле

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү.



Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим.

Маша, кая барасың?

Кибеткә.

Алсу, кайдан кайтасың?

Базардан.



122

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше.

1

ГКК

Татар теле

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү.





123

Исемнәренң урын-вакыт килеше.

1

Д/МС

Татар теле





124

Шәһәрдә” темасын йомгаклау.

1

Д/МС

Татар теле






Җәй җитте (8 сәгать)

125

Җәй җитә.

1

ЛКФ

Татар теле

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.


кояш балкый

күбәләкләр

оча

чәчәкләр үсә

җиләк-җимеш пешә

урамда җылы

Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың?

Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә.




126

Күңелле җәй.

1

Д/МС

Татар теле





127

Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”.

1

ЛГКК

Әдәби уку

Аңлап, сәнгатҗле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.




128

Җәйге ял.

1

Д/МС

Татар теле

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.





129

Мин җәйне яратам.

1

Д/МС

Татар теле





130

Без Сабантуйга барабыз.

1

ЛКФ

Татар теле

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.


чүлмәк вата

капчык белән сугыша

Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз!

Син бәйрәмдә нишлисең?

Мин йөгерәм (сикерәм, җырлыйм, биим).



131

Сабантуй – күңелле бәйрәм.

1

Д/МС

Әдәби уку




132

Без бергә уйныйбыз.

1

МС

Татар теле



















Краткое описание документа:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

-          Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

-          Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

-          Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты 2010 ел.

-          “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова.2011 ел.

-          ТР  Мәгариф министрлыгының 9807/12 номерлы хаты, 13.08.2012 ел “О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ” һәм №9777/12  номерлы хаты, 13.08.2012 “Об изучении татарского языка и литературы в образовательных учреждениях”.

-          ТР  Мәгариф министрлыгының 7699/12 номерлы боерыгы, 23.06.2012 ел “Об учебных планах для 1-11 классов школ РТ, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования”.

-          Белем бирү учреждениесенең 2012/2013 елына укыту планы.

-          Эш программасы турында белем бирү учреждениесенең локаль акты.

-          “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.

-          Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.                      Татар теле, таянып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә,  шулай ук рус телле укучыларны татар халкының һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

 

        Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә  нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннәнһәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү   принцибы да зур әһәмияткә ия.   

Автор
Дата добавления 09.04.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров341
Номер материала 479699
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх