Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль
районы Лениногорск шәhәре "5нче номерлы катнаш төр балалар бакчасы"
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы
Сценарий:
“Куянкайга кунакка”
(мәктәпкә
әзерлек төркеме балалары өчен сәхнәләштерелгән әкият)
Автор:Низамова
Тәнзилә Халик кызы,
беренче
квалификацион категорияле
татар
теле тәрбиячесе
Катнашалар: 2
төлке , 2 керпе, 2 аю, 2 куян
Урман
аланында 4 өй (куян, төлке, аю, керпе өйләре), агачлар үсеп утыра, гөмбәләр,
чәчәкләр. Кошлар тавышы килә. Куян өйдән чыга.Анарга күңелсез.
Куян:-Нигәдер
миңа күңелсез......
Дусларымны
чакырыйм әле!
(Өйгә
кереп телефон алып чыга). (Куян төлкегә шалтырата).
Куян: -Алло!
Төлке: -Алло!
Куян:- Исәнме,
Төлке дустым!
Төлке:- Исәнме,
Куян!
Куян: -Хәлләр
ничек, дустым?
Төлке: - Әйбәт,
рәхмәт. Хәлләр ничек, Куян?
Куян: Әйбәт,
рәхмәт.Төлке дустым, кунакка кил.
Төлке: -
Рәхмәт.Киләм.
Куян: Сау бул,
Төлке.
Төлке: - Сау бул,
Куян.
(Куян
керпегә шалтырата)
Куян: -Алло!
Керпе: -Алло!
Куян:- Исәнме, Керпе
дустым!
Керпе:- Исәнме,
Куян!
Куян: -Хәлләр
ничек, дустым?
Керпе: - Әйбәт,
рәхмәт. Хәлләр ничек, Куян?
Куян: Әйбәт,
рәхмәт.Керпе дустым, кунакка кил.
Керпе: -
Рәхмәт.Киләм.
Куян: Сау бул, Керпе.
Керпе: - Сау бул,
Куян.
(Куян
аюга шалтырата)
Куян: -Алло!
Аю: -Алло!
Куян:- Исәнме, Аю
дустым!
Аю:- Исәнме, Куян!
Куян: -Хәлләр
ничек, дустым?
Аю: - Әйбәт,
рәхмәт. Хәлләр ничек, Куян?
Куян: Әйбәт,
рәхмәт. Аю дустым, кунакка кил.
Аю: - Рәхмәт.Киләм.
Куян: Сау бул, Аю.
Аю: - Сау бул,
Куян.
(Куян
шатланып, сикергәләп йөри)
Куян:
- Дусларым килә, дусларым килә! (Өйгә кереп китә)
Музыка
астында урман буйлап Төлке белән Керпе баралар.Очрашалар (кулларында кәрзин,
анда алма, кишер).
Төлке: -
Исәнмесез!
Керпе: -
Исәнмесез!
Төлке: -Син кем?
Керпе:-
Мин-Керпе.Мин матур, кечкенә керпе. Син кем?
Төлке: - Мин-
Төлке.Мин матур, әйбәт төлке.
Керпе:- Хәлләр
ничек, Төлке?
Төлке:- Әйбәт,
рәхмәт.Хәлләр ничек, Керпе?
Керпе: -Әйбәт,
рәхмәт.
Төлке: -Керпе, син
кая барасың?
Керпе:- Мин куянга
барам. Төлке, син кая барасың?
Төлке:- Мин дә
куянга барам.Әйдә бергә.
Музыка
астында урман буйлап юлларын дәвам итәләр.Каршыларына Аю очрый.
Төлке, Керпе: -
Исәнмесез!
Аю: - Исәнмесез!
Төлке, Керпе :
-Син кем?
Аю:- Мин-Аю.Мин
матур, зур аю. Син кем?(Төлкегә күрсәтеп)
Син кем?(Керпегә
күрсәтеп)
Керпе:-
Мин-Керпе.Мин матур, кечкенә керпе.
Төлке, Керпе : Аю,
син кая барасың?
Аю:- Мин куянга
барам.
Төлке:- Әйдә
бергә.
Музыка
астында урман буйлап юлларын дәвам итәләр.Куян өенә барып җитәләр.Тәрәзәгә
шакыйлар. Куян өйдә утыра.
Тук-тук-тук.
Куян: -Кем анда?
Төлке: -Мин-
Төлке.
Керпе: -Мин-
Керпе.
Аю:- Мин- Аю.
Бергә: Куян, кил
монда.
Куян
(сикерә- сикерә) өйдән чыга.
Куян:- Дусларым
килде, дусларым килде!Исәнмесез! Хәлләр ничек?
Төлке, аю, керпе:-Әйбәт.Куян,
хәлләр ничек?
Куян:-Әйбәт.
Рәхмәт.
Төлке:- Куян, мә
кишер
Куян:- Рәхмәт,
Төлке.Мин кишер яратам.Кишер тәмле, баллы.
Керпе:- Куян, мә
алма.
Куян:- Рәхмәт,
Керпе.Мин алма яратам. Алма тәмле.
Аю: - Куян, мә
кәбестә.
Куян:-Рәхмәт,
Аю.Мин кәбестә яратам.Кәбестә тәмле.
Төлке:- Куян, син
нишлисең?
Куян:- Мин сикерәм
(әйләнеп килә), мин йөгерәм (йөгереп әйләнә), мин биим (бию хәрәкәте ясый).
Әйдәгез, дуслар, биибез.
Барысы
бергә биергә урманнан башка җәнлекләрне дә чакыралар.
Бергә: -
Ау-ау.Әйдәгез, дулар, биибез!
Урманнан
керпе, аю, төлке, куян килеп кушыла.
Бергәләп
“Әйдәгез, биибез” җырлы-биюле уен башкаралар.
Җырлы-биюле
уен “Әйдәгез, биибез”.
1) Бар монда зур
төлке.
Зур төлке, матур
төлке.
Төлке, төлке кил
әле,
Биеп-биеп кит әле
(2 тапкыр).
2)Бар монда зур
аю,
Зур аю, матур аю.
Аю, аю кил әле,
Биеп-биеп кит әле
(2 тапкыр).
3)Бар кечкенә
куян,
Кечкенә, матур
куян.
Куян, куян кил
әле,
Биеп-биеп кит әле
(2 тапкыр).
4)Бар кечкенә
керпе,
Кечкенә, матур
керпе.
Керпе, керпе кил
әле,
Биеп-биеп кит әле
(2 тапкыр).
(Куян, түгәрәк
уртасына сикерә-сикерә керә)
“Дуслар
җыры”яңгырый.
(Рафис
Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкеров музыкасы)
Куян:- Дусларым,
миңа шундый күңелле! Мин сезне шундый яратам!
Бергә:- Дуслык-зур
байлык!(Татар халык мәкале)
Куян: Әйдәгез,
дусларым, чәй әчәбез.Табынга рәхим итегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.