Инфоурок Внеурочная деятельность КонспектыСценарий мероприятия "Сәләтлеләр көч сынаша"

Сценарий мероприятия "Сәләтлеләр көч сынаша"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

1 категорияле тәрбияче Григорьева Гөлгенә Нурислам кызы

 

Ачык чара “Сәләтлеләр көч сынаша” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге.

 

Максат: Туган илебез турында балаларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, игътибарлылыкны арттыру, туган илне ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү, укуга, әдәбияткә карата аңлы караш булдыру, тел байлыгын үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру, эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; халык авыз иҗаты һәм фольклоры белән кызыксыну уяту, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: эмблемалар, компьютер, мультимедия аппараты, уен барышындагы темаларга караган презентация.

 

( Музыка астында тәрбиче уенны башлап җибәрә)

 

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар, килгән кунаклар, жюри әгъзалары! Без бүген сезнең белән “Сәләтлеләр көч сынаша” дип исемләнгән интеллектуаль бәйгегә җыелдык.

(1. Слайд) “ Сәләтлеләр көч сынаша”.

Без туган телебезне, туган илебезне, әдәбиятыбызны, халык авыз иҗатын беләбезме? Аның үткәне, хәзергесе, милли бәйрәмнәре һәм мәдәниятебез белән кызыксынабызмы? Үзенең телен камил белгән һәм яраткан, мәдәнияте белән кызыксынып яшәгән кеше генә үзенең милләтенең ышанычлы дәвамчысы. Бүгенге уенда шулар турында сөйләшеп, үзебезнең булган белемнәребезне күрсәтербез.

Инде уеныбызны башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 2 команда катнаша. Менә алар.

Ә хәзер сүзне командаларга биреп. 1 нче турны башлыйбыз

 

(Командалар бер – берсен сәламлиләр).

 

1 нче тур (2. Слайд) « Таныш булыйк» дип атала.

 

1 нче команда капитаны: Безнең команда: – “Ышаныч”

Безнең девиз: - “Без алга ышаныч белән атлыйбыз”

Үзләре белән таныштыру.

 

Мин тырыш малай, Ришат

Күңелем минем бик шат

Телим үрнәк булырга

Барыннан уздырырга.

 

Исемем минем – Ислам

Яхшы укырга тырышам

Белемем булу өчен

Кызганмыймын үз көчем.

 

Меня знают все ребята, я Алла

И мальчишки и девчата

Я для вас, для всех пример

Будем мы дружны как все.

 

Умный мальчик я – Равиль

Стремлюсь познать я этот мир

Найду я в жизни сувенир.

 

Лиана була исемем

Бергә укырга рәхәт

Яратам мин мәктәбемне

Барыгызга зур рәхмәт.

 

Тәрбиче: Инде сүзне икенче командага бирәбез.    

2 нче команда капитаны: Безнең команда-  “Өмет”

Девизыбыз: “ Без- илебезнең өметле киләчәге”

 

Үзләре белән таныштыру.

 

Мин – Фирзәр, әйбәт малай

Тәртипсезләнмим алай

Телим артта калмаска

2 леләр алмаска!

 

Я Арина лучше всех

Иду только всегда вверх

Навстречу к радости, мечте

Стремлюсь я только к высоте

 

Инсаф ул инсафлы бала

Бу мәгънәне мин аңлыйм

Сынатмаска, бирешмәскә

Дип үземә кабатлыйм.

 

Меня зовут Даша,

Любит меня группа наша

Я всегда ко всем добра

И умна и хороша.

 

Я – мальчик Вова хоть куда

И жизнь моя всегда бодра

Всегда стою на путь добра.

 

Командалар сәламләшә:

   

“Ышаныч”тан “Өмет”кә дусларча кайнар сәлам.

 

“Өмет” тән “ Ышаныч” ка ялкынлы кайнар сәлам.

 

Эмблемалар яклау.

(3. Слайдта эмблемалар күрсәтелә, капитаннар эмблемаларның кәгазьдә эшләнгән вариантын жюрига тәкъдим итә һәм кыскача аңлатма бирәләр)

 

“ Ышаныч”ком.   Күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч, имин булса иде. Шул теләкләр белән без алга ышаныч белән атлыйбыз. Эмблемабызда да тынычлык символы булган – күгәрчен рәсемен күрсәттек.

 

“ Өмет” ком. Яңа көн туа. Һәр яңа туган көн җир йөзендәге кешеләргә шатлык, бәхетләр генә алып килсен иде. Үзебездә бары тик яхшы сыйфатлар гына булдырырга тырышабыз, чөнки без- илебезнең өметле киләчәге. Эмблемабызда да яңа көн тууын ясарга булдык.

Әфәрин балалар.

 

2 нче тур.

 

(4. Слайд) “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”.

 

Тәрбияче: Икенче турның исеме: “Булсаң зирәк, әйт тизрәк? ” Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл куела.

 

1.    Россия флагында нинди төсләр? (ак, зәңгәр, кызыл)

2.    Татарстан флагында нинди төсләр бар?. (яшел, ак, кызыл)

3.    Россия гербында нәрсә сурәтләнгән? (2 башлы бөркет)

4.    Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

5.    Россия башкаласы (Мәскәү)

6.    Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

7.    Россия президенты кем? (Владимир Владимирович Путин)

8.    Татарстан Республикасы президенты (Рөстәм Нургалиевич Минниханов)

9.    Россиядә иң тирән күл (Байкал)

10.                      Татарстандагы иң зур елга (Идел)

11.                      Арча район башлыгы кем? (Нуриев Илшат Габделфәртович улы )

12.                      Безнең мәктәп директоры (Валиев Ленар Хамбалович)

13.                      Безнең мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары (Хабибрахманова Мөслимә Рустамовна)

14.                      Безнең мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (Мухаммадиева Илсия Илдусовна)

15.                      Татарстандагы дәүләт телләре. (Рус, татар)

16.                      Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы.(Алфавит)

17.                      Г.Тукайның кайсы шигыре татар халкы өчен гимн булып тора? (“Туган тел”)

18.                      Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12)

19.                      Алтын таракның төшеп калган урыны? (Басмада)

20.                      Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (“ Шүрәле” әк.)

 

Тәрбияче: Яхшы. 2 нче турны тәмамладык. Инде 3 нче турга күчәбез.

 

3 нче тур.

 

(5.Слайд) “ Игътибарлылык”.

 

Тәрбияче: Балалар инде исеменнән үк күренгәнчә, уенның бу өлеше игътибарлы булуны сорый. Экранга карап, үзегез теләгән теманы сайлап аласыз. Һәр блокта 2 шәр сорау, теманы сайлаган команда 1 нче сорауга, ә 2 нче команда икенче сорауга җавап бирә, киләсе теманы икенче команда сайлый. 1 дөрес җавапка 1 балл куела. Түбәндәге темалар бирелә:

 

1.      Татарстан Республикасы

2.      Татар халык ашлары

3.      Төрлесеннән

4.      Татар халык авыз иҗаты

5.      Шагыйрьләр, язучылар

6.      Татар халык бәйрәмнәре

7.      Композиторлар, җырчылар

8.      Татар халык киемнәре.

 

Татарстан Республикасы

1.    Кайсы шәһәр Татарстан республикасында урнашмаган?

 

А) Бөгелмә              В) Уфа

Б) Яр Чаллы            Г) Түбән Кама

 

2.    Татарстан урманнарында нинди кыргый җәнлекләр юк?

 

А) бүре                     В) фил

б) куян                      Г) төлке

 

Татар халык ашлары

1.    Бу нинди ашамлык?

 

А) вак бәлеш            В) чәкчәк

Б) өчпочмак             Г) кыстыбый

 

2.    Татарларда кунакларны нинди милли ризык белән каршылыйлар?

 

А) чәк-чәк                   В) гөбәдия

Б) өчпочмак                 Г) кош теле

 

Төрлесеннән

1.    Казанда чыга торган балалар газетасы?

 

А) Шәһри Казан           В) Татарстан яшьләре

Б) Сабантуй                 Г) Ватаным Татарстан

 

2.    Татарларның милли уен коралы?

 

А) пианино                  В) гитара

Б) аккордеон               Г) тальян гармун

 

Татар халык авыз иҗаты

1.    Татар халык авыз иҗатына нәрсә керми?

 

А) әкият                          В) шигырь

Б) мәкаль                        Г) җыр

 

2.    “Әпипә” көенең авторы?

 

А) Габдулла Тукай                     В) халык

Б) Муса Җәлил                           Г) Абдулла Алиш

  

Шагыйрьләр, язучылар

1.    Балалар шагыйрен тап!

 

А) Роберт Миңнуллин                В)  Равил Фәйзуллин

Б) Рәдиф Гаташ                             Г) Әхсән Баянов

 

2.    “Кояштагы тап” исемле әкиятнең авторы кем?

 

А) Гомәр Бәширов                       В) Фәнис Яруллин

Б) Гаяз Исхакый                           Г)  Әхмәт Фәйзи

 

Татар халык бәйрәмнәре

1.    Сабантуйда нинди ярыш үткәрелми?

 

А) чүлмәк вату                       В) көрәш

Б) суга сикерү                       Г) капчык сугышы

 

2.Нәүрүз бәйрәмен икенче төрле ничек дип атаганнар?

 

А) иске елны озату               В) чәчүгә чыгу

Б) боз озату                           Г) яңа елны каршылау   

 

Композиторлар, җырчылар

1.    “ Мин яратам сине, Татарстан” җырын кем җырлый?

 

А) Сара Садыйкова              В) Салават Фәтхетдинов                   

Б) Салих Сәйдәшев              Г) Җәүдәт Фәйзи

 

2.    Кем композитор түгел?

 

А) Илһам Шакиров                   В) Салих Сәйдәшев

Б) Зөфәр Хәйретдинов                Г) Сара Садыйкова

 

Татар халык киемнәре

1.    Татар хатын – кызларының милли баш киеме?

 

А) түбәтәй                                  В) кепка

Б) калфак                                  Г) бүрек

 

2.    Татар халык милли киемнәрендә нинди төс өстенлек итә?

 

А) кызыл                                    В) яшел

Б) ак                                            Г) зәңгәр  

  

Тәрбияче: (талгын гына музыка куела) Яхшы балалар, 2 нче турны да тәмамладык. Инде бәйгебезне дәвам итеп, 4 нче турны башлыйбыз. Бу тур – “ Сүз төзе” дип атала.

 

4 нче тур.

 

(6. Слайд)  “Сүз төзе”.

Тәрбияче: Хәзер ике командагада берәр сүз бирерлә “Сандугач”  һәм  “Карлыгач” сүзләреннән яңа сүзләр уйлап табарга кирәк була (3 минут вакыт бирелә, аннан соң 2 команда чиратлашып үзләренең сүзләрен укып чыгалар). Әфәрин балалар булдырдыгыз.

 

   Тәрбияче: 5 нче турга күчәбез. Бу тур “ Мин- сиңа, син – миңа” дип атала.

 

5 нче тур.

 

(7. Слайд) “Мин- сиңа, син – миңа”.

Тәрбияче: бу бәйгедә ике команда бер - берсенә табышмаклар әйтешә. Ышаныч командасыннан башлыйбыз.

 

“Ышаныч”

 

1. Бары төнлә генә нәрсәне күреп була? (Йолдыз, ай)

 

2. Карыйбыз да күккә без,

    Аны көтә барчабыз!

    Килеп җитсә – качабыз. (Яңгыр)

 

3. Аягы юк – йөреп тора,

    Ачык җиргә кереп тора.

    Авызы юк – сызгыра,

    Юлдан тузан туздыра. (Җил)

 

“Өмет”

 

1. Алсу битле кыз үсте,

    Агачтан сикереп төште. (Алма)

 

2. Ул җир астына төшкән,

    Кып – кызыл булып пешкән.

    Ашка тәм һәм төс бирер,

    Аны кем тизрәк белер? (Кызыл чөгендер)

 

3. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

    Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (Суган)

 

Тәрбияче: Яхшы, балалар. Монда да тапкырлыгыгызны күрсәттегез. Инде 6  нче турга күчәбез.

 

6  нче тур.

 

(8. Слайд) “Мәкальләрне әйтеп бетер”.

Тәрбияче: Мин сезгә мәкальнең беренче өлешен әйтермен, ә сез аның икенче өлешен дәвам итәргә тиеш буласыз. “Ышаныч” командасыннан башлыйбыз, “Өмет” командасы белән дәвам итәрбез.

1.    Иле барның...(теле бар)

2.    Күп бел...(аз сөйлә)

3.    Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр... (яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр)

4.    Ата – ананы тыңлаган – адәм булган...(тыңламаган әрәм булган)

5.    Кешегә таш атсаң... (үз маңгаеңа тияр)

6.    Тырышкан табар...(ташка кадак кагар)

7.    Үзеңне – үзең мактама... (кеше сине мактасын)

8.    Күңелең саф булса... (көннәрең шат булыр)

9.    Яхшылык күрәсең килсә...(яхшылык ит)

10.            Һөнәрле үлмәс...(һөнәрсез көн күрмәс)

 

7 нчы тур

 

(9. Слайд) “Капитаннар ярышы”.

Тәрбияче: Соңгы 7 нче тур. Капитаннар ярышы. Бу бәйгедә капитаннар бирелгән сорауларга "әйе" яки "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.

  

 

"Ышаныч" командасы капитанына сораулар:

 

1.    Турыпочмаклыкның мәйданын барлык ягын кушып табалар. (юк)

2.    Ак барс - Казан хоккей командасының исеме(әйе)

3.    Татар кызының милли баш киеме - калфак (әйе)

4.    14 +4 =18 (әйе)

5.    "Шүрәле" әкиятен А.Алиш язган (юк)

6.    Без Аксубай районында яшибез (юк)

7.    1 см да 10 мм (әйе)

8.    Мәктәбебез Татарстан урамында урнашкан. (юк)

9.    Алты алтың кырык алты. (юк)

 

"Өмет" командасы капитанына сораулар:

 

1.    Турыпочмаклыкның мәйданын иңен буена тапкырлап табалар.(әйе)

2.    Чаллы - КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

3.    Каен- ылыслы агач (юк)

4.    Татар егетенең милли баш киеме - калфак (юк)

5.    Якшәмбе - ял көне (әйе)

6.    72:8=9 (әйе)

7.    Без Арча районында яшибез. (әйе)

8.    "Су анасы" әкиятен Муса Җәлил язган (юк)

9.    20-8=13 (юк)

Тәрбияче: Балалар, бу турда да сынатмадыгыз, үзегезнең зирәклегегезне күрсәттегез, афәрин. Инде бәйгеләребез тәмамланды, уеннар буенча нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җитте. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаган арада, без “Туган илем” җырын тыңлап китик әле. (Җыр тыңлана)

       Хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез, алар командаларның эшләрен бәяләрләр.

Балалар, сез бүгенге уенда үзегезнең тапкырлыгыгызны, телебезне ни дәрәҗәдә белүегезне, зирәклегегезне күрсәттегез. Телебез, мәдәниятебез белән күпме күбрәк кызыксынсагыз, күп белергә тырышсагыз, бу милләтебезнең өметле, ышанычлы киләчәге булуы турында сөйли. Рәхмәт сезгә!

    Хөрмәтле кунаклар шуның белән безнең бәйгебез тәмамланды, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!        

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий мероприятия "Сәләтлеләр көч сынаша""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Руководитель реабилитационного подразделения

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.05.2023 134
    • DOCX 38.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Григорьева Гульгена Нурисламовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10476
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные подходы к профессиональной деятельности педагогических работников, реализующих дополнительные общеобразовательные программы социально-гуманитарной направленности

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 86 человек

Курс профессиональной переподготовки

Управление деятельностью физкультурно-спортивной организации

Руководитель организации, осуществляющей деятельность в области физической культуры и спорта

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы художественно-эстетического воспитания детей в деятельности педагога дополнительного образования (декоративно-прикладное и изобразительное искусство)

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 173 человека из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 481 человек

Мини-курс

Психологическая помощь и развитие детей: современные вызовы и решения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектный подход к рекламе: эффективные стратегии и инструменты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе