Без
Тукайны укыйбыз.
(Башлангыч сыйныф укучыылары өчен театральләштерелгән
кичә)
Максат:
Балаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү;
Дуслык төшенчәсен ныгыту;
Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү; милли
тәрбия бирү.
Җиһазлау: ноутбук,презентация,проектор,экран.
Әкият костюмнары, урман өчен агач- куаклар
һәм башка атрибутлар
Экранда Г.Тукай портреты, аның әкият китаплары,Тукай әкияте геройлары
күрсәтелә.
Зал бер яктан- урман ,икенче яктан авыл күренеше, су буе итеп бизәлгән.
Катнашалар: Алып баручы, Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Акбай, Күбәләкләр, Кәҗә
белән Сарык, малай
Кичә
барышы:
Сөйли – сөйли Су анасы чыга:
Агыйделдә су коенгач, чәчләремне тарадым.
Күзне ачып йомганчы, югалды бит тарагым. (башын ике кулы белән тотып, уфтанып
йөри)
Кайдан эзлим икән инде? кайлардан табыйм аны?(Эзләнә)
“Былтыр” йөгереп чыга:
Ни булды?Ни югалттың? Алтын чәчле су кызы?
Су анасы:
Күрми калдым, кем булгандыр тарак
карагы сызды.
(Былтырга морәҗәгать итә) Былтыр, зинһар ярдәм итче,
Шул таракны табарга.
Былтыр:
Әйдә соң, Акбайны чакырыйк.
Акбай чыга.
Былтыр:
Әйдәле ,Акбай, эзләш син,тарагын Су кызының.
Акбай:
Юк, эзләмим, минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.(йөгереп
китә)
Былтыр:Әйдә йөреп карыйк, алтын таракны
табыйк. (бераз баралар.) Чү, әнә тегендә күбәләкләр бии түгелме. Әйдә алар
янына. (Чыгалар)
Күбәләкләр биюе.
Былтыр:
Әйт әле ,күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Су кызының алтын тарагын күрмәдеңме?
Күбәләк:
Мин яшим урманда, болында, кырларда.
Уйныймын, очамын якты көн булганда.
Тик юлымда алтын тарак очрамады
шул.Әйдәгез бергәләп эзлик.(чыгалар)
Урман буе.Алып баручы сөйли:
Бу җирләрдә Тукай йөргәндер, урманнарын шуңа сөйгәндер,
Шүрәлене җиңгән Былтырның киләчәген алдан күргәндер.
Ак каеннар, зифа наратлар. шагыйрь иткән аны бу яклар.
Кырлайда ук бәлки тугандыр Су анасы, алтын тараклар.
Татар киеменнән бер кыз һәм бер малай чыга.Кыз бала:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.
Малай:
Бик матур берайлы кичтә бу авылдан бер егет
Киткән урманга утынга...
Анын атына Су анасы да утырган.
“АТ”та Су анасы белән Былтыр чыга.
Алып баручы:
(бер якта):
Шул без белгән Кырлай урманыннан китте чыгып, китте Шүрәле.
(Шүрәле чыга).
Былтыр ,артка чигенеп:
-Нәрсә бу?, Качкынмы, җенме?,Я өрәкме , нәрсә бу?
Су анасы:Котчыгарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу?
Шүрәле
( кыланчыкланып, боларны әйләнеп йөри: )
-Бер дә шикләнмә, егет син ,мин карак –угры түгел,
Мин -Шүрәле.Гадәтем:кешеләрне кытыклап үтерәм,
мин әле сезне күргәч, шатлыгымнан сикерәм.
Былтыр: Карале, Шүрәле, бер дә шаярыр вакыт түгел, Су анасының алтын
тарагы югалган, яле бергәләп эзлик тә табып та бирик.
Алып баручы: Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте болар артыннан, атлап эре-эре.
Болар каршына Кәҗә белән Сарык очрый,
Икесе дә борчулы, капчыклары буш.
Алып баручы:Килә болар , бара , һаман бара, күренмидер күзләренә ак һәм
кара.
Шүрәле: ( гайрәтләнеп болар каршына килә): Минем
урманымда нишләп йөриләр болар?
Кәҗә белән сарык, куркынынган тавыш белән: Гәүдәбездә җаныбыз барда
Бер җаен эзләп таптык.
Әби- бабайны калдырып, авылдан
чыгып качтык.
Шүрәле , ачуланып, боларны әйләнеп йөри.
Былтыр:Я,
Шүрәле, тынычлан әле, кояш баеганчы безнең алтын таракны эзләп табасы бар .
Кәҗә: Безне дә үзегезгә юлдаш итеп алыгыз әле , зинһар!
Сарык: бергә- бергә күңеллерәк тә булыр.
Су анасы, өзгәләнеп:
-Нишлик соң, кая барыйк,
Каян таракны табыйк?
Кәҗә: Тегендә агач төбендә бер алай утыра,
Әйдәгез сорап карыйк!
СУ анасы читтәрәк кала, бар да агач янына киләләр , анда малай елап утыра.
Былтыр : Ник елыйсың, егет кеше?
Малай, мышкылдап: Бик тә кызыгып, су буеннан матур тарак алып киткән
идем, әнием, бик орышты, таракны урынына илтмичә , өйгә кайтма, диде.Ә мин кире
су буена барырга куркам, анда су анасы бар , диләр.(таракны күрсәтә, үзе
еламсырый)
Су анасы,үрелеп: Минеке , нәкъ үзе !
Малай,
курка- курка гына таракны суза.
Былтыр: Ягез әле куркышып тормагыз бер- берегездән., дус һәм тату булып
яшик әле!
Бергәләп “Дуслык турында җыр “ башкаралар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.