Татарстан республикасы «Лениногорск
муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Лениногорск шәһәренең 11 нче
гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениясе
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен дөнья пакъ бүген.
Сценарий авторы:
Югары категорияле
Өстәмә белем бирү педагогы
Әхмәтшина Фәридә Зөфәр кызы
2014 ел
1 а.б. Хәерле кич,
хөрмәтле кунаклар!
2 а.б. Исәнмесез,
кадерле әбиләребез, әниләребез, кыз туганнарыбыз!
1 а.б. Галәмдә
әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан безнең гимназиябезнең өстәмә белем
түгәрәкләренә йөрүче укучылары чыгыш әзерләделәр.
2 а.б. Сезгә
багышланган кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
(кул чабулар)
Җыр
“Хәерле көн” Башкара Наилә Вилданова
Кечкенә
спектакль «Әни
була бергенә»,
“Айсылу” драма түгәрәге
Бию
“Шома бас”, “Дуслык” бию төркеме
1
а.б. И хатын кыз!
Сине мактап туймас
Җырлар иҗат итәр идең гелән.
Иңкәйләрең
таулар кучерерлек,
Галәм кутәрерлек, мин беләм.
2 а.б. Син - кояштыр, гаилә, учак уты
Кабынадыр синең
ялкыныңнан.
Энҗе-мәрҗән кебек булса тузгәннәрең
Әйтер сузкәйләрең алтыныннан.
1 а.б. Бер кабызган утны сунмәсенгә
Син
тугелме тешең кысып тузгән.
Атаң-анаң,
ирең хакларына
Тәмле сузең бәйләм итеп тезгән.
2 а.б. Соңгы телем авызыңнан өзеп,
Балам тук булсын дип булгәнсең.
Ул гынамы, курше-тирә хәлен
Уз хәлеңнән алда белгәнсең.
Җыр “Әниемнең кочагы” в/а “Карлыгач”(кече
төркем)
Бию “Вальс”, “Дуслык” бию төркеме
Җыр “Бескозырка белая”
1 а.б.Сездән башка җил дә исмәс,
Кояш та
чыкмас Сезсез.
Сандугачлар да сайрамас,
Алар да калыр телсез.
2 а.б.Тынычлык
та Сезнең кулда,
Җину дә килми Сезсез.
Галәмдәге
көч белән дә
Аңлашасыз Сез сузсез.
1 а.б.Булмас яз
да, булмас көз дә,
Кешелек бетәр төсле.
Җир шары Сезнең
иңнәрдә,
Сез булганга, без көчле!
Татар халык җыры “Әнисә”, в/а
“Сәйлән”
Бию “Бәхетле балачак”
Песня “Где-то на белом цвете”,исполняет Арина Анашкина
Нәфис сүз. Наилә Вилданова
1 а.б.Эниләрнең
бөтен мәхәббәте,
Ышанычы
бары балада,
Аналарга
дигән җан җылысы
Адашып
йөрмәсен далада.
2 а.б.
Сезнең өчен кайгы-хәсрәт куреп,
Ана
кеше яшен тукмәсен,
Аналарның
туккән куз яшьләре
Рәнҗеш
булып сезгә төшмәсен.
Җыр “Үз җырыбыз булсын әле”, башкара Ямашева Рената
(Алёна; Вика-Кристина “Разноцветье самоцветов”)
Бию “ Чегән кызлары ”, “Дуслык” бию төркеме
Песня “Лебединое озеро”, поет Лиза Ломанова и Карина
1 а.б.
Төтен исе бәрә борыннарга,
Әби мунча
яккан, ахры.
Эчтән
генә нидер көйли-көйли,
Баса бугай чәк-чәк камыры.
2 а.б.Оныклары,
бәлки, кайтыр диеп
Салды микән кабак бәлеше?
Өстәл тулы коймак,
кабартмалар,
Һәркайсына мулдан өлеше.
1 а.б.Чәйләрен дә
инде яңарткандыр,
Нигъмәтләре тулы өстәле. ...
Оныклары гына кайтмый кала,
Кайта алмый, күп шул эшләре.
2 а.б.Кич
утырып әби оек бәйли,
Бияләйлер бәйли барсына.
Авылыма кайтканнарым саен,
Чыга кебек әби каршыма.
Җыр “Әбиемә хат”, башкара Галимова Әдилә
Бию “Цветочницы” ,”Дуслык” бию төркеме
Җыр “Рәхмәт, әнкәй”, башкара Максумова Азалия
1 а.б.
Коцертыбыз тәмам, Сезгә кадерле әниләр,әбиләр, исәнлек-саулык,
2 а.б.
гаилә бәхете, озын гомер, мул тормыш телибез!
1 а.б.
Хушыгыз!
2 а.б.
Яңадан очрашуларга кадәр!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.