Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий на тему "Көзге бал"

Сценарий на тему "Көзге бал"

Скачать материал

Җиребезгә көз килде,

Уңышлар да җыелды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

Менә туган ягыбызга үзенең байлыгы, муллыгы, кызгылт-сары төсләре, үзенә күрә бер гүзәллеге белән алтын көз дә килеп җитте.

Бүген без илебезгә муллык алып килә торган ел фасылы – көзне каршыларга җыелдык. Бу бәйрәмне электән үк  әби-бабаларыбыз “Сөмбелә” бәйрәме дип атаганнар. Бу чорда авыл халкы амбарларга көзге икмәк ташый. Игенчеләр басу-кырларда иген ура, бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә.

 

 

Аллы-гөлле гөл чәчәкләр,

Бакчаларны ямьләде.

Килде язгы дәртле эшнең

Ямьле  уңыш бәйрәме.

 

Алып килдек үзебез белән

Якын дуслардан,

Йөгерек кызлардан,

Елга – таулардан,

Урман-кырлардан.

Киң кырларда күкрәп  уңган,

Мул уңышлардан.

Уңыш өчен янып йөргән

Тракторчылардан.

Кыр корабларның капитаннарына,

Шоферларга, игенчеләргә,

Барлык  авылдашларга

Бергә  Ялкынлы кайнар сәлам!

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кәбестә.

Алар ничек үсә, нинди төстә?

 

Ә хәзер без әйтәбез, ә сез җавабын табыгыз!

(3 табышмак әйтелә)

 

Җил агачка хәбәр салды,

Яфракларын коярга.

Инде җәйләр артта калды,

Көз, син килеп ояла.

Кошлар, көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар...

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

1 нче уен

 

Эшләребез уң булганнар

Җыелдык бүген бергә.

Күңел ачып сәйранда,

Уйнап-җырлап биергә.

Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик,

Безнең  сәхнә киң бит ул.

Безнең туган ягыбыз

Чәчәк бит ул, гөл бит ул.

 

Сәхнәдә “Гармун алыйк әле, дускай” җыры белән  Сирень Суримов!

 

Калды язгы борчылулар инде шөкер,

Кыенлыклар һаман әле искә төшәр.

Әле яңгыр коеп үтте, әле эссе,

Гел хәвефтә торган кырлар өсте.

Тирләп беттек. Тик уңышның мулын көттек.

Шатландырды япь-яшь бөртек, алтын бөртек.

 

Табышмаклар әйтүне дәвам итәбез.

(4 табышмак әйтелә)

 

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый.

Белмим, нәрсә булган?

2 нче уен

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне күреп

Ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

Табышмаклар әйтүне дәвам итәбез.

(3 табышмак әйтелә)

3 нче уен

Бүген бәйрәмдә “Иң кызыклы яшелчәләр”, “Иң зур яшелчәләр” игълан ителгән иде. Сүзне жюрига бирәбез.

 

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

 

Көзге табигатьнең матурлыгын мактап, укучылар рәсемнәр ясаганнар. Әйдәгез, бу рәсемнәрне жюри ничек бәяли икән?

4 нче уен

Икмәк булса, җыр да була, диләр

Җыр булган җирдә оста биюче дә табыла

Сезнең каршыгызда һинд биюе.

 

Һәр көн саен хәерле көн телим,

Аяз кәннәр телим илемә.

Биек кәкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим илемә.

 

Хәерле көн димен һәр бөркеткә,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

 

 Хәерле көн телим,

Таңнар туган саен җиремә.

Аяз көннәр телим һәммәгезгә

Һәм иминлек телим илемә.

 

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Көзгә багышланган кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Ә хәзер биюләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Табышмаклар.

1.     Түгәрәк тәнле,

     Бал-шикәрдән тәмле.  (карбыз)

2.     Ишексез-тәрәзәсез булган,

        Эченә кеше тулган.   (кыяр)

3.     Ашка салсаң тәм кертә,

Борынга салсаң төчкертә  (борыч)

4.     Утырабыз урманда

     Ап-ак эшләпә киеп.

     Киптерә дә кыздыра да

     Кешеләр безне җыеп.   (гөмбә)

5.     Озын-озын агачлар

Агачларда оялар.

Ояларда кошчыклар.

6.     Түгәрәк кенә кызыл йорт,

    Эче тулы корт. (помидор)

7.     Үзе мең бөртек, эче – мең бөртек,

     Башы җирдә, койрыгы – коймада. (кабак)

8.     Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе. (суган)

9.     Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (бәрәңге)

10. Түгәрәк – ай түгел,

             Сары – май түгел,

             Койрыгы бар – тычкан түгел.  (шалкан)

  

11. Өсте яшел, асты кызыл,

             Ул ни булыр?  (кишер)

12.  

13. Үзе тук кебек,

              Кайгысы юк кебек,

              Елый башласа – туктамый.  (көз)

 

14. Агачтан биек,

              Үләннән кечкенә. (яфрак)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уеннар

 

1 уен

3 кеше чакырыла. Урындыктагы бәрәңгеләрне санарга тиеш.

2 уен

3 кеше чакырыла2 . Һәр кешегә яфрак бирелә. Коробкага шул яфракларны очыртып кертергә кирәк.

3 уен

2 кеше чакырыла күзләрен яулык белән бәйлибез. Яшелчәләр арасынна алманы табып, чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыяр икән?

4 уен

4  кеше чакырыла. Савытта борчаклар һәм акча бар. Ничә сум акча булганын санарга кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий на тему "Көзге бал""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 379 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.03.2016 6139
    • DOCX 16.7 кбайт
    • 106 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садыева Илсуяр Аминовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садыева Илсуяр Аминовна
    Садыева Илсуяр Аминовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 98742
    • Всего материалов: 34

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 788 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 845 человек

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе