Әлифба
бәйрәме
Төзеде:
Бәдретдинова Наилә Наил кызы
2017
ел
Ал.бар:
Исәнмесез, кадерле кунаклар.
Без бүген зур
бәйрәмгә җыелдык. Бүген безнең укучыларыбыз үзләре яратып укыган беренче
дәреслек “Әлифба” белән саубуллашалар. Эйдәгез нәни дусларыбызны бирегә
чакырыйк.
“Хәерле көн” җыры.
-Балалар,
сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән
таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез, Әлифбаны
бәйрәмгә чакырыйк.
Балалар: Әлифба!
Әлифба! Әлифба! (Залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә
Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле фоторәсем)
Ал.бар: Исәнме,
Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.
Әлифба
(боек кына): Исәнмесез, дуслар.
Ал.
Бар: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай
боек?
Әлифба:
Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп
матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз
бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде.
Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә
алмаячакмын инде.(Елый)
Ал.бар:
Елама, Әлифба! Без сиңа да , дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы,
балалар. Булышабызмы?
Балалар:
Булышабыз. ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)
Ал.
Бар: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне
бушатып, дөрес итеп төзик.
Ал.
Бар: Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли
алганбызмы, тикшер әле. (Бергәләшеп алфавитны әйтү)
Әлифба: (куанып)
Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Мин алфавитка шалтыратыйм әле.
(Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары гына ишетелә)
--Нишләп телефонны
алмый икән. Әллә хәле авырып китте микән? Тагын бер шалтыратып шалтыратып
карыйм әле.(Номер җыя)
-Алло, Алфавит,
хәлләрең ничек?
-Әкренләп инде.
(Хәлсез генә җавап бирә)
-Әллә авырып
киттеңме? Балалар синең хәрефләреңне җыйдылар , килеп җит тизрәк.
-Чынлапмы? Хәзер
килеп җитәм.
(Музыка уйнатыла ,
залга Алфавит керә.)
Алфавит:
Исәнмесез, балалар һәм кунаклар. Мин Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм.
Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүгеннән һәм
киләчәктә дә , алар сезнең дусларыгыз булыр.
Әлифба: Сез
хәрефләрне яхшы беләсез, бу бездә ышаныч тудырды. Ә менә сез ничек итеп
хәрефләрдән сүзләр төзисез икән. Менә шуны тикшереп карыйк. Мин сезгә хайваннар
һәм кошлар турында табышмаклар әйтәм., ә сез шуларның җавабын хәрефләрдән
төзерсез.
Өстенә энәле
күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе
Йомшагым
диеп сөя. (Керпе)
Җәен соры,
кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
Асрамый да
умарта,
Балны бик-бик
ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый
ята.(Аю)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
Урманнан чыгар,
корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
хәйләсе күп төрле. (Төлке)
Алфавит:
Мин дә сезгә бирем әзерләдем. Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга. Кем кыю һәм
кем җитез?
Ал.бар:
Әлифба, Алфавит, балалар сезнең барлык биремнәрегезне дә үтәделәр. Аларның
сезнең өчен әзерләгән күчтәнәчләре бар. Сез утырып ял итеп алыгыз. Сүзне
укучыларга бирик
Булат: Мин иртә белән мәктәпкә барам,
Беренче китап минем кулымда.
Буран булса да , мин юлны табам,
Мине өйрәтте – дустым – Әлифба.
Әминә: Шат
күңел белән мәктәпкә барам,
Сабак укырга, белем алырга.
Мин хәрефләрне инде күп беләм,
Мине өйрәтте дустым- Әлифба.
Ривал: Хәрефләр
белгәч , сүзләр язармын,
Каләмем кулда, дәфтәрем алда.
Яшә, диярмен, туган Ватаным,
Мине өйрәтте дустым – Әлифба.
Данил:
Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым- Әлифба.
Җыр:
“Әлифба” З.Туфайлова сүзл., Л.Хәйретдинова көе.
Әминә:
Матур итеп киендек
Ак бантиклар
бәйләдек,
Сумкабызны алдык
та,
Мәктәпләргә
юнәлдек.
Ривал:
Без сафларга тезелдек,
Сыйныфларга
бүлендек,
Бәхет юлы
шуннан булыр,
Без шуларга
төшендек.
Данил: Күктә
йолдыз якты яныр,
Төннәр аяз булганда.
Безгә тормыш матур булыр
Тырышып белем алганда.
Булат: Хыяллар
безнең канатлы
Хыяллар шундый матур,
Киләчәктә барыбыз да
Булырбыз кыю, батыр.
Раяз: Безнең
илгә белемле һәм
Намуслы кеше кирәк.
Туган ил өчен яшәрбез
Үсик кенә тизрәк.
Бию
Укытучы.
Укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез, рәхим
итегез!
“5”ле керә.
Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар!
Укучылар.
Исәнме, “5”ле. Рәхим ит, түрдән уз!
“5”ле.
Мин бит “5”ле, бик көчле
Юкка гына
куймыйлар.
Кем тырыша, көч
сала –
Шулар минем чын
дуслар!
-Минем дә сезне,
математикадан сынап карыйсым килә. (Күңелле шарлар уены)
Мин бик шат, дусларым, математикадан да сез шактый гына белем туплагансыз.
Раяз.
Син булсаң миңа әйбәт
Сыйныфым алга
китә,
Дусларым рәхмәт
әйтә.
Булат.
Мәктәбемнән кайтып киләм,
Шатлыгыма күмелеп,
Тәрәзәдән гөлләрем
карап тора үрелеп.
Әйтерсең лә
чәчәкләре елмаялар, көләләр
Минем “5”ле
алганымны алар ахры беләләр.
“5”ле.
Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез
белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз!
Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!
Укучылар.
Сезнең алда сүз бирәбез:
Ялкауланмаска!
“2”ле алмаска!
Артта калмаска!
Тырыш булырга!
“5”кә укырга!
“ Кояшлы ил”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.