Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Тема: Сердән авыр нәрсә юк.
Максат: Әхлакның иң мөһиме шарты булган,сер саклау серләренә өйрәнү;бирелгән әсәрләр буенча әңгәмә алып бару;кешедә үзара бер-берсенә хөрмәт, ышаныч тәрбияләү.
2 слайд
Нәрсә ул сер?
-Серле булу, башкалардан яшертен,үзара гына сөйләшү;
-Әлегә ачылмаган, танып-белмәгән үзлек,сыйфат,һ.б.
Сер юнәлешләре.
Фән
өлкәсенә
караган.
Кешегә белдерергә
ярамаган яшерен
мәгълүмат
Берәр нәрсәнең төп
Эчтәлеге,асылы,әһәмияте
3 слайд
Сер тоту( саклау)белән бәйләнешле
мәкальләр һәм әйтемнәр.
-Сер тотмас-дус тапмас.
-Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.
-Үз серен җилгә очырган кеше, кеше серен
саклый белми.
-Сердән авыр нәрсә юк.
- Дәшми тору зур осталык.
4 слайд
Тәрбия чарасы буларак, дәресләрдә без Р.Фәхреддин китапларын еш кулланабыз. “Балаларга үгет- нәсыйхәт”китабында менә нәрсәләрне әйтә: Кеше өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе-әдәпле һәм тәрбияле булу.
Халыкка тиешсез сүз сөйләмәгез,хур булырсыз. Аз сөйләгез-аз ялгышырсыз.Дөньягыз өчен,байлык өчен ахирәтегезне сатмагыз,серне саклагыз. Әдәбият һәм тел дәресләре аша тырышлык, миһербанлык,кешелеклелек, сабырлык, гүзәл халык кебек сыйфатларны тәрбияләү бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянып алып барылса,җәмгыятьтә бурычны үтәп була.
5 слайд
“Сер”сүзе белән бәйләнешле китап һәм кинофильмнар.
6 слайд
Нинди серләр була?
Гаилә сере
Дәүләт сере
Фән сере
Хәрби сере
Табигать сере
Профессия сере
хайваннар дөньясы сере
хат язу сере.
7 слайд
Укытучы:психологиядә шул билгеле:хатын-кызлар арасындагы дуслык ирләрнекенә караганда күпкә тотрыксыз.Ирләрдә балачак дуслыгы озак саклана.Хатын-кыз заты эмоциягә тизрәк бирелүчән.Ахирәтләр бер-берсе белән ныклы элемтә урнаштырырга омтылалар, бер-берсенә ышаныч арттыру өчен, эч серләрен сөйләүдән дә тартынып тормыйлар. Ике сердәшнең берсе хәйләкәррәк булса,ахирәтен “чишендереп” үк ташлый.Тегесенең бер сере дә калмый.
Ир-ат бу мәсьәләдә тотрыклы.Бирелгән сорауларга җавап кайтарганда төбенә тоз коймый, мәсьәләнең бар нечкәлеген дә сораштырмый (әгәр сүз аның турында бармаса). Ир-ат арасындагы сөйләшү, нигезендә,эшлекле мәсьәләләргә кайтып кала.
Малайлар зур төркемнәр эчендә дуслашалар.Алар тормышчан мәсьәләләрне тикшерергә яраталар,ә кызларның дуслыгы 2-3 кешедән артмый.Аларның сөйләшүе әллә ни ерак темаларга китми.Шунлыктан кызларга киңәш:серләрегезне кемгә дә булса чишәргә уйласагыз,башта ныклап уйлагыз(җиде кат үлчә,бер кат кис),шулай эшләгәндә ызгыш-талашка сәбәп аз калыр.Халкыбызның шундый мәкале бар:”Сер сөйләмә дустыңа,дустыңның да дусты булыр,ул да сөйләр дустына”.
8 слайд
Сер саклый белү буенча үз-үзеңне
тәрбияләү планы.
Көтелгән план үрнәге:
1.Әдәби әсәрләрне даими укып барырга һәм анализлый белергә.
2.Сер тотмауның тәртипсез кешегә хас булуы турында мисаллар китерергә.
3.Беркайчан бер кешенең серен өченче кешегә белгертергә ярамаганлыкны аңларга.
4. Сер төшенчәсе белән бәйләнешле әсәрләрне даими укып барып, үзеңә тиешле нәтиҗә ясарга өйрәнергә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 668 277 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Фатхуллина Милеуша Замиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.