Инфоурок Иностранные языки Рабочие программы:сыйныф рус төркеме татар теленнән эш программасы

:сыйныф рус төркеме татар теленнән эш программасы

Скачать материал

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе»

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ җитәкчесе

__________/Әхмәтҗанова Т.Ф./

___ № беркетмә

“___” _______2017 нче ел

Килешенде

Милли мәгариф буенча

директор урынбасары

________  /Гыйзәтуллина Г.Х./

“____” __________2017 нче ел

Расланды

15 нче мәктәп директоры

__________ /Чернятьева Т.А./

“___” ______2017 нче ел

 

 

 

                           

6 нче Б сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

(база дәрәҗәсе)

(сәгатьләр күләме: атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать)

 

Төзүче:  Яруллина Ләйсән Минсәгыйт   кызы,

  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1 квалификацион категория      

 

                                   

 

 

 

 

 

 

 

Түбән Кама шәһәре

2017-2018 нче уку елы

 

 

Аңлатма язуы

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты  фәне (предмет өлкәсе – туган тел һәм әдәбият) буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

             ТР  Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем   бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең гомуми төп белем бирүнең төп укыту программасы. Түбән Кама, 2015.

         Татар теленнән уку предметы программасы.

          «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең предмет буенча эш программасы нигезнамәсе, 2015 ел.

         «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбе» муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең  2017-2018 нче уку елына  укыту планы.

 

 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

-халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, туган телне, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген төшендерү;

-гаделлек, мәрхәмәтлелек, иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру;

-укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;

-тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау;

-Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре, Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт формалаштыру;

-төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уяту;

-укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү;

-табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, гомумкешелек нормаларыннан чыгып экологиягә кагылышлы киңәшләр бирү;

-хезмәт тәрбиясе бирү,  җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге булдыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

-төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау;

ус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;

атар мәсәлчеләрен рус әдәбиятындагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү, автор әйтергә теләгән фикерне таба һәм аңлый белү, автор позициясенә карата үз фикереңне белдерү;

-тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән танышу, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын күзаллау, иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;

-Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү;

-төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүмат таба белү, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү;

-катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

парларда һәм күмәк эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен күмәк эш  башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү;

белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.  

Укытуның  предмет нәтиҗәләре

 -Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

-Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

-Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

-Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлау.

-Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

-Татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә туплау, сөйли белү, аларның иҗаты белән дәреслектәге белешмәдән танышу, өстәмә материаллар туплау өчен төрле ресурслардан файдалана алу, укылган әсәрләр буенча диалог, монологик сөйләмгә чыгу.

Программа эчтәлеге

I. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты. Фольклор. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.).

Мифлар. Татар халык мифлары. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.

II. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Шигърияттә  халык көе. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. 

Татарстан Республикасы гимны. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

Җырны башкаручы – җырчы. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.

III. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре. Шигырьдәге лирик герой.

Мәҗит Гафури.  “Ана” шигыре.  «Әтәч белән Сандугач» мәсәле. 

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы.    

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә. “Шүрәле” балеты. 

Муса Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре.  “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.

Әмирхан Еники.  “Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре. 

IV. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов.  “Кар ява” хикәясе.  

Кави Нәҗми.  “Кызыклы хәл” шигыре.   Шигырьдәге юмор.

Мәрзия Фәйзуллина.  “Чыршының күлмәкләре” шигыре

Резеда Вәлиева.  “Нәни чыршы” шигыре.

Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.    

V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри.   Яшел Үзән районындагы музейлары. “Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. 

Габделхәй Сабитов. “Чүкеч” хикәясе

Абдулла Алиш.  “Әни ялга киткәч” хикәясе.   

Фәнис Яруллин.  “Кояштагы тап” хикәясе. Малай һәм ана образлары. 

Гөлшат Зәйнашева. “Кем булырга?” шигыре. 

Мәгъсүм Латыйфуллин. “Сәйдәшнең юл башы” хикәясе.

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. 

Равил Фәйзуллин. “Бердәнбер” шигыре.  Бердәнбер сүзенең мәгънәсе. 

VI. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд.  “Ике туган” хикәясе.

Һади Такташ.  “Мокамай” поэмасы. 

Ренат Харис.  “Серле алан” пьесасы.  

Эльмира Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре.  

Шәүкәт Галиев. “Дуслык балы” шигыре.

VII. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре.      

Фаил Шәфигуллин.  “Ике тиен акча” хикәясе.    

VIII.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Роберт Әхмәтҗанов.  “Иртә әле...” шигыре

Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе.

Гомәр Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән “Язгы сабан туйлары” өзеге.    

Лотфулла Фәттахов.  “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар. “Сабантуй” журналы.  

 

 

 

 

Дәрестәге эшчәнлекне тематик планлаштыру

 

Тема

Сәгать  саны

 

Укучының төп эшчәнлегенә характеристика

1

Мифлардан чынбарлыкка.

 

 3

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү; сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

2

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

4

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү; аралашуда катнаша, аны тукта һәм яңадан башлый белү; парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

3

Кадерле син, кеше-туганым!

 9

Уку  текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку; текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү; таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү; таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

4

Энҗе карлар явып үткән...

 4

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

5

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

  6

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү; аралашуда катнаша, аны тукта һәм яңадан башлый белү; парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

6

Ил өстендә илле дустың булсын.

  2

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

7

Көлке көлә килә...

 2

Иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру; нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау; үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү; төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү; өлкәннәр  һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;  текст буенча сораулар бирә белү.

8

  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

 5

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү; конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү; үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

 

 

35

 

 

  Сәгать саны: барлыгы 70    сәгать, атнага 2   сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 59 сәгать  (аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфларында кыскартыла)

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 5 сәгать

Проект эше - 2

Контроль аудирование -2

Контроль уку -2

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

 Г.Тукай. «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре

 М.Гафури. «Ана» шигыре

 Һ.Такташ. «Мокамай» поэмасы

4. М.Җәлил. «Чәчәкләр» шигыре

 Ә.Еники. «Туган туфрак» хикәясе

 Г.Бәширов. «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Язгы сабан туйлары» өзеге

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

Уен җырлары

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Н.Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре

М.Җәлил. “Чәчәкләр” шигыреннән өзек

Р.Вәлиева. “Нәни чыршы” шигыре

Э.Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре

 

 

Дәрестән тыш эшчәнлекнең эчтәлеге

Формасы

Эшчәнлек төрләре

Вакыты

Татар  телендә мультфильмнар  карау

Игътибар белән карау, геройларга характеристика бирү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Октябрь

Яңа ел бәйрәме

Татарча яңа ел бәйрәмендә шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау, уеннарда катнашу.

Декабрь

Туган тел ункөнлеге

Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли белү.

февраль

Көйле, моңлы татар җыры

Татарча 2 җыр өйрәнү.

Ноябрь -февраль

Предмет атналыгы

Татарча әкиятләрне сәхнәләштерү

апрель

Фәнне авыр үзләштерүче балалар белән эшләү

Укучыларга педагогик ярдәм күрсәтү

Ел дәвамында

Сәләтле балалар белән эшләү

Фәнне тирәнрәк өйрәнү өчен укучыларга ярдәм итү

Ел дәвамында

 

Укыту – методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге

Укучы өчен:

Дәреслекләр:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 119 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 119 бит.

 

Электрон белем бирү ресурслары:

1.   Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014.

Укытучы өчен:

Методик әсбаплар:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 6 нчы сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 175 б.

 

 

 

Татар әдәбиятыннан практик эшләр

 

(чирекләп бүленеш)

 

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

БСҮ дәресләре саны

Сәнгат.

уку

диалогик сөйләм

монологик сөйләмгә контроль

тәрҗемә итү

 

ятлау

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

    6Б

   35

1

 10

4

6

4

4

3

 

 

 

1 чирек

 

 

9

 

2

1

2

1

1

1

 

2 чирек

 

 

7

 

2

1

1

1

1

 

 

3 чирек

 

 

10

 

4

1

2

1

1

2

 

4 чирек

 

 

9

 

1

1

1

1(еллык контроль эше)

1

 

 

 

 

 

 

6 нче Б сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча календарь-тематик план.

 

 

 

 

 

 

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

План

Факт

I.Мифлардан чынбарлыкка.3с

 

 

1

1чирек

Халык авыз иҗаты. Фольклор. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.).

Мифлар. Татар халык мифлары. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

 

 

2

БСҮ.Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.

  

 

 

3

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.

 

 

II.         Халык моңнары: җырлата да, елата да...4с

 

4

Халык җырлары. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме.

 

 

5

 Контроль аудирование

 

 

6

 Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Шигърияттә  халык көе. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

 

 

7

 Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. 

Татарстан Республикасы  Дәүләт гимны. 

 Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.

 

 

III.         Кадерле син, кеше-туганым! 9с

 

8

Нәкый Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре. Шигырьдәге лирик герой.

Мәҗит Гафури.  «Әтәч белән Сандугач» мәсәле.   “Ана” шигыре. 

 

 

 

9

Контроль уку

 

 

 

10

 2чирек

Габдулла Тукай. “Шүрәле” әкият-поэмасы.   

 

 

 

11

БСҮ.Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов.

 

 

12

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

 

 

 

13

Фәрит Яруллин. “Шүрәле” балеты. 

 

 

 

14

Муса Җәлил.  “Чәчәкләр” шигыре. 

 

 

15

Әмирхан Еники “Туган туфрак” хикәясе.

 

 

16

1  яртыеллыкка  контроль   эш. Проект эше

 

 

 

IV.        Энҗе карлар явып үткән...4с

 

17

 

3чирек

Галимҗан Ибраһимов.  “Кар ява” хикәясе.  . 

 

 

18

Кави Нәҗми.  “Кызыклы хәл” шигыре. 

 

 

19

Мәрзия Фәйзуллина.  “Чыршының күлмәкләре” шигыре

Резеда Вәлиева.  “Нәни чыршы” шигыре.

 

 

 

20

Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.    

 

 

V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.6с

 

21

Каюм Насыйри.   Яшел Үзән районындагы музейлары. “Әбүгалисина” кыйссасы.

Габделхәй Сабитов. “Чүкеч” хикәясе

 

 

 

22

Абдулла Алиш.  “Әни ялга киткәч” хикәясе

БСҮ.В.Осеева “Зәңгәр карандашлар”,

“Уллар”   

 

 

23

Фәнис Яруллин.  “Кояштагы тап” хикәясе

Гөлшат Зәйнашева. “Кем булырга?” шигыре. 

 

 

24

Контроль  уку . Мәгъсүм Латыйфуллин. “Сәйдәшнең юл башы” хикәясе.

 

   

 

 

25

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

 Равил Фәйзуллин. “Бердәнбер” шигыре.  Бердәнбер сүзенең мәгънәсе.    

 

 

 

26

     Контроль аудирование

 

 

VI. Ил өстендә илле дустың булсын.2с

 

27

4чирек

Дәрдемәнд.  “Ике туган” хикәясе. Шәүкәт Галиев. “Дуслык балы” шигыре Ренат Харис.  “Серле алан” пьесасы.

 

 

28

 БСҮ.Һади Такташ.  “Мокамай” поэмасы.  Эльмира Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре.  

 

 

VII.         Көлке көлә килә...2с

 

29

 

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре.      

Фаил Шәфигуллин.  “Ике тиен акча” хикәясе.  

 

 

 

30

Р.Фәйзуллин"Кызыл китап"   Л.Толстой”Кошчык”. Т.Миңнуллинның "Авыл эте Акбай"

 

 

31

VIII.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!5с

Роберт Әхмәтҗанов.  “Иртә әле...” шигыре

 

 

32

Еллык контроль эше. Проект эше

 

 

33

ХӨЭ. Гомәр Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.   

 

 

34

БСҮ.Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. 

Лотфулла Фәттахов.  “Сабантуй” картинасы

 

 

35

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар. “Сабантуй” журналы.   Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 6 нчы сыйныф (рус төркеме) өчен татар  әдәбиятыннан еллык контроль эш  биремнәре (телдән – билетлар буенча)

Аңлатма язуы.

Максат:  6нчы сыйныфта өйрәнгән темалар буенча монологик сөйләм төзи белү осталыгын тикшерү

 

Билет №1

  Китапка карашың ничек?  Беренче китапларның басылу тарихы турында сөйлә. Китап турында мәкальлләр

Билет №2

    Өйдәге эшләр турында сөйлә. Әти- әниеңә син ничек булышасың? “Әхмәт әнисе белән генә яши” текстында ни өчен Әхмәт елап җибәрә, сәбәбен әйт.

Билет №3

  Дустың турында сөйлә. Синеңчә дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, фикереңне әйт.

Билет №4

  Татарстан Республикасының символикасы турында сөйлә. “Англиядән килгән кунаклар” текстында кунаклар мәктәп укучыларныннан нәрсә ишетәселәре килде? Кунаклар нинди теләкләр әйттеләр?

Билет №5

  Табигать кеше  өчен нинди файда китерә? Бүгенге көндәге экологик проблемалар турында сөйлә. Табигатьне саклау өчен киңәшләр

Билет №6

  Сәламәт булу  серләре турында сөйлә. Спорт төрләрен әйт. Син нинди спорт  төре белән шөгыльлләнәсең? Олимпия  уеннарының символын ата.

Билет №7

  Юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен сөйлә. Кечкенә дусларыңа киңәшләр бир.

 

6 нчы сыйныф укучыларының сөйләм күнекмәләрен (монологик сөйләмне) бәяләү критерийлары.

 

    Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуның төп максаты Татарстан Республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән  татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль  шәхесләр формалаштыру. Рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә- аралаша белү таләп ителә.

     Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында  “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр  үзләштерү дәрәҗәсе  0,7 коэффициентыннан  югары булса аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5” ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү  дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан  түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “2” ле билгесе куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты  0,7- “3” ле, 0,8 булса – 0,9, булса”4” ле, 0,9-1 булса –“5” ле  билгеләре куела.

    Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку= а: р,кайда Ку- үзләштерү коэффициенты, а- дөрес үтәлгән биремнәр (җөмләләр) саны.

     6 нчы сыйныф укучыларының сөйләшә алуын тикшерү өчен, программада күрсәтелгән темалар буенча монологик сөйләмгә чыгу бирелде. 6 нчы сыйныф укучысы программа буенча уку елы азагына 6-7 (уку елы ахырына- 7) фраза белән сайлап алынган тема буенча сөйли белергә тиеш. Әйтик укучы 6 дөрес төзелгән җөмлә белән сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте.Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 10: 12=0,8 % булла.Ул “4” ле билгесе ала.

     Еллык билгеләр программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

 

Минем күршеләрем

 Вы услышите рассказ о  семье  моих соседей.  В заданиях 1-8  определите  соответствующий вариант ответа. Вы услышите запись дважды.

        Безнең подъездда бер гаилә яши. Быел алар Казанга Ташкенттан кайттылар. Ислам абый укытучы. Ул тарих укыта, сирәк кулъязмалар, борынгы китаплар белән кызыксына. Мөслимә апа театрда эшли. Ул – артистка, драматик рольләрдә уйный. Уллары Камил – студент. Ул университетның 1нче курсында укый, спорт белән шөгыльләнә. Кызлары Сөмбел 8нче гимназиядә укый. Ул да артистка булырга тели. Дәү әтиләре – атаклы спортчы, штангачы. Дәү әниләре – хуҗабикә. Ул татар ашлары белән кызыксына, тәмле ризыклар пешерә. (70 сүз) (Татар теле укытучылары өчен ЦОР дан)

1. Алар Казанга ….. кайттылар.

1)      Ташкенттан

2)      Дүшәмбедән

3)      Бакуда

2.  Гаиләдә ничә кеше? Кемнәр?

1)      6 кеше: әти, әни, әби, бабай, мин, Сөмбел

2)      6 кеше: әти, әни, әби, бабай, Камил, Сөмбел

3)      6 кеше: әти, әни, әби, абый, Камил, Сөмбел

3. Алар Казанга .... кайттылар..

1)      былтыр

2)      бүген

3)      быел

4. Ислам абый ........

        1)  эшче

        2)  тарих укытучысы

        3)  тарихчы галим

5.   Мөслимә апа  ..... эшли.

        1)  театрда

        2)  мәктәптә

        3)  артистта

6. Камил кем? Нәрсә белән кызыксына?

        1)  1 курс студенты, спортчы, чаңгычы

        2)  1 курс студенты,спортчы,  штангачы

        3)  1 курс студенты, спорт белән шөгыльләнә

7. Сөмбел кем булырга тели? 

       1)  тарих укытучысы

       2)  артистка

       3)  спортчы, штангачы

8. Ул татар ашлары белән кызыксына, тәмле ризыклар пешерә

       1) дәү әти

       2) әни

       3) дәү әни

Тикшерү өчен ачкыч: 1 – 1; 2 – 2; 3 – 3; 4- 2; 5 – 1; 6 – 3; 7 – 2; 8 – 3.

Шигырь бәйрәме

Вы услышите рассказ о  Дне поэзии.  В заданиях 1-8  определите  соответствующий вариант ответа. Вы услышите запись дважды.

26 апрель. Бүген зур бәйрәм - Шигырь бәйрәме, Шагыйрь бәйрәме.

Бу көнне, татар халкының бөтен дөньяга билгеле булган күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, казанлылар Тукай һәйкәле янына җыелалар. Кунаклар үзләренең шигырьләрен укыйлар, артистлар Тукай сүзләренә язылган җырлар җырлыйлар, Тукай турында истәлекләр сөйлиләр.

Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтә. Тантана “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Татар халкы Габдулла Тукай белән горурлана.

Аның бай әдәби мирасы татар әдәбиятында гына түгел, илебездәге милләт әдәбиятларының да уртак, кадерле хәзинәсенә әйләнгәнен бөтен дөнья белә. (80 сүз) (“Ялкын” журналыннан)

1)      Шигырь бәйрәме кайчан була?

1)      26 март

2)      26 апрель

3)      26 август

2)      Бу көнне ... туган.

1)      Габдулла Кариев

2)      Абдулла Алиш

3)      Габдулла Тукай

3)      Шигырь бәйрәменә ... янына җыелалар.

1)        Тукай һәйкәле

2)        Тукай паркы

3)        Тукай урамы

4)    Кунаклар нишлиләр?

1)        Татар халкы биюләрен бииләр

2)        Театр күрсәтәләр

3)        Тукай турында истәлек сөйлиләр

5)    Артистлар ... җырлар җырлыйлар.

1)      Тукай турында

2)      Тукай сүзләренә язылган

3)      Тукай җырлаган

6)        Бәйрәм ничек үтә?

1)      Күңелле һәм җанлы

2)      Кызыклы һәм күңелле

3)      Күңелле һәм матур

7)    Тантана ничек тәмамлана?

1)   “Туган тел” шигырен укып

2)    Татарстан гимнын җырлап

3)    “Туган тел” җырын җырлап

8)   Аның әдәби мирасы ул - ....

     1)  кадерле хәзинә

     2)  кадерле китап

     3)  кадерле иҗат      

         Тикшерү өчен ачкыч: 1 – 2; 2 – 3; 3 – 1; 4- 3; 5 – 2; 6 – 1; 7 – 3; 8 – 1.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ":сыйныф рус төркеме татар теленнән эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Рабочая программа составлена по ФГОС. Программа рассчитана на 1 час в неделю. Поэтому, программа очень сжатая весь минимум сохранен. Указаны все документы на основание которых составлена программа.

Так же указаны проектные работы. Указан учебник по которому составлена программа, есть тематика итоговой контрольной работы.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.10.2017 847
    • DOCX 63.9 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яруллина Лейсан Минсагитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яруллина Лейсан Минсагитовна
    Яруллина Лейсан Минсагитовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4740
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Итальянский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель итальянского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания итальянского языка с учетом требований ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Введение в инвестиции и инвестиционный процесс

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Детско-родительские отношения: эмоциональный аспект

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона