Иҗади шәһес тәрбияләү.
Тәрбия эшенең стратегик
максаты, асылда бала шәһесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә
китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында
интеллектуаль - әхлакый шәһес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп
тәрбияләүдән гыйбәрәт.
Ә. Н. Хуҗиәхмәтов
Тәрбия һәр яшь шәхеснең әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин
итерлек педагогик шартлар булдыруны күздә тота. Шуны искә алып, безнең татар
теле һәм әдәбияты укытучылары класстан һәм мәктәптән тыш вакытта, дәресләрдә
укучыларның иҗади активлыгы стимуллаштыру мәсьәләсе турында эзләнү-тикшеренү
эшләре алып бара.
Кошлар тумый канатсыз
Кеше тумый талантсыз. (Тат. халык мәкале)
Иҗади актив шәхес тәрбияләү – мәңгелек һәм катлаулы проблема. Педагогик эшчәнлектә иҗади активлык –
танып-белү активлыгы, танып-белү мөстәкыйллеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек,
новаторлык һ. б. дигән сүз. Ул үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Кеше актив
эшчәнлек ихтияҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик
белем һәм тәрбияне уңай шартларында гына киң үсеш ала.
Иҗади активлык үсешен билгеләүче эшчәлекнең төп
этәргеч көчләрен һәм төп факторларын белем эчтәлегеннән, аның ни дәрәҗәдә
проблемалы булуыннан, балаларның танып-белү ихтияҗын канәгатьләндерү мөмкинлегеннән,
укытучылар һәм укучыларның үзара мөнәсәбәтеннән эзләргә кирәк. Укучы, билгеле
бер белемгә ия булмыйча торып, тирән һәм эзлекле гакыллы була алмый. Мәктәп
тәҗрибәсе күрсәткәнчә, танып-белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади
эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә югарырак була.
Безнең мәктәпнең татар теле укытучылары
балаларның иҗади активлыгын үстерүнең төрле формалары белән эшлиләр. Мәсәлән, фән
атналыгы. әлеге атналык баршында укучылар үзләрен төрле яктан
күрсәтәләр: конкурс, викториналарда катнашалар, әдәби-музыкаль кичәләрне дә бик
теләп оештыралар. Иҗади актив укучылар мәктәп күләмендә үткәрелә торган
чараларда да актив һәм бик теләп катнашалар. (Җыр, шигырь, әкият, әдәби әсәрләр
сәхнәләштерү, иллюстрацияләштерү).
Педагогик күзәтүләр һәм мәктәп тәҗрибәсе
күрсәткәнчә, укыту- тәрбия процессы белем алуга кызыксынуына арттыра. Музыканы,
сынлы сәнгатьне, халык актив булырга өйрәнәләр.
Безнең мәктәп белем һәр тәрбия бирү
эшчәнлегендә телләрне өйрәнүгә, дөрес сөйләргә өйрәтүгә нык игътибар итә. Тел –
мәдәниятнең арадашчысы. Шуңа күрә татар теле, рус теле, чит ил телләне
укытучылары белем һәм тәрбия бирүдә тарих, туган чкны, илләр тарихы турында
сөйләүче материалларны файдаланалар, балаларны халык аваз иҗаты,
гореф-гадәтләре, халык бәйрәмнәре белән таныштыралар. (“Халык бәйрәмнәре”
темасына рефератлар яздыру.)
Укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыруда
сәнгать (музыка, сынлы сәнгать, бию һ. б.) зур әһәмияткә ия. Сәнгатьнең бу
төрләре белән танышканда һәм шөгыльләнгәндә балалар яман гадәтләргә
(наркомания, алкоголизм, җинаять юлына басу) ияләнмиләр.
Художество – музыка циклы фәннәре укытучылары
балалар белән күптөрле класстан тыш эшләр оештыралар. Мәктәптә һәр елны “Алло,
без талантлар эзлибез” дигән смотр-конкурс оештырыла. Әлеге чарада рус һәм
татар телләрендә пьесалар, җыр, әкият, әдәби әсәрләр һ. б. сәхнәләштереп
күрсәтелә.
Характерлары нык булган балалар күптөрле
һөнәрләр, эшләр белән кызыксыналар. Шулай да аларның күбесе, музыка, сынлы
сәнгать белән мавыгу белән бергә, спортка да зур өстенлек бирә. Шәһәр һәм
республика күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында катнашалар, призлы
урыннар да алалар.
Мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуны
камилләштерү, сәләтле укучыларны бу фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү
максатында һәр елны бәйгеләр үткәрелә. Сәләтле укучылар көч сынаша.
Иҗади активлык мөстәкыйль булуны таләп итә.
Шуңа күрә балаларга үзидарә күнекмәләре бирү зур әһәмияткә ия. Класс лидерлары
белән эшләгәндә без аларны коллективта эшне оештыруга әзерлибез, алар эшчәнлегенең
ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерүгә нык игътибар итәбез. Укчыларда иҗади
активлыкка әзер булу хисе тәрбияләү өчен, һәр шәхестәге уңай сыйфатларны күрү,
аның үзенә ошаган шөгыльне сайлап алу хокукына ия булуын тану зарури. Бала
игътибарын һөнәри, социаль, интеллектуаль эшчәнлеккә юнәлтү төп шарт булып
тора.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.