Укытучыларыма рәхмәтем чиксез
Язилә БАЙМУРАТОВА,
география укытучысы 183 Гимназия Казан шәһәре
Быел Укытучы-остазлар елы. Җаны гаделлектән
яралган, туры сүзле, үткен телле, кыю фикерле Актаныш районы Бурсык сигезъеллык
мәктәп директоры Исламов Индус Нурислам улын искә алып хөрмәтләр вакыт.
Ул безгә химия, биология дәресләрен укытты,
класс җитәкчем дә булды, соңыннан алдынгы мәктәп директоры, пенсиягә чыккач,
авылдашлар соравын хуплап, мулла вазифаларын башкарды.
Аның белән эшләгән кадерле укытучыларым: Әмир
абый Хафизов, Сәхия һәм Шәмсегали Гәрәевлар, Дүния апа Зәкиевна, Дифинә апа
Шәриповна, Әзһәния апа Мисбаховна, Ринат абый Мирсәетовичларны искә алып, ихлас
шәхесләргә ихтирам күрсәтер чак.
Мәктәптә эшләү дәверендә, алар җаваплы,
тәлапчән булдылар. Кечкенә авылдагы гади гаилә балаларына уку йортларына
керерлек белемнәр бирделәр, аларның адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы
булдылар.
Кешенең гомер юлы-аның җан көзгесе, барысын
күрсәтеп тора. Авылдашлар тәртипле, хезмәт сөючән, бер-беренә ярдәмле,
ихтирамлы. Бурсык мәктәбе авылның җаны, шатлыгы, намусы, тәртип чыганагы булды.
Индус абыйга җанымның иң изге урынында сакланган
зур рәхмәтем дә бар. Гаиләбез зур югалтулар кичергәндә, якыннарыбызны мәңгелек
юлга озатканда, ул җанны эретерлек сүзләр табып, төпле фикерләре белән күңелне
юатты.
Индус абый, хөрмәтле укытучыларым, сез
күңелемдә.
Сездән үрнәк алганмындыр, үзем дә укытучы
хезмәтен сайладым, география дәресләрен укытам, хезмәтемне яратып башкарам.
Сез үрнәк булгангадыр, безнең авыл мәктәбен
тәмамлап укытучы һөнәрен сайлаучылар шактый. Алар тырышып эшлиләр, күбесе Милли
“Мәгариф” проекты җиңүчеләре, Россиянең Почетлы укытучылары, “Профессиягә
тугрылыклы” медальләрен йөртүчеләр бар. Рәхмәт сезгә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.