Тема:
Сүз ясалышын кабатлау.
Максат:
Укучыларның “Сүз ясалышы” бүлеген үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү; белемнәрне
гамәлдә куллана белергә өйрәтү; фикерләү һәм танып-белү активлыгын,
мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; туган телгә мәхәббәт, татар
халкының бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау:
компьютер, интерактив такта, Сабантуй күренешләреннән мультимедиа,
уенчыклар(әтәч, тәкә), чүлмәк, 2 кашык (2 йомырка), чиккән кулъяулыклар.
Дәрес
төре: кабатлау-йомгаклау дәресе.
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру өлеше. Балаларны дәрескә туплау.
II.
Матур язу минуты. Сүзлек диктанты: Сабантуй,
бүген, мәйдан, әрәмәлек, көрәшчеләр, бәйрәм итү, бала-чага, туган-тумачалар,
чабышкы атлар, ял итү.
III.
Төп өлеш.
-Балалар,
бу сүзләрне язгач, нинди бәйрәм искә төште?
-Әйе,
сабантуй- татар халкының иң гүзәл милли бәйрәме, халкыбызның гореф-гадәтләре,
йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы
борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй,
карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр
эшләре тәмамлангач бәйрәм итәләр. Сез дә балалар, ул бәйрәмне көтеп аласыз. Без
бүгенге дәресебезне Сабантуй рәвешендә үткәрербез, барыбыз да Сабантуйда уйнала
торган уеннарда катнашырбыз, “Сүз ясалышы” темасы буенча үзебезнең белемнәребезне
күрсәтербез, бүләкләр алырбыз. Сабантуйны башлап җибәрү өчен, безгә сорауларга
җавап бирергә туры киләчәк.
-
Тел белеменең “Сүз ясалышы” бүлеге нәрсәне өйрәнә?
-Сүз
нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?
-
Нәрсә ул тамыр, кушымча?
-
Сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәкләре ничек атала?
- Шулай итеп ,
Сабантуйны башлап җибәрәбез. (“Сабантуй” җыры яңгырый.)
1. “Сүз
төзелеше” тавына менү.
-
Безнең Сабантуебыз биек тау итәгендә,
урманга якын матур урында уздырыла. Беренче уеныбыз “Сүз төзелеше” тавына менү
булачак. Шартлы билгеләрне кулланып, түбәндәге сүзләрнең төзелешен тикшерергә.
Дөрес һәм тизрәк тикшергән укучы җиңүче була.
(
Экранда төзелеше тикшерелә торган сүзләр чыга: көчлеләрнең, каенлыкка,
илкәйне, ямьлерәк, кояшлы, уенчыларга, бәйрәмчә)
Җитезләрнең
җитезе,
Өлгерләрнең
өлгере
Менә
тауга алдырып,
Барысын
артта калдырып,
Җитте
әнә финишка-
Бүләк
тиеш бу дуска!
(Кулъяулык
бирелә.)
2. “Колга
башына менү”. (Экранда колгага менү күренеше
күрсәтелә.)
Озын
гына шоп-шома
Бер
багана бар шунда.
Әтәч
тора әйләнгәләп
Шул
багана башында.
Әтәчкә
шук малалайлар
Әй
кызыгып карыйлар,
Багана
шома булганга
Бер
дә менә алмыйлар.
-
Бәлки сез менә алырсыз? Кем җитез? Кем
өлгер?
-
Әтәч аягындагы сорауларга җавап бирергә,
биремнәрне үтәргә кирәк.
-
Нинди ысул белән сүзләр ясадык?
3. “Чүлмәк
ватыш уены”.
Чүлмәк
ватыш уены
Бигрәк
кызык инде.
Без
дә уйнап карыйк әле
Бу
кызыкла уеннны.
(
Чүлмәк эчендә сораулар, биремнәр.)
Нәтиҗә:
сүзләрне кушу ысулы белән нинди сүзләр ясала? Алар ничек языла?
-Сабантуй
кызганнан-кыза бара.
4.
-Алдагы уеныбыз “Кашыкка йомырка салып йөгерү” дип атала.
(
Экранда кашыкка йомырка салып йөгерү күренеше)
Кызыклар
күп бәйрәмдә,
Кайдан
уйлап капканнар,
Йөгерешчеләр
зур абыйлар,
Аш
кашыгы капканнар.
-
Без дә йөгереп карыйк әле. Кем беренче
килер? ( Кашыктагы йомырка астында – сораулар һәм биремнәр)
-
Бу ысул ничек дип атала?
Ял
сәгате.
Җыр
тыңлау.( ясалма сүзләрне язып алырга)
5. Аркан
тартышу. (Экранда аркан тартышу күренеше.)
Эш
дәфтәрләрдә башкарыла. Башта 2 рәт, аннары 2 укучы “ аркан тартыша”.
•
Бирем экранда чыга. Бирелгән сүзләрдән кыскартылма сүз ясарга:
Берләшкән милләтләр оешмасы, педагогия көллияте, медицина училищесы, Казан
федераль университеты, Кама автомобиль заводы
-Нинди
ысул белән яңа сүзләр ясалды?
6.
Ә хәзер барыбыз да “Ат чабышы” ярышында катнашырбыз. (Экранда атлар
чабышы күренеше күрсәтелә)
Мәйдан
тотып чаба җитез атлар,
Җил
уйнатып очып узалар.
Тояк
асларыннан ул атларның
Күтәрелеп
кала тузаннар.
- Кем биремне тизрәк һәм дөрес үти, шуның аты беренче килә. (Экранда бирем
чыга) Бирем:
сүзе бер, ә сораулары ни өчен башка?
Җылы
сөяк сындырмый. Җылы көннәр башланды. Кунакларны җылы каршыладылар.
Сорау:
ни өчен “җылы” сүзе өч төрле сорауга җавап бирә? Ул кайсы сүз төркеменә керә?
-
Бу сүзләр нинди ысул белән ясалды?
7.
Сабантуйның төп бизәге- татарча көрәш. Без дә белем мәйданында көрәшеп
алыйк әле.
Игътибарны
юнәлтик,
Уртага,
зур мәйданга,
Озакламый
бик күңелле
Көрәш
булачак анда.
Көрәшәчәк
батырлар,
Кем
көчле, зирәк елгыр?
Кем
күбрәк мисал китерә,
Шул
булыр бүген батыр!
Уеннарда
актив катнашып, иң күп кулъяулык җыйган 2 укучы чыга, чиратлашып, сүзләрнең
мәгънәләрен үзгәртү ысулы белән ясалган сүзләр әйтәләр, аңлаталар. Җиңүчегә
уенчык тәкә бирелә.
IV.
Йомгаклау.
-
Менә Сабантуй бәйрәмебез тәмам да булды.
Дәресебезгә йомгак ясап, сүз ясалышы ысулларын санап чыгыйк. (Экранда сүз
ясалышы ысуллары күрсәтелә.)
Билгеләр
кую. ( Сабантуй бүләге өләшү)
V.
Өйгә эш.
Сүзлек
диктантында бирелгән сүзләрне кертеп, “ Сабан туенда” темасына кечкенә күләмле
хикәя язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.